Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төбәк тарихын өйрәнүдә татар белән башкорт ярдәмләшергә тиеш"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

17-18 март Уфада "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" исемле бишенче бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Оештыручылар әйтүенчә, Башкортстандагы төбәк өйрәнүчеләр башкорт тарихчылары белән уртак фикергә килергә тиеш.

Ике көн узган форум Русиянең төрле өлкәләреннән 200дән артык төбәк тарихчыларын туплады. Араларында һәвәскәр тарихчылар да, фән белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Бу җыен бишенче тапкыр уза. Узган ел пандемия аркасында тарихчылар җыела алмады, әмма быел очрашуга киртәләр булмады. Форум төрле төбәкләрдә оештырыла, 2019 елда Томскида узган булса, бу юлы Уфада узды. Җыенның максаты – төбәк тарихы белән кызыксынучыларны туплап, аларга туган як тарихын өйрәнүдә фәнни ысулларны куллану юлларын күрсәтү, архивлар, шәҗәрәләр белән эшләргә өйрәтү. Һәр форумда бу хакта практик семинарлар уздырыла.

Форумның төп оештыручысы – Сарытаудан эшмәкәр Камил Әбләзов. Һәрхәлдә финанслаучы ул, әмма ул үзе җыенда күренмәде. Башкортстанның рәсми матбугаты бу форумны яктыртмады, бу хакимиятнең формаль булмаган әмере була ала, әмма шул ук вакытта аны оештыруда каршылыклар тумаган.

Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "Бернинди аяк чалулар да, каршылыклар тудыру да, нидер рөхсәт итмәүләр булмады. Чакырылган кунаклар барысы да килде, җыелыштык, сөйләштек. Татарстаннан килүче галимнәргә дә сүз әйтүче булмады. Шау-шу эзләргә дә, капма-каршы кую да кирәкми", диде Азатлыкка.

Әйтергә кирәк, тулаем шау-шусыз да булмаган. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә "Туган җир" журналы (төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең хезмәтләре дөнья күргән матбага) мөхәррире, галим Дамир Исхаков, шулай ук тарихчы Илнар Гарифуллинның катнашмавы турында сораулар куелды. Альберт Борһанов моңа җавап итеп: "Кем теләде, шул килде, кемнедер кертмәү фәрманы юк иде", диде. Дамир Исхаков та, Илнар Гарифуллин да бу сорауга ачыклык кертергә теләмәде. Азатлык чыганакларына караганда, Гарифуллин юлга чыкса да, Конгресс тарафыннан ул кире борылырга мәҗбүр булган.

Азатлык форумны оештыручыларның берсе Альберт Борһановка берничә сорау бирде.

— Бу форумга күбрәк өлкәннәр йөри, бу аңлашыла да, кеше өлкәнәйгән саен тарих, милләт, нәсел төшенчәләре белән ныграк кызыксына башлый, лаеклы ялга чыккач, вакыты күбәя, аның чыганаклар белән утырырга мөмкинлеге бар. Әмма яшьләрдә заманча технология белән эш итү бар, алар тизрәк эшли, эшен таныта ала. Бу форумга яшьләрне җәлеп итү өчен ниләр эшләнә? Гомумән яңа кешеләр бармы?

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

— Безнең хәрәкәт гел картлардан тора дигән ишарә белән килешмим. Әйе, алар күпчелек, әмма яшьләр дә бар. Ике яшь студент бар, Пермь краеннан яшь эшмәкәр бар, чыннан ул видеолар белән эш итә, бүгенге дигитал заманда бу мөһим. Чиләбе, Омски, Ульян, Самардан килүчеләр яшьләр иде. Быел катнашучыларның яртысы - яңа кешеләр. Өлкән кешеләр булуына аптырырга кирәкми, әйе, олысына 88 яшь, әмма алар бу эштә ихлас катнаша. Өлкәннәрдә белем, тәҗрибә һәм утырып эшләү мөмкинлеге күбрәк.

— Форумның Башкортстанда узуы мөһим, бу үзенә күрә сәяәсәт, чөнки Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Башкортстанда төрле авыллар буйлап Шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла, татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Сезнең форумда бу мәсьәлә ничек тикшерелде? Гомумән, Башкортстандагы татар авыллары тарихын өйрәнүне системга салу ничек барачак?

Һәр татар авылының тарихы өйрәнелергә тиеш, аның китабы басылып чыгуы мөһим

— Минем үземә дә, безнең хәрәкәт әгъзларына да куелган максат мондый: һәр татар авылының тарихы өйрәнелергә тиеш, аның китабы басылып чыгуы мөһим. Ташка басылганны инкарь итү авыр. Ул тарихта кала. Татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Бу форумга башкорт авыллары тарихын өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Марат Зөлкәрнәев та килде, катнашты. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш. Гомумән мари, чуаш, удмурт, эрзя белән мукшылар да берләшергә тиеш.

Башкортстанда яшәүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр көчле, әмма чыннан да эш тиешлечә куелмаган, системлы эш итү җитми. Кабер ташларын өйрәнеп, археологиянең нигезләрен, топономиканы өйрәтергә кирәк кешеләргә. Башкортстанда тарихи җирләр бик күп, ревизия документларын укырга да тәҗрибә кирәк. Башкортстанның Туймазы, Шаран, Бүздәк, Бакалы районнары авылларындагы кабер ташларын узган ел өйрәнеп чыктым, бик мөһим табышлар булды. Эш күп.

— Ә татар авылларын башкорт дип яздыруга килгәндә фикерегез нинди? Андый сәясәт бармы?

— Һәр милләттә үз ягына каеру бар. Анысын инкарь итеп булмый. Ул фикер әйтелде. Бу хәлне булдырмас өчен үзебезгә активрак эшләргә кирәк. Һәр авылның тарихы китабы булса, бу проблемга нокта куелачак. Мөмкин кадәр археологиягә нигезләнеп, беренче, икенче, өченче ревизия документларына нигезләнеп язылса, дәлилләр көчле, җитди була. Башкортлар белән аңлашу бар. Русия буйлап эш бара, Башкортстанда көчәйтергә кирәк. Эш башланды, шул мөһим. Тиз генә эшләнми.

— Башкортстанда татар авыллары күп, аларның күпме өлеше өйрәнелгәне турында мәгълүмат бармы?

— Төгәл саннар юк. Свердлау өлкәсендә, мәсәлән, 43 авыл бар, 2 авыл турында гына тарих китабы бар. Татарстанның Чирмешән районында 45 авыл бар, әмма 96 китабы бар! Башкортстанда 56 авыл турында китап күргәнем бар. Бу мин белгәннәре генә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр үзләре чыганак белән эшли, үз акчасына китап та чыгара. Бу - бәяләнеп бетмәгән бик зур хезмәт.

Альберт Борһанов Азатлыкка Евразиянең татар авылларының кыскача белешмәсен чыгару нияте турында әйтте. Бу эш Татарстанның Энциклопедия институты белән берлектә эшләнәчәк диде ул. Киләсе форум Омски өлкәсендә узачак.

* * *

Азатлык Башкортстан төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы рәисе Илдар Габдрафыйков фикерләрен дә белеште.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

— Беренече форум 2016 елның ноябрендә узган иде. Монысы саны буенча бишенче, бу үзенә күрә зур мәгънәгә ия. Чөнки Башкортстан татарлар саны белән Татарстаннан гына калыша. Русиядә 5 меңгә якын татар авылы бар, шуларның 1500гә якыны Башкортстанда. Дөрес, аларның берникадәре катнаш. Татарстанда да татар авылларының саны шуннан әз генә артык. Бу бик зур сан, шуңа күрә төбәкчеләр корылтаеның бездә узуы мәгънәле.

Чара 17 март ачылды. Беренче көнне Башкортстан республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләренең татар галимнәре һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсен ачтык. Төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган яңа китапларны тәкъдим итү чарасы узды. Шул ук көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен фәнни-методик семинар оештырдык. Аның кысасында төбәк тарихын язу осталыгы дәресе узды. Без анда төбәк тарихын язу өчен кайдан мәгълүмат табарга, архивларда ничек эшләргә һәм башка нечкәлекләр турында сөйләдек.

Төбәк тарихын өйрәнү ул китап язу гына түгел

18 март эш секцияләрдә барды. Өч секция эшләде. Беренчесе – Тарихи-мәдәни, табигать һәйкәлләрен саклау һәм өйрәнү, төбәк тарихын өйрәнү проблемнары, музей эше һәм этнотуризм. Икенче секция – тарих өйрәнүнең көнүзәк мәсьәләләре, татар авылларының бүгенге хәле һәм киләчәге дип аталды. Өченчесе – шәҗәрәләр төзү, якташларыбыз – татар халкының күренекле шәхесләренең тормыш һәм эшчәнлеген өйрәнү дип аталды.

Барлыгы 200дән артык делегат катнашты, шуның йөздән артыгы Русиянең башка төбәкләреннән, Төмән, Пермь, Самар, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән.

— Әлеге форумның нәтиҗәсен ничек билгеләр идегез?

— Бу чара төрле төбәкләрдән җыелып фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен бик файдалы. Без чарадан-чарага тәҗрибә туплый барабыз. Програмнар язабыз. Быел май аенда Мөслимдә төбәкара, ә алдагы елның августында Омски өлкәсендә тагын зурлап җыелачакбыз. Әле узган V конференциягә кадәр Башкортстан районнарында төбәкчеләрнең җыеннары узды, анда бу чарага делегатлар сайладылар. Төбәк тарихы белән кызыксынучылар, китап язучылар бик күп, алар һәр авылда бар, хәтта кайберләрендә берничә. Бу — зур көч.

Казанда төбәк тарихы турында китаплар фонды җыя башладык. Анда ике меңнән артык китап бар. Без Башкортстанда чыккан китапларны барлап исемлек төзергә җыенабыз. Анда татар авыллары һәм кайсының тарихы буенча китаплар чыгуы турында мәгълүмат тупланачак.

Төбәк тарихын өйрәнү ул китап язу гына түгел, ул төбәкләрнең тарихы турында музейлар булдыру, аларда экспонатлар туплау. Шулай ук интернетта эшләү өчен мөмкинлекләр бик зур. Яшьләрне, балаларны җәлеп итү өчен музейларның өлеше бик зур.

"Берлек" оешмасы рәисе, төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыручы Нәфисә Акчурина фикерләре:

Нәфисә Акчурина
Нәфисә Акчурина

"Мин бу чараның эшчәнлеген бик югары бәялим. Башкортстанда бу чара өченчегә узды. Беренчесе – Башкортстан төбәкне өйрәнүчеләр оешмасын оештыру утырышы булды. Икенчесе – Русия татар төбәк өйрәнүчеләре оешмасын оештыру җыены. Монысы – өченче тапкыр узды. Бу Башкортстанда татарлар күпләп яшәү турында сөйли.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр үзгә бер кавем дияр идем

Авыл тарихларын язу һәм туплау бик мөһим эш. Әлеге тарихчылар зыялы, тырыш, максатчан халык. Алар үз акчаларына җәһәннәм тишегеннән Уфага килеп ике көн лекцияләр тыңлап, секция эшләрендә, пленар утырышта катнаштылар. Пленар утырыш кына да дүрт сәгать барды. Бик күп мәгълүмат җыеп, фәһем алып, риза булып кайтып киттеләр. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр үзгә бер кавем дияр идем. Алар күпме мәгълүмат туплап, үз акчаларына китап чыгарып, шуны таратып, халыкка изге эш башкару белән мәшгуль. Бу такмак сөйләп, чигү чигеп, тастымаллар күргәзмәсе оештыру гына түгел, бу зур хезмәт.

* * *

"Русиянең татар авыллары" оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов "Бабай утары үрнәгендә этномәдәни учакларның яшьләрдә туган якка мәхәббәт тәрбияләүдәге урыны" дигән темага чыгыш ясарга тиеш иде, ләкин вакыт җитмәү сәбәпле, котлау чыгышы белән генә чикләнде. Азатлыкка фикерләрен белдереп, ул бу чараны зурлап бәяләвен әйтте:

Фәнир Галимов
Фәнир Галимов

"Чарада бик күп фикерләр яңгырады. Татар авылларын барлау өчен зур эш башкарылды. Чынлыкта татар авыллары шулкадәр күп ул, хәтта без аларның төгәл санын да белмибез, чама белән генә 1500 тирәсе дип әйтәбез. Бу чарадан соң без һәр татар авылын исәпкә алу эшләрен җәелдерәчәкбез. Һәр районда үз кешеләребез, төбәк тарихын язучылар бар. Алар аша райондагы татар авыллары санын, шул авыллардагы үз кешеләребез аша авыл халкының санын, анда нинди милләт яшәве турында мәгълүмат җыярга исәплибез.

Ә инде ясалмаган чыгышыма килгәндә, мин "Бабай утары" аша яшьләрне тарихыбыз, узганыбыз белән кызыксындыру, шуның белән миллилекне саклау турында сөйләргә җыенган идем", диде "Русиянең татар авыллары" оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG