Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себер татарлары төп халык буласы урында Идел буе татарлары диаспорасы булып яши"


Төмәндәге татар мәктәбендә Булат Сөләйманов турында мәгълүмат

Төмәндә Булат Сөләйманов истәлегенә багышланган чараларда Себер татарларының теле һәм милли үзбилгеләнүе мәсьәләләре каралды. Казан татарлары мәдәнияте тәэсире аркасында Себер татарлары үз милли үзенчәлекләрен югалта, гади татарга әйләнеп бара дигән фикерләр яңгырады.

Май ахырында Төмәндә бер көн аерма белән себертатар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Булат Сөләйманов истәлегенә багышланган ике чара узды. Беренчесен – "Сөләйманов укуларын" хөкүмәт оештырган булса, икенчесен – язучының истәлегенә багышланган түгәрәк өстәлне татарлар үзләре уздырды. Чараның төп оештыручысы – Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте.

Булат Сөләйманов (1938-1991) – себертатар язучысы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе

Конференциядә Себер татарлары телен саклау һәм үстерү төп тема булды, түгәрәк өстәлдә исә Себер татарларында тел процесслары турында фикер алыштылар. Рәсми оештырылган чарада Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты рәисе Владислав Чернов һәм мәгариф һәм фән департаменты мөдире, Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Алексей Райдер катнашты. Себердәге университетлардан тел галимнәре дә бар иде. Түгәрәк өстәл исә Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге һәм Казан галимнәре катнашында узды.

Бу чараларда чыгышларны һәм нәтиҗәдә кабул ителгән документларны анализлаганда, алардагы төп фикер – Себер татарлары телен уртак әдәби татар теленнән аерып чыгару теләге булуы күренә. Конференциядә катнашучылар чыгышларында Себер татарлары теленең тиешенчә үсеш ала алмавында Казанны гаепләүләр дә ишетелде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Әлеге фикер конференцияне оештыручыларның берсе, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге җитәкчесе Хәнисә Әлишина чыгышында ачык яңгырады. Башта ул Булат Сөләйманов тормыш юлының кайбер вакыйгаларына тукталып, Казанның бу язучының әдәби мирасына тиешенчә игътибар бирмәвенә зарланды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның карары булуга карамастан, Татарстанда Булат Сөләймановның әсәрләре җыентыгы һаман да дөнья күрмәде, диде галимә.

"Мин Булат Сөләйманов турында хезмәт яздым, ул кырымтатар, казакъ, кумык, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Моны алар түләүсез башкарды. Миңа бу тәрҗемәчеләргә бераз акча түләргә кирәк иде, әмма Казан миңа вәгъдә итсә дә, бирмәде. Бу китаплар һаман да басылмаган килеш ята. Мин Миңнехановка яздым, ул моны эшләргә кирәк диде. Казанга килдем, анда Ленар Шәех дигән кеше бар (Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире - ред.), ул мине алдады. Беренчел килешү имзалады да, шуның белән шул" дип Казанга ачуын белдерде Әлишина. "Казанда Булат Сөйләймановның бердәнбер китабын чыгарган Сибгат Хәким булды" диде ул.

Булат Сөләйманов
Булат Сөләйманов

Булат Сөләйманов 1973 елда Казанда укуын ташлап Бакыга эшкә чыгып киткән. 1974 елда Әдәбият институтында укуын тәммалап, Нижневартовскига эшкә кайта, ә 1976 елда үзенең "Мин – Себер татармын" дигән шигыре өчен "Юность" журналы премиясен ала.

"Ул сәясәткә китәргә мәҗбүр булды, чөнки социаль гаделлек өчен көрәште. Бу бик зур хата булды, чөнки ул талантлы прозаик һәм шагыйрь иде. Ул гомер буе шушы сорауларга җавап эзләгән: "Кем без? Татармы? Себер татарымы? Кайсы җепкә үрелгәнбез" дип сөйләде галимә.

Тарих фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясенең Себер бүлеге Археология һәм этнография институтының Омски филиалы фәнни хезмәткәре Анна Ильина конференциядә чыгыш ясап, Себер татарларын мәктәпләрдә туган тел итеп себертатар телен өйрәнергә чакырды. "Туган тел һәм туган әдәбиятны өйрәнү предметларында төбәк компонентын өйрәнү каралган. Бу мәктәп програмына себертатар телен кертү өчен мөмкинлек булып тора" диде Ильина.

Хәзерге вакытта Себер татарлары алдында торган төп бурыч – этник, мәдәни, тел ягыннан ассимиляцияне булдырмау, дип ассызыклады галимә. Һәм бу миссияне үтәүне беренче чиратта Төмән өлкәсе үз өстенә алырга тиеш дип белдерде ул. Аның фикеренчә, бүген җирле халык Себердә генә булган үзенчәлекләрен югалта бара, бу исә Идел буе татарлары гореф-гадәтләре актив үтеп керү аркасында килеп чыга. Себер татарлары гади бер татарларга әйләнә дип саный рус галимәсе.

Төмәндәге бердәнбер татар мәктәбе
Төмәндәге бердәнбер татар мәктәбе

"2010нчы елларда Себер татарлары үз язма телләрен булдыра алды. Себер татарлары өчен Идел буе татарлары теле булып торган әдәби татар телен генә түгел, үз туган телләрен дә өйрәнү мөмкинлеге туды. Һәм нәкъ менә себертатар телен өйрәнү мөмкинлеген актив кулланырга кирәк, ә нигезендә Идел буе татарлары теле яткан әдәби телне түгел. Болай булмаса, Себер татарларын маргиналлашу көтә" дип белдерде Ильина.

Булат Сөләймановның фикердәше, аның белән бергә публицистик материаллар язган һәм соңыннан Сөләйманов исемендәге премиягә дә лаек булган Әнәс Гаитов бу кискен бәхәсне бераз йомшартырга тырышты. "Бу казан татар телен бөтенләй кире кагабыз дигән сүз түгел. 90нчы елларда без татар педагогия институты, университетын ачу өчен көрәштек" диде ул, ләкин шул ук вакытта әдәби тел белән беррәттән үз туган телләрен дә саклап калырга теләүләрен ассызыклады.

"Булат Сөләйманов 1988 елның маенда булдырган Милли яңарыш комитеты Себер татарларының төрки халыклар гаиләсендә мөстәкыйльлеге мәсьәләсен күтәрде. Себер татарлары тарихтан төшеп калган – без монда төп халык буласы урында Идел буе татарлары диаспорасы булып торабыз. Шуңа күрә, барлык төп халыклар кебек үк, безгә үзебезнең мөстәкыйльлегебез мәсьәләсен куярга кирәк" дип искәртте Гаитов.

Себер татарлары гомумтатар теле оешуда катнашмаган, Себер татарлары этногенезында Идел буе татарлары нигезендә булган Болгар этнокомпоненты юк, дип сөйләде Гаитов, һәм бу турыда төрле галимнәрнең әйткән сүзләрен китерде. "Себер татарларын әдәби татар теленә өйрәтү берләшүгә дә, ике тугандаш телнең кушылуына да китермәде. Кырымтатар теле татар теленең көньяк диалекты булмаган кебек, Себер татарлары теле дә татар теленең көнчыгыш диалекты түгел. Себер татарларының теле соңгы дистә еллар дәвамында читкә тибәрелгән, яратмаган диалект хәлендә булып тора" дип Гаитов Хәнисә Әлишина фәнни хезмәтләреннән өзекләр китерде. "Казан һәм Себер татарлары тел ягыннан якын түгел" дип, тюрколог Әнвәр Тенишев хезмәтеннән дә мисал яңгыратты ул.

"Себер татарларының телен фәндә кире кагучы галимнәр төп аргумент итеп "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" дигән татар халык мәкален китерә. Алар моны инде утыз ел әйтәләр. Аларның бу иң зур дәлиле", диде Гаитов.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Чарада яңгыраган гаепләүләр һәм аерылу турында фикерләргә тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка каршы торырга туры килде. Себер татарларын йоту бөтенләй икенче яктан бара, диде ул. "Без хәзер тел ягыннан басымга дучар ителәбез, шул исәптән Татарстанда да. Ул басым урыс теле ягыннан бара һәм без зур тизлектә урыслашабыз. Проблем шунда, ә Идел буе татарларының ниндидер куркыныч тудыруында түгел" дип искәртте галим. Утыз ел әдәби татар телен өйрәнеп, Себер татарларының Идел буе татарлары тарафыннан йотылганы юк, диде Дамир Исхаков – Себер татары булып ничек яшәгәннәр, шулай яши бирәләр, диде ул.

"Монда әдәби татар теле – Идел буе татарлары теле дигән ялгыш фикер яңгырады. Бу алай түгел. Бу татар милләтенең әдәби теле, ә татар милләте ул – шактый киң төшенчә. Әдәби татар теле шул исәптән урта гасыр татар теле – "тюрки"дән да килеп чыккан. Ә төрки телен Себер татарлары да кулланган – без моны кулъязмалардан карап беләбез" диде галим.

Дамир Исхаков Булат Сөләйманов белән аралашкан вакытларын да искә төшерде: "Мин аны беренче тапкыр Казанда 1989 елда очраттым. Ул рухы белән безгә якын кеше, чөнки без дә Казанда милли мәнфәгатьләр өчен көрәшә идек һәм шул ук вакытта Себер татарларына да зур татар берлегенең бер өлеше буларак теләктәшлек күрсәттек" дип искәртете ул.

Зиннәт Садыйков
Зиннәт Садыйков

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт Садыйков та галимнең фикерен куәтләде. Инкыйлабка кадәр Русиядә барлык төрки халыклар бер телдә – "төрки" телдә сөйләшкән, аның нигезендә татар теле яткан, дип искәртте мөфти. "Татар телен башта гарәп имлясыннан латинга, аннары кириллга күчерү белән бәйле тел сәясәте Русиядәге төрки телле халыкларның уртак теле – "тюрки" яки "иске имля" дигән телнең бетүенә китерде. Нәтиҗәдә һәр халык өчен диалектларның берсе нигезендә үз әдәби теле булдырылды. Әлеге адым Совет берлеге төрки телле халыклары телләренең бетүгә йөз тотуы һәм деградациясе өчен фактор булып торды. Әдәби Татар теле төрки – иске имля дәвамчысы булып тора, ә ул гомум дөнья мирасының бер өлеше. Нәкъ менә шушы телдә безнең әби-бабаларыбыз укыган һәм язган. Мин халкыбызның тел, мәдәни дәвамчылыгын өзүне акыллы гамәл ди санамыйм" дип сөйләде мөфти үз чыгышында.

"Бөтен диалектларны берләштергән әдәби татар телен өйрәнү өчен тагын нинди өндәүләр кирәк? Безне талап-йолкып бетерер өчен юл куймыйк" дип тәмамлады ул үз чыгышын.

Илнар Гарифулллин
Илнар Гарифулллин

Конференциядә тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифулллин да чыгыш ясады. Ул алда торган җанисәп мәсьәләсенә тукталды. Моннан элек узган халык санын алу чараларында Башкортстанда татарларны башкорт дип язып, ялган саннар ясау турында искәртте, хәзерге вакытта башкорт этномиссонерлары Башкортстан татарларын гына түгел, Себер татарларын да аларның башкорт икәнлекләрендә ышандырырга тырышуын сөйләде.

"Алар монда, Себергә дә килеп йөрделәр, безне, Русиядә яшәүче татарларны бүлгәләргә тырыштылар, сез Себер татарлары гына түгел, аерым халык дип сөйләп йөрделәр" диде галим.

Гарифуллин җанисәп мәсьәләсенә бик сак килергә өндәде, чөнки аның нәтиҗәсе безнең алдагы тормышка йогынты ясаячак, диде ул. Халык санын алу нәтиҗәләреннән чыгып, дәүләтнең милли сәясәте һәм аерым бер төбәкнең милли сәясәте оештырылачак. "Зур булмаган халыклар өчен җанисәп – "сәгатьләрнең дөреслеген тикшерү" вакыты да, этник яктан берләшү, үзе турында белдерү мөмкинлеге дә. Үзебезнең күпме булуыбызны күрсәтеп, шуның нигезендә дәүләттән тел, мәдәният үсешен, безнең милли хокукларыбызның үтәлүен таләп итү мөмкинлеге ул" дип ассызыклады ул.

Булат Сөләйманов истәлегенә багышланган икенче көнне узган түгәрәк өстәлдә дә Себер татарлары этник тарихының һәм мәдәниятенең иң әһәмиятле мәсьәләләре хакында чыгышлар яңгырады. Шулай ук себертатар теленең бүгенге көндә торган проблемнары да күтәрелде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар ахырда Төмән өлкәсе хөкүмәтенә мөрәҗәгать язып, себертатар теленнән укыту-методик ярдәмлекләр, Себер татарлары турында фәнни, фәнни-популяр әдәбият чыгару, себертатар телендә әдәби әсәрләр җыентыклары бастыру, "Ҡәбәрцесе" ("Хәбәрчесе") дип таталган газетны себертатар һәм урыс телләрендә чыгаруга акчалар бүлеп бирүне үтенде. Шулай ук алар төбәк мәктәпләрендә себертатар телен өйрәнү өчен факультатив дәресләр оештыру, Төмән өлкәсенең Себер татарлары күпләп яши торган авылларында мәктәп програмының төбәк компонентына себертатар телен һәм мәдәниятен өйрәнүне кертүне дә сорый.

Хәер, бүгенге көндә Төмән өлкәсе мәктәпләренең күпчелегендә әдәби татар теле дә, себертатар диалекты да укытылмый. Соңгы 20 ел эчендә Төмән өлкәсендә татар мәктәпләре саны 118дән 48гә кадәр кимегән. Конференциядә катнашкан түрә Алексей Райдер да татар телен мәктәптә гомуми програмда яки факультатив буларак укытуның аермасын күрмәвен белдерде. "Татар теле дәресе ничек аталса да барыбер – академик уку сәгате булсынмы ул, факультатив түгәрәкме, телнең кыйммәтенә үзнеңнең шәхси мөнәсәбәтең, аны үстерү һәм башка буыннарга тапшыру теләге мөһимрәк" дип белдерде ул "Сөләйманов укуларында" ясаган чыгышында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (33)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG