Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әмәл заманлаша: Урысча сөйләшкән балаларга конфет кына кирәк


Себертатарлар Әмәлне бәйрәм итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Себертатарлар Әмәл бәйрәменең электән килгән үзенчәлекләре юкка чыга баруга, балаларның татарча белмәвенә борчыла.

Төмән өлкәсендәге себертатар авылларында Әмәл бәйрәме узды. Әмәл – Урта Азия һәм Иран, Төркиядәге халыклар бәйрәме булган Нәүрүзнең Себердәге тиңдәше ул. Көн белән төн тигезләшкән 21 марттан башлап, ике-өч көн бәйрәм итәләр. Элек таң беленә башлау белән бөтен авыл ду кубып өйдән өйгә йөрсә, хәзер "Әмәл туды! Сәдака! Сәдака!" дип кычкырып тәм-том сорашучыларның 80-90 проценты балалар.

Элекке заманнарда тукац һәм көлцәннәрне (Әмәлгә пешерелгән кабартмалар) өй түбәсенә менеп сипкән бусалар, хәзер машина, трактор арбалары чәчеп җибәрергә иң җайлы урын. Йә булмаса, хуҗабикәләр, балалар үзләре конфетларын чиләккә, табакка тутырып капка төбенә чыгып кына сибеп җибәрә.

Филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин Азатлыкка "Югарыдан чәчү – бәрәкәт төшерү, бәрәкәт иңдерү", дигән иде.

Фазия Урамаева
Фазия Урамаева

"Кичтән әбиләр тукацлар, бөккәннәр пешергән. Йомыркалар буяганнар. Иртән балалар йөгереп, бөтен халык төркемләшеп, җыелышып: "Имәй, сәдака, сәдака!" дигәннәр. Сәдака хәер дигәнне аңлата, әмма Әмәлдә ул дингә бәйләнмәгән. Хәер түгел. Элек конфетлар булмаган. Тукац, йомырка, көлцәннәр, акчалар чәчкәннәр. Хәзер ул конфетка әйләнде. Прәннек-печеньеларны да алмыйлар. Конфетларның да яхшылары гына булсын. Шоколадлы, эреләр булсын", дип сөйләде Азатлыкка Тубыл районы Санниково авылында яшәүче Фазия Урамаева.

Әлеге авыл Себер ханлыгы яулап алынгач барлыкка килә. Башта биредә урыслар гына яшәгән. Хәзер яртысы татарлар, яртысы урыслар. Татарлар күрше тирәдәге Үләртеш, Пушнаш, Өстамак авылларыннан күченгән.

Шушы авылда яшәүче Фирдәвес Мөфтахетдинова да кечкенә вакытларында әниләре белән Әмәлгә әзерләнеп тукацлар, көлцәннәр пешерүен искә ала.

Фирдәвес Мөфтахетдинова
Фирдәвес Мөфтахетдинова

"Без кечкенә булганда киенеп йокларга ята идек. 23 мартта мәктәпкә барасы бар бит. Яктыра башлауга ук өйдән чыгып китә идек. Элек менә мондый пластик капчыклар булмаган. Өстебездәге бишмәтнең бил турысына бау йә булмаса әниләрнең иске оекларын бәйләп куя идек. Әнә шул тукац һәм көлцәннәрне бишмәтнең эчке ягына тутыра идек. Ул тула иде. Өйгә кайткач бер коштабак тукацлар була торган иде. Сөенешеп, шул тукацлар белән бер атна чәй эчә идек", ди Мөфтахетдинова.

Рузил Ишмөхәммәтов
Рузил Ишмөхәммәтов

Санниково авылында тәм-том җыярга чыккан 50ләп бала-чага арасында Рузил Ишмөхәммәтов та бар иде. "Без "Әмәл туды, сәдака", дип кычкырабыз да, сипкән бүләкләрне җыябыз һәм кем күбрәк конфет җыйды икән дип капчыкларны карыйбыз. Күбрәк җыючы җиңә", дип урысча сөйләде ул.

Шамил Колмәмәтов татар балаларының үз телләрен белмәвенә бик борчыла.

Шамил Колмәмәтов
Шамил Колмәмәтов

"Татарча белмиләр, әти-әниләре өйрәтми. Балаларны телгә өйдә өйрәтү кирәк. "Синең балаң татарча беләме?" дип сорарга кирәк. Төмәндә безнең милләтпәрвәрләр бар. Татар мәдәниятен саклыйбыз дип әйтәләр. Бала-чагаларны (үз телләренә) өйрәтмиләр. Үзләрен алар милләтпәрвәр дип саный, ә балаларын өйрәтмиләр. Баланы өеңдә өйрәтсәң, әнә шуннан мәдәният һәм телне саклау башлана. Телевизордан "Безнең мәдәният үсә, безнең мәдәният алга бара" дип утыру кирәкми", ди Колмәмәтов.

XS
SM
MD
LG