Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Максим Сәгыйдуллин себертатар йоласы цымның мәгънәсе – вафатларны искә алып хөрмәтләү, тирә-юньне чиста тоту ди.

Себертатар авылларының бер өлеше май аен зиратларда цым (җир) йоласы белән башлап җибәрде. Төмән өлкәсе Вагай районы Коллар авылында яшәүче Галия апа Ярмәмәтова әлеге йола борын-борыннан, ата-бабаларыбыздан калган ди.

"Мин 80 яшькә җиттем, ә без, яшьләр йомырка сугыштыра торган идек. Әниләр һәрбер өйдә иртән йомырка пешереп өстәлгә әзерләп куя иде", дип кечкенә вакытларын искә ала ул.

Колларда йомырка сугыштыру әле дә сакланып калган. Балалар йокыдан уянгач, әниләре пешереп куйган йомырканы бер-берсенә чәкештерә. Йомыркасы ватылган бала йомыркасы ватылмаганга бирергә тиеш. Әнә шулай итеп уен дәвам итә.

1 май коллардагы ирләр зиратка барып вафат булганнар һәм Себергә ислам алып килгән Йосыф шәех рухына Коръән сүрәләре укыды. 600 ел чамасы элек Бохара якларыннан килеп, ислам дине тараткан 366 шәехнең берсе булган Йосыф шәех астанасы (кабере) Коллар зиратында.

Капкерне хатын-кызларга гына ашарга яраган

Элекке заманнардан бирле себертатарлар цымга махсус ризыклар әзерләгән. Күзикмәк, юка рәвешендә, әмма тишекле итеп ясалган мич ашын Коллар авылында капкер дип әйтәләр. Бу ризык зират, җеназа белән бәйле йолалар вакытында пешерелә.

"Кешене җирләп килгәндә аны өстәлгә куйганнар, әмма хатын-кызларга гына ашарга яраган. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм", ди Наилә Ярмәмәтова. Наилә ханым да цымнан кайтучыларга күп итеп мич ашлары пешерде.

Йомырка сугыштыру башка рәвеш алып инде мәктәпләргә дә килеп кергән. Цым көнендә Коллар мәктәбендә дә йомыркалы уеннар үтте. Йомырка сугыштырдылар, йомырка салынган кашыкны авызга кабып узыштылар һәм башка уеннар да булды.

Филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин цымны бәйрәм дип әйтеп булмый, ул вафат булганнарны искә алу йоласы ди.

Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин

"Елгаларда бозлар агып киткәч, җир кибә башлагач үткәрелә ул. Бу йоланы үткәрми торып җир сөрергә, агач кисәргә ярамаган. Апрель беткәндә, май башында үткәргәннәр аны. Авылдагы бөтен кеше дә җыелып зиратка барырга тиеш булган. Алар чардуган төзәткән, кабер өсләрен җыештырган. Зиратны коры агачтан, кипкән үләннән чистартканнар. Махсус капчыкларга салып сарыга буялган йомыркалар да алып барганнар. Аны зиратта ашаганнар, ә кабыгын шунда ук сипкәннәр. Элек себертатарларда йомырка яңа гомернең символы саналган.

Аннан соң зиратта мулла җиде буын әрвахларга дога кылган, сәдака таратканнар. Балаларга кәнфит өләшкәннәр. Өйләргә кайткач та вафатлар рухына догалар кылганнар. Кешеләрнең бергә эшләп, дуслыкта яшәве, вафатларны искә алып хөрмәт итүе, тирә-юньне чиста тотуы, әрвахлар исәннәргә булышып тора дип уйлау да бу йоланың мәгънәсенә салынган", ди Сәгыйдуллин.

Элекке заманнарда Колларда цымны авыл халкы бергәләп үткәргән. Табыннар да урамда корылган. Догалар укыгач, төрле милли уеннар да уйнаганнар. Әлеге йоланы Тубыл, Төмән, Ялутор районнарында да үткәрүче авыллар бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG