Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр архивларга үтеп керү авыр дип зарлана


Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында татар авыллары турында китаплар киштәсе
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында татар авыллары турында китаплар киштәсе

Казанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Дөнья татар конгрессы уздырган чарада һәвәскәр тарихчылар архивларга үтеп керү авыр дип зарланды, Татарстан архив хезмәткәрләре дә булышырга тиеш диелде. Җыенда түрәләр дә, профессиональ тарихчылар да, эшмәкәрләр дә тәнкыйтьләнде.

3-5 апрель Казанда II Бөтенрусия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Биредә Русиянең 35 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнашты. Зур түрәләр бу җыенны урап узды, төбәк тарихын өйрәнүчеләр янына бары тик берничә сәгатькә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова гына килде.

Югыйсә тарихчыларның республика җитәкчеләре, түрәләр белән хәл итәсе мәсьәләләре шактый иде. Эшне бердәм булып алып бару да, оешманы теркәү, архивларга үтеп керү мәсьәләре дә, "Туган җир" журналын нәшер итү кебек проблемнар да әле тулысынча хәл ителмәгән. Әлегә төбәк тарихын өйрәнүчеләр кем ничек булдыра шулай туган авыллары тарихын, татарга кагылышлы тарихи биналарны барлый, яңа мәгълүматлар ачыклый, акча табып китаплар нәшер итә.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены. Казан, 4 апрель 2018
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены. Казан, 4 апрель 2018

​Җыенда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты да, төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр оешмасының җитәкчесе, эшмәкәр Камил Әбләзов та тәнкыйтьләнде. Бу тәнкыйть сүзләрен тарихчы Дамир Исхаков ирештерде.

Татар авыллары археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән

"Безнең әле Русия күләмендә татар оешмасы теркәлмәде һәм эш җиңел бирелмәс. Узган ел без оешма җитәкчесе итеп Камил Әбләзовны сайладык. Ул вакытта Фәүзия Бәйрәмова бу дөрес түгел дип әйтте, хәзер мин аның белән килешергә мәҗбүр. Оешманың эше белән дә кызыксынмый, акчалата ярдәм булыр дип өметләндек, анысы да юк. Бусы – бер. Икенче мәсьәлә – бу җыенда профессиональ тарихчылар юк диярлек. Тарих институты бу чараны игътибарсыз калдырды.

Билгеле, без алардан башка да яши алабыз, әмма бу институт Британиягә карыймы әллә? Бу – Татарстан институты. Мин моны әйтмәс идем, ләкин безнең алда торган бурычларның берсе – татар авыллары тарихын язу. Бу эш хәзер дә бара. Тарих институты аерым, энциклопедия институты аерым яза, бернинди координация дә юк. Ә археология институты, гомумән, бу эштән читтә тора, ул бөек һәйкәлләрне казый, ә татар авыллары археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән. Әгәр без авыллар тарихын күпләп яза башласак, институтларның координациясен кем башкарачак? Татар авыллары тарихы буенча дәүләт програмы булырга тиеш. Әмма акча булып та, координация булмаса, эш барып чыкмаячак", диде ул.

Җыенда Татарстан архивларына үтеп керү авыр булганы турында да сүз күтәрелде. Сембердән тарихчы Фазылҗан Алиуллов Татарстандагы архив хезмәтләрендә ярдәм итәргә ашкынып тормыйлар, мәгълүмат алу катлаулы дип сөйләде.

Казаннан аермалы буларак башка шәһәр архивларында эш җайга салынган

"Самар, Сембер, Казан, Тольятти архивлары белән эшлим. Казаннан аермалы барлык җирдә дә эш җайга салынган, ә Казанда кирәкле мәгълүматны таба алмадым. Самарда хәтта электрон материалны компьютерга кертеп, өч көнгә куллану хокукы бирелә. Килешү төзесәң, бу хезмәттән файдалану бушлай. Сембер өлкәсендә әлегә мондый мөмкинлек юк. Әмма архивка барып, басма текстлардан файдаланырга мөмкин.

687 елдан алып 1916 елга туган авылымның метрик кенәгәсен таптым. Ул иске гарәп язуы белән язылган. Ике елның күчермәләрен алган өчен бер мең сум түләдем. Калганнары 12 мең сумга төшәчәк. Әле бит моны кемгәдер тәрҗемә дә иттерәсе, укытасы бар. Бу миннән башка берәүгә дә кирәкмимени?", дип борчылып сөйләде ул.

Азатлык сөйләшкән һәвәскәр тарихчыларның барысы да архив белән эшләү авыр булганын әйтеп узды. Без аларның нинди проблемнар белән очрашуларын, тарих китапларын чыгаруда кем булышканын һәм туплаган мәгълүмат ни өчен интернетта урын алмый дип кызыксындык.

Марсель Гарипов
Марсель Гарипов

Марсель Гарипов Азнакай районында яши, Башкортстанның Бакалы, Туймазы, Шаран, Баулы​, Татарстанның Азнакай районындагы татар авыллары тарихын өйрәнгән кеше. 25 китап чыгарган. Аның фикеренчә, куркып торырга кирәкми, тотарга да язарга, һәр авыл үз тарихы бәян ителгән китаплы булырга тиеш.

Китап авыл халкының рухын күтәрә, авылга кайтырга илһамландыра

"Төбәк тарихын өйрәнүчеләр никадәр күп булса, шулкадәр яхшы, димәк эш тизрәк барачак. Бүген безнең сафлар ишәя, сан сыйфатка күчәргә тиеш. Авылларда татар мирасы ачыклана башланды. Чын тарих халык күңелендә саклана. Соңгы биш елда Азнакай районының Түбән Сукаеш авылы туында ике китап чыкты. Бу – минем туган авыл. 60 йортлы гына авыл булса да тарихы бай. Түбән Сукаешта сугыш вакытында 30 ихата янган, аны яңадан торгызганнар. 1980нчы елларда авыл сүнеп бара иде, ә хәзер авылда урын алам дисәң дә юк. Халык авылга кайтып урнашу ягында. Ни өчен мондый күтәрелеш? Моңа авылның тарихын язып аны китап буларак бастыру да нык тәэсир итте. Китап авыл халкының рухын күтәрә, авылга кайтырга илһамландыра. Кешеләрдә кызыксыну уяна. Гел югалып барган авылларда да йорт салалар, саланы тергезергә тырышалар.

Төбәк, авыл тарихын өйрәнгәндә беренче булып халыктан мәгълүмат җыябыз, аларда мәгълүмат күп, алар шәҗәрәләрне дә белә, дәфтәрдән дәфтәргә күчеп язылган тарихлар бар. Авылда нинди елда ничә кеше яшәгән, нинди чаралар узган, кем килгән, мәктәп, мәдрәсә, мәчет кайчан һәм ничек төзелгән, сугыш чорында ниләр булганы – барысы да бар. Һәрбер авыл үзенә күрә бер республика, аның үз башлыгы да, мәзәкчесе дә, язучысы да бар. Кульязмалар кемдә булса да саклана ала. Һәрбер ихатаны санап, ничә бала туган, исемнәренә кадәр язып чыккан кешеләр бар бит. Тот та яз! Тупларга гына кала. Эш башланса, акчасы да табыла. Авылым китабы языла башлагач, халык үзе җыйды, кемдер 10 мең сум, кемдер 5 мең сум бирә. Каядыр хакимият тә кушыла. Хәрәкәт башланса, эшмәкәрләр дә барлыкка килә, юллар үзе ачыла.

Авылым китабы языла башлагач, акчаны халык үзе җыйды

Галимнәр, профессиональ тарихчылар кабинетларда утыра. Алар барысына да өлгерми. Аннары күбрәк Казан тирәсендәге авылларны тикшерәләр, ә бит татар дөньясы зур. Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге авыллар өйрәнелмәгән. Фирдәүс апа Гарипова бар иде, авылларны өйрәнүче галим, хәзер ул да юк. Үзебезгә кала бу эш. Архивлар ачылды, Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итеп була. Әлмәт, Бөгелмәдә шәҗәрәләр белән эшләүче белгечләр бар, метрикаларны укый белүчеләр дә бар.

Китаплар чыга, тарихчылар эшли, әмма без бер-беребезнең хезмәтләрен белмибез. Гап-гади библиография юк. Интернетта да урнаштыру кирәк", диде ул Азатлыкка.

Марат Ахунов
Марат Ахунов

Марат Ахунов тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылыннан. Шунда яшәп үзенең һәм башка татар авыллары тарихын өйрәнә, шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә. Гомер буе авыл мәктәбендә физика, математика фәннәрен укыткан, әмма тарихны ачыклау җене белән яшәгән. Марат әфәнденең 15 китабы бар, шуларның 9ы нәшер ителгән. Аның фикеренчә, профессиональ тарихчылар белән элемтәләр тыгызрак булырга тиеш, кайчак киңәш тә кирәк була һәвәскәрләргә. Яшьләрдә шәҗәрә төзүгә кызыксынуны арттырырга кирәк, аларны эзләнүләр алып барырга этәрергә кирәк, моның өчен дәүләт дәрәҗәсендә пропаганда булуы комачауламас иде, дигән фикердә ул.

Профессиональ тарихчылар бер юнәлештә эшли, ә без төрле якны колачлый алабыз

"Шәҗәрәләр эшлим, алары меңгә якын, булды. Җиде генә түгел, унике буынга кадәр казып чыгарганы бар. Мин төзегән шәҗәрәләр арасында 21 буынга кадәр ачыкланганы да бар. Авыл тарихын өйрәнергә теләүчеләр күп, әмма кайдан, нидән башларга белмиләр. Профессиональ тарихчылар бер юнәлештә эшли, ә без, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, төрле якны колачлый алабыз. Безгә төрлесен язарга берсе дә комачаулый алмый, шуның белән дә без көчле. Тарихчылар белән дә элемтәдә торабыз.

Архивларга керү авыррак, анысы дөрес. Башкортстанда бу – сәяси мәсьәлә. Уфа архивлары каршында акчага шәҗәрәләр төзүчеләр бар, алар халыкка документлар бирү яклы түгел. Иренмәскә кирәк, башта эш масштабы куркытырга да мөмкин, әмма башларга гына кирәк. Яшьләр шәҗәрәләр белән кызыксына, нәселләрен сораштырам, аларда үзлегеннән эзләнүгә кызыксыну тусын дип тырышам.

Соңгы 10-15 елда Башкортстанда халык авыл тарихын өйрәнә башлады, активлык сизелә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр сафы ишәя, без артабыз. Хәтта аерым җыелышырга дип торабыз. 2-3 авылга бер кеше бар. Бергә элемтәдә тору кирәк. Авылларыбыз тарихын барлау, язу – безнең бурыч", диде ул.

Албин Вәлиев
Албин Вәлиев

Әлмәт шәһәреннән Альбин Вәлиев Казан авиация институтының икътисад бүлегендә белем алган, белгечлеге буенча эшләгән, әмма тарих белән кызыксынып китеп бу өлкәне ташлаган. Икътисад өлкәсе акчалы булса да, кызык түгел, тарихны өйрәнгәндә мәгънәле, файдалы эш белән шөгыльләнәм дигән тойгы барлыкка килде, дип аңлата. Ул Әлмәттә эшләп килүче "Тамырлар" фондында эшли.

Архивлардан документларны алу, эзләп табу авыррак

"КАИ бетерсәм дә, икътисад миңа кызык булмады, тарих үзенә тартып китерде. Хәзер авыллар тарихы, шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнәбез. Өч китап чыгардык. Берсе Мактама бистәләре мәчетләре турында булса, икесе - Сарман районы авылларының тарихын яздык. Архивлардан документларны алу, дөресрәге, эзләп табу авыррак. Авыллар төрле өязләргә, губернияләргә кергән, әле Оренбур әле Самар, әле Уфа өязендә саналганга бөтен документлар чәчелгән. Авыл тарихын язганда бер ел вакыт уза. Бу өлкәдә белемем саерак, әле өйрәнәсе бар. Хәер, профессиональ тарихчылар белән аралашабыз, тыгыз элемтәдә торабыз. Алар булыша. Моный җыеннар тәҗрибәле кешеләр белән танышуга, аралашуга мөмкинлек бирә. Безнең эшебездә хаталар бармы, дөрес юнәлештә барабызмы, нинди ысуллар бар – барысын да өйрәнергә, сорарга була.

Китаплар чыгарыргамы, әллә сайт ачып анда мәгълүматны тупларгамы, дигән сорау бар. Минемчә, икесе дә мөһим. Безнең халык консерватив, аның китапны тотып укыйсы килә, аның туган авылы, аның нәселе турында хезмәтне китап киштәсендә кадерле мирас итеп саклыйсы килә. Китапны актарганда минем фотом бармы, бабай-әби турында мәгълүмат урнаштырылганмы дип карыйлар, кешеләргә күрсәтәләр, зур мирас, истәлек буларак кабул итәләр. Интернетка да мәгълүмат урнаштырырга кирәк, бу параллель барырга тиеш. Интернет дөньясы киңәя, әмма татарлар моны ныклап кулланмый. Киләчәк шуңа калыр дип уйлыйм", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG