Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИ - көтелмәгән кыенлыклар


Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән югары уку йортларына керү зур кыенлыклар китереп чыгарган. Милли белгеч булырга теләүчеләр саны да кимегән.

Наил Алан. Русиядә мәгарифтәге тетрәнү, милли компонент проблемалары, бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә бирдерү югары уку йортларына да тәэсир ясады. Бу көннәрдә бетергәннәр югары уку йортларына документлар тапшыра.

Милли белгечләр әзерләүче бүлекләргә кемнәр килер? Документ тапшыручылар татар телен, әдәбиятен һәм мәдәниятен алга таба үстерүче белгечләр була алырмы? Аннан да кала югары уку йортларына ришвәт бирмичә кереп булмый диләр. Мәгарифтәге үзгәрешләр һәм балалар саны азаю ришвәтчелекне киметерме?

“Милли бүлекләргә кемнәр һәм ничек килә?” дигән түгәрәк өстәл сөйләшүендә Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы деканы Искәндәр Гыйләҗев, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе деканы Рамил Мирзаһитов һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык иҗаты кафедрасы мөдире Алсу Еникеева катнаша. Әңгәмәне журналист Наил Алан алып бара.

Әйтегез әле, мәгарифтәге соңгы үзгәрешләр быелгы кабул итүдә нык сизеләме?

Искәндәр Гыйләҗев. Югары уку йортлары быел чын мәгънәдә тулысынча бердәм дәүләт имтиханы системасына күчте. Безнең факультетта үзебезнең бер имтихан калса да, факультетларның күпчелеге имтиханнар урнына БДИ нәтиҗәләрен генә ала. Бездә бер имтихан сакланып калды. Без инша яисә изложение яздырабыз.

Икенчедән, гомумән дәүләттә булган сәяси ситуация бигрәк тә милли факультетларның кабул итү процессына да шактый йогынты ясый.

Өченчедән, быел аттестат алучылар саны узган ел белән чагыштырганда шактый ким. Мәктәп тәмамлаучылар ВУЗлардагы урыннар белән бер, диярлек. Шуңа күрә югары уку йортлары арасында конкуренция барлыкка килде.

Наил Алан. Димәк, зур көндәшлек бара. Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында шулай ук бер имтихан сакланып калдымы?

Рамил Мирзаһитов. Бездә дә бер имтихан сакланды. Ләкин ул мәҗбүри имтихан түгел. Абитуриентлар безгә язма рәвештә татар теленнән тест тапшыралар яки Бердәм республика имтиханы нәтиҗәләрен бирәләр. Моны без абитуриентлар өчен җайлырак булсын өчен шулай эшләдек.

Наил Алан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Милли сәнгать институты милли белгечләр әзерли. Сездә имтиханны татар телендә биреп буламы?

Алсу Еникеева. Бездә бер имтихан – иҗат имтиханы калды. Татарча җырлап, биеп күрсәтәләр. Без алар белән татарча сөйләшәбез. Безнең кафедрабыз – халык иҗаты кафедрасы. Башка милләтләр дә бар, күбрәк татар балалары. Татарлар татар халык иҗаты белән кызыксына.

Наил Алан. Ә моннан биш ел элек алган вакытта алар татар телендә берәр имтихан бирә алалар идеме, җырлап, биеп күрсәтүдән кала? Әллә бу институт оешканнан бирле шулай гына килдеме?

Алсу Еникиева. Институт оешканнан соң биш ел шулай барабыз инде.

Наил Алан. Бүген бирелгән урыннарда укучы студентларыбыз булыр дигән өметләр бармы? Чөнки Искәндәр Гыйләҗев бер балага – бер урын дип әйтте. БДИны бик яхшы биргән балаларның 90 проценты Татарстанда булмаган башка Мәскәү, Петербур калаларының күренекле уку йортларына китә дигән хәбәрләр дә ишетергә туры килә.

Рамил Мирзаһитов. Моны конкрет бер кеше дә әйтә алмас, чөнки бер абитуриент унар-унбишәр урынга гариза бирә. Мәсәлән, безгә быел дүрт меңнән артык гариза кергән. Узган елны ул өч мең ярым булган. Безнең факультетның 50 бюджет урынынаа утыз кеше аттестатның оригиналларын биргән. Башка факультетлар белән чагыштырганда, бездә төп нөсхәләр иң күпләрнең берсе. Димәк, безгә алдан әзерлекле, нәкъ шунда барам дигән балалар килә, дигән өмет бар.

Наил Алан. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына мин үттем ди, ләкин минем оригиналым башка урында. Мин оригиналны кире ала аламмы соң?

Равил Мирзаһитов. Төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Кирәк чакта я сейфның ачкычы табылмый, я кирәк кеше каядыр киткән була. Андый хәлләр дә ел саен еш була. Быел да булды. Яхшы гына баллары булган ике кыз документларын башта техникумга биргән. Безгә керергә дә мөмкинлекләре бар. Менә өч көн инде техникум белән сугышалар, әмма оригиналларын ала алмыйлар.

Искәндәр Гыйләҗев. Безнең хәлләр педагогик университеты белән чагыштырганда, бәлки, алай ук шатлыклы түгелдер. Хәлләр авыррак дип әйтер идем, чөнки бүген бездә көндезге бүлеккә 36 бюджет урыны бар. Узган ел 39 иде. Моннан 10-15 ел элек ул урыннар 90 иде.

Шушы 36 урынга 56 гариза гына бирелде. Реаль кешенең саны кырыкка якын, шуңа күрә конкурс та көчле түгел. Монда нәрсәгә игътибар итәбез? Беренчедән, бу кешенең психологиясе белән аңлатыла. Мәсәлән, кеше: “Әгәр дә мин татар филология факультетына укырга керәм икән, биш елдан соң кем булам, каян эш табам?”- дип уйлый. Соңгы вакытта милләтләргә, милли телләргә мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрде.

Миндә шундый мәгълүмат бар, милли мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханын татар балалары рус мәктәпләренә караганда яхшырак бирә. Аны тикшерергә кирәк, чыннан да шулай микән. Бәлки, бу имеш-мимешләр генә дер.

Наил Алан. Русия мәгариф министрлыгы белдерүенчә, Татарстан иң яхшы бердәм дәүләт имтиханын тапшырган төбәкләр арасында. Һәм Татарстан киләчәктә нигә алай булды икән дип тикшереләчәк тә.

Искәндәр Гыйләҗев. Мин бигрәк тә шәһәрләрдәге милли мәктәпләргә игътибар итәр идем. Рус һәм милли мәктәпләрнең нәтиҗәләрен чагыштырырга иде.

Наил Алан. Бәлки бу тәкъдимне нәтиҗәләр ясалсын өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга кирәктер.

Искәндәр Гыйләҗев. Андый тикшеренүләр, әлбәттә, булырга тиеш.

Алсу Еникеева. Хәзер Милли сәнгать институтындагы өч кафедрага 30 бюджет урыны бар. Безнең кафедрада бер урынга ике ярым кеше.

Наил Алан. Узган ел белән чагыштырганда, бу күпме, азмы?

Алсу Еникеева. Былтыр күбрәк иде. Бу БДИ белән бәйле. Безгә укырга керергә теләүчеләрдән: “Кайсы фәннәрдән БДИ бирдегез?”- дип сорыйбыз. Алар: “Рус теле һәм математика”, ди. Ә безгә рус теле, әдәбияты һәм тарих кирәк. Шуңа бик күп кеше кире борылып китә. Тагы шундый әйбер дә килеп чыкты – икенче дулкында БДИ тапшыру өчен гаризаны 5 июльгә кадәр бирергә кирәк булган.

Искәндәр Гыйләҗев. Бездә дә шундый хәл. Балалар баштан ук хәбәрдәр түгел. Мәсәлән, безнең факультетка керер өчен рус теле, рус әдәбияте һәм тарихны бирергә кирәк. Бу өч имтихан ЕРЭ формасында кабул ителә. Ә мәктәптә балаларга рус телен, математиканы һәм җәмгыятьне бирергә әйтәләр. Безгә килгәч, килеп чыга, тарих һәм рус әдәбиятеннән имтиханнары юк. Балаларның бу имтиханнарны икенче дулкында июль ахырында тапшырырга хокуклары бар. Ләкин аның өчен гариза бирергә кирәк. Бик күп бала моны белми кала, 6-7 июльдә килә, ә инде соң булып чыга. 5 июльгә кадәр гаризасын бирмәсә, төшеп кала.

Кем гаепле дигәндә, балалар үзләре дә гаепле. Кызыксынырга кирәк, телефон, интернет бар, танышлардан, укытучылардан да сорап була. Һәрбер абитуриент артыннан йөреп булмый бит.

Равил Мирзаһитов. Безгә дә авыр хәлләрне кичерергә туры килде. Бигрәк тә чит төбәкләрдән килүчеләр белән авыр булды. Башка елларда да чит регионнардан 10 июль тирәсендә киләләр иде, чөнки Казанда тору җирләре юк. 15 июль алдыннан килә иделәр дә, тулай торакка урнашып имтиханнар бирә башлыйлар иде. Быел да моны истә тотып, күп кенә чит төбәкләрдән шулай килделәр. Кичә дә Чуашстаннан бер бала килде. Аның рус әдәбиятеннән бердәм дәүләт имтиханы билгесе юк. Икенче дулкынга бирергә дә соң. Ул кайтып китергә мәҗбүр булды.

Наил Алан. Менә шулай баланың язмышы чәлпәрәмә килә. Теләге тормышка ашмый кала. Аңлату эше алып барылмаган булып чыга. Элекке елларда чит төбәкләрдән килгән балаларга ниндидер ташламалар ясау мөмкинлеге бар иде. Бердәм дәүләт имтиханы булдырылгач ул калдымы?

Искәндәр Гыйләҗев. Дөресен әйткәндә, безнең андый турыдан-туры ташлама ясарга хокукыбыз юк. Ләкин, безгә татар телен, әдәбиятен ныклап өйрәнер өчен Төмәннән, Башкортстаннан, Мари Иленнән киләләр. Гадәттә, алар Бөтендөнья татар конгрессы аша килә. Безнең университет белән Конгрессның килешүе бар. Без андый студентларга игътибарлырак һәм җылырак карыйбыз. Ләкин рәсми рәвештә ташламалар ясарга хокукыбыз юк. Быел ситуация бердәм дәүләт имтиханнары аркасында кискен үзгәрде.

Бердәм дәүләт имтиханы – бары тик мәктәпләрдә укучы иң яхшы балалар өчен генә файдалы. Төп масса өчен аның файдасы күп түгел. Балалар өч имтиханны 100 баллга бирсә, ул Русиянең теләсә нинди уку йортына керә ала. Ә төп масса бит андый түгел.

Рамил Мирзаһитов. Киләчәктә, бәлки, югары уку йортларына илле процентны бердәм дәүләт имтиханнары белән, илле процентны – конкурс аша алыргадыр.

Искәндәр Гыйләҗев. Демократик юл белән барсак, альтернатива дигән нәрсә булырга тиеш. Әгәр дә бала бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзер икән, ул аны тапшыра. Әгәр дә ул традицион имтиханны тапшырырга тели икән, нишләп аның андый мөмкинчелек булмаска тиеш?!

Наил Алан. Әйтегез әле, мәктәпне тәмамлаучылар саны кимегәч, укырга керергә теләүче 10-15-ләп югары уку йортына документларын өләшеп чыга алгач һәм документлар бары тик бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә кабул ителгәч, димәк, ришвәтчелеккә дә урын калмый булып чыга түгелме соң?

Әмма быел да ришвәт бирмичә укырга кереп булмый, дигән сүзләр йөри. Шул ук вакытта әти-әниләр ничек кенә булса да, туган тумачасыннан акча җыеп, аны төртеп баласын укырга кертергә тырыша. Һич югында акчаны алсыннар гына һәм баласы укырга керсен.

Рамил Мирзаһитов. 50 урынга 70 кеше килде дип әйтеп торабыз бит. Быел күп кенә, мәсәлән, юриспруденция, экономика, менеджмент, маркетинг кебек яңгырап торган белгечлекләргә елдагыча бер урынга 20-30 кеше килә. Ә безгә нигездә татар теленә, татар әдәбиятенә, татар тарихына ихтирамлы, үзе азмы-күпме шигырь язган авыл балалары килә. Алар белән безнең андый хәлләргә калган юк.

Наил Алан. Ләкин, бүген кайсыдыр югары уку йортына бер тиен дә ришвәт бирмичә кереп китергә була дип, өздереп әйтә алабызмы?

Искәндәр Гыйләҗев. Ришвәт бирү булмады һәм ришвәтчелек бетә дип әйтә алмыйм. Бу күбрәк престижлы факультетларга керү белән бәйле күренеш.

Тагы бер мәсьәләгә туктап каласы килә. Һәр кешегә 10-15 урынга документларны бирү мөмкинлеге бирелгәч, кеше максат куя алмый дигән сүз. Ул кая барырга теләгәнен белми.

Физик булырга теләүче ул физфакка да, химфакка да, биофакка да бирә. Гуманитар белгечлекләрдә дә шундый хәл. Гуманитар белгечлекләрдә БДИ нәрсә дигән сүз? Димәк, без кешене күрмичә кабул итә башлыйбыз. Ничек инде гуманитар белгечлектә кешенең күзенә карамыйча, аның белән сөйләшмичә, аның белән әңгәмә кормыйча, без аны кабул итергә тиешбез?

Алай булырга тиеш түгел. Мин, гомумән, моңа каршы. Элек кеше бер факультетка гариза бир һәм ул я керә, я керми иде. Бу системада җитешсезлекләр бик күп. Имеш ришвәтчелеккә каршы, икенчедән, балаларга җиңеллек ясыйбыз, дип эшләнгән әйбер.

Наил Алан. Сездә бүген кабул ителәсе бала белән күзгә-күз очрашып була. Шулаймы? Булмый торган факультетлар бар. Әйтегез әле, баланы күзгә-күз күрмичә, әти-әниләрен күрмичә кертеп җибәрү мөмкинлеге бармы?

Искәндәр Гыйләҗев. Кабатлап әйтәм, ришвәт булган һәм булачак та. Төрле җирләрдә төрлечә, әлбәттә. Элек ничек булган, хәзер дә шулай.

Наил Алан.
Кайбер югары уку йортында эшләүче укытучылар, ата-аналар акчаны ал дип, аягыңа ташланырга әзер, ди. Әгәр дә бөтенесе бирмибез дип торса, ул бәлки бетәр иде. Бүген бөтен кеше төртергә генә тора бит. Бәйге булгач, бала барыбер үтәргә тырыша. Ышаныч булсын өчен ришвәт төртәләр. Сезнең әйтүегезчә, бу чир гомумән бетмәячәк.

Искәндәр Гыйләҗев.
Бу хәл җәмгыять психологиясенә бәйле. Югары белем системасы аерым утырау түгел бит. Тирә-юньгә карагыз, адым саен очрый торган күренеш. Шуңа күрә хөкүмәт коррупциягә көрәш игълан итте. Ничек барып чыгар, анысын белмим.
XS
SM
MD
LG