Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 11:02

Галим Илдар Габдрафыйков төбәк тарихын өйрәнүчеләргә монда фәкать татарлар, яки фәкать башкортлар гына яши дигән максат куймаска тәкъдим итә. Илдар әфәнде төбәкләр тарихын өйрәнүдә тупланган материалларны матбугат чараларында яктырту, интенетта татар, рус һәм инглиз телендә тарату кирәк дип әйтә.

Шушы елның 24-25 мартында Казанда узган Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең I корылтаенда Уфадан этнолог, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы рәисе урынбасары итеп сайланган иде.

Габдрафыйков Азатлыкка төбәкләр тарихын өйрәнүдәге тәҗрибәсе, бу өлкәнең нечкәлекләре, әзер материалны киң катлау укучыга җиткерү юллары турында сөйләде. Аның фикеренчә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр монда фәкать татарлар, яки фәкать башкортлар гына яши дигән максат белән эш итмәскә тиеш. Илдар әфәнде татар тарихын өйрәнүчеләр, томнан-томга ике халыкның дошманлашып яшәвен сурәтләгән мәкаләләр урнаштырылган, башкорт ыруларына багышланган китаплардагы ("История башкирских родов") архив материалларын да кулланачак дип белдерә.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

– Илдар әфәнде, сез күп еллар Башкортстан татарлары тарихын һәм милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерәсез. Башкортстан татарлары тарихына игътибар ни өчен соңгы елларда гына арта башлады?

– Элегрәк Башкортстан татарлары тарихына игътибар җитмәде. Аның сәбәпләре төрле инде. Уфа, Урал ягы татарлары сан белән Татарстаннан кала икенче урында тора. Татарлар бу җирдә гасырлар дәвамында башка халыклар, беренче чиратта башкортлар белән бергә яши. Әмма тарихны язганда әлеге Башкортстан җирләрендәге татарлар килмешәк итеп күрсәтелде. Шуңа да без 2014 елның апрелендә Уфада республика төбәк тарихчыларының зур фәнни-гамәли конференциясен уздырдык. Анда төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм тарихчы галимнәр дә катнашты. Дөнья татар конгрессы, Тарих институты вәкилләре. Менә шунда Башкортстан татарлары тарихын ныклап өйрәнү ихтыяҗы турында җитди сөйләшү булды.

Казан корылтаен һич арттырмый тарихи вакыйга дип атап була

Әлеге җыенның дәвамы буларак, 2016 елның ноябрендә, шулай ук "Берлек" милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы белән Уфада Башкортстан, Урал, Урал аръягы тарихчылары фәнни-гамәли конференциясен уздырдык. Анда Русиянең 25 төбәгеннән вәкилләр килде. Конференциядә без иң мөһим мәсьәләләрне, документларны тикшердек. Алар үз чиратында Казанда быел март аенда узган корылтайның нигезен тәшкил итә. Бу корылтайны һич арттырмый тарихи вакыйга дип атап була. Чөнки нәкъ анда татар халкының зур илебезнең төрле почмакларында яшәүче профессиональ тарихчылары һәм төбәкчеләре бергә җыелып сөйләшеп кенә калмады, ә оешманы төзеп бер юнәлештә эшли башлады.

– Соңгы елларда аерым кешеләр дә үз авыллары тарихы, гаиләләре турында китаплар нәшер итә башлады.

– Әйе, һәм моны хупларга гына кирәк. Төбәк тарихын өйрәнү – ул кайсыдыр урын-җирнең, авылның, шәһәрнең тарихын өйрәнү генә түгел. Төбәк тарихын өйрәнү бик киң мәгънәгә ия һәм ул тарих фәне чикләренә генә сыймый, еракларга тарала. Шуңа күрә галим тарихчыларның гына түгел, ә үзешчән тарихчыларның хезмәтләре дә бик мөһим.

Журналистлар белән тыгыз элемтәдә эшләү кирәк

Төбәкчеләр хәрәкәтендә күп кешеләр катнаша. Теге яки бу мәгънәдә тоташ гаиләләр бергә эшли булып чыга, чөнки һәркайсының үз гаиләсенең тарихы, үз шәҗәрәләре, үзенең кече ватаны бар. Шуңа күрә академиклар, галимнәр һәм үзешчән төбәкчеләрнең, шул исәптән татар төбәкчеләре җәмгыятенең бердәм эшчәнлегеннән ике як кына түгел, ә безнең халкыбыз да отачак. Ә төбәк тарихын өйрәнүнең фәнгә таянган юнәлеше үзе үк безнең халыкның берлеген, охшашлыгын ныгытып үсешкә илтүче көчле юл булачак.

Безнең тарихчыларның һәм төбәкчеләрнең бу уртак эшен киңкырлы яктыртып, күрсәтеп торырга кирәк. Телевидение, радио, газет-журналлар, интернет аша халкыбызның һәр вәкиленә җиткерә торырга тиешбез. Бу эштә безнең журналистларның роле зур. Шуңа күрә алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Бу уңайдан без, Башкортстан галимнәре һәм төбәкчеләр төбәк тарихын өйрәнү хәрәкәтен оештыруда берникадәр тәҗрибә тупладык инде.

19 ноябрь Уфада Бөтенрусия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены
19 ноябрь Уфада Бөтенрусия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

– Туплаган тәҗрибәгез кайсы юнәлешләрдә эш алып бару мөмкинлеген бирер иде?

– Мин бу эшне берничә юнәлешкә бүлеп карар идем:

1. Иң беренче әйтергә теләгәнем төбәкчеләр хәрәкәтен оештыруга һәм матди мәсьәләләренә кагыла. Акчасыз һәм үз эшләренә мөкиббән китеп эшләгән кешеләрдән башка төбәкчеләрне тиешле дәрәҗәдә җыеп, бер иҗтимагый хәрәкәткә туплап булмас иде. Шул уңайдан безнең төп меценатыбыз Камил Әбләзовның ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Камил Әлим улының хәйрия эшчәнлеге Башкортстан белән Татарстанда гына чикләнми, ә аннан ерак төбәкләрдә, бөтен илебез дәрәҗәсендә билгеле. Ул төбәкне өйрәнүчеләргә генә ярдәм итеп калмый. Төбәк тарихын өйрәнү эшен оештыруда "Берлек" Башкортстан төбәк мәдәни-агарту оешмасы да зур роль үти. Уфада соңгы елларда узган барча конференцияләр һәм конкурслар нәкъ шушы оешма җаваплылыгында үтте.

2. Инде әйткәнемчә, без беренче конференциябезне 2014 елның апрелендә уздырдык. Әмма аңа әзерлекне 3-4 ай алдан башладык. Төбәк тарихына багышланган эшләрнә бәйге игълан иттек. Һәм, бу бик мөһим, республиканың төрле почмакларында яшәгән кешеләр анда катнашырга теләк белдерде. Кыска гына вакыт эчендә билгеле галимнәрне берләштергән абруйлы жюри – тарихчылар, этнологлар, филологлар, икътисадчылар, журналистлар игътибарына 150дән артык эш тәкъдим ителде.

Бер генә китап язмаган төбәкчеләрне затлы бүләкләр белән бүләкләдек

Беренчедән, эш барышында без кемнең кем булуын, кайда яшәвен, республикада төбәкне өйрәнү ни дәрәҗәдә баруын белеп, алар белән элемтәләр булдырдык. Икенчедән, без бу эшләрне бәяләдек, аларны системага салдык, ирешкән уңышларын һәм эшләп бетерәсе эшләрен, көчле якларын һәм камилләштереп бетерәсе урыннарын билгеләдек. Республиканың иң яхшы, билгеле инде, бер генә китап язмаган төбәкчеләрен затлы бүләкләр белән бүләкләдек. Бу чара, минемчә, төбәкчеләрне яңа эшләргә рухландырып җибәрде. Шул көннән соң өч елга якын вакыт узган һәм бездә инде шул бәйгедән соң төбәк тарихы турында әзерләнгән һәм нәшер ителгән шактый күп эшләр туплана килә. Бу бәйгене өч ел саен уздырып торырга карар иттек.

Укучы балалар һәм студентлар арасында төбәк тарихына бәйле бәйге уздыру безнең эшнең чираттагы этабы булып тора. Аның да нәтиҗәләре бик яхшы булды. Бу чара, һичшиксез, үсмерләр һәм яшьләр арасында төбәк тарихын өйрәнү эшенә карата кызыксыну уятты. Без моны киләчәктә дә шушы юнәлештә дәвам итәргә телибез, чөнки ул яшьләрне төбәк тарихыннан үз халкының тарихына, мәдәниятенә һәм теленә җәлеп итәргә форсат тудыра.

3. Без, Башкортстанның төбәк татар тарихын өйрәнүчеләр, тәҗрибә уртаклашу, үсешкә, алга бару өчен елына бер тапкыр булса да үзебездә җыелышып сөйләшергә карар кылдык.

4. Заманнан да артта калмаска тиешбез. Мин моны заманча мәгълүмати технологияләрне куллануны күз уңында тотып әйтәм. Шуның өчен үзебезнең сайтны булдырырга карар кылдык. Бу сайт интерактив режимда эшләргә тиеш. Ягъни, һәр теләгән кеше анда теркәлеп кереп, үзенә кирәк мәгълүматны эзләргә, үз материалларын, фикерләрен калдыра алачак. Сайтта шулай ук форумнар һәм авыллар тарихына багышланган, хариталар, иллюстрацияләр, аерым шәхесләр турында мәкаләләр урнашкан башка күп бүлекләр булачак.

Мондый сайт инде бар, ул тест режимында эшли, аны безнең якташыбыз, һәвәскәр төбәкче Илсур Ихсанов үз теләге белән булдырды. Сайт татар, урыс, инглиз телләрендә алып барылачак. Шулай ук без, төбәкчеләр, яшьләрне шушы эшебезгә җәлеп итү өчен социаль челтәрләрдә актив булырга тиешбез.

5. Туган тел турында берничә сүз. Безнең төбәкчеләрнең зур чараларда ана телендә чыгыш ясавы хәерле. Ләкин урысчаны да куллансак киңрәк аудиторияне колачлыйбыз. Берсүзсез, без туган телне саклау һәм аны үстерү юнәлешендә эшләргә тиешбез. Әмма, объектив һәм субъектив сәбәпләр белән, татарларның күбесе туган телен оныткан. Аларның күбесе әле дә башка милләт кешеләре, күпчелеге урыслар арасында яши. Кызганычка каршы, аларның күбесе үз туган телләрен югалткан яки аны бик начар белә. Ләкин алар милли үзаңын саклап калганнар.

Китаплар фәкать татар телендә генә булырга тиеш дигән фикер белән килешмим

Безнең тарихны, безнең эшләребезне һәм проблемнарыбызны, яшәешебезне, сулышыбызны башкалар да укып, белеп торырга тиеш. Шуның өчен мин чыгышлар, мәкаләләр, китаплар фәкать татар телендә генә булырга тиеш дигән фикер белән килешмим.

6. Тагын бер бик мөһим мәсьәлә: ике бик якын халыклар – татар белән башкортка кагыла. Күпләр Уфада соңгы 2-3 елда тарихчылар тарафыннан башкорт ыруларының күптомлыгы чыгарылуын беләдер. Бүгенге көнгә аның 20 томы нәшер ителгән. Аерым томнар Елдәк, Елан, Канлы, Гайнә, Гәрәй һәм башка ыруларына багышланып чыкты.

Нигездә алар Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш, Татарстанның көнчыгыш, шулай ук Удмуртиянең көньяк районнарында яшәүче буыннар тарихына кагыла. Бу басмаларның дөнья күрүен, әлбәттә, хупларга кирәк. Чөнки аларда күп күләмдә, моңарчы фәнни кулланылышка кермәгән архив материаллары беренче тапкыр бастырыла. Безнең төбәкчеләр бу басма архив материалларын үз эшләрендә, берсүзсез, кулланачаклар.

Балыкчы һәм Енәй ырулары турында китаплар
Балыкчы һәм Енәй ырулары турында китаплар


Без, Башкортстан татарлары, башкортлар белән гомер – гомергә иңне-иңгә куеп, дус һәм тату яшибез һәм безнең дуслыкка берни дә комачаулый алмый. Мөмкин булган кире фикерләргә юлыкмый, халыклар арасында мөнәсәбәтләрне ясалма рәвештә кискенләштерми, аны урап узар өчен мин, аерым авыллар, аеруча Башкортстанның төньяк- көнбатышта урнашканнарына, һәм тулысынча туган төбәк тарихына багышланган китаплар, мәкаләләр язучы төбәкчеләргә монда фәкать татарлар яки фәкать башкортлар гына яши дигән максатны куймаска тәкъдим итәм.

Бу архив чыганакларыннан сәясәт ясарга тырышучы, булмаган һәм булырга мөмкин дә булмаган җирдә чокып, проблема тудырырга әзер кешеләр дә бар. Томнан-томга бу ике халыкның гомер буе дошманлашып яшәвен сурәтләгән абсурд, минем башка сүзем юк, мәкаләләрне урнаштыралар. Болар бик зарарлы һәм ялган уйдырмалар, без мондый омтылышларга кискен каршылык белдерергә тиешбез.

Теге яки бу урын-җирлектә, теге яки бу территориядә кемнәр яшәвен тикшереп этник теманы артык нык куерту ике халык арасындагы мөнәсәбәтләрне һич тә кирәк булмаган проблемаларга җиткерүе ихтимал. Мин татар һәм шулай ук башкорт халыкларының якынлыгын, охшашлыгын мондый тенденциоз китаплар белән генә үзгәртерлек түгелдер дип ышанам. Татарлар кайсы очракта да татар, башкортлар кайсы очракта да башкорт булып калачаклар. Сәясәт белән түгел, ә төбәк тарихын өйрәнү белән шөгыльләнү кирәк. Төбәк тарихын өйрәнү безнең халыкка күбрәк файда китерәчәгенә ышанам.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG