Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 07:04

Камил Әбләзов: "Казаннан, ТНВдан татарны урысча бердәмлеккә өндәү – сәер күренеш"


Сарытау эшмәкәре Камил Әбләзов әдәби тел саклансын дип хыялланырга кирәкми, киләчәктә ипилек-чәйлек булса да сөйләшә алсак та хәерле ди. Аның фикеренчә, ТНВ телевидениесе Татарстанның милли идеологиясеннән дә, заманнан да артта кала.

Сарытаудагы татар гимназиясе өлкәдәге иң яхшы уку йортларының берсе булып санала. Ул татар "олигархы" Камил Әбләзов ачкан һәм багып торган мәктәп. Төбәктә мәчетләр төзү, милли бәйрәмнәр оештыру, татар тарихын өйрәнү эшләре дә аның ярдәме белән башкарыла. Соңгы елларда эшмәкәр Уфада да еш була, ул анда да үз бизнесын җәелдерә.

Камил Әбләзов журналистлар белән артык аралашмый, бик сирәк интервью бирә. Азатлыкка искәрмә ясап, ул татар эшмәкәрләренең нинди бизнес белән акча эшли алуларын, үз ягыннан ни өчен Татарстанга инвестицияләр кертергә ашыкмавын, ТНВга ачулы булуын, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовны ни өчен мактарга кирәклеген сөйләде.

– Камил әфәнде, узган атнада Татарстанда “Эшлекле партнерлар” җыены узды. Казан татар эшмәкәрләрен берничә ел дәвамында җыя, утырышлар бер-берсен алаштырып тора, форумның Татарстанга, Татарстанның төбәкләрдән килгән эшмәкәрләргә ярдәме зур дип сөйлиләр. Бу очрашулардан файда күрәсезме? Шушы җыен ярдәме белән тормышка ашкан нинди проектларны атап була?

– Файдалы, нишләп файдасыз булсын ди алар? Без тарихи сәбәпләр аркасында төрле җирдә яшибез. Татарстан – таяну, җыелышу, очрашу урыны. Бизнес контактлар әллә ни күп тә булмастыр, әмма бу милли иделогия өчен мөһим. Бер-ике фермерчы Татарстанда эшли башлады. Зур проектлар юк, ясый алмадык. Әмма эш анда түгел. Эшмәкәрләр – инициативалы кешеләр.

Татар эшмәкәре ул үзендә нидер эшли, тырыша. Әмма Казанга килеп ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлый. Курган өлкәсендә маташып йөргәндә синең кебек Ринатлар, Равилләр, Ришатлар Русия буйлап нидер эшләгәнен күрү, белү, алар белән танышу да сөенечле күренеш. Зур проектларның вакыты узды.

– Татарлар хәләл ит индустриясен үз кулына алырга тиеш дигән фикерләр яңгырый иде…

– Монополия оештырырга кирәкме? Минемчә, кирәкми. Урысларның хәләл өлкәсендә эшлиселәре, табыш аласылары килә икән, рәхим итсеннәр.

– Татарстан президенты төрле илләргә, төбәкләрдә йөри, инвесторлар эзли. Сез – эре эшмәкәр, Татарстанга инвестиция кертергә җыенасызмы?

– Кайда, ниләр эшләргә мөмкинлеген белмим әлегә. Уйларбыз. Бәлки яшьләр барлыкка килер.

– Бу җыенда Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр мәдрәсәләр ачуда, Сабантуйлар оештыруда матди ярдәм күрсәтүдә активрак булырга тиеш дип әйтте. Эшмәкәрләр моңа әзерме, капиталлары җитәрлекме?

Мәскәүдә, Уфада татар мәктәпләрен ача алмадылар. Югыйсә берсе дә комачауламады

– Бу эштә активлык та, акчалы булу да кирәк. Зур акчадан да, азыннан да файда була. Кеше үзенең максатын ничек күрә бит? Мәктәпләр ачу хәзер бик авыр, мәгариф татарның кулында түгел, ул дәүләтнеке.

Әйе, Сарытауда көчләрне берләштереп татар гимназиясен оештырдык. Ул уңышлы эшли, Алла кушса, киләсе елда балалар санын 500 кешегә кадәр җиткерергә ниятлибез. Әмма бу уңышны барысы да кабатлый алмый, төрле җирдә шартлар төрле. Шул ук Мәскәүне алыйк, Сарытауга караганда анда татар балалары саны күбрәк, әмма уңышлы эшләп китә алмады. Уфаларны алыйк, 1,5 млн татар бар, ә татар гимназиясе берәү генә. Шулай ук мәктәпләрне ача алмадылар. Кем комачаулады? Берсе дә комачауламады. Тырышлык кына кирәк иде…

Бездә бервакыт галимнәр активлашты. Мәктәп кирәк дидек. Бер мизгелдә акча, көч, акыл кушылды. Эшләргә ярдәм итәргә атлыгып та торучы, комачаулаучы да юк. Булышмыйлар икән, ярар, бигайбә. Яшисең, сакланасың килә икән, хәрәкәт итәсең.

– Ә башка төбәкләр ни өчен мондый уңышка ирешә алмады?

– Кызык сорау. Белмим, әллә бу шундый яшәү гадәтеме икән соң? Төрле милләт, дин кешеләре арасында эреп юкка чыкмау теләге зурдыр татарда. Сарытауда бу хис көчлерәк булып чыккандыр, бәлки. 1970 елларга кадәр бездә нәсел элемтәләре нык булганга, бер-беребезгә терәк булганга, авылда нигез нык булганга исән калдык. Кешеләр бер-берсен белә иде. Сарытау, Самар, Волгоград – бер чылбыр. Югары белемле кешеләр заманасы җитте, аларның кыйммәте артты. Урыс телендә матур сөйләшмәгән кеше югары вазифалар турында хыяллана алмый иде. Тел белән шөгыльләнү булмады, тарихны туракладылар. Монда патша сәясәте йогынтысы да зур булды. Русия Фәннәр академиясе дә болгатты. Шул ук татарның атамасы белән дә күпме уйнау булды бит! Болгар, кыпчак, татар, мөселман – бер этноска әллә нинди атамалар бар иде. Әмма әкренләп чын юлга чыгып барабыз. Болгарлар татар дингезенең бер кыйпылчыгы кына икәнен аңлый башладылар.

Яшьләрдә нигез булмаса, нигә миңа ана теле, нигә дин кирәк дип йөрерләр иде. Ник мин бу җирлектә тудым, кем мин дигән сорау һәрберебездә утыра бит. Без – милли җанлы милләт. Шуның аркасында сакландык та.

– Сез берничә ел элек конгресста чыгыш ясаганда 50 еллык милләт үсеше стратегиясен булдырырга кирәк дидегез. Колак салучы булдымы?

– Бу юнәлештә эш кузгалды, азмы-күпме ниндидер уңышлар да бар бит. Берләшү идеясе юк дип әйтеп булмый. Ярар, Казан татар телендә булса да Татарстан китаплар чыгара. Мин Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттаховның эшчәнлеген югары бәялим. Төбәкләрдә яшәүче татар балалары Татарстанга килә, татарстаннар төбәкләргә бара. Бу – бик мөһим програм. Балалар бер-берсен күреп, танышып үсә. Татарлар үзара тату, бер-берсенә якын, терәк булуларын аңлап үсә. Сарытау балалары Азнакай, яраткан Актаныш районына килә, анда шундый ук татарлар яшәгәнен, татар ризыкларын ашаганын, татар телендә сөйләшүләрен күрә. Бер үк йөзләр.

ТНВда бер-ике тапшыру бардыр, калганнары – буш куык

Татарстан бу юнәлештә дөрес бердәм идеология алып бара. Ә менә Татарстан телевидениесе эшчәнлеге аңлашылмый. Заманнан артта кала ул. Бер-ике тапшыру бардыр, калганнары – буш куык. Бу – без, ә менә алар – явызлар, безне кысалар дигән позиция кирәкми. Сүз ул турыда бармый. Менә мин телевизор кабызам да, минем Русия, дөньяда барган вакыйгаларны татар телендә карыйсым килә. Ник ТНВ Алтай, Һималайлар турында, фәнни ачышлар, сәясәт турында татарча сөйләми? Бүген ТНВ көч таләп итмәгән ниндидер җиңелчә тапшырулар белән тулды. Әйе, ниндидер норматив актлар бардыр, ниндидер таләпләр куеладыр, әмма син аның башлыгы икән (сүз ТНВ башлыгы Илшат Әминов турында бара – ред.), чарасын эзлә, тап! Синең каналыңны караучы Әләзән яки Алтата авылында утыра. Аның саф татар телендә канал карыйсы килә, сыйфатлы тапшырулар тели. Тамашачы моңа ничек ирешәләр дип уйламый, аңа бу кызык түгел. Телевидение, интернет –​ аудитория белән идарә итәрлек төп коралларның берсе. Аны да эшләрләр, рәткә китерерләр дип уйлыйм.

– Глобальләшү чорында татарлар артта кала, татар теле бетә, без оттырабыз. Тел үсешен тәэмин итәр өчен, милли үзаңны үстерү өчен тагын нинди юллар бар?

Татарча математика, физиканы укырлык итеп татар телен саклап калып булмас

– Тел турында сорау – иң авыры. Бу, чыннан да, зур проблем. Ярар, башлангыч мәктәптә укыйлар, ди, әмма аннары БДИ тапшырасы бар, югары укы йортына керергә кирәк. Кешеләр саф татар телендә укып аннары нишли? Бу төбәкләрдәге генә түгел, Татарстанда да кискен торган проблем. Нишләргә? Телне ипилек-чәйлек белү дә җитәчәкме? Әллә фән кешеләре генә сөйләшә торган, терминлы, әдәби телне сакларгамы? Нинди максатлар куябыз бит.

Татарча математика, физика укырлык итеп татар телен саклап калып булмас кебек. Әмма көнкүрештә сакланыр ул. Без барыбыз да урысчаны яхшы беләбез, әмма татар телен дә өйрәнеп була. Балаларым Казанга татар теле олимпиадасына килә, катнаша. Татарлар – талантлы милләт. Менә татар җырчылары меңнән артык, диләр. Алар телне сакларга ярдәм итә, читтәге татарларга да бу зур этәргеч булып тора. Алар татарча өйрәнергә өндиләр. Шул ук вакытта Татарстанда утырып Илшат Әминев экраннан урысча милли бердәмлеккә чакыра. Бу – минем өчен сәер күренеш.

Тарихны, гадәтләребезне өйрәнергә була. Бәйрәмннәрне оештырабыз, тырышучылар динне тота, монда да авырлык юк. Әмма телнең сакланышы белән төгәл рецепт юк.

– Ә үзегез өйдә балалар белән нинди телдә сөйләшәсез?

– Бәләкәй улым белән орыша-орыша татарча сөйләшәбез, ул мине, мин аны өйрәтәм. Кызым татар гимназиясендә белем ала, татарча укый. Зур улыма, барыбыздан аермалы буларак, зуррак бәхет елмайды – ул Казан татар кызына өйләнде. Хәзер ул улымны өйрәтә.

Бездә меңләгән еллар дәвамында сакланган генетик хәтер яши. Син дә менә татарча сөйләшәсең, ягъни генетик матералны тормышка ашырасың. Бүген татар галимнәре АКШта эшли, тарихын казый, кемдер космонавт булырга хыяллана. Бу – потенциал гына. Аллаһы тәгалә безгә төрле өлкәдә үзебезне сынап карарга мөмкинлек бирде. Әкрен генә ашыкмыйча эшлибез. Бу процесстан төшеп каларга ярамый, тырышкан кеше яшәп калачак… Кем өлгерми, шул таралыр.

– Татарга өлгерми калу курыкынчы яныймы?

– Юк, артта калмаячакбыз. Татарлар ябышкак халык. Менә корыч кебек без...

– Русиядә "россиян милләте" дигән төшенчә ешрак яңгырый, канун булдырырга кирәк диләр, мәктәпләрдә православ динен кертү турында янә сөйләшә башладылар. Сарытауда бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Русия хакимиятенең үз юлы, үз максаты. Аларга кешеләрне ничектер берләштерергә кирәк. Без үзебез берләшәбез, без дә шушы җәмгыять кешеләре. Безнең гимназиядә басым сизелми. Берничә ел элек борынгы Үкәк шәһәре турында фәнни конференция уздырдык. Хакимият каршы килмәде. Әмма без үзебезнең сүзне әйттек, борынгылыгыбызны күрсәттек. Бәлки аның белән хакимият тә кызыксыныр, Татарстан да археологик казу эшләрен башлар дип өметләнәбез. Әкрен генә үз эшебезне эшлибез.

– Сез соңгы елларда Уфада эшлисез, аерым татар оешмалары сезнең канат астында хәрәкәт итә башлады. Уфада эшләүнең үзенчәлекләре нинди? Ул үзенә күрә проблемлы төбәк.

– Анда бернинди дә проблем юк. Милли республикада җәмгыять тә төрле була. Әйе, иҗтимагый ошемалар бик күп. Кеше күп булганда бердәмлекне табу авыррак. Халык татарча сөйләшә, аларны максатсыз яшиләр дип әйтеп булмый. Әкрен генә милләтләр үз мәнфәгатьләрендә хәрәкәт итәрләр дип уйлыйм.

– Уфа татарлары Казан ягыннан, монда Татарстан хакимияте дә, татар конгрессы да керә, игътибар аз дип зарлана. Мөнәсәбәтләр тагын да тыгызрак булсын өчен нишләргә?

– Үзең тырышмыйсың икән, нинди конгресс булаша алсын ди? Татарстан ничек анда идарә итсен ди? Мин моны аңламыйм. Үзең тырыш! Анда бит 1,5 млн татар яши. Уртак фикергә килегез! Кайчан да булса анда да лидер барлыкка килер дип уйлыйм. Хәзер анда әйдәп баручы юк. Яшьләр арасында фикерли торган дипломат үсеп чыгачак.

– Уфада быел төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Сез аны ничек бәялисез? Бу эштә ни өчен татар конгрессы катнамашмый калды?

– Ничек кенә булмасын без ул җыенны уздырдык һәм ул югары дәрәҗәдә үтте. Киләсе елга да шул ук вакытка тагын да зуррак җыен уздырачакбыз, Алла кушса. Һәр елны уздырырга дигән карарга килдек. Җыентык чыгарычакбыз. Академик институтлар да чыгара алмаслык эшләр булачак, тагын да китаплар чыгарачакбыз.

Кайсы гына татар авылын алма, музей бар, халык хәтере тирән

Татар кешесе үзе яшәгән урында авыл булсынмы ул, районмы, республика тарихын өйрәнергә тырыша. Бу – безне башкалардан аерып торган сыйфат. Кайсы гына татар авылын алма, музей бар, халык хәтере тирән. Әби-бабайлар саклый, алар сөйләгән сүзләр балаларның берсендә дә генә булса да сеңеп калачак. Бу – генетика. Гаилә, авыл архивында калырга тиеш. Нәсел шәҗәрәләре безнең өчен бик мөһим, кыйммәтле ядкарьләр.

– Мортаза Рәхимов вакытында татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең мондый җыеннарын уздырып булмас иде...

– Ялгышасыз. Килешмим бу фикер белән. Гаеп атулар күп булды, каршылыклар чиктән ашты. Сез атта, без дилбегәдә дип сөйләгәндә Мортаза Рәхимов кына түгел, башкалар да читкә этәреләчәк. Рәхимов үз вакытында татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашты. Рәхимов чорында татар газеталары эшләде, татар театры төзелеп бетте. Моны танырга кирәк. Үзеңне ничек куясың бит. Шуннан чыгып синең белән дә эш йөртәчәкләр.

Хәзер дә шундый ук вазгыять. Телисең икән, эшлисең. Аптырыйм, менә без Мәрьям Солтанованың истәлегенә такта куйдык, берсе дә кулга сукмады, пикетка чыкмады. Ник моны моңарчы эшләмәделәр? Югыйсә берсе дә каршы килми...

Камил Әбләзов – "Нарат-К" директорлар шурасы рәисе (урман, агач эшкәртү тармагы), Сарытау өлкәсе губернаторы киңәшчесе, Татарстанның Сарытауда сәүдә вәкиле, Сарытауның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG