Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Сөләйманова: "Татарстанга милли мәгарифнең яңа стратегиясе кирәк"


Диләрә Сөләйманова
Диләрә Сөләйманова

Татарстанда татар теле дәүләт теле түгел, дип саный Цюрих университеты хезмәткәре Диләрә Сөләйманова. Яңа сәяси вазгыятьтә Татарстанга милли мәгарифне саклар өчен яңа стратегия кирәк, мәктәптә татар теле кысрыклана икән, альтернатив белем бирүне тормышка ашырырга кирәк, ди ул.

Цюрихта яшәүче галимә Диләрә Сөләйманованың Татарстандагы мәгариф системы, урта мәктәпләргә Татарстан белән федераль үзәкнең мәгариф кануннарының тәэсире турында фәнни китабы шушы көннәрдә дөнья күрде. Инглиз телендәге "Педагогия мәдәнияте" китабы – Сөләйманованың берничә ел дәвамында Татарстандагы татар һәм урыс мәктәпләрендә уку-укыту процессы, белем бирүдә кулланган телләр һәм төрле мәктәпләрнең укучыларның үзбилгеләнүенә ничек йогынты ясавы турында этнографик тикшеренү нәтиҗәсе. Галимә бу эшне 2009-2010 елларда башкарган. Ул Татарстан милли мәгарифенең БДИга яраклашкан чоры иде. Ул елларда канун белән мәгарифтәге төбәк компоненты юкка чыгарылган булса да, татар теле һәм әдәбияты атнасына 5-6 сәгать укытыла һәм ул барысы да өчен дә мәҗбүри иде.

Бүген мәгариф системы тамырдан үзгәрде. Диләрә Сөләйманова фикеренчә, мәктәпләрдәге прокуратура тикшерүләре һәм татар телен гариза белән укуга калдыруның чишмә башы 2000нче елларга, БДИны кертү кануннарына барып тоташа. Федераль үзәкнең унификацияләү коралларының берсе – барлык мәктәпләрне бер кысаларга кертү дип сөйләде галимә.

Әйтергә кирәк, татар мәктәпләрен өйрәнгән фәнни хезмәтләр күп түгел. Социолингвистлар тарафыннан тел проблемнарын тикшереп, авырткан сөялләрне ачып салган, бәйсез язылган фәнни хезмәтләр юк диярлек. Шуңа күрә Азатлык бу фәнни хезмәт игътибарла лаек дип санап, Диләрә Сөләйманова белән әңгәмә корды.

Диләрә, фәнни хезмәттә Татарстанның нинди мәктәпләре һәм ничек тикшерелде?

— Минем этнографик тикшерүем 2009 елда башланды. Аннары мин туплаган мәгълүматларны эшкәрттем, билгеле, аннан фәнни хезмәт язылып, ул китап буларак та дөнья күрде. Әле китапны кулыма алып өлгермәдем дә, интернетта сатуга чыккан. Теләгән кеше сатып ала ала.

Мин аерым бер җирлекне сайладым һәм аны өйрәнергә булдым. Татарстанның кайсы районы икәнен әйтә алмыйм, чөнки анонимлык сакларга сүз бирдем. Әмма ул – кечкенә шәһәр, анда яшәүчеләрнең күбесе – татарлар. Андагы тормыш башка районнар җирлегенә дә хас. Бу шәһәрчектә берничә урта белем бирү мәктәбе эшли, шуларның бары тик берсе генә – татар телендә белем бирүче мәктәп. Бу шәһәрчектә 9 ай яшәдем, даими рәвештә андагы кешеләр белән аралаштым, аларның тормышлары, яшәешләре белән якыннан таныштым. Көн саен чиратлаштырып төрле мәктәпләргә йөрдем, дәресләрдә утырдым, укытучылар һәм укучылар белән тыгыз аралаштым. Шулай ук ата-аналар белән интервьюлар ясадым, мәктәп документларын өйрәндем.

Татар мәктәбендә чынлап торып татар телле мохит

Һәр мәктәпнең үз тарихы, үз ресурслары булганга, алар төрле, үзенчәлекле. Бер шәһәрдә булсалар да, мәктәпләр бер-берсеннән нык аерыла. Инфрастурктура, җиһазландыру, педагоглар коллективы, үзара сөйләшү, аралашу стиле, аралашканда, укудан тыш чараларда нинди тел куллануга кадәр аерымлыклар ачык күренә. Күзгә ташланганы – татар мәктәбендә чынлап торып татар телле мохит, укучыларның үзара да, укытучылар белән аралашуы да татар телендә баруы. Урыс мәктәбендә исә белем бирү генә түгел, аралашу да урысча иде. Гәрчә тегендә дә, монда да укучыларның күпчелеге – татарлар.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләрен чагыштырганда, авылда укучылар да, укытучылар да, бөтенесе бер-берен белә, кемдер – туганнар, кемдер – күрше дигәндәй. Шуңа күрә андый мәктәпләрдә гаилә атмосферасы. Көн саен күргәнгә, якыннан белгәнгә күрә, иҗтимагый контроль көчле.

Минем өчен мәгарифкә кагылышлы кануннар, мәгариф өлкәсендә соңгы еллардагы реформларны һәм аларның мәктәпләргә тәэсирен өйрәнү мөһим иде. Мәсәлән, 2007 елда төбәк компоненты юкка чыгарылды, 2009 елда БДИ гамәлгә керде һәм 2017-2018 елларда мәктәпләр яңа үзгәрешләр кичерде. Гомумән китапта 1990-нчы елларда Татарстан, Русиядә булган мәгариф системын һәм еллар дәвамында аның ничек үзгәрүен күзәтеп була. Әйтергә кирәк, берара Татарстан берникадәр бәйсез яшәгән булса да, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәрвакыт Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына буйсынды. Шул төбәк компоненты булган вакытта гына республика федераль хакимияткә буйсынмыйча, мәсәлән, үз дәреслекләрен чыгара ала иде. Төбәк компонетына кергән өлешендә генә Татарстан мәгариф министрлыгы бәйсез эш итә ала иде. Аннары анысы да бетте.

— Татар, урыс мәктәпләре генә тикшерелдеме?

Удмурт һәм мари балалары үз милләтен атарга ояла

— Юк, бу районның башка авылларында да булдым, мәсәлән, удмурт, мари мәктәпләрен өйрәндем, аларның уку-укыту процессын күзәттем. Минем өчен туган тел дәресләре нинди дәрәҗәдә өйрәнелүен тикшерү мөһим иде, чынбарлыкта туган телдә фәннәр укытыламы, юкмы һәм кешеләрнең моңа мөнәсәбәте нинди дигән сорауларга җавап эзләдем. Мари, удмурт авылларында башлыча башлангыч милли мәктәпләр генә, әмма укыту күпчелек очракта урыс телендә бара. Бары тик удмурт яки мари теле һәм әдәбияты аерым дәрес буларак керә. Татар телен дә дәүләт теле буларак укыйлар иде, хәзер монысы юк инде. Сүз уңаеннан, удмурт белән марилар татар телендә җиңел аралаша. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла иде. Удмурт, мари мәктәпләрендә элмә такталар үз телләрендә, үз милли каһарманнары, шәхесләре портретлары эленеп тора, дәрестән тыш чаралар туган телдә бара. Мәктәп музейлары бик кызыклы экспонаталарга бай иде. Бер әйбер бар: удмурт һәм мари балалары үз милләтен атарга ояла, үзбилгеләнү проблемы бар, алар үзләрен йә урыс яки ярымурыс дип атауны хуп күрә.

—​ Русиядә сәяси вертикаль Путин килү белән башланды. Аның сәясәте Татарстан мәктәпләренә никадәр үзгәрешләр кертте?

БДИ мәктәпкә үтеп кергәннән соң татар теленә карата мөнәсәбәт тә үзгәрә баруы сизелә башлаган иде

— Минем бу фәнни тикшерүем нәкъ мәктәпләргә БДИ кергән вакытка туры килде. Уку йортларында бу сөйләшүнең төп темасына әверелде. БДИның төп корбаны татар мәктәбе булды. Югары сыйныфлардагы балалар мәктәптән китү карарына килде яки урыс мәктәбенә күчә башладылар. Татар мәктәбенә керүчеләр саны кинәт кимеде. Ул вакытта татар мәктәбенең беренче сыйныфына 15 бала көчкә җыелды. Ата-аналарның төп соравы – БДИны ахыр чиктә урыс телендә бирергә туры килгәч, ник баланы татар мәктәбенә бирәбез соң? Татарча укысалар, БДИны тапшыра алмаячаклар дип фикерләшүләр, бу турыда сөйләшүләр көн саен, чат саен иде. Һәм бу – татарлар күпләп яшәгән җирлектә барлыкка килгән мәсьәләләр. Әйткәндәй, шул вакытта, БДИ мәктәпкә үтеп кергәннән соң татар теленә карата мөнәсәбәт тә үзгәрә баруы сизелә башлаган иде.

—​ Ә ничек сизелә иде ул фән кешесенә?

Ата-аналар татар телен өйрәнер өчен шулкадәр күп көч, вакыт сарыф итәргә кирәкми дип уйлады

— Урыс мәктәбендә эшләүче татар теле укытучылары ата-аналарга зарлана иде. Балалар өйдә туган телдә аралашса, татар телен менә дигән дәрәҗәдә белсә дә, әти-әниләр аларны урыс телле төркемнәргә күчерә башлаган. Чатнатып татарча сөйләшкән балалар урыслар өчен оештырылган татар теле төркемендә утыра, ә анда татарча ләм-мим белмәгән укучылар гадәттә. Ата-аналар башына татар телен өйрәнер өчен шулкадәр күп көч, вакыт сарыф итәргә кирәкми дигән фикер кереп оялаган иде. Урыс теле һәм математика төп фәннәргә әйләнде, чөнки алардан БДИ бирәсе бар. Әлбәттә, бу татар теле һәм әдәбияты укытучыларында ризасызлык тудыра иде, башка фән укытучылары, ата-аналар белән аңлашылмаучанлыклар туа торды. Ул бит кыйпылчыклардан җыела.

Шул ук вакытта урыс мәктәбендәге башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәпкә урыс телен начар белгән балалар күп килә башлады дип зарлануын күп ишетергә туры килде. Шул сәбәпле, дәрес вакытында балаларга татарча да аңлатырга мәҗбүр булганнары турында сөйлиләр иде. Бу үз чиратында урыс телле ата-аналарның ризасызлыгын тудыра иде, нигә башлангыч мәктәптә укытучылар урыс теле урынына татар телен куллана дигән сораулар бирә башладылар.

Сүз уңаеннан, мин фәнни тикшерү уздырган шәһәрдә берничә балалар бакчасы эшли һәм шуларның берсе генә татар балалар бакчасы. Ата-аналалар балаларын баштан ук урыс бакчасына бирү яклы, аннары мәктәптә белем алу җиңелрәк дигән фикер белән эш итәләр иде. БДИны бары тик урыс телендә бирергә ярый дигән канун бер шәһәрдәге тормышны менә шул рәвешле үзгәртте.

—​ БДИны урысча гына тапшырырга дигән канун, федераль стандартның кертелүе Татарстан мәктәпләренә никадәр тәэсир ясады? Төгәл саннар белән әйтеп буламы? Мисал өчен, татар мәктәпләре саны азайганмы? Татар теленә мөнәсәбәт ничек үзгәргән?

Татарстандагы татар телле мәктәпләр санын ачыклар өчен бәйсез тикшерү кирәк

— Әйтүемчә, БДИ беренче чиратта татар мәктәпләрен аяктан екты. Шушы бер шәһәр мисалында ул ачык күренде. Фәнни эшне язганда да, аннан соң да мин анда еш килеп йөрдем һәм моңа кадәр татар телле, татар мохитле булган милли мәктәп күзгә күренеп урыс телендә укуга күчте. Арытабан татар мәктәбе дигән төшенчә дә юкка чыкты, элмә такталар да үзгәрде. Хәзер прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә документларда да татар мәктәбе дигән сүз юкка чыккандыр. Татарлыктан “качу” тәҗрибәсе башка авыллырга да күчә башлады. Авылдагы татар, мари, удмурт мәктәпләре урыс телендә укуга күчте. Мәктәпләр ябылмый, әмма алар милли булудан туктый, алар урыс теллегә әверелә. Татарстанда фәннәр татарча укытылган, татар телле ничә мәктәп калуын әйтүе авыр. Әмма, минемчә, алар бик аз санда калган дип уйлыйм. Дистәгә туламы, юкмы икән? Һәрхәлдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының татар телле мәктәпләре турында саннары арттырылган, чынбарлыкка туры килми. Күпчелек татар мәктәпләрендә уку ике телдә – урысча һәм татарча бара. Алар 5-6нчы сыйныфларда урыс теллегә күчә барыбер. Татарстандагы татар телле мәктәпләр санын ачыклар өчен бәйсез тикшерү кирәк дип саныйм.

—​ Сезнең тикшеренү 2009-2010 елда уздырылган, әмма 2017 елда барысы да кинәт үзгәрде. Путинның Йошкар-Олада чыгыш ясавы булды, прокуратура мәктәпләргә килде һәм татар теле канунсыз укытылганы ачыкланды. Гаризалар язылырга тиешлеге ачылканды. Татарстан тиешле дәрәҗәдә көрәште дип саныйсызмы?

— Дөрес, вазгыять тулысынча үзгәрде. Татарстанның сайлау мөмкинлеге булмагандыр дип уйлыйм. Мәгариф өлкәсендә ничек бар, шулай калдыру теләге булгандыр, әмма каршы тору куәте калмаганга күрә, көрәш нәтиҗәле булмады. Татарстан тулысынча федераль үзәкнең сәясәтенә, стратегиясенә бәйле. Әлеге вакытта Мәскәүнең төп максаты – илкүләм бердәмлекне булдыру, унификацияләү.

Барысы да кулларны богаулауга, басым артуга таба бара иде берничә ел элек тә. Хөрриятне көтәсе сәбәпләр булмады. Шулай да татар мәктәпләрендә белем алган, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыган буын барлыкка килде, алар, ата-аналары белән чагыштырганда, татар теленә карата уңай карашта. Әти-әниләрнең күпчелеге Совет берлеге вакытында укыган, үскән кешеләр. Алар урыс телен белмәгәнгә күрә шәһәргә күчеп килгәч, авырлык кичердек дип сөйлиләр. Яшьләрдә татарларга карата нәфрәт юк, аларда телгә карата каршылык күзәтелми. Киренсенчә, яшьләрдә татар теле Татарстан белән аерылгысыз. Татарстан икътисад ягыннан көчле, алга киткән республика булганга күрә татар теленә карата яхшы мөнәсәбәт.

—​ Прокуратура тикшерүләреннән соң махсус канун да чыгарылды. Ягъни прокуратура чыгарган нәтиҗәләр канунилаштырылды. Хәзер атнага ике тапкыр татар теле һәм бер сәгать әдәбият дәресләре керә. Бу Татарстанның мәгариф системына нинди йогынты ясый?

— Шуны истә тотарга кирәк: татар теле дәресләре гап-гади дәресләр түгел иде, бу дәресләрдә укытучылар туган телне өйрәнер өчен балаларда мотивация булдырырга тырышалар. Мәсәлән, мин этнографик тикшерү уздырган районда – урмурт, мари телләре дәресләре дә шулай уза иде. Урыс һәм инглиз телләре дәресләрендә мөгаллимнәр керә дә дәресен укыта да чыга, ә туган тел укытучыларына балаларга ни өчен өйрәнергә тиешбез дигәнне дә аңлатырга, мәхәббәт уятырга туры килә иде. Бу өстәмә көч тә таләп итә. Фәнни хезмәтемдә мин туган тел дәресләре чынында милли үзаң тудыру дәресләре буларак узуы турында да язам.

Татарстан һәм татар тарихы кебек дәресләр юкка чыгарылды

Соңгы елларда булган үзгәрешләрне исәпкә дә алырга кирәк, мәсәлән, Татарстан мәктәпләрендә Татарстан һәм татар тарихы кебек дәресләр юкка чыгарылды, аларны аерым фән буларак уку туктатылды, уку планнарынан алар алынды. Татарстан тарихын кайда, ничек өйрәнсен балалар? Нәтиҗәдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә балалар Татарстан, татар тарихында булган мөһим вакыйгаларны ишетә, өйрәнә ала. Мәктәп төбәк һәм локаль тарихны, мәдәният турында мәгълүматны бирергә, төбәк һәм локаль үзаңны тәрбияләргә тиеш дип саныйм. Бу эш хәзер ничек куелачак? Бу бит зур проблем. Татар теле дәресләре кыскартылды, укытучылар саны кимеде. Бу очракта нишләрләр – әйтүе авыр.

Минем күзәтүләргә караганда, мәктәптәге уку-укыту процессы ниндидер кануннар, хакимият чыгарган норматив актлар белән генә чикләнми. Конкрет укытучылар, мәктәп мөдирләре, укучылар, авыл мәчете, аның каршында эшләүче мәдрәсә – барысы да бергә кушылып белем бирүгә тәэсир итә, аны үзгәртә. Нәтиҗәдә урындагы мәктәптәге белем бирү процессы федераль үзәк күзаллаган, таләп иткәннән күпкә аерылырга мөмкин.

—​ Бүген татар теле дәресе дигән төшенчә инде мәктәпләрдә юк, бары тик туган тел, туган әдәбият. Татар теле укытучылары эш планнарын, уку програмнарын, өйгә эшләрне урысча да яза башлады, моны прокуратура, Рособрнадзор тикшерүләре белән бәйле дип аңлаттылар. Моңа нинди бәяләмә бирер идегез?

— Татарстан Конституциясе, кануннар, төрле дәүләт актлары нигезендә татар теле дәүләт теле буларак эшләүдән туктаган һәм мәгънәсен югалткан булып чыга. Татарстанда татар теле урыс теле белән бертигез дәүләт теле һәм кәгазьдә "де-юре" ул шулай да. Шулай икән, татар теле Татарстанда яшәүчеләрнең барысы өчен дә рәсми, дәүләт теле буларак укытылырга тиеш. Бу бит юк. Без артка зур адым ясадык, Совет берлеге чорына әйләнеп кайтып барабыз, ул вакыттагы тел сәясәте нигезендә татар теле факультатив дәрәҗәсенә калдырылган иде.

—​ Ольга Артеменко татар мәктәпләрендә россиянин идентификациясе юк, татарстанлы гына бар дип чаң каккан иде. Мәктәпләрдә мин татарстанлы дигәнне алга чыгару бар дип саныйсызмы?

Татарстанлы һәм россиян булу бер-берсенә каршы килми

— Ольга Артеменконың (Мәгарифне үстерү федераль институтында (ФИРО) этномәдәни стратегия үзәге мөдире — ред.) белдерүләре билгеле социологик кануннарга каршы килә. Кешенең үзаңы төрле була ала: ул үзен россиян, татарстанлы, татар һәм урыс телле итеп тә санарга мөмкин. Һәм болар бер-берсенә каршы килми. Берсе өстен, икенчесе юк дип тә санау дөрес түгел. Мәсәлән, мин өйрәнгән шәһәрчектәге балаларның урыс теллеләрнең дә, татар теллеләрнең дә Татарстан белән дә, Русия белән дә бәйлелеге берьюлы нык иде. Мәсәлән, Русиянең спорт өлкәсендәге уңышлары өчен чынлап торып үз җиңүләре итеп кабул итеп куаналар. Татарстанлы һәм россиян булу бер-берсенә каршы килми. Мин бу хакта китабымда да язам.

—​ Мәскәү түрәләренең тел төбендә һәрвакыт сепаратизм эзләү барлыгы сизелә. Бу куркуның нигезе бармы?

— Русия хакимиятенең сыйфаты – һәрвакыт бүки эзләү, бар нәрсәдә дә дәүләт иминлегенә куркыныч янау шиге белән яшәү. Бу бөтен тармакка да үтеп керде, шикләнү чире мәдәният һәм социаль өлкәләрдә дә бар. Тел һәм мәдәни төрлелек – Русиянең көче һәм потенциалы. Моннан куркырга кирәкми. Киресенчә, аны үстерәсе, хуплыйсы гына да бит, чөнки бу дәүләтнең көчле коралы була ала. Мәдәни төрлелек нигезендә чынында инновацион потенциал ята. Кызганыч, аны аңлау юк. Туризм тармагын гына алган очракта да шушы төрлелекне туризм брендына әверелдереп була, шуның белән инвестицияләрне тартып китерергә мөмкин. Социаль капиталны да икътисади керемгә әйләнедереп була.

—​ Мәктәпләргә еш кына Ватан сугышы, башка урыс яки федератив вакыйгалар тематикасы, христиан дине тематикасы үтеп керә. Бу никадәр дөрес?

Мәктәпнең яшьләр аңына тәэсир итү көче аз

— Мондый күренеш сизелә, дәүләт шуның белән балаларда, яшьләрдә россиян дигән үзбилгеләнүне ныгытырга тели, кешеләрне берләштерү максатын куя. Моның коралы итеп идеология алына. Әмма яшьләр өчен мәктәп бердәнбер мәгълүмат алу урыны һәм үзбилгеләнүне формашлаштырган институт булудан туктады. Мәктәпнең яшьләр аңына тәэсир итү көче аз. Яшьләр бит интернетта утыра, күп мәгълүматны социаль челтәрләрдән сеңдерә. Мәктәптә сөйләгәннәр башка каналлар аша юкка чыгарыла, яки аның кыйммәте югала. Сүз уңаеннан, БДИ да монда начар роль уйный. Балалар имтиханга дәресне ятлый, истә калдырып укый. Ягъни бала имтихан бирә дә, барлык белем җилгә оча. Кыйммәтле, мөһим, кадерле белем буларак йөрәккә кереп ояламый, башта калмый, дөньяны ачу белеме итеп кабул ителми.

—​ Диләрә, киләчәккә фаразларыгыз нинди? Татарстан моңа кадәр булдырган сәясәтеннән колак кагачакмы? Татар телле мәктәпләр саны кимерме? Татарстан милли мәгариф системын югалтмас өчен нишләргә тиеш?

— Кайчандыр суверенитетлы Татарстанның сәясәтеннән бүген берни калмады. Татар теле дәүләт, рәсми тел булудан туктады. Татар мәктәпләре калмады диярлек. Бу яңа сәяси вазгыятьтә тел, мәдәният сәясәтенең яңа стратегиясе кирәк, Татарстанга яңа эш алымнары турында уйлап тормышка ашыру юлларын карау мөһим.

Бу яңа сәяси вазгыятьтә тел, мәдәният сәясәтенең яңа стратегиясе кирәк

Милли мәгарифнең яңа стратегиясе кирәк. Татар мәктәпләре әле бар икән, аларны яңадан, кешеләрне кызыктырырлык итеп оешытырга кирәк булачак. Бу татар мәктәбендә урысларның да укыйсы килергә тиеш. Белмим, бәлки, татар, милли мәктәп төшенчәләренә басым ясарга да кирәкмидер, чөнки күп кешеләрдә бу сүзләр тискәре хисләр, төрле ассоциацияләр тудыра. Күп булмасын андый мәктәпләр, әмма белем бирү дәрәҗәсе югары булсын, башка урта белем йортларыннан, мәсәлән, инглиз, кытай, гарәп кебек чит телләрен яхшы үзләштерү белән аерылып торырга тиешләр. Яңа дигитал технологияләрне кулланып, яңа сыйфатлы педагогик идеяләрне тормышка ашырырга кирәк.

Материаль база белән дисциплина югары дәрәҗәдә оештырылуы мөһим. Берникадәр мондый идеяләр татар-төрек лицейларында тормышка ашырылган иде. Аларның моделен күпләр якын итте. Анда укырга теләүчеләр күп иде, чөнки белем бирү югары иде, телләрне дә балалар җиңел өйрәнде.

Бер генә мисал. Мин тикшергән татар мәктәбе шулай ук ата-аналар фикеречә, яхшы мәктәп булып саналды. Алар балаларын махсус бу татар мәктәбенә бирүләре турында аңлаталар иде. Ни өчен? Урыс телле мәктәпләрдә балалар күп, шуңа бәйле укытучыларның балаларга игътибары аз, ә монда бала белән аерым эшлиләр, димәк дәресне өйрәнү, үзләштерү дә җиңелрәк, белем эстәү тизрәк, уңышлырак бара дип аңлатканнар иде үз сайлауларын. Ягъни профессиональ укытучылар коллективы, дисциплина ата-аналарны кызыктырган сыйфатлар булып чыга. Шул татар мәктәбендә БДИга әзерлек өчен аерым үзәк булдырылган иде. БДИның нәтиҗәләре килгәч, ни күрәләр: татар телендә укыган балалар урыс мәктәбендә белем алучыларның баларыннан калышмаган, хәтта кайсыбер фәннәрдән баллар саны белән алга да чыккан. Нәтиҗәдә татар мәктәбенә балаларын китерүчеләр саны янә артты.

Интернетта булса да татар дәүләте була ала

Әмма тел мәсьәләсе бер яклы гына түгел икәнен онытмаска кирәк. Татар телен үстерәбез дигән максат куела икән, мәктәптән тыш альтернатив белем бирү формаларын эзләргә кирәк. Интернет бар, дигитал технологияләр әллә нинди мөмкинлекләр ача, мультимедианы кулланырга кирәк. Мәсәлән, YouTube-ны ачасың, ә анда татар теленнән белем биргән бер дәрес тә юк. Татар теле дәресләрен видеога төшереп була югыйсә. Ярар, дәресләр юк ди, әмма YouTube-та татарча контент шулкадәр ярлы, ни өчен "Вдудь" кебек гап-гади интервьюлар аз дип гаҗәпләнәсең, кыска метражлы кинофильмнар, мультфильмнар да юк. Интернет киңлеген татар телле итәсе иде. Анда татар телле мохитне булдырып була. Бу Татарстанда яшәүчеләрне дә, Русия төбәкләрендә дә, чит илләрдә гомер кичерүчеләрне берләштерә алыр иде. Интернетта булса да татар дәүләте була ала, анда рәсми тел татар була ала. Чикләүләр юк. Әмма продукция сыйфатлы булуы мөһим. "Әлбәттә" проекты бар, "Гыйлем", Азатлык радиосының "Әйдә Online" игъибарга лаек. Шушы юнәлештә эшләүчеләрне, профессиналларны туплап, татар телле контент булдырырга кирәк кичекмәстән.

Диләрә Сөләйманова – галимә. Казанда 1981 елда туган. 2003 елда КФУның тарих факультетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты. 2010 елда "Татар йорты интерьеры: башлангыч һәм үсеше" дигән фәнни хезмәте китап булып басылып чыккан. 2013 елда Цюрих университетында социаль антропология юнәлешендә докторлык диссертациясен яклаган. Швейцариянең Цюрих шәһәрендә яши, Цюрих университетында укытучы, доцент булып эшли. Кияүдә, улы һәм кызы бар.

XS
SM
MD
LG