Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр себер татарларын аерырга теләүчеләргә кануни яктан каршы торырга чакырды


Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер татарларының туй йоласын күрсәткән иде (2020 ел)
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер татарларының туй йоласын күрсәткән иде (2020 ел)

Җанисәп алдыннан себер татарларын аерым халык итеп язу омтылышы көчәйде.

Себер татарларын татар милләтеннән аерырга теләүчеләргә фәнни кануни җавап бирергә кирәк. Бу хакта 29 сентябрьдә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас бүлеге мөдире Илһам Гомәров "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде. Тел белгечләре катнашкан утырышта себер татарларын аерырга, башкортка якынайтырга теләүчеләргә ничек җавап бирергә була, дигән сорау куелды.

"Һәр халык - башкорт та, чуаш та, татар да үз язмышы өчен борчыла. Бу юлда төрле алымнар куллана. Без татарлар санын башка халыклар хисабына арттыру юлы белән бармыйбыз. Булганны саклап калырга, татар дип санаган кешеләрнең татар дип җанисәптә язылуын телибез. Мондый күренешләрдә милләт кануни юл белән каршы тора белергә тиеш. Безнең моңа фәнни яссылыкта кануни җавабыбыз булырга тиеш", диде ул.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире урынбасары Олег Хисамов сүзләренчә, себер татарларының төп өлеше үзләрен татар дип саный. Ул себер татарлары белән идел буе татарлары генетик яктан да кушылган ди.

"Әлбәттә, без себер татарларын милләтебезнең аерылгысыз бүленмәс бер өлеше дип саныйбыз. Аларның үз дәүләтчелеге булганын аерым басым ясап әйтергә кирәк. Болгар чорында ук болгарлар белән себер татарлары арасында элемтәләр булган. Казан ханлыгы чорында элемтәләр шул кадәр тыгыз була, икътисади, дини, мәгърифәт ягыннан хезмәттәшлек көчәя. Киноларда Ермакны джунглига кергән сыман күрсәтәләр. Агачлар кисеп, көймәләргә утырып көч хәл белән өстерәп чыгаралар. Казан ханлыгы белән Себер ханлыгы арасында зур такыр юл булган. Анда бүген дә арбага утырып барырлык юл була.

Тарихның төрле чорларында Казан, Идел буе татарларының Себергә көчле миграциясе була. Аның беренчесе Казанны алгач башлана. Авыллары-авыллары белән күчеп утыралар. Казан татарлары себер татарлары авыллары янына күчә. Себер татарлары аларга яшәр өчен җир бирәләр. Казан татарларының икенче яртысы себер авылларына килеп утыра. Алар башта бер-берсенә ияләшә алмыйлар, чөнки яшәү шартлары төрлечә була. Соңрак бу киртәләр юкка чыга. Бүген себер татарлары белән сөйләшеп йөрсәң, алар әбиләренең, бабаларының килеп чыгышын төгәл беләләр. Бабам себер татары, әбием казан татары диләр. Ягъни без генетик яткан да кушылып беткәнбез. Әлбәттә, динебез, телебез бер.

Себердә зыялылар арасында бер төркем себер татарларын аерым бер халык итеп күрсәтәселәре килә. Ләкин халык белән сөйләшкәндә: "Балам, без шул татарлар. Моңа кадәр бергә яшәдек, моннан соң да бергә яшәсәк иде", дигән сүзләрне әйтәләр", диде Хисамов.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2014 елдан Себердә 7-8 экспедиция үткәргән. Анда 150 татар авылын өйрәнгәннәр. Әлеге фәнни хезмәтләр аерым китап булып басылган.

2010 елда узган җанисәп мәгълүматларына караганда, Төмән өлкәсендә 240 мең татар, Ямал-Ненец бүлгесендә - 28 мең, Ханты-Манси бүлгесендә 109 мең татар яши.

Моңа кадәр Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров себер татарларының Татарстан белән хезмәттәшлеге катлаулануы хакында сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG