Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә төбәкчеләр форумы тыелды: татарда үзаң көчәюдән куркумы?


Төмәндәге Себер татарлары музее

23-24 апрель Төмәндә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең төбәкара форумы узарга тиеш иде. Төмән өлкәсе җитәкчелеге аны тыйган, рәсми сәбәбе – пандемия. Шул ук вакытта Төмәндә мәдәни чаралар киңрәк форматта да уза, читтән килүче сәнгать әһелләренә дә чикләүләр юк, концертлар да булып тора. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр фикеренчә, җирле хакимият мондый чаралардан соң татарларда үзаң көчәер дип курка, шуңа аяк чала.

Татар тарихын өйрәнүчеләр төбәкара форумының рәсми исеме дә бик яңгырашлы: ул"Себернең төрки-татар мирасы: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары" дип аталасы булган. Оештыручылар арасында Дөнья Татар конгрессы, Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты, "Төмән өлкәсенең татар тарихын өйрәнүчеләр берлеге" иҗтимагый оешмасы бар. Форумның програмы да әзерләнеп беткән диярлек. Кыскача әйткәндә, Русиянең күп төбәкләреннән килүчеләргә Себернең борынгы башкаласы Чимги-турга, музейларга, Төмән татар мәдәни үзәгенә экскурсияләр, тарихчыларның чыгышлары, пленар утырыш һәм Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре белән очрашулар каралган булган.

Пленар утырышларда:

  • Себер территориясендәге төрки-татар халкының тарихи-мәдәни мирасы булган архитектура һәйкәлләрен өйрәнү, саклау һәм куллану;
  • татар бистә-авылларында музей-тыюлыкларны арттыру, аларның тарихи-мәдәни, этнотуристик һәм тәрбияви көчен үстерү;
  • Себер татарларының шәһәр үзәге булган Искер, Чимги-тур шәһәрчекләрен саклау;
  • Себер туризмы үсешендә себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы потенциалын үстерү;
  • татар авыллары тарихы, бүгенгесе һәм үсеш мөмкинлекләре, җирле татарларга хас һөнәрләр, аларның изге урыннары һәм башка темаларга чыгышлар булуы көтелгән.

Азатлык бу форумның ни өчен тыелуы, алга таба ни эшләргә җыенулары хакында "Төмән өлкәсенең татар тарихын өйрәнүчеләр берлеге" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских белән сөйләште. Ул форумны июльдә булырга мөмкин, дип белдерде.

Зәйтүнә Тычинских
Зәйтүнә Тычинских

— Мин әлеге мәсьәлә турында Дөнья татар конгрессының Төмәндәге бүлеге рәисе Ринат Насыйров белән сөйләшкән идем, ул Төмәндә шушы эшләрне оештыру белән шөгыльләнде һәм пандемия сәбәпле форумны тыюлары турында әйтте. Андый чараларны икенче яртыеллыктан гына уздырырга ярый дигәннәр. Хәзер без форум июльнең беренче декадасына булыр дип торабыз. Шушы форум белән бергә 24 апрельдә Төмәндә Татар конгрессы бүлекчәсенә 20 тулуны да билгеләп үтү каралган иде. Әлеге юбилейга төбәк тарихын өйрәнүчеләрне дә чакырып зур чара итеп билгеләп үтәрбез дигән идек. Програм да, мәгълүмати хатлар да әзер иде. Татарстан, Свердлау, Курган, Омски, Томски, Новосибирскидан тарихчылар килергә тиеш иде. Дөресен генә әйткәндә, мин ул пандемия белән бәйле режим таләпләрен тулаем белмим.

Төмәндә концертлар узып тора бит, Татарстаннан да, башка өлкәләрдән дә киләләр. Без мөрәҗәгать иттек һәм Төмән өлкәсе җитәкчелегеннән менә шундый җавап алдык – бар белгәнем шул, диде Зәйтүнә Тычинских.

Татарстаннан әлеге форумда катнашырга тиеш булган тарихчы Дамир Исхаковтан да бу мәсьәләгә карата фикерен белештек. Ул пандемиянең бер сылтау гына булуы, чынлыкта сәбәпнең милли яссылыкта ятуы хакында әйтте.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Аны булдырмый калуларының рәсми сәбәбе – короновирус. Ә рәсми булмаган сәбәп – Татарстанның анда керүен теләмиләр булып чыгадыр. Элек тә әйткәнем бар: андагы хакимияттә Казан татарлары Себер татарларын милләтчелеккә өйрәтәләр дигән фикер бар. Себер татарлары без килмәгәндә урыс арасында тыныч кына яшәп яталар, без килеп аларны ялкынландырып китәбез дә, аларда милләтчелек көчәя. Шуңа Татарстанның йогынтысы көчәюен теләмиләр, диде Дамир Исхаков.

Ул форумның июльгә күчүе дә төгәл түгеллеге, оештыручыларның гына шул вакытка фаразлап торуы, бу формуны онлайн форматта уздырып булмавы хакында әйтте.

Себер татарлары урыс арасында тыныч кына яшәп ята, без килсәк аларда милләтчелек көчәя

— Аның кайчанга күчерелүе турында төгәл датасы юк, үзебез генә шул вакытта үткәреп булмас микән дип торабыз. Анысына да бик ышаныч юк, чөнки бу короновирусның нәрсәгә әйләнәсе билгеле түгел. Ул вакытка әле вазгыять тынычланамы-юкмы, башка әйберләр белән туры килмиме ул. Күчерергә теләк бар безнең, әйе. Ә онлайн уздыру мәсьәләсенә килгәндә, аны алай үткәреп булмый, анда барырга кирәк, диде Исхаков.

Ул әйтүенчә, форумда уртача 100-120 кеше, күп дигәндә 150ләп делегат булырга тиеш булган.

Дөнья татар конгрессының Төмән бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйров бу форумның Төмән һәм Татарстан төбәкләре башлыкларының икътисади, фәнни, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүләре нигезендә үткәрелүен, шуңа күрә тәгаен булачагы хакында әйтте.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

— Төмән белән Татарстан җитәкчеләренең үзара социаль-мәдәни хезмәттәшлеге турында килешүе бар, без аны шул килешү нигезендә үткәрергә дигән инициатива белдергән идек. Безнең төбәк бит әле пандемиядән соң ачылмаган, ә бу форум төбәкара булырга тиеш, шуңа аны бераз соңгарак күчерергә тәкъдим иттеләр. Рәсми документы әлегә юк, әмма хакимияттә Төмәнне июльдән ачылачак дип белдерделәр һәм форум да 10 июльгә кадәр узачак дип ышандыра алам. Концертлар – бер әйбер, анда җырчы сәхнәдә генә чыгыш ясый, ә форумда делегатлар үзара якыннан торып аралаша, шуңа бу дөрес булмас, диде Ринат Насыйров.

2013 елда, Төмәндә, Русиянең 64 төбәгеннән татарларны җыеп, XIII Федераль Сабантуй узган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG