Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 00:07

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда эшчәнлекне киң җәелдерергә кирәк, һәвәскәр һәм профессиональ тарихчылар берләшергә һәм татар байлары акчаларын тарих өйрәнүгә кызганмаска тиеш дип фикер алышынды. Азатлык төбәк тарихын ничек популярлаштырырга мөмкин дигән сорауга җавап эзләде.

24-25 март Казанда узган татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае беренче тапкыр узды дип кат-кат әйтелде, моны тарихи чара дип тә әйттеләр. Әмма узган елның ноябрендә төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр Уфада инде җыелышкан иде. Аны Сарытау эшмәкәре Камил Әбләзов оештырды. Әмма соңгы мизгелдә дигәндәй, Дөнья татар конгрессы ул чарага бармыйбыз дип әйтте. Азатлык аңлатма сорагач, зуррак чара март аенда була дип әйтү белән генә чикләнде. Әллә Камил Әбләзовның бу эшне үз дилбегәсенә алуны ошатмадылар, әллә мондый чара фәкать Казанда гына узарга тиеш дип фикер йөртелдеме, әмма Уфада узган чара март аенда оештырылган чара алдыннан “репетиция” булган.

Ике көн дәвамында барган чарада 250 делегат катнашты. Беренче көнне түгәрәк өстәл оештырылса, икенче көнне пленар утырыш узды. Төп чыгышлар икенче көнне булды.

Бу җыенда эшмәкәр Камил Әбләзов белән Дөнья татарлары конгрессы рәисе Ринат Закировның тарткалашуын күзәтергә туры килде. Әбләзов эшмәкәрлектән тыш күптәннән татар тарихын өйрәнү, бу эшне финанслау белән шөгыльләнә. Бу өлкәдәге мәсьәләдә аның әйтер сүзе байтак. Мәсәлән, ул болгарчылык белән артык мавыгуны тәнкыйтьләде. Игътибар Алтын Урда чорына төбәлергә тиеш дип белдерде.

Камил Әбләзов
Камил Әбләзов

"Алтын Урда дәүләтендә 140тан артык шәһәр булган. Бүгенге татарлар Русия буйлап сибелеп яши дибез икән, алар борынгы татар шәһәрләре урынында тормыш көтә. Татар авыллары, нәселләр, төрле археология, архитектура һәйкәлләрен җентекле өйрәнергә кирәк. Бөтен Русия буйлап татарларның шәһәрләре, авыллары, безнең тарихи һәйкәлләр. Аларны барларга, бер реестр булдырырга кирәк”, дип белдерде Әбләзов.

Моннан тыш татар меценаты Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатларга да эш тапкан. "Татар исемнәре бозылып язылмасын өчен кирилл имласындагы татар әлифбасына тагын алты хәрефнең кертелүенә ирешергә кирәк.Туу, үлү, никахлашу таныклыкларында, паспортта, хәрби билет булсынмы – татар исемнәре татарча язылсын", дип тәкъдим итте ул.

Әбләзов "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалын да утлы табада сикертеп алды. Илшат Әминов җитәкчелегендәге каналда карарлык берни юк, тарихка кагылышлысы аз, балалар өчен фәнни-популяр тапшырулар юк, диде ул. Закиров исә: "Камил әфәнде, сезнең телевизорны күптән караган юк бугай, сез әйткән тапшырулар барысы да бар", дип чыгышны йомшартып җибәрде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Галим Дамир Исхаков төбәк тарихчылары каршында татарлар өчен мөһим проблем – җир мәсьәләсе. "Татарларга җирсез калу куркынычы бар. Кытай, Һиндстан халкы арта, безгә аларны ашатырга туры киләчәк. Безнең авыллар кими бара. Буш торган җирләргә хуҗа тиз табыла. Без тарихи яктан бу кемнең җирләре икәнен язып калдырырга тиеш, аннары исбатлау авыр булачак”, диде ул.

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да читтәге татарлар дип сөйләшергә кирәкми, бөтен Русия буенча татар тарихы, һәрберсенә барып җитү кирәк, дип әйтте.

"Профессиональ тарихчылар Алтын Урда белән мавыга, һәвәскәрләр татар авылларына гына кереп чумды. Әмма безнең кул җитмәгән тагын мөһим тарих бар. Беренчесе – татарның сөрген тарихы. Бу тарих 1487 елда ук башлана. Галихан Вологдага гаиләсе белән сөрелә, шунда үлә. Бу шәһәрдә патша заманнарында Зәйнулла Рәсүлев та, Галимҗан Баруди ди утырган, Гаяз Исхакый да була. Соловки Һади Атласи, Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманчелар утыра. Сталин заманында себертатарлары сөргене тарихы да бар. Алар Салехард, Ханты-Мансига сөрелгәннәр. Агачларга бәйләп җәфалаганнар, татарларны урамнарда черки ашап бетергән. Бу тарих тиз өйрәнелергә тиеш, ул сазлык астында калырга мөмкин. Архангельски, Сахалинга халык каторгага җибәрелә, шуларның уннан бер өлеше – безнең татарлар. Әмма бу өйрәнелми ята.

Икенчесе – татарны көчләп чукындыру тарихы. Бу хәлләр Татарстаннан читтә дә була. Тубыл шәһәренең чиркәү мәхкәмәсе архивында христиан динен бозган мөселемнарның һәрберсе язылган. Аларны чукындырып та христиан иконасын почмакта түгел, ә сандыкта саклаганнары, күкрәкләрендз бөти йөрткәннәре, христиан уразасында ит ашаганы өчен хөкем иткәннәр. 156 санлы фондта барысы да язылган.

Екатеринбурның тау заводы канцеляриясендә татарлар турында архив документлар саклана. Христиан динен кабул итмәүче утта яндырып үтерелгән ирләр, хатыннар исемлеге. Бу хәлләр 1730-1740 елларда була. Болар барысы да 24 фондта саклана. 1867 елда Татарстаннан 47 мулланы Красноярски краена сөрәләр, алар көчләүгә каршы чыккан. Хатыннары алар артыннан җәяү китә. Татар декабрист хатыннары алар.

Себердән башлап Урал тауларына кадәр меңгә якын татар авылы бар, аларның тарихы өйрәнелмәгән. Төбәк тарихчылары моны ерып чыга алмый. Казан галимнәре анда барып җитми. Әйдәгез студент, аспирантларга шушы темаларны өйрәнергә дип сәфәргә чыгарып җибәрик. Безнең 300 татар язучысы бар. Алар 30 өлкәгә чыгып китсә дә, татар тарихын язарга ярдәм итәрләр иде", дип чыгыш ясады Бәйрәмова.

Пленар утырыштан соң татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең бюро әгъзалары сайланды, аннан шура барланды. Аның җитәкчесе итеп эшмәкәр Камил Әбләзов сайланды.

Югары мөнбәрдән татар тарихын өйрәнергә кирәк дип күп сөйләнде, әмма бу җыенда өлкән буын кешеләре барыбер күбрәк иде. Яшьләрне бу эшкә ничек җәлеп итәргә була? Башлаган эшне дәвам итүче буын барлыкка килерме? Бу эшне ничек популярлаштырырга була?

Бүген Татарстан мәктәпләрендә дә төбәкне өйрәнү дәресләре юкка чыга бара, диде Саба районыннан тарих укытучысы Илдар Сафин. Аның сүзләренә караганда, бөтен мәктәпләрдә дә бу сәгатьләр БДИга әзерлек өчен алынган.


Азатлык сораштырган төбәк тарихын өйрәнүчеләр барысы да диярлек татарлар интернетны эшкә җикми дип әйтте. Интернет, социаль челтәрләр корал буларак кулланыр өчен менә дигән чара булса да, ул игътибардан читтә кала. Телевидениедә башка милләтләр өчен аерым тарихи каналлар булганда, "Без тарихта эзлебез" дигән бердәнбер тапшыру белән чикләнү дөрес түгел дигән фикер әйтелде. Интернетта яшьләр өчен тарихны аңлата торган видеолар җитешми диелде. Азатлык сораштырган белгечләр үз төбәгендә балалар белән тыгыз эш итү, һәр балага шәҗәрә төзүне өйрәтү кирәк диделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG