Accessibility links

"Башкорт һәм татар бер-берсенең телен баетырга тиеш"


Тимур Мохтаров

Русия прокуратурасы мәктәпләрдә милли телләргә каршы оештырган һөҗүмгә бу көннәрдә өч ел булды. Шушы вакыйгалар башкорт теленә ничек тәэсир итте? Башкортстанда ана телен укыту эшләре хәзер ничек тора? Шул хакта белгеч белән сөйләштек.

Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, "Башкортстанның дәүләт һәм республика халкы телләрен саклау һәм үстерү" програмын күзәтүче координация шурасы рәисе Тимур Мохтаров Азатлыкка башкорт телен укыту торышы, заманча технологияләрне куллану, туган телне укытудагы проблемнар турында фикерләре белән бүлеште. Сүзен ул туган телдә (фән буларак түгел) белем алу торышы турында сөйләүдән башлады.

— 2019 елда рәсми статистика буенча башкорт балаларының 27 проценты гына туган телдә белем ала иде. Быел да шул чама дип уйлыйм. Соңгы 25 елда Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен укыту 1,4, татар телен укыту 6 тапкырга кимеде. Дәресләрне туган телдә укыту катлауланды. Уку әсбаплары, эш дәфтәрләре чыгарылмый. Заманында башкорт теленнән бар фәннәр буенча да китаплар нәшер ителә иде. 2009 елдан башлап китаплар исемлеге дә, тиражлары да азайды. Бу мәгариф өлкәсендәге федераль сәясәткә бәйле. Чөнки яңа тәртипләр буенча башкорт теле мәктәпләрдә белем бирү теле булып саналмый. Туган телдә балаларның дүрттән бере генә белем алу бу бик аз. Татар теле буенча хәл тагы да начаррак.

Ә менә әсбаплар ягыннан татарча укытуда хәл яхшырак. Казанда санлы ысуллар белән онлайн укыту әсбаплары бар. Ләкин Башкортстанда татар телен укыткан бар укытучы да аны кулланмый кебек. Чуаш, мари һәм башка телләрдә читтән торып укыту эшләнмәгән. Пандемия туган телләрдә укыту сыйфатына зыян сала. Бу имтихан кебек зур сынау, безнең укыту методик үсешкә бәя булды. Дистанцион укыту тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән.

— Төп авырлык нәрсәгә бәйле?

Федераль стандартта мәктәптә туган телдә белем алу күрсәтелмәгән

— Федераль стандартта мәктәптә туган телдә белем алу күрсәтелмәгән. Балалар бакчаларында, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү генә бар. Бу стандарт канун түгел, ләкин прокуратура һәм мәгарифне күзәтү хезмәте шуны куллана. Китап чыгаруга да авырлык тудыра. Федераль исемлеккә кертүчеләр стандартта булмауга сылтанып, кире кага.

— Федераль стандартны үзгәртү мөмкинме?

— Стандартларны үзгәртү максатында узган ел федераль дәрәҗәдә махсус сәхифәгә тәкъдимнәр җыю уздырылды. Анда укытучылар да, ата-аналар да катнашты. Ләкин ул эш тукталды. Мин теркәлеп анда туган телдә белем алу буенча тәкъдимнәр җибәрдем. Татарстанда Мәгариф министрлыгы федераль министрлыкка тәкъдимнәр белән чыкты. Ләкин аңа да реакция булмады.

— Милли телләр торышы халыкара дәрәҗәдә дә билгеле дип беләм.

— ЮНЕСКО экспертлары фикеренчә, туган телдә укыту тел саклансын өчен мөһим шарт. Туган телдә белем алу сакланмаса, ул әкренләп юкка чыгуга дучар. Башкорт теле бетеп баручы телгә әйләнеп бара. Эш шунда, 2009 елда ЮНЕСКО башкорт телен югалу куркынычы янаган телләр Атласына керткән. Без бу Атласка кергән телләр исемлегеннән чыгарга, ә аның өчен мәгарифтә башкорт телен укытуга күбрәк сәгать бүленүе кирәк. Балаларыбыз икенче чит тел буларак кытай, алман телләрен укыганчы, туган телебезне өйрәнергә тиеш.

— Башкорт телен укытуда санлы технологияләрне ничек бәялисез?

— Санлы (дигитал) үсешкә мин түбән бәя бирәм. Биш балл белән бәя бирсәк, ике белән өч арасында. Башкортчадан урысчага, урысчадан башкортчага онлайн автоматик тәрҗемә итү эшләнмәгән. Бу проблемны хөкүмәт белә. Өмет бар. Урысчадан татарчага, татарчадан урысчага тәрҗемә итә торган "Татсофт" бар, Яндекс татарча әйбәт тәрҗемә итә. Google-да да татар тәрҗемәсе бар. Татарстанда Яндексның Алиса, Apple-ның Siri тавыш ярдәмчеләре кебек компьютерны татарча сөйләтүче синтез програмнары эшләнә.

Башкортстанда санлы технология өлкәсендә эш бармый, андый төркем юк. Чөнки акча бүленмәгән. 2019 елдан башлап "Башкортстанның дәүләт һәм республика халкы телләрен саклау һәм үстерү" програмы эшли. Аңа ярашлы, узган ел санлы технологияләр өчен Башкортстан Фәннәр академиясенә акча бүленгән иде. Ләкин ул үзләштерелмәде. Аның буенча тендер узарга тиеш иде. Ул узмады. Сумма зур иде. Ул акчалар кире казнага кайтарылды. Инде ноябрь узып бара, ә быел һаман акча бүленмәгән. Булган белгечләр дә таралып бетеп бара.

Без, башкортлар, шундый тәрҗемәче эшләү өчен Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Гамәли семиотика институтына мөрәҗәгать иттек

"Татсофт" нигезендә "Башсофт" эшләп була. Без, башкортлар, шундый тәрҗемәче эшләү өчен Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Гамәли семиотика институтына мөрәҗәгать иттек. Килешү төзелде. Ул институт 2010 елдан бирле эшли (аңа кадәр Шәкли фәһем проблемнары лабораториясе буларак эшләде - ред.). Аларга башкортча текстлар җибәрәбез. Ләкин тәрҗемәче эшләүдә авырлыклар бар. Интернетка текстлар җитәрлек дәрәҗәдә салынмаган. Башкортча текст һәм шул ук язманың урысча тәрҗемәсе булырга тиеш. Бездә бары тик "Башинформ" гына ике телдә язмалар бирә. Ике телдә тәрҗемә ителгән миллионнан да ким булмаган күләмдә пар җөмләләр кирәк. Без сүзлекләр, энциклопедияләр скан итәбез. Әлегә барлыгы ярты миллион җөмлә җыелды. Татарстанда татарча 1 миллионнан артык җөмлә җыелган.

Татар теле технология ягыннан алга китте. Менә минем өч балам бар. Аларны башкортча тәрбияләргә тырышам. Телевидениедә башкортча "Тамыр" балалар каналы бар. Казанда исә аерым "Шаян" каналы эшли. "Шаян" яңача, заманча, ә "Тамыр"да яңалары белән бергә элек төшерелгәннәрне күрсәтәләр. Ул элекке тапшыруларда төшкән балаларның инде үз балалары үсеп беткән. Минем балалар күбрәк "Шаян"ны, инглиз телендәге балалар каналларын карый. Балалар бакчасына йөрмәгән алты яшьлек улым хәзер инглизчә сөйләшеп тә җибәрә. Аларның "Шаян"ны карап үзләре дә сизми татар теленә күчүләре ихтимал. Технологик үсеш телгә дә тәэсир итә.

— Сез башкорт телен үстерү стратегиясе авторы. Аның язмышы ничек булды?

Татарлардан калмыйбыз дип язган ул стратегия корылтай көнендә үк онытылды

— Мин узган ел бөтендөнья башкортлары корылтае алдыннан "Башкорт телен үстеү стратегиясе" язып аларга җибәрдем. Корылтайда "Башкорт халкының стратегиясе"н язуларын әйттеләр. Бу эшкә корылтай алдыннан өч ай кала тотындылар. Мин үземнекен кабул итүләрен тәкъдим иттем. Ә калган корылтайларга башка юнәлештәгеләрне язып кабул итәргә. Татарлардан калмыйбыз дип язган ул стратегия корылтай көнендә үк онытылды.

Мин стратегиямне валли һәм ирланд телләре стратегиясе рәвешендә яздым. Уэльс теле програмы буенча, мәсәлән, 2050 елга телне белүчеләр ике тапкырга артырга тиеш. Мин дә аерым вакытка исәпләнгән стратегия яздым. Анда 2050 елга башкортча сөйләшүчеләр санын ике тапкыр арттыру бурычы куелган. Әлеге вакытта Башкортстанда 900 мең тирәсе кеше башкорт телен белсә, 2050 елга 2 миллионга җитәргә тиеш. Аның өчен җәмгыятьтә башкорт теленең дәрәҗәсен күтәрергә, элита шул телдә сөйләшергә, һәр кеше туган телдә уку мөмкинчелегенә ия булырга тиеш. Дөнья дәрәҗәсендәге сәнгать әсәрләре иҗат ителергә тиеш.

Минем документта 2050 елга башкорт милли университеты ачу бурычы да куелган.

— Башкорт теленә кызыксыну артсын өчен дөнья дәрәҗәсендәге нинди сәнгать әсәрләре иҗат итү кирәк?

— Мәсәлән, башкорт операларын алыйк. Композитор Азамат Хәсәншин сүзләренә караганда, әле уйналган "Салават Юлаев", "Кодача" кебек опералар 50нче елларда ук язылган. Дәүләтнең мәдәният буенча сәясәте юк. Яңа опералар, мюзикллар кирәк. Дөнья дәрәҗәсендә үзенә тартып торган мәдәният кирәк. Шул чакта ул популяр булачак, аңа тартылу артачак.

— Кайчандыр бар дөнья халкының төп аралашу теле итү ниятеннән эсперанто телен уйлап чыгарганнар. Ләкин төп аралашу теле булып инглиз теле санала. Төрки халыклар бер төрки телне сайлап алып, өйрәнеп, аңа үз әсәрләрен тәрҗемә итеп шул тел аша багланышларын үстерә, мәдәни, рухи байый ала. Иң зур төрки тел – төрек теле. Аны калган төрки телләр дә өйрәнә башлауга ничек карар идегез?

Төрки эсперанто, уртак төрки, ясалган, синтетик тел булачак

— Мин әйбәт карыйм. Чөнки ул телдә 80 миллион чамасы кеше сөйләшә, ул төрки халыклар арасында иң зуры. Санлы технологияләр дә аларда зур үсеш алган, димәк икътисади яктан да файдалы. Әхлак ягыннан да уртак тел булдыруны яклыйм. Ул тел өстендә күптән эш бара. Сүз үзбәк галиме Бәхтияр Кәримов төркеме турында бара. Мин аларны күзәтеп барам. Алар сүзлек төзү белән мәшгуль. "Төрки эсперанто" уртак төрки, ясалган, синтетик тел булачак. Ул күпчелек халыкларда кулланган сүзләр һәм кагыйдәләрне алып уртак тел ясау нигезендә эшләнә. "Урта төрки" тел башта университетларның милли бүлекләрендә укытылырга тиеш. Латин теле кебек, ул телдә сөйләшми, язу, уку өчен файдаланып була. Икенче адым буларак ул телдә сөйләшә башлар идек. Ләкин уртак тел ясау озакка сузылачак. Аны санлы технологияләргә салу зур чыгымнар сорый.

— Ә башкорт һәм татар халкы "баштат", яки "татбаш" милләте булып, уртак тел нормаларын булдырып, бер милләткә әйләнүгә ничек карар идегез? Гореф-гадәтләр дә уртак. Ул очракта каршылыклар да бетәр иде.

— Зыялылар аңа бармаячак. Чөнки башкорт теле — Башкортстанның бер байлыгы. Тел – милли байлык. Уртак нормага килү үз телеңнең милли үзенчәлекләрен югалту дигән сүз. Без бер-беребезне баетырга тиеш. Мәсәлән, мин башкортча картуф сүзе урынына бәрәңге дип кулланам. Картуф урысча картофельдән алынган. Дөрес, бәрәңгене дә паренкадан алынган диләр. Поселок дигән сүзне башкортча касаба дип атыйлар, ә татарлар һаман урысча поселок дип йөртә. Без бер-беребездән телләребезне баетырга тиеш.

фикерләр (23)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG