Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәгыйть Хәйри: "Элек гопниклар урамда иде, хәзер хакимияттә"


Сәгыйть Хәйри, журналист, "Төркия авазы" радиосы җитәкчесе
Сәгыйть Хәйри, журналист, "Төркия авазы" радиосы җитәкчесе

Миңтимер Шәймиев беренче тапкыр Төркиягә килгәч, татар галиме Әхмәт Тимер белән ни турыда сөйләшкән һәм нәрсәдә килешмәгәннәр? Төркия дәүләтенә татарча радио асрау нигә кирәк? Төркиягә китүчеләр Ватанга кайтамы? Бу хакта Әнкарада 33 ел яшәгән журналист Сәгыйть Хәйри белән сөйләштек.

Төркия дәүләте 26 ел дәвамында татар телендә "Төркия авазы" радиосын эшләтә. Бу — дәүләт радиосы, ул көн саен төшке вакытта эфирга чыга. Саф татар телендә Төркия хәбәрләре җиткерелә, Төркиядәге татарлар тормышы турында бәян ителә. Әнкарада урнашкан радио редакциясендә бары тик 4 кеше эшли һәм бу TRT корпорациясендә иң кечкенә редакция булып санала. Радио ачылганнан бирле биредә журналист Сәгыйть Хәйри эшли, ул татарча радионы җитәкли.

Сәгыйть әфәнде үзе Төркиядә инде 33 ел гомер итә һәм биредә төрки-татар тормышы энциклопедиясен булдырган кеше. Без аның белән ни өчен Төркия дәүләтенә кыска дулкыннарда сөйләүче радио кирәклеге турында, Төркиядәге элеккеге мөһаҗирләр тормышы, Миңтимер Шәймиевнең беренче тапкыр Әнкарага килеп, Әхмәт Тимер белән очрашканда ни турында сөйләшүе хакында һәм КГБның Төркиядән Казанга юлланган татарча аудиолар яздырылган кассетларны ничек тыңлаганы хакында сөйләштек.

— Сәгыйть әфәнде, өлкәнрәк буын кешеләре Сезне яхшы таныйдыр, әмма башкалар танымаска да мөмкин, Сезнең Төркиягә килеп урнашу ничек булды ул?

— Тарихта калды инде ул вакыйгалар. Чынында искә төшерә башласаң, әллә ниләр искә төшә. Без Казаннан Төркиягә киткәндә әле Совет Берлеге бар иде. Әнкарада совет илчеген дә хәтерлим. Бу 1991 ел иде. Очкычлар очмый, интернетның әсәре дә юк. Телефон да юк, чикләр ябык. Безгә Төркиягә юлларны ачучы язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова булды. Казанга төрекләр килгән булган, Tөрки дөнья тикшеренүләре вакыфы җитәкчесе, профессор Туран Язган татар милли хәрәкәт вәкилләре, шул исәптән Фәүзия апа белән очрашкан, яшьләрегезне Төркиягә җибәрегез, төрекчә өйрәтәбез дигән тәкъдим яңгыраган.

Сәгыйть Хәйри, 1991 ел
Сәгыйть Хәйри, 1991 ел

Минем укып йөргән чагым, КДУның журналистика факультетының икенче курсында белем алам. Ул вакытта милли хәрәкәттә актив катнашам, "Азатлык" татар яшьләре берлегендәмен. Ирек Гарипов аның башлыгы, аңа да Төркиягә барырга тәкъдим ителде. Әмма ахыр чиктә күпчелек кеше арасында мин сайландым. Ризалаштым. Кызык бит! Төркия турында берни белмим. Шулай да үлеп китеп ул вакытта "Чалы кошы" сериалын карый идек. Төркияне шул кино аша гына күреп белдек. Аннары беренче Татар яшьләре көннәренә Төркиядән Рушан Бичури исемле кыз килде, Төркиядә туып-үскән милләттәшебез. Менә аның аша да Төркияне чамаларга тырышу бар иде. Кино тәэсире булдымы — белмим, әмма кызыксыну җиңде. Өстәвенә Казанда тормыш имин түгел ул вакытта, "гопник"лар, бандитлар күп, куркыныч вакытлар, шуңа читкә китү хәерлерәк иде. Ул Казанны күз алдына китерү авыр, караңгы, төзсез, куркыныч, эчкечеләр һәм бандитлар. Өйдән чыгып киткәндә дә, кайтканда да Аллаһка тапшырып чыгып китү-кайту иде.

Төркиягә барыр өчен дүрт кеше сайланды, әмма ахыр чиктә өчәү калдык, чөнки бер егет Мәскәүдә түнтәрелеш булгач, шикләнепме, куркыпмы калды. Мин, Фәүзия апаның кызы Зөлфия, Линар исемле егет юлга чыктык. Мәскәүдәге Төркия илчелегенә барып, визалар алу эшен Фәүзия апа башкарды. Без Сочига очтык. Аннан такси белән Батумига юлландык. Аннан башка таксига күчеп утырып, чик буена җиттек. Грузия әле аерым дәүләт түгел, сугыш әсәре дә юк. Шул рәвешле Әнкарага җиттек, монда укырга кердек. Мин Якын Көнчыгыш университетының Дәүләт идарәсе бүлеге белән Анадолу университетының Төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алдым.

— Ә Казан егете ни рәвешле милли хәрәкәткә килеп керде?

— Озынрак хикәя инде бу. Ничек кереп киткәнемне төгәл хәтерләмим, мин бит Казанда туган кеше, өйдә милли җанлы мохит булды дип әйтә алмыйм, әмма шулай да ниндидер могҗиза белән татар мәктәбендә белем алдым. Анысы — әти теләге. Әни — табибә, ул урысча сөйләшә, шулай күнегелгән. Сеңлем менә француз мәктәбендә укыды. Бер мин генә Гафури урамындагы 35нче мәктәптә белем алдым. Һәм бу минем тормышымда зур казаныш һәм бәхет дип кабул итәм. Бу мәктәп — ул вакытта Казанда бердәнбер татар мәктәбе. Уку-укыту урысча, әмма башкалардан аермалы безгә татар теле белән татар әдәбиятын укыттылар. Гаҗәп, барлык укучылар татар иде. Шуның белән аерыла идек.

Урамда бандитлар, ә татар мәктәбендә без башкачарак мохиттә тәрбияләндек

Мин монда татарчамны яхшырттым, үземә татар дөньясын ачтым. Казанда бандитлар, гопниклар идарә итә, ә татар мәктәбендә без башкачарак мохиттә тәрбияләндек. Группировкаларга йөрүчеләр бар иде бездә дә, әмма бу массачыл күренеш булмады. Мәктәптә татар зыялылары балалары да белем алды. Татар язучылары, шагыйрьләре килә иде. Икенче сыйныфта инглизчә өйрәтә башладылар, шуңа ингличзә, татарча спектакльләр куя идек. Башка Казан балаларыннан аермалы миндә татар теле бар иде, чөнки мине күбрәк әби тәрбияләп үстерде. Ул әкиятләр, Тукай турында сөйләде. Күрәсең, шулар барысы да сеңеп калгандыр.

Сәгыйть Хәйри, Казан, 1991 ел
Сәгыйть Хәйри, Казан, 1991 ел

Бермәл Бауман урамындагы Татарстан китап нәшриятының югары катына мендек, чорма башы инде ул, анда газетлар күп иде. Актара башладык, бер язмага күзем төште, шуннан Тукай клубы турында игълан күрдем. Алар шушында ук, нәшриятның югары катында җыелыша булып чыкты. Мин 9нчы сыйныфта укыйм. Барып карарга булдым. Керсәм, шагыйрьләр татарча шигырьләр укый. 1980нче еллар азагы бу. Газинур Морат, Нияз Акмалны төгәл хәтерлим, Мөдәррис Әгъләм бар идеме — белмим. Миңа бик нык тәэсир итте бу кичә. Урамда шыксыз, тормыш баскан кешеләр, төзсез тормыш, ә монда кызык шәхесләр, мин ишетмәгән фикерләр яңгырый, җылы һәм кызыклы мохит. Рәхәт бер хис калдырды.

Мин бит мәктәптә ботаника белән мавыккан кеше идем, журналистика турында уй кереп чыкканы да юк. Урамда малайлар кешеләрдән акча кыса, ә мин мәктәп теплицасында помидор үстерәм. Өйдәге тәрәз төпләрендә — кактуслар, алоэлар. Үз дөньям. Ара-тирә Тукай клубына йөрим. Бермәл миннән бер мәкалә, инша яздырттылар, табигатьне саклау турында иде ул. Яздым. Аннары бер табигатькә чыгып урман кырларын җыештыру өмәсе булды, болай гына калмасын, теркәп куыйм әле дидем. Бауман урамындагы шул ук нәшрият йортында табигатьне саклау комитеты утыра иде, шунда йөргәлибез. Комитеттагы бер таныш апа минем язуларымны укыда да урысчалап: "Сәгыйть, нишләп йөрисең син монда?! Монда акча юк. Менә бит яза беләсең, үстер шул сәләтеңне, акчалы эш ул!"диде. Мәктәпне тәмамлаганда КДУның журналистика факультетына килеп кердем. 1989 елда инде татар телле белгечләрне әзерли иделәр. Керү имтиханында миннән Мөхәммәт Мәһдиев сынау алды. Остазларым — шәхесләр. "Татарстан" радиосына йөри башладым, анда да легендар режиссерлар, редакторлардан сабак алдым. Галимнәр, язучылар, сәнгать ияләре — кемне алма, милләт агалары. Минем өчен бәхет кошын тоту булды ул.

— Һәм бу татар милли хәрәкәтнең оешып, ныгый барган һәм хәлиткеч гамәлләр кылынган чаклар…

— Нәкъ шулай. Мин ботаникадан журналистикага килеп кердем, журналистика исә милли хәрәкәткә юл ачты. Радиога килеп йөрим, эшлим, Нәсим Акмал миңа: "Сәгыйть, интервью яса әле", ди. Кем белән дим. Университетта татар яшьләре оешып ята, ниләр эшлиләр икән, сөйләш әле дип миңа эш кушты. Университетта Рим Гыйлфанов, Таһир Гыйләҗев бар иде. Баксаң, Татар иҗтимагый үзәге каршында яшьләр оешып ята. Сөйләттердем, яздырдым, интервью чыкты. Үземдә дә кызыксыну зур булды, аларга кушылдым. Милли хәрәкәттә милли зыялылар күп. Моңа кадәр күренмәгән, ишетелмәгән чыгышлар, фикерләр яңгырый. Яшьләр дә күбәя бара. Казанда үскән кеше буларак беләм, берсе дә урамда татарча сөйләшми, татарлар үзләрен танып белми, ә монда татар теле мәсьәләсе күтәрелә. Телнең кулланышын киңәйтергә кирәк, урысча сөйләшенгән мохиттә татарчаны ничек күбәйтергә дигән фикер алышулар күбәйде. Тирә-якта урыс мохите, шуңа татарлар үзара берләшеп, оешып яши башлауга ихтыяҗ бар иде. Яшьлек тә бит! Аерылып тору да кызык.

Казандагы митинг, 90нчы еллар, сулда микрофон тотып баручы Сәгыйть Хәйри
Казандагы митинг, 90нчы еллар, сулда микрофон тотып баручы Сәгыйть Хәйри

— Сезгә, яшьләргә, ул нотыклар кызык идеме?

Казанда татарча дискотекалар оештыра башлаучы мин идем

— Кызык түгел, әмма яшьләрне милли эшләргә тарту кирәк. Казанда ул хәзер генә татарча күпсанлы төрле чаралар уза, ә ул вакытта татарча берни юк. Театр гына бар. Шуның белән бетте. Казанда татарча дискотекалар оештыра башлаучы кем иде дип сорасагыз, мин идем. Ул вакытта бу башка сыймаслык хәл буларак кабул ителде. Беренче сынау Татар яшьләре көннәрендә булды, "Идел" аланында мин радионы эшләттем һәм дискотека мәйданының ачкычын да миңа тоттырдылар. Иртән кешеләрне татарча уятам, Асаф Вәлиевның "Ассәләмәгаләйкүм" җыры чыккан вакытлар иде, шуны куя идем. Ә кичен — дискотека. Шәп иде ул, әйдә Казанда да татарча дисктека ясыйк диештек. Зөһрә Шәрифуллина, "Сак-сок", Венера Ганиева җырлары хитлар иде. Кассетларда чыга иде алар. Дисктотекада дәртлесе дә, талгыны да үрелеп барсын өчен ул тасмаларны бер-берсенә тоташтырып, ялгап мәш килә идем.

Урыс дискотекаларында чит ил музыкасын яңгыраталар иде. Ул музыка кәттә булып саналды, әмма ни гаҗәп, татарча дискотекаларында кеше арта гына барды. Үзгә иде ул. Күрәсең, миллилеккә сусау да, аерылып тору теләге дә зур булгандыр. Бермәл педагогика институтының тулай торагында татарча дискотека билгеләнде, биюгә кадәр җырчы, педагог Миңгол Галиев белән очрашу иде. Менә туктатып кына булмый бит Миңгол абыйны! Сөйли дә сөйли! Сөйләде дә, җырлады да. Чак туктаттык, чөнки биисе килә бит! Аннары Миңгол абый: "Мин бит дискотеканың татарча икәнен белмәдем! Татарча да була икән бит!" дип шаккатты, мактады безне.

Милли хәрәкәткә кешеләрне аерым-аерым чакырып та йөрдек. Тулай тораклар буенча да йөрдек, университетларга да бардык. Игъланнар элдек. Кеше берни аңламый, нинди милли хәрәкәт, нишли ул Татар иҗтимагый үзәге… Ә без шалт итеп алайса дискотекага килегез дия идек. "Казан" милли-мәдәни үзәккә җыела башладык, ул вакытта ул Ленин мемориалы буларак эшли. Һәр атна азагында татарча дискотека уза башлады. Бушлай. Без шулай итеп милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп иттек. Кереп китүчеләр күп булды, урысча сөйләшүчеләр шактый иде, татарча өйрәнергә теләүчеләр артты. Үзара җыелышсак, татарча гына аралашу шарты куелды, кем урыс сүзен ычкындыра, шул гомум фондка, ул бер пыяла банка иде, 10 тиен сала.

— Димәк сез Татарстанда эшләр кызган чакта, төрле зур эшләр башланганда чит илгә Төркиягә китеп баргансыз булып чыга.

— Шулайрак булды. Әмма мин китсәм дә, ил белән элемтәне югалтмадым. Монда килсәм дә, журналистика белән шөгыльләндем. "Татарстан" радиосына мондагы татарлар белән сөйләшеп, тапшырулар әзерләп яздырып җибәрә идем, алар эфирда яңгырый иде. Аннары гомумән монда татарча радио ачылды. "Төркия авазы"нда 1998 елда эшли башладым. Төркия радиосында 25 елдан артык эшлим, ә Төркиягә килүемә быел 33 ел тулды.

Сәгыйть Хәйри, 1993 ел
Сәгыйть Хәйри, 1993 ел


— "Төркия авазы" — Азатлык радиосы кебек үк — татар дөньясы өчен мөһим һәм уникаль күренеш. Икесе дә татар телендә эшләүче медиа һәм аларны яшәтү, финанслауны татарга катнашы булмаган дәүләтләр башкара. Русиядә татарлар асаба халык булса да, салымын түләсә дә, федераль дәрәҗәдә татарча бер генә тапшыру юк, мисал өчен. Нәрсәгә кирәк иде Төркиягә кыска дулкыннарда татарча радио булдыру?

— 1998 елның февралендә "Төркия авазы" грузин телендә сөйли башлады. Аннары татар телендә дә булачак дигән сүзләр таралды. Мин бер ширкәттә эшләп йөрим ул вакытта. Танышлардан килеп иршете бу хәбәр. Кызыксынып килдем радиога, үзем белән таныштырдым. Сөйләттеләр, тавышымны яздырттылар. Ошаттылар. Эшләрлек татар танышларыгыз бармы дип сорадылар. Алсу Камалиева бар иде. Мин аңа дәштем. Ул Марс Тукайга, ә ул үзе белән Райнур Шакирны ияртте. 1998 елның 26 маенда "Төркия авазы"ның татар редакциясенең беренче тапшыруы эфирга чыкты. Ярты сәгатьлек тапшыру иде ул, кичке 8нче яртыда сәламләдек. Аннары бер елдан соң ул бер сәгатьлек тапшыруга әйләнде, кичке 9дан 10га кадәр эшләдек. Берничә ел шулай дәвам итте. Яхшы вакыт. Аннары янә ярты сәгатькә күчерделәр, әмма татарлар хәзер өйлә вакытында сөйли.

Ул вакытта безнең медианы хәрбиләр күзәтә иде

Төркиядә нинди үзгәрешләр булды, ул безгә, журналистларга да тәэсир итте. Мин эшли башлаганда Төркиядәе әле коалиция хөкүмәте иде. Сөләйман Демирел — президент, аның чыгышларын тәрҗемә итү авыр иде, чәчләр агарып чыга, катлаулы сөйли иде. Хәбәрләр аша Төркиянең үзгәрүен дә күрдек. Ул вакытта безнең медианы хәрбиләр күзәтте, эфирлар яздыртылып тыңланыла, тикшерелә иде. Көрд сүзен әйтергә ярамый иде, көрдчә сүзләр тыелган. Төрлесен уздык.

Безнең максат — ул Төркияне таныту. Татар телендә Төркия сәясәтен сөйләү, мәдәнияте белән таныштыру. Кыска дулкыннар чит илләрдә җәһәт кенә тотыла иде. Эшли башлаган чорда Татарстанда тыңлаучылар күп булды. Себердә яшәүче даими укучыларыбыз барлыкка килде. Алар хатлар яза иде. Сембердә яшәүчеләр эфир көндезгә күчерелгәч, ачуланып хатлар юллады, сезне тыңлау уңайсыз дип. Финляндия татарлары да безнең аудитория иде.

Төркия үзен таныта, дөньяга ачык булуын күрсәтә. Әле менә Африка дәүләтләренә радио үз тапшыруларын җиткерә, алар телләрендә сөйли башлады. Һаман киңәя бара.

— Кыска дулкында эшләүче радионың һаман да эшләве гаҗәп, дөнья интернетка күчте югыйсә…

— Безнең радионы да ябу сүзләре күп булды. Хәзер барысы да телевидение карый, интернет бар дигән аргументлар әйтелде. Нәрсәгә кирәк диештеләр. Әмма Төркиядә бер очрак булды. "Төрек һава юллары" пилотларын Либиядә тотык итеп алдылар, алар төрмәдә радио тапкан һәм шунда "Төркия авазын" кыска дулкыннар аша тыңлаган. Безне онытмаганнар, безне эзлиләр дигәнне шул тапшырулар аша ишеткәннәр. Исән-имин котылып кайткач, пилотлар без "Төркия авазы"н тыңладык, хәбәрләрне шуннан белдек, бу безгә исән калырга ярдәм итте дип сөйләгәч, радиога карата сәясәт үзгәрде, көска дулкыннарда сөйләүче радио кирәк дигән нәтиҗәгә киленде.

Татарча сөйләүче редакция кечкенә, без дүрт кеше эшлибез. Мин, Элмира Исрафилова, Гөлгенә Нәфис, Алсу Мифтах. Иң зурысы фарсы телендә сөйләүче редакция, алар, мисал өчен, 15 кеше эшли.

Сәгыйть Хәйри һәм Эльмира Исрафилова Фәрит Гыйбатдинов белән сөйләшә
Сәгыйть Хәйри һәм Эльмира Исрафилова Фәрит Гыйбатдинов белән сөйләшә

— Сезнең эшне дәвам иттерүчеләр бармы? Сездән башка эшләүче юк, ябабыз дигән куркыныч бармы татарча сөйләүче "Төркия авазы"на?

— Андый ихтимал бар. Мәсәлән, әрмән радиосында өч кеше иде, ике кеше китте, бер кеше калды. Эшләрлек кеше юк икән, аны ябалар, билгеле. Игълан булса, Әнкарада татарча эшли торган кешеләр табылыр дип уйлыйм. Әмма алар журналист белемле, сәләтле дә булырга тиеш. Әлегә яңа кадрлар әзерләү яки татарча яңа проект ачылу турында сүз кузгатылмый. Менә подкастлар белән бәйле бер яңа проект чыгарга тора, хәзерге 41 тел белән беррәттән украин, япон, корея телләре дә өстәләчәк, татарча да бар.

— "Төркия азазы"да иң зур казанышыгыз нәрсә дип саныйсыз?

— 1998 елда радио ачылгач, бөтен җирдә бер үк эш стандарты, тапшырулар юк иде. Мин монда татар мөһаҗирләре күп, алар аша төрек-татар дөньясын танытыйк дидем. Проектны әзерләдем, күрсәттем, аны башта кабул итмәделәр, аннары ярар, чыгарыйк дип ризалаштылар. Эшли башладым. Бер-ике елдан соң бу проект башка редакцияләргә дә таралды. Интернет барлыкка килгәч, иярчен барлыкка килде, эш рәвеше үзгәрде. Татарлар килдеме Әнкарага? Мәгез камера, эшләгез дия башладылар. Безнең интернет сәхифә дә бар бит, видеолар да ясала.

Эшләү дәверемдә мин күп татарлар белән очраштым, аларны яздырдым. Саллы тавыш архивы тупланды. Алар барысы да дигитал архивка әйләндерелде. Анысын үзем тырыштым. Җырлар, шигырьләр интервьюлар күп, инде бакыйлыкка күчүчеләр шактый. Аларның сөйләгәннәре тарихка калды. Галим Әхмәт Тимер, җәмәгать эшлеклесе, журналист Гали Акыш белән күп аудиоязмалар саклана.

Гали Акыш белән әңгәмә
Гали Акыш белән әңгәмә

Садри Максудиның кызы Адилә Максуди Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты булды. Төркиягә, Әнкарага килгәч аның белән таныштым. Хаста иде, ятып кына тора иде. Мәрхүм Сәйдә Арслан, ул бөтен татарларны белә иде, Әхмәт Тимер оештырган институтның китапханәчесе булды ул. Ул Адилә апа янына барып йөрде, хәлен белеп торды. Ул мине дә үзе белән ияртеп алып барды, таныштырды. "Сәгыйть, Адилә ханым усал, ни әйтсә шуны эшлә" дигән иде. Мин диктофонны чыгардым, әмма мәрхүмә моны күрде дә: "Мин — диктофонның дошманы, тавышымны яздыртмагыз" дип кырт кисте. Менә аның тавышы, ни үкенеч, архивымда юк. Рөхсәт бирмәде, сүзенә күндем. Сөйләгәннәрен язып кына бардык. Әтиемнең меморандумын татарчага тәрҗемә итәргә телим, танытасым килә дигән иде. 1991 ел иде бу. Әтиемнән калган татар китапларым бар, укысагыз, мин тыңлар идем диде миңа. Ул татарча белми, әмма аңлый иде. Атнаның берничә көнендә мин янына килеп, ярты сәгатьләп китап укый идем. Ул ятып тыңлый иде. Мин чәйләп ала идем дә китә идем. Берничә айдан Адилә апа вафат булды. Кызы профессор Гөнүл Пултар белән озак еллар дәвамында аралашабыз.

Кайда булды шул кассета дип сорагач, аны ФСБ алды, тикшерде, диде.

Төркиядәге татар авылларына йөреп, андагы кешеләрне дә яздырттым. Бабайлар, әбиләр үз тарихларын, яшәешләрен сөйли иде. Шундый бер кассетны "Татарстан" радиосына җибәрдем, ә копиясен ясый алмадым, өлгермәдем. Мин аны Уфадагы галим, хәзер инде мәрхүм Алмаз Шәйхулловка бирдем, ул Әнкарада фән белән шөгыльләнә иде. Ул кассетны Казанда Рөстәм Фәйзуллинга тапшырырга тиеш иде, әмма вәгъдәне үтәмәде. Еллар узгач, Алмаз әфәнде белән очраштым, кайда булды шул кассет дип сорагач, аны очкычтан төшү белән ФСБ алды, тикшерде, диде. Кире биргәннәр аны үзе, өйдә диде, әмма кайтара алмады, үзе дә үлеп китте. Менә шул бер үкенү бар. Кутахья төбәгендәге татарлар язмасы иде ул.

— Әхмәт Тимер белән дә тыгыз аралашкансыз. Ачыклык заманы булса да, ул туган иленә кайта алмады. Аның эшчәнлеген азмы-күпме танытып өлгерделәр, тик Русиядә сәясәт тагын үзгәрде һәм Әхмәт Тимер кебек шәхесләр янә онытылырга мөмкин. Тарих бик тиз әйләнеп кайтты дигән фикер тумыймы?

— Әхмәт Тимер дигәндә бер хәл искә төшә. Татарстан барлыкка килгәч, Миңтимер Шәймиевнең президент буларак беренче сәфәре Төркиягә булды. Ул Әнкарага килде, аны һава аланында татарлар каршы алды. Мин дә бар идем, фотога төшердем. Шәймиевне Әхмәт Тимер белән очраштырдылар. Бу һава аланында иде. Алар икесе генә сөйләште. Әхмәт абыйдан аннары нәрсә сөйләшүләре турында сораштым, галим бары тик "Шәймиев минем белән риза булмады" дип кенә әйтте. Темасын белмим. Милләт турында, дәүләтчелек турында булгандыр дип кенә чамалыйм.

Сулдан: Миңтимер Шәймиев, Әхмәт Тимер, Сәкинә Шәймиева, Әнкара, 12 октябрь 1992 ел
Сулдан: Миңтимер Шәймиев, Әхмәт Тимер, Сәкинә Шәймиева, Әнкара, 12 октябрь 1992 ел

Әхмәт Тимер — Төркиядә бик мөхтәрәм шәхес. Татар галиме илгә кайта алмады. Бер зур үкенеч ул. Аны бит Казанга чакырдылар, чакыру кәгазе факс аша килде, мин аны бик яхшы хәтерлим, ул бик дулкынланды ул чакыруны күргәч. Әхмәт абый Казанга кайтырга тиеш иде. Аннары бер көнне ул миңа: "Казаннан бер хатын шалтыратты, президент аппаратыннан дип таныштырды үзен, ул миңа Казанга кайтмаска киңәш итте" диде. Кем булган ул хатын — белмим. Аннары Әхмәт абый Мирфатыйх Зәкиевтән дә киңәш сорады. Белүемчә, Мирфатыйх Зәкиев ФСБ кешеләренә мөрәҗәгать иткән. "Берни булмый, алар инде үткән эшләр" дигән. Әмма галим президент аппаратыннан булган кеше тәэсирендә калды. Мин дә үгетләп карадым, юк, кайтмыйм, диде. Шулай да кызы Зәйнәп-Бәхшаиш кайтты. Әтисенең туган якларын видеога төшерде. Әхмәт абый туган илен видео аша гына күреп, үлеп китте.

Әнкарага килгәндә, 1991 елда Төркиянең Мәдәният министрлыгы каршында татар теле курслары бар иде. Килү белән миңа башта шуны әйттеләр. Баксаң, аны да Әхмәт Тимер оештырган булып чыкты. Төрекләр укый иде. Ул аларга өч алфавитта (гарәп, кирилл, латин) татарча укырга, язарга өйрәткән. Мин Төркиягә килгәнче Әхмәт Тимерне белми идем. Аның янына алып бардылар. Килдек, сораша башлады бездән. Кемнәр, ничек килгәнебезне сорашкач, бик тәэсирләнде. Без килгән юл кайчандыр Әхмәт Тимер үзе узган юл иде ул. Ул да вакытында Грузия аша Төркиягә килгән. Аны Йосыф Акчура ишетеп калып урнашырга ярдәм иткән. Ул үзе дә миңа телефонын бирде, килеп йөрегез диде. Кунакка чакырды, аннары якынайдык, аралашып яшәдек.

Гаяз Исхакый да милли лидер буларак шулай онытылып торырга мөмкин

Әхмәт Тимер янә Русиядә уңайсыз фигурага әйләнеп бара, Гаяз Исхакый да милли лидер буларак шулай онытылып торырга мөмкин, шул табага барганы сизелә. Әмма барысын да сугыш хәл итәчәк. Мәскәү җиңелсә, дилбегәләр кулдан тәмам ычкынмаса да, хәлләр йомшарачак дип өметләнәм. Минемчә, явызлык белән башланган эш озак дәвам итә алмый.

— Ә Төркиядән Русиянең Украинага басып керүе ничек кабул ителә? Шактый кеше чит илләргә, шул исәптән Төркиягә чыгып китте.

Сугыш, бертуктаусыз үлемнәр буларак кабул ителә. Тагын ничек була алсын ул? Мин хәбәрләрдә эшләгән кеше, Югославиядә, Чечняда сугыш башланганын да күрдем. Сүрия, Гыйрак сугышлары турында да яздым, үлем дә үлем. Бу сугыш башланганын алдан сиздем, чамаладым. Сугыш алдыннан мин Татарстанга кайткан идем. Украина сугышына җибәрелгән танкларны күрдем, кайда, ничек күргәнне сорамагыз, юлда идем — танк колоннасы бер юнәлештә агылды да агылды. Сугышка бер атна кала вакыт бу. Сорагач, хәрби күнегүләргә баралар дип аңлаттылар. Әмма энергетика башка иде. Төркиягә кайткач, эш урынында Мәскәү Украинага һөҗүм итәрме дип сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, ә мин эчтән әзер идем.

Бу — куркыныч сугыш. Беренчедән, аны сугыш итеп кабул иттермәскә тырышалар, икенчедән, һәлак булучыларны да, яраланучыларны да яшерәләр. Хаклык белән барган сугыш булса, яшерерләр идеме моны? Юктыр. Хурлыклы сугыш. Татарстан белән Башкорстанга кайткан мәетләр саны коточкыч. Бер кешенең үлеме дә зур фаҗига. Кемнеңдер бердәнбер баласы да була ала бит ул, ә ятим калган балалар, ә тол калган хатыннар?.. Барысы да япь-яшь ирләр бит. Болай да ирләр иртә китә, ә монда сугышта да кырылуларын күрү йөрәкне әрнетә. Ничектер менә сугышка Идел-Урал, Себер якларыннан китүчеләр күбрәк дигән хис кала, Мәскәү белән Петербурга ул кадәр табутлар кайтуы күренми.

Татарстан матбугатын ачасың, гел сугышка барырга өндәү. Агрессив бара әле ул реклам. Ачуны кабарта. Сугышчы батальоннарга әле җитмәсә татар исемнәре бирелә. Хурлык. Көне-төне тукып торса, күрәсең, кешеләр пропагандага бирелә, кеше җиңел генә Украина безгә дошман дигәнне кабул итә. Мин кешеләрнең карашлары өчен гаепләмим. Үзем дә анда яшәсәм, пропагандага бирелә алыр идем. Оста башкарыла әле җитмәсә …

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп бүген сугышта түләгән акчаны күрдеме безнең кеше?

Моннан тыш акчасызлык та бар. Кеше сугышка китеп финанс проблемын юнәтергә тырыша, чөнки башка акча эшләү ысулы юк. Кешеләр бик аз акчага бил бөкте һәм бөгә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп бүген сугышта түләгән акчаны күрдеме безнең кеше? Юк. Ә укытучы яки табиблар? Аз акчага авыр эштә эшлиләр. Ә сугышка киткәннәргә өеп бирәләр. Ник моңа кадәр кешеләрнең хезмәтләре өчен мондый эш хаклары түләнмәде соң?

Җәмгыятьтә ниндидер каршылык та булып алды. Хәзер ничектер — белмим. Әмма мобилизация башлангач, сугышка бармас өчен читкә китүчеләрне куркак, хыянәтче дип сүгүчеләр дә булды. Барысы да китә алмый, билгеле. Әмма китә алган икән, афәрин! Кешегә гомере бер генә бирелә һәм һәр кеше кадерле. Ватанны сакларга дигәндә сугышу, илне яклау икенче ул. Әмма баскынлык сугышында катнаштырып, кешеләрне күрә торып үлемгә җибәрү — җинаять. Бер кешенең амбицияләре аркасында барлыкка килгән сугыш бит ул. Нигә кемдер аның өчен гомерен өзәргә тиеш? Нәрсәгә?

Төркиядә кайчак Путинны көчле идарәче дип мактаучыларны очратырга мөмкин. Көнбатышка каршы, диләр, оста идарәче диләр. Әмма сугыш аркасында кешеләр кырылуын белми төрекләр. Татар белән башкортлар дәүләт телен сорап кына, теләнеп кенә укырга мәҗбүр ителүеннән дә бихабәр алар. Дини, сәяси карашлары өчен кешеләренең төрмәләргә утыртылуын да белмиләр.

— Сез Совет Берлегендә туган һәм яшәгән, аннары иреклек заманы җиткәнен дә, милли яңарышны да күргән кеше. Бик аз вакыт узды, кире СССРга кайтылды. Нәрсә дөрес эшләнмәде, ни өчен кире борылыш булды, Сезнеңчә?

— Чынында хәзер заманнар Совет Берлеге белән чагыштырырлыкмы икән? Ул вакытта да җиңел булмаган, башка фикер әйтүчеләрне төрмәгә дә утыртканнар, психдиспансерларга да япканнар. Әмма бүгенге кебек тоталь контроль булмаган, КГБ бу кадәр контрольсез эш итә алмаган. Хәзер тагын да куркынычрак дип саныйм, кешеләргә төрмә хөкемнәре чәпәлә, карап тормыйлар, яшьме ул кеше, картмы, авырумы, юкмы. Тегермәнгә галимнәр дә, табиблар да, укытучылар да эләгә. Журналистларны әйтеп тә тормыйм. Алар йә төрмәдә, йә илдән китәргә мәҗбүр булды, йә авызын ябып һөнәрен алмаштырды. Совет Берлегендә төрмәгә ябу бар иде, әмма кеше үтерүләр юк иде бит. Без үскәндә бандитлар, гопниклар урамда иде, әмма хәзер алар хакимияттә. Алар кануннарны үз ягына борып эшләтә һәм куллана. Шунысы коточкыч. Бер фикер, бер лайк өчен төрмәгә утыртулар башка сыймый, әмма бу — Русиядәге бүгенге чынбарлык. Кеше үтерүче яки талаучы урамда иректә йөри ала, сугыштан каһарман булып кайта, ә үз фикерен ялгыш әйткән кешене 10 ел төрмәгә утырталар.

— Ни өчен бу хакимият азды дип саныйсыз?

— Иреклек ачылды, әмма гражданлык җәмгыяте төзелмәде. Дәүләткә, хакимият кешеләренә артык ышану безне харап итте кебек. Кешеләрне дәүләт эшеннән җайлы гына читләштерделәр. Сездән берни тормый, сезнең тавыш, сезнең сайлау ул кадәр мөһим түгел, дәүләт барысын да эшли, сезне яклый дип тукый-тукый, кешеләр гомумән сәясәттән биздерелде. Алар хәзер ни өчен фикер төрлелеге мөһим икәнен дә, бәйсез медиаларның ни өчен кирәклеген дә аңламый. Татарлар бердәм милләт булып үсеп тә өлгермәде. Путин килгән вакытта берничә шагыйрь аны канлы куллар белән идарә итүче булачак дип тасвирлады. Шул вакытта ук алар никадәр акыллы, зирәк булганына шаккатам. Алар исән, Путинның бүгенге хакимиятен күреп алар үзләре дә шакката дип уйлыйм.

— Татарлар демократия шартларында гына үсә ала, яши ала. Чынында һәр кешегә мөһим ул, әмма татарлар арасында Путинның көчле булуына, аның шулай кырыс идарә итүен хуплаучылар да шактый.

Татарлар азмы-күпме ирекле сулый алды

— Бар андый кешеләр дә. Ельцин вакытындагы тәртипсезлек, юклык чорын кичергән кешеләр, ниһаять, Путин килде, тәртип урнашты, ди. Аларның балалары, оныклары татар мәктәбендә дә укый ала, үзләре ТНВ да карый, мәчетләргә дә йөри. Менә бу әйберләргә, 1990нчы еллардагы көрәш булмаса, ирешелмәс иде бит. Әйе, ач булдык, аеруча шәһәрдә торучыларга авыр булды, авылда яшәүче татарлар бакчада яшелчә үстереп, мал асрап тырышып яшәде. Әмма иреклек бар иде бит. Дини һәм милли күтәрелеш булуы белән кадерде ул заманнар. Татарстанда, Башкортстанда үзе тапкан малы үзендә калып шәһәрләр тәртипкә килде. Татарлар азмы-күпме ирекле сулый алды.

Татар зыялылары арасында Путинны хуплаучылар күп түгел дип уйлыйм. Ялагайлар бар инде ул, әмма бүген Путинның каты куллы дәүләтендә никадәр кеше үзен имин хис итә икән соң? Күреп торабыз бит, теләсә кемне төрмәгә тыга алалар. Шулкадәр тук тормыш белән, иркен сулап, иминлектә яшиме кешеләр?

— Иреклек вакытын искә төшергәнсез икән, Татарстан кулдан килгәнне булдырмады дигән үкенү бармы?

— Ачу килгән вакытлар да, үкенү дә булды. Бер күтәрелеш булды, аннары зур чигенүне күзәтәбез. Тарихта да гел шулай булган. 1990нчы елларда күпкә ирешелде чынында. Казанда, башка шәһәрләрдә математика, физика дәресләре татарча укыткан мәктәпләр күп ачылды, алар уңышлы эшләде. Аларны укып чыккан буын кешеләре бар. Милли җанлы кешеләр, татар тарихын да, татар әдәбиятын да, телне дә беләләр. Бүген алар чәчрәп чыга алмасалар да, татарлык идеясе белән яшиләр дип саныйм.

Менә милли мәгарифнең бөтен системы булдырылмады, шәһәрләрдә чын милли мохит барлыкка килмәде. Ул мохит бакчалар һәм мәктәпләрдә генә сакланды. Шуңа да татар мәктәпләре күп булуы кадерле һәм әһәмиятле булды. Әмма янә мин укыган вакыттагы кебек Казанда татарча укыткан мәктәпләр саны бер-ике генә калды. Алар милли мохитне ничек булдыра — белмим. Хәзер мәктәп эчтәлеге тулаем Мәскәү карамагында. Татар теле чын дәүләт теле дәрәҗәсенә җитеп, кулланышта булган булса, телгә һөҗүм барган вакытта татар теле кирәкми диючеләр ягына авышучылар азрак булыр иде.

Сарман районына кайткан саен, бу нефть ширкәте Шәймиев туганыныкы, ә бусы Миңнехановныкы дияләр иде. Үз мәнфәгатенә эшләнгән бит

Вакытында латин графикасына күчә алмау да минем өчен зур үкенеч. Милли университетны булдыра алмау да ачу чыгара. Барысы да безнең кулда иде. Йоклап калындымы, теләк тә артык булмадымы, әллә курку булдымы — белмим. Байлык бар иде бит. Шул вакытта шушы эшләр эшләнеп калынса, бүгенге элиталарга үпкә дә ул кадәр көчле булмас иде халыкта. Соңгы елларда Татарстанга кайтканда, район-авылларга да йөрдем. Кайткан саен, мәсәлән, Сарман районына, бу нефть ширкәте Шәймиев туганыныкы, ә бусы Миңнехановныкы дияләр иде. Үз мәнфәгатенә эшләнгән бит. Үз киләчәкләрен уйлаганда милләт проектлары да булдырылып финансланса, бүген рәхмәт, дога кылучылар күбрәк булыр иде. Мин Мәскәүгә каршы барырга кирәк иде дип акыл сатмыйм, без күрмәгән сатулашулар күп булгандыр, әмма әйтәм бит, бакчалар, мәктәпләр, университетлар булдырылган булса, безнең нигез көчлерәк булыр иде.

Шулай да мин өметсезлеккә бирелү яклы түгелмен. Бүгенге хәлләрне кичерүбезнең бер хикмәте бардыр. Әмма никадәр басым көчле булса да, гаҗәп бер хәл, барыбер саф татарча сөйләшүче татар гаиләләре, татарча иҗат итүче яшьләр каяндыр чыга бит!

Беренче рәттә уңнан: Гөнүл Пултар, Әхмәт Тимер, Сәидә Акыш, икенче рәттә уңнан: Марс Тукай, Бахшаеш Тимер (Әхмәт Тимернең кызы), Мәсүт Арсланбек, Али Туран (Садри Максуди оныгы), Сәгыйть Хәйри, Шамил Чураки, Сәйдә Арсланбәк, Япониядән Равил Агиш, Рәшидә ханым, Ләйлә Гаффарова
Беренче рәттә уңнан: Гөнүл Пултар, Әхмәт Тимер, Сәидә Акыш, икенче рәттә уңнан: Марс Тукай, Бахшаеш Тимер (Әхмәт Тимернең кызы), Мәсүт Арсланбек, Али Туран (Садри Максуди оныгы), Сәгыйть Хәйри, Шамил Чураки, Сәйдә Арсланбәк, Япониядән Равил Агиш, Рәшидә ханым, Ләйлә Гаффарова

— Сез үзгезнең киләчәкне нинди итеп һәм кайда күрәсез?

— Төркиядәге элеккеге мөһаҗирләрне сораштырганда аларның телләрендә бары бер сүз — мәмләкәт. Сагынып сөйләгән сүзләре татар Ватанына бәйле, гәрчә аларның күпләре Идел-Уралны күргән кеше түгел. Алар аны бер хыялдагы ил итеп кабул итә. Әмма китмиләр, чөнки монда берекәннәр. Бары бердәнбер Бәһзат Акташның улы гына Казанга кайтты, өйләнде, гаиләсен булдырды.

Элек Казанга кайткач, берәр зыялының баласы татарча белмәсә аптырый идем. Хәзер үзем дә шул ук хәлдә

Мин монда 33 ел яшим, Татарстанда 20 ел тормыш иткәнмен. Беренче елларда сагыну бар иде, хәзер юк. Туган як — яшәгән урыным булып чыгадыр. Казанга 10 ел кайтмаган вакыт бар иде. Бер кайттым, аптырадым. Мәмләкәттә тормыш үзгәрдеме, әллә мин үзгәрдемме дип йөрдем. Кунакка кайту рәхәт, әмма яши алмасмын инде мин Татарстанда.

Төркиядә дә татар булып яшәп була. Әлеге дә баягы Бәһзат Акташ Төркиядә туды, әмма татарча мөкаммәл белә, балалары да шулай. Минем менә балаларым белми татарчаны. Әниләре төрек булгангамы, мохит башкача булмаганмы — белмим. Гәрчә монда 20 ел яшәүчеләрнең балалары әдәби татар телендә теттергәнен дә беләбез. Улымның кечкенә чагында татарчасы бар иде, әмма юкка чыкты. Элек Казанга кайткач, берәр зыялының баласы татарча белмәсә аптырый идем. Хәзер үзем дә шул ук хәлдә. Татарстанда, Идел-Уралда татарчаны саклап калу мөһим. Татар булып калуның рецепты — ул гаилә, мохит, мәктәп, университет. Татар кешесе татар телле булса, идеаль, әмма рух та мөһим. Милли рух булса, аннары телгә дә тартылу булыр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG