Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләргә прокуратура һөҗүменә өч ел. Хаталарны барлау


Татар телен яклап Дәүләт шурасы бинасы янына килүчеләр, 26 октябрь 2017

Прокуратураның мәктәпләрне дер селкетеп, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков парламентта чыгыш ясап, татар теленең ихтыярига калдырылуына өч ел тулды.

Татарстанның милли мәгариф системы өч ел дәвамында яңа шартларда яши. 2017 елдагы хисләр тынды, барысы да үз җаена кереп бара. Түрәләр, Татарстанда күпчелек бала, милләтенә карамастан туган тел итеп татар телен сайлый, татар теле укытыла, татар мәктәпләре эшли, татар теле дәресләре бар, дип тынычландыра.

Халык телендә Шәймиев мәктәпләре дип йөртелгән полилингваль мәктәпләр барлыкка килүе вазгыятьне яхшы якка үзгәртер дигән өмет бар, көрәш тукталмады әле дигәндәй, татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оештырылды, дәүләт програмнары төзелеп, бюджеттан акчалар да бүленде. Кирәкле эшләр. Әмма 2017 елдагы хәлләрдән соң татар балаларының татар телен белү дәрәҗәсе турында реаль саннар билгеле түгел, халыкның татар теленә мөнәсәбәтенең кайсы якка үзгәрүе турында ачык мәгълүматлар юк.

Азатлык 2017 елда булган вакыйгаларны искә алды һәм федераль үзәк һөҗүменә каршы тору юлларын барлады.

Прокуратураның мәктәпләрне тикшерә башлавы, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуның тукталуы Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов чорына туры килде. 2017 ел азагында ул эшеннән алынды.

Азатлык мәгълүматына караганда, Мәскәү белән сөйләшүләрне дә ул вакытта Энгел Фәттахов алып барган. Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева янына барып, берничә тапкыр кабул ителмичә Казанга да кайтып киткән. Бу эштә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та катнашканы билгеле түгел. Шуңа да Энгел Фәттахов халыкта тел өчен төп көрәшүче түрә булып истә калды, күпсанлы мемнар, рәсемнәр таралып, аңа теләктәшлек белдерелде.

Энгел Фәттахов мөмкин булган эшләр барысы да башкарылды дип саный. Азатлык аңардан бу һөҗүм булмасын өчен министр буларак берничә ел алдан нишләргә кирәк иде дип кызыксынды.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов
Иртәрәк башлыйсы иде бу эшне, татар балалары өчен дәреслекләр яңарырга тиеш иде

— Мин гамәлләрем өчен үкенмим, мөмкин булган эшләр барысы да башкарылды. Бу — еллар буена сузылып килгән мәсьәлә. Ул бүселеп, тишелеп чыкты. Бәлки чыннан да татар телен укытуда арттырып җибәрүләр булгандыр. Моны танырга кирәк. Без мәктәпләрдәге сыйныфларны татар телен укытуны татар телен яхшы белүче татар балалары, татарча белмәгән татар балалары, урыс яки башка милләт балаларына бүлдек. Әмма бу эшнең алданрак башкарылуы кирәк иде, — дип фикерләре белән урталаша Фәттахов. — Урыс балалары өчен укыту методикасы, дәреслек барлыкка килде, иртәрәк башлыйсы иде бу эшне, татар балалары өчен дәреслекләр яңарырга тиеш иде. (Фәттахов министр булганда урыс телле балалар өчен "Сәлам" дәреслекләре чыга башлады, ул иң уңышлы методик кулланмаларның берсе санала – ред.)

1990нчы еллар азагы–2000нче еллар башында тел укыту белән бергә мохит тә тудырылса, бәлки, хәлләр икенчерәк булыр иде. Мохит булмаса, балаларны кызыксындыру өчен заманча эчтәлекле уеннар, мультфильмнар, кинофильмнар ясалмаса, комплекслы эш ителмәсә, мәктәптәге татар теле укытучылары гына көчәнеп нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Фәттахов фикеренчә, кимендә балалар бакчаларында татар телендә тәрбия, башлангычта туган телдә белем бирү сакланып калырга тиеш. Заманча, көндәшлеккә чыдам полилигваль мәктәпләр дә уңай нәтиҗәгә китерә ала.

* * *

2017 елда Татарстанда сәяси, иҗтимагый тормыш бераз җанланып алды. Федераль үзәкнең татар теленә һөҗүмен күреп, халык ризасызлык белдерә башлады. Мәктәпләрдә прокуратура тикшерүе дәвам иткәндә җырчылар, билгеле шәхесләр видеороликлар яздырды. "Рөстәм Миңнеханов, ник дәшмисез?" дип мөрәҗәгать итә башлады. Эстрада җырчылары да бу хәрәкәткә кушылып, Бауман урамында "Туган тел" җырын башкару флешмобын оештырды. "Туган тел" җыры үзенә күрә көрәш гимнына әверелде.

Татар җырчылары телне яклап флешмоб оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Милли зыялылар Татарстан президенты, хөкүмәте, парламентына ачык хат язды. Аны башта 40лап кеше имзалады, араларында академик Индус Таһиров, язучы Рабит Батулла, артист Әзһәр Шакир, галим Әлфрид Бустанов һәм башкалар бар иде. Интернетка урнаштырылганнан соң берничә көндә аны 20 меңләп кеше имзалады.

Җәмәгатьчелек басымы белән мәктәпләрдәге татар теле мәсьәләсе парламент утырышы көн тәртибенә кертелде. Утырыш алдыннан яшьләр, студентлар, җырчылар дәүләт шурасы бинасы каршында "Туган тел" җырын җырлап, депутатларга "Әлифба" китаплары таратып, татар телен яклагыз дип мөрәҗәгать итте. 90нчы еллардан соң беренче тапкыр күпләр парламент утырышын радио, телевидение аша тыңлады. Кайсы депутатның ничек чыгыш ясавы да игътибар үзәгендә иде.

Дәүләт шурасы утырышына килүчеләрне "Әлифба" белән каршы алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Татар теле мәсьәләсе ике утырышта күтәрелде. Депутатлар чыгышлар ясады, ни өчен прокуратура мәктәп мөдирләренә, укытучыларга басым ясый, алар куркытыла дигән тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Бу ике утырышта Рөстәм Миңнеханов та, Миңтимер Шәймиев тә катнашты.

Соңгы төп утырыш исә 29 ноябрь булды. Рөстәм Миңнехановның бу көнне Лондонга китеп баруы, утырышта катнашмавы мәсьәләгә нокта куелачагын аңлатты. Утырышта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кына чыгыш ясады. Ул хисле чыгышлар артык күп, алар һәрберсе экстремизмга тикшереләчәк дип кисәтте. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дискуссиягә бирелмик дип, фикерләшүне ачмый гына прокурор чыгышын тавышка куйды. Депутатлар бертавыштан хуплап тавыш бирде. Халыкта Татарстан җиңелде, депутатлар татар телен сатты дигән фикер таралды.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгышы. 29 ноябрь 2017 ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Ул чакта Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләгән Разил Вәлиев 29 ноябрьдә берничә кеше чыгыш ясарга әзерләнсә дә, аларга сүз әйтергә мөмкинлек бирелмәде дип искә алды Азатлыкка.

Нәфыйков чыгышы башка күсәк белән суккан кебек булды

— Парламентта татар теле мәсьәләсе күтәрелгәндә мин дәшми утырмадым, сессиянең 24 ноябрьдәге беренче өлешендә туган телебезне һәм милли мәктәпләребезне яклап үз фикеремне кистереп, дәлилләп әйттем. 29 ноябрь утырышында 5-6 депутат чыгыш ясарга әзерләнде. Секретариатка чыгыш ясаячакмын дип алдан ук язылып куйдым, төне буе чыгыш әзерләдем, — ди ул. — Әмма парламент спикеры дебатлар булмаячак диде, бары тик прокурор Нәфыйковка сүз бирелде. Һәм аның чыгышы барыбыз өчен дә башка күсәк белән суккан кебек булды.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Тавыш бирүдә мин катнашмадым. Әйе, бу хата булгандыр. Тавыш биреп, каршы булуымны белдерү яки парламент залыннан чыгып китү, бәлки, дөресрәк булган булыр иде. Әмма ул эмоциягә бирелгән, баш әйләнгән вакыт, аннары бу мәсьәлә бик тиз хәл ителде.

Ятып калганчы атып кал гыйбарәсенә таянып эш итәргә тиеш идек

Билгеле, чыгышлар ясалса да, каршы тавыш бирелсә дә, берни үзгәртеп булмас иде. Чөнки ул мәсьәлә Мәскәүдә хәл ителгән иде инде. Тагын бер кабатлыйм: берни үзгәрмәсә дә "ятып калганчы атып кал" гыйбарәсенә таянып эш итәргә тиеш идек, әмма бу мөмкинлек безгә бирелмәде.

Разил Вәлиев татар телен урыс һәм татар балалары белән бертигез дәрәҗәдә укыту хата иде дип саный. "Аерым заманча методикалар булырга тиеш дип депутатлар да, җәмәгатьчелек тә күп әйтте, әмма сөйләү озакка сузылды. Энгел Фәттахов килгәч, яңа уку әсбапларын, дәреслекләр мәсьәләсен хәл итә башлады, әмма соң иде", ди ул. Аның фикеренчә, әлеге вакытта бернигә дә карамастан кадрларны, татар теле, татар телендә белем бирүче укытучыларны әзерләү эшен дәвам итәргә кирәк.

* * *

Укытучылар мәсьәләсе хәл ителде дип әйтеп килә түрәләр. Тел низагына кадәр татар теле укытучылары саны 5 мең иде. 2018 елга аларның саны 3,5 меңгә калды. 1 мең 300 мөгаллим кыскартылды. 1 мең 200 кеше башка фәннәрне укыта башлады. Азатлык аз сәгатьләр калу, башка фәннәрне укытырга теләмичә үз ихтыяры белән китүче укытучылар турында күп язды. 2019-2020 елларда тагын ничә татар теле укытучысы киткәне турында түрәләрнең хисаплары юк.

Гүзәл Шәйдуллина
Гүзәл Шәйдуллина

Гүзәл Шәйдуллина Чистай районы Чистай Выселкасы авылының урта мәктәбендә 20 ел эшләгән. 2017 елда прокуратура тикшерүләре аларның мәктәбендә дә булган. Атнасына 22 сәгать татар телен укыткан укытучының "нагрузка"сы 10 сәгатькә калган. Аннары ул гомумән кыскартуга эләккән. Гүзәл сүзләренә караганда, квалификацияне алмаштыру урынына аңа мәктәп мөдире ашханәдә ярдәмче эшен тәкъдим иткән. Гүзәл эшеннән киткән. Аның белән тагын бер татар теле укытучысы кыскартуга эләккән. Мәктәптә бары тик бер татар теле укытучысы калган. Гүзәл бүгенге көндә Чистайда хәләл кафеда пешекче булып эшли, икенче укытучы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Гүзәл Шәйдуллина үзен бу вазгыятьнең корбаны дип саный. Депутатларга, һөнәр берлекләренә мөрәҗәгать итүләр дә бушка булды дип саный ул. "Гарьлегемнән әле дә үземне кая куярга белмим" дип сөйләде ул Азатлыкка.

20 ел татар телен укыткан килеш минем тәҗрибәм берсенә дә кирәкмәде

— Мин кая гына бармадым, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем. Чистай РОНО бинасына йөреп аякларыма сөялләр чыгып бетте, авыруга сабыштым. Мине ишетүче дә булмады. Мәктәп мөдиреннән башка фәннәрдән "нагрузка" сорадым. Өстәмә укырга җибәрүне үтендем. Әмма ул миңа ашханәдә пешекчеләргә ярдәм итүче буларак кына эш бар диде. Без өч укытучы идек, берсе генә калды, ялгыз бала тәрбияләүче ананы эштән ала алмагач, ул калды. Мин һәм тагын бер хезмәттәшем кыскартуга эләктек, — дип искә ала ул. — Мин эшсез калдым, 20 ел татар телен укыткан килеш минем тәҗрибәм берсенә дә кирәкмәде. Без урамга чыгарып җибәрелдек. Әлеге көндә мин мөселман кафесында пешекче булып эшлим.

Мин депутатларга да мөрәҗәгать иттем. Безнең районнан сайланган депутат ул чакта Рафил Ногманов иде. Аңа да хат яздым, очраштым да. Ул ярдәм итәргә дә тырышты кебек. Башка мәктәпкә "продленка"га эшкә урнаша аласыз дигән язу килде, әмма ул мәктәп мөдире ахыр чиктә бездә урын юк диде.

Гүзәл Шәйдуллина сәясәттә берни аңламыйм ди. Ни өчен болай килеп чыкканның сәбәпләрен дә анык кына әйтә алмый. Кем гаепле дигәнгә дә җавабы юк аның. Үпкә катыш гарьләнү белән искә ала ул 2017 елны. "Укытучылар бу проблем каршында ялгыз калды, гәрчә адвокатлар, хокук яклаучылар да бу эшне башкара алыр иде", ди Гүзәл Шәйдуллина.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

Татарстанда "Агора" кебек танылган хокук яклаучы оешма, Казан хокук яклау үзәге эшләсә дә, 2017 елда адвокатларны, хокук яклаучыларны туплау эше булмады. Адвокат Руслан Нәгыев бу эшне үзе алып барырга тәкъдим итте. Нәгыев әйтүенчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы кимендә юристларны эшкә җигә ала иде, әмма бу эш башкарылмады. Дөнья татар конгрессы да хокук яклаучылар эшен оештыра алса да, алар селкенмәде дип искә ала ул.

Әгәр эш дистәләгән мәкхәмәдә барса, татар телен укытуның Русия Конституциясенә каршы килмәвен исбатлап була иде

— Укытучылардан бигрәк, мәктәп мөдирләреннән гаризалар кирәк иде. Татарстанның һәрбер районында прокуратураның күрсәтмәсе белән риза булмыйча мәхкәмәгә шикаять иткән булсалар, без бүгенге хәлгә калмас идек, — дип саный адвокат. — Берничә мөдир бар иде, әмма алар артка чигенде, алар аңлатуынча, аларга куәт структураларыннан басым булган. Алар да, укытучылар да куркытылды. Казандагы СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковтан башка кеше табылмады. Әгәр эш дистәләгән мәхкәмәдә барса, татар телен укытуның Русия Конституциясенә каршы килмәвен исбатлап булган булыр иде. Прокуратура карары канунга, Русия Конституциясенә каршы. Алдан җиңелүне кабул итү, файдасыз дип кул селтәү дөрес түгел, эш мәхкәмәдә барырга тиеш иде.

Татарстанда телгә кагылган низаглар әледән-әле чыгып тора, 2017 елда Татарстанда ата-аналар комитеты барлыкка килде, әмма ул тулы көчкә эшләп китә алмады. Активистлар тарафыннан Русия президенты Владимир Путинга, Русия думасына хатлар язу да оештырылды. Берничә конференция уздырдылды, әмма системлы эш алып барылмый.

Ата-аналар комитеты әгъзасы Илсөя Әхмәтгалиева фикеренчә, 2017 елда җәмәгатьчелек тел өчен мөмкин кадәр көрәште, әмма хакимиятнең куркаклыгы аркасында алга китеш булмады.

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

— Җиңелүебез билгеле иде, чөнки һөҗүм әзерлекле иде. Җәмәгатьчелекнең күтәрелеп үз сүзен әйтә алуы, парламентны көрәшергә мәҗбүр итә алуы да зур җиңү. Татарстан хакимияте халык дәгъваларына таянып федераль үзәк белән сөйләшү алып баргандыр дип уйлыйм, — ди Илсөя. — Татар теле ихтыяри укуга калдырылган булса да, эш дәвам итәргә тиеш иде. Беренче елны күп бала татар телен туган тел итеп сайлады, бу инерция белән барды, аннары кешеләрдә үзаң да күтәрелде. Әмма бу еллар узу белән кимергә мөмкин. Шуңа да без ата-аналар белән тыгызрак эш итәргә тиеш идек. Әмма Татарстанда бу эш башкарылмый.

Татар конгрессы да, аның каршында эшләүче "Ак калфак" оешмасы да бу эшне эшләргә теләмәде

Комитетның финанс, административ ресурслары юк. Без һичьюгы Дөнья татар конгрессы аша мәктәпләр, ата-аналар белән эш итәргә теләдек. Әмма конгресс үзе дә, аның каршында эшләүче, мәсәлән, "Ак калфак" оешмасы да бу эшне эшләргә теләмәде. Мәгариф темасы аларның эшчәнлегендә юк диярлек. Минемчә, аларга куәт структуралары тарафыннан бу мәсьәләгә кысылмаска дип кушылган һәм алар шуны үтиләр дә. Татарстан хакимияте ата-аналар белән эшләмәве белән нык оттыра.

Илсөя фикеренчә, 2017 елдагы вакыйгалар татарларның милли үзаңнын күтәрде, күпләр ничек булса-булсын, федераль үзәк кысса-кыссын, әмма мин барыбер татар телен өйрәнәчәкмен дигән фикер белән яшәде. Тик хакимият бу мөмкинлекне дә файдаланмый. "Кешеләр белән эшләп, идеологияне көчәйтеп була иде, әмма курку аркасында милләтпәрвәр татарлар белән дә, республика яклы урыс кешеләре белән эш алып барылмады", ди ул.

* * *

2017 елдагы вакыйгалардан соң хакимият халыкны тынычландыру максатыннан телне үстерү проектлары булачак дип күп вәгъдәләр бирде. Тик өч ел узуга әлегә милли мәгарифнең тулы бер систем буларак эш итүе күренми. Мәктәпләрдә татар теле ничек укытыла, аны сайлау эше ничек бара? Методикалар никадәр яңара, укытучылар белән системлы эш алып барыламы? Ата-аналар белән эшләү башланачакмы? Сораулар күп. Татар булмаган мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу юнәлешендә эш тә күренми.

Тел өчен көрәш бүген концерт, конкурслар түгел, ә милли учак булган мәктәпләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә барырга тиеш. Бүгенге көндә Татарстанда, полилингваль мәктәпләр системыннан тыш, бу юнәлештә яңа һәм прогрессив фикерләр тәкъдим ителми.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG