Accessibility links

Себер татарларына кемнәр ят?


Себер татарлары
Себер татарлары

Себер татарлары телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге "Cебер татарларына читтән җимерүчән идеология йогынтысына каршы тору" дигән максат белән булдырылган. Кемнәр чит һәм кемнәр җимерә?

Бу атнада Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге Себер татарлары телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге итеп үзгәртелүе билгеле булды. Бу боерыкны университет ректоры Иван Романчук имзалаган. Шундый үзәкнең барлыкка килүеннән бигрәк, аның тасвирламасында ниләр язылуы Татарстан фәнни җәмәгатьчелеген аптырашта калдырды. Мәсәлән, ректор фәрманында үзәкнең "себер татарларының туган телен һәм мәдәниятен өйрәнү һәм аларга ярдәм итү, себер татарларына читтән җимерүче идеология йогынтысына каршы тору һәм экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә киртә куюга комплекслы мөнәсәбәт, Төмән өлкәсе төрки телле халкы белән, мигрантлар һәм аларның яшь буынын да кертеп, экспертларча эшләү" максатларыннан үзгәртелүе әйтелә. "Себер татарларына читтән начар идеология йогынтысы" дигәнне кайберәүләр Казан татарлары һәм Татарстан фәнни җәмәгатьчелеге күздә тотыладыр дип аңлады.

Себер татарлары теле һәм мәдәниятенә аерым фәнни үзәк ясау идеясенең нигезе май ахырында узган чараларда ук сизелгән иде. Ул вакытта Төмәндә Себер татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Булат Сөләйманов истәлегенә багышланган ике чара узды. Аларда яңгыраган чыгышлар һәм соңыннан кабул ителгән документлар Себер татарлары телен уртак әдәби татар теленнән аерып чыгару теләген чагылдыра. Конференциядә катнашучылар чыгышларында Себер татарлары теленең зәгыйфьлеге өчен Казанны гаепләүләр дә ишетелде. Әлеге фикер конференцияне оештыручыларның берсе, филология фәннәре докторы Хәнисә Әлишина чыгышында ачык яңгырады.

Тарих фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясенең Себер бүлегендәге Археология һәм этнография институтының Омски филиалы фәнни хезмәткәре Анна Ильина исә Себер татарларын мәктәпләрдә, туган тел буларак, Себер татарлары телен өйрәнергә чакырды. Хәзерге вакытта Себер татарлары алдында торган төп бурыч – этник, мәдәни, тел ягыннан ассимиляцияне булдырмау, дип ассызыклады галимә. Бу миссияне үтәүне беренче чиратта Төмән өлкәсе үз өстенә алырга тиеш дип белдерде ул. Аның фикеренчә, бүген бары Себердә генә җирле халык үзенчәлекләрен югалта бара, һәм бу Идел буе татарлары гореф-гадәтләре ныклап үтеп керү аркасында килеп чыга дип аңлата ул. Себер татарлары гади татарларга әйләнә дип чаң кага урыс галимәсе.

Май ахырындагы ул чарадан соң өч ай дигәндә Төмән дәүләт университетында Себер татарлары теле һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге барлыка килде. Үзәк җитәкчесе итеп Хәнисә Алишина билгеләнде.

Хәнисә Алишина
Хәнисә Алишина

Алишина – Төмән дәүләт университеты профессоры, Төмән өлкәсе Себер татарлары милли-мәдәни мохтариятенең татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе. Хәнисә ханым үзе яңа үзәкнең ни белән шөгыльләнәчәген Азатлыкка сөйләүдән баш тартты, моны ул сентябрьдә генә сөйли алачагын әйтте.

"Төмән өлкәсенең татар тарихын өйрәнүчеләр берлеге" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тарихчы Зәйтүнә Тычинских та мондый үзгәрешкә гаҗәпләнүен әйтте. Шул ук вакытта ул Себер татарлары теле һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгенең эше ниндидер бер әйбәт һәм конструктив әйбер булып чыгар дигән өмет белдерде.

Зәйтүнә Тычинских
Зәйтүнә Тычинских

— Себер татарлары аерылырга теләми, алар татар булырга тели. Бу фикерне монда ясалма рәвештә кертү бара. Ни булса да, без Татарстан белән элемтәләрне өзәргә җыенмыйбыз, Казан белән мәдәният өлкәсендә дә, фән өлкәсендә дә багланышлар тотачакбыз, дип сөйләде Азатлыкка ул.

Хәнисә Алишина – академик галимнәрнең берсе, элек аның җитәкчелегендә эшләгән Тюркология үзәгендә "ставкалар" да булмады, аны себер татарлары телен өйрәнү үзәге итеп үзгәрткәч, бәлки, "ставкалар" булдырылыр, дип сөйләде Зәйтүнә ханым.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире урынбасары Олег Хисамов та әлеге үзәкнең алдагы эше турында ниндидер фаразлар корырга әле иртә, дигән фикердә. Бу үзәкнең ни белән шөгыльләнәсе әлегә төгәл билгеле түгел, диде ул.

Олег Хисамов
Олег Хисамов

— Әгәр сүз телне укыту түгел, ә өйрәнү турында бара икән, бу начар түгел, бу кирәк әйбер, әгәр Себердә татар телен өйрәнүче белгечләр булса. Без үзебез дә себердәге татарларның диалектларын, топонимларын өйрәнәбез. Себер татарларының әдәбиятын да, мәдәниятне дә өйрәнергә кирәк, ләкин укыту себер татарлары диалектында түгел, әдәби татар телендә барырга тиеш", диде ул Азатлыкка.

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков мондый үзәкнең булдырылуы татарларның бердәмлеген какшатачак, дип саный.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Төмәндә шундый үзгәрешләр кертеп, Тюркология үзәген Cебер татарлары телен өйрәнү үзәге итеп ясауларының төбендә, сиздерми генә, Себер татарларын татар милләтенең төп өлешеннән аерырга маташу тора. Монда шуңа игътибар итәргә кирәк: әлеге Тюркология үзәге барлыкка килгәнче, Төмән дәүләт университетында да, Тубыл педагогия институтында да татар теле һәм әдәбияты кафедралары бар иде, алар татар әдәби телен укыта торган белгечләр әзерләде. Хәзер алар юк, бу кафедралар бетерелде. Димәк, бу шуны аңлата – яңа оештырылган үзәк Себер татарлары диалектында эшли торган кадрлар әзерләүне максат итеп куячак. Бу татарларның бердәмлеген җимерү дигән сүз, шул исәптән мәгариф системы да үзгәртелергә мөмкин. Үзәкнең аңлатмасындагы "читтән йогынтыларны бетерү" дип ассызыклап куелган максат та шуны аңлата – алар милли үзәк, ягъни Казан белән мөнәсәбәтләрне өзәргә тели" - ди галим.

Узган атнада Төмәндә себер татарларының "Әлиппә" дип аталган әлифбасы да чыкты. Дәреслекнең авторы – Төркиядә яшәүче галим, урыс теле филологы Насия Уразова, мөхәррире – Максим Сагидуллин. Дәреслек иганәчеләр акчасына чыгарылган.


Себер татарлары телендә әлифба чыгару да – шуның бер өлеше, ди Дамир Исхаков. Аның фикеренчә, бу җирле хакимиятнең Себер һәм Казан татарларын аеруга юнәлтелгән максатчан хәрәкәте.

— Мондый сәясәт алып барган очракта, җирле түрәләр тиздән яңа күренешкә тап булачак, аларга Төмән өлкәсендә Себер татарлары автоном республикасы булдырырга туры киләчәк. Эшләсеннәр, без каршы түгел. Без Себер татарлары белән мондый сурәттә дә үзара гамәл кора алабыз. Минем уйлавымча, шовинистлар җиңеләчәк, алар юкка гына шулай тырыша, ди Дамир Исхаков.

Олег Хисамов та Себер татарларының теле – аерым тел түгел, ул татар теленең бер диалекты дип искәртә. "Шулай булгач, диалектта укыту дигән нәрсә була алмый", ди галим.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG