Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тарихчылар татар авыллары тарихын көнүзәк мәсьәлә дип атады


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

19 ноябрь Уфада Бөтенрусия татар туган якны өйрәнүчеләр җыены узды. Анда Казан, Мәскәү, Чиләбе, Оренбур, Төмән, Пермь, Сарытау, Әстерхан, Кырым һәм башка төбәкләрдән 100гә якын кеше катнашты.

Башкортстанның “Берлек” иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге оештырган чарада катнашучыларның яртысы Башкортстан тарихчылары һәм туган якны өйрәнүчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре булды. Форумны әлеге оешманың башкарма комитеты рәисе Рөстәм Гыйлметдинов алып барды. Иң башта ул әлеге форумның төп иганәчесе, татар туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтен оештыручы Камил Әбләзовның форумда ясарга тиешле чыгышын укып ишеттерде. Анда татарлар яшәгән һәр төбәкнең тарихын язуның әһәмиятлеге билгеләнгән.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Җыенда иң төп чыгышларның берсен Казаннан килгән күренекле галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков ясады:

“Тарих язуда милли күзлектән чыгып эш итү киң таралган. Мәсәлән, Башкортстан тарихы дип башкортлар үз тарихларын яза. Анда Башкортстан татары җирле халык булып аталмый. Әгәр аларның шәҗәрәләрен өйрәнә башласаң, башкача килеп чыга. Мәсәлән, Гайнә башкортларын алыйк. Аларның бәкләренең нәсел-ыру тарихлары татарга барып тоташа. Ягъни тамырлар бер үк. Шуңа күрә катламнарны аерым-аерым җентекләп тикшерү сорала. Мәсьәләгә фәнни караш җитми ”.

Дамир Исхаков алдагы 2017 елның мартында Казанда туган якны өйрәнүчеләр форумы җыелачагын, “Туган җир” исемле журнал нәшер ителәчәген дә белдерде. Аның сүзләренчә, бу эшнең мөһимлеген Татарстан җитәкчеләре аңлап, журналны нәшер итү өчен акча бирер дип өметләнүен дә әйтте.

Фәрит Уразаев
Фәрит Уразаев

Икенче чыгышны Бөтендөнья татар конгрессының эшуарлык бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев ясады. Ул Русиядә 4,5 мең татар авылы булуын, инде туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан 800гә якын китап нәшер ителүен сөйләде. Татар тарихын язуда ул китапларның мөһимлеген билгеләде.

“Безнең татар халкы шәһәрләшеп бара. Бүген шәһәрләрдә халкыбызның 75 проценты яши. Авылларда яшәүчеләрнең 80 процентының өлкән яшьтәгеләр булуын искә алсак, хәлләрне үзегез чамалыйсыздыр. Шәһәрләрдә урыслашуга бирешмәс өчен татар туган якны өйрәнүчеләрнең дә өлеше зур. Чөнки гаиләләрдә нәсел шәҗәрәләре булып, балалар үзләренең җиде буынын белеп үссә, алар туган телне дә белә", диде Уразаев

Фәрит Уразаев Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының эшчәнлегенә тукталып, иң зур казанышларны билгеләде. Иң зур башкарган эшләр дип, татар фольклор фестивале, Сабантуйлар уздыру, хатын-кызлар, эшкуарлар форумнары җыю, Татар сылуы бәйгеләре уздыруны атады.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Башкортстан ягыннан төп чыгышларның берсен Русия Фәннәр академиясенең Уфа этнологик тикшеренүләр институты галиме Илдар Габдрафыйков ясады:

“Татар туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтенең нәкъ Башкортстанда башлануы очраклы хәл түгел. Чөнки Башкортстанда яшәүче татарларның чын тарихын язу көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Шуңа өстәп Русиядәге 4,5 мең татар авылының 1669ы безнең республикада булуын искә алырга кирәк. Бу һәр өч татар авылының берсе бездә дигән сүз. Төбәкләрдәге туган якны өйрәнүчеләр тырышлыгы белән бик күп китаплар нәшер ителде. Беренче форумны 2014 елда уздырган идек. Узган ел Казанда җыелдык. Инде килеп, бүген бирегә илнең 25 төбәгеннән вәкилләр җыелды. Бу эшчәнлек негатив тенденцияләрдән арыну өчен дә нәтиҗәле. Инде бу эшкә яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Аның өчен заман технологияләрен куллану, интернеттагы социаль челтәрләрдән файдалану да зарур", диде Габдрафыйков.

Форумда Татарстан туган якны өйрәнүчеләр оешмасы рәисе, тарих фәннәре докторы Альберт Борханов, Сарытау өлкәсенең туган якны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов, Магнитогорскийдагы “Татар рухы” гәзите мөхәррире Равил Хөснетдинов һәм башкалар чыгыш ясады. Чыгышларда авыллар тарихы халкыбыз тарихының аерылгысыз бөр өлеше булуын искә алып, аны өйрәнүнең көнүзәк мәсьәлә булуы билгеләнде. Туган якны өйрәнүчеләр өчен махсус журнал чыгару, интернет сәхифә булдыру, басма әсбаплар кирәклеге билгеләнде.

Чарада “Россиян” милләте ясарга тырышу очрагы турында да фикер алышу узып, аны күпчелек татарлар гына түгел, урысларның да якламавы әйтелде. СССР заманында бер милләт ясарга тырышкан кебек үк, акылсыз гамәл дип бәяләнде. Русия Конституциясе буенча илнең күпмилләтле булуы искә төшерелде.

Җыенга хәтта кунак буларак та бер генә башкорт тарихчысы да чакырылмаган иде.

XS
SM
MD
LG