Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр: һәр авыл турында китап булырга тиеш


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

27 февраль Уфада Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләр конференциясе үтте. Ул төбәкчеләр эшен җанландыру максатыннан оештырылды.

Туган якны өйрәнүчеләрнең тәүге җыелышы Уфада 2014 елның апрелендә узган иде. Ул Русиядә беренче шундый чара булды. Ул конференциядә Казан, Мәскәү, Чиләбе, Оренбур, Төмән, Пермь, Сарытау, Әстерхан, Кырым һәм башка төбәкләрдән 100гә якын кеше катнашкан иде. Шуннан соң Башкортстан төбәкчеләре башка җыелмады, Казанда үткән чараларда катнашу белән генә чикләнде.

27 февраль узган конференция төбәкчеләр эшен җанландыру максатыннан оештырылды. Чарада Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы рәисе Альберт Борһанов катнашты һәм төп чыгышларның берсен ясады.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

"Башкортстанда татар төбәкчеләренең оешмасы күптән оешкан, ләкин ул рәсми теркәлмәгән. Ульянда, Омскида төбәкчеләрнең рәсми оешмалары бар. Башкортстанда да аны рәсмиләштерү зарур, ә аңа кадәр оешманы яңартырга кирәк.

Шуңа карамастан, Башкортстанда авыл тарихлары турында китаплар чыгып тора. Ләкин аларның авторларына методик ярдәм җитми.

Кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылы тарихы турында китап булырга тиеш

Кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылы тарихы турында китап булырга тиеш. Безнең максат – һәр татар авылының китабын булдыру, аларны әзерләүдә ярдәм күрсәтү. Белүебезчә, ул китапларның күпмедер өлеше совет чорына багышланган. Үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән аерым китап чыгаручылар да, ул китапларны архив язмалары белән баету очраклары да бар.

Китап язганда төбәктәге табигать һәйкәлләрен искә алырга кирәк. Татар авыллары, белүебезчә, елгалар буенда урнашкан, башкорт авыллары күлләр буенда утырган. Менә шул географик урнашу китапта чагылырга тиеш. Икенчесе – мәдәни мирас тарихы. Ул археология һәм кабер ташлары. Авыл тарихларын өйрәнгәндә археология һәм кабер ташларын да өйрәнү кирәк", диде Альберт Борһанов.

Чарада икенче төп чыгышны Башкортстан төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков ясады:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"2014 елда Уфада Русиядәге татар төбәкчеләренең тәүге җыенын үткәрү җиңел булмады. Башкорт туганнар чараны үзләренә каршы эшләнгән гамәл дип бәяләде. Чынлыкта анда бернинди дә сәясәт юк иде. Әле дә сәясәт юк. Бу төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте. 2017 елда Казанда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең конференциясе узды. Аны Русиядә татар төбәкчеләренең беренче корылтае дип атадылар", диде Габдрафыйков. Бу урында Борһанов белән Габдрафыйков арасында кайсы чара беренче булуы турында бәхәс тә булып алды.

Чарада катнашкан Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов китаплар тарату һәм алар белән куллану турында сөйләде.

"2002 елда филология фәннәре докторы Радик Сибәгатовның "Башкортстан татарлары" китабын таратуда авырлыклар булган иде. Без аны төбәк буенча таратып йөрдек. Шул ук вакытта ул китапларны безнең арттан җыеп йөрүчеләр дә булган. Бу юлы "Уфа өязе татарлары" ("Татары Уфимского уезда") китабын таратканда шундый хәлләргә юл куймаска иде. Бик ышанычлы кешеләргә генә таратырга кирәк. Китап файда китерергә, нәтиҗәле булырга тиеш. Китапны хакимият кешеләренә, китапханәләргә бирергә ярамый", диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.

Ул бу китапны куллануны җиңеләйтү ысулын да табуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ул электрон китаптагы мәгълүматны районнар, авыллар буенча туплаган. Кулланучы үз авылын китапның буеннан-буена эзләми, тиз генә эчтәлек аша районын һәм авылын таба ала.

Төбәкчеләр авыл тарихларын язганда башкорт тарихчылары белән бәхәс тууын да телгә алды. Альберт Борһанов бу уңайдан шулай диде:

Без Башкортстан, Татарстан һәм Оренбурны бүлмәскә тиеш

"Башкортлар белән ике милләт булсак та, без бер халык. Безнең тел дә, гореф-гадәтләр дә, дин дә якын, шуңа безнең арада проблемнар булмаска тиеш. Башкортстанда татар милләтенең урынын күтәрергә кирәк. Башкорт та, чуаш та, удмурт та, башка җирле милләтләр дә бергә эшләргә кирәк. Без Башкортстан, Татарстан һәм Оренбурны бүлмәскә тиеш. Шул вакытта гына без сакланып калачакбыз", диде Альберт Борһанов.

Руслан Мәсәгутов (с), Нурмөхәммәт Хөсәенов, Альберт Борһанов, Илдар Габдрафыйков
Руслан Мәсәгутов (с), Нурмөхәммәт Хөсәенов, Альберт Борһанов, Илдар Габдрафыйков

Чара ахырында 9 кешедән торган шура сайланды. Оешманың җитәкчесе итеп Илдар Габдрафыйков, аның урынбасары итеп Руслан Мәсәгутов сайланды. Чарада социаль челтәрләрдә татар төбәкчеләре төркемнәрен булдыру, төбәкләрдәге тарихчыларны барлау һәм берләштерү, һәр татар авылы тарихы турында китап нәшер итү кирәклеге билгеләнде.

Оешма җитәкчесе Илдар Габдрафыйков Азатлыкка чара уңаеннан фикерләре белән бүлеште.

"Башкортстанда авыл тарихларын язучылар да, шәҗәрәләрен төзүчеләр дә күп. Аларга методик ярдәм җитми. Без аларга китапларын әзерләүдә һәм фәнни җитәкче буларак сыйфатлы итеп чыгару өчен ярдәм итәчәкбез. Гаиләдә җиде буыныңны белү, шәҗәрәңне төзү, төбәк тарихын белү миллилекне саклауда зур урын тота. Оешып бергә эшләү нәтиҗәсен күрсәтер дип ышанам", диде Илдар Габдрафыйков.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG