Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе татарларында Нәүрүз халык гөр килеп, зурлап үткәрелә торган бәйрәм түгел. Себертатарлар Нәүрүзгә тиңдәш Әмәлне зурлый. Яшьләр, урта буын арасында Изге Валентин көнен билгеләү киң таралды. Сәбәп нидә? Азатлык галимнәр белән сөйләште.

21 март Казанда "Фәнни Нәүрүз" чарасы, төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме, төрки халыклар театрларының "Нәүрүз" фестивале уза. Нәүрүз бәйрәменә бәйле чараларны тагын дәвам итәргә була.

Казанда ел да Нәүрүз бәйрәмен билгелиләр. Бәйрәм үзәгендә Урта Азия республикаларыннан, Төркиядән килгән халыклар тора. Һәрберсе казанын аса, җырлап-гөрләп бәйрәм итә. Әмма ул халыклар дуслыгы күрсәткече буларак кына бәйрәм ителә.

Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме. 2016 елның 25 марты
Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме. 2016 елның 25 марты

Интернетта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрүгә багышлан сценарийлар да җитәрлек. Узган гасырның 90нчы елларында бу бәйрәм Татарстанга да киң атлап керә башлады, Нәүрүз гүзәлләре бәйгеләре үткәрелде, район-авыл мәдәният йортларында да чаралар үткәрелде, әмма яшьләр дә, урта буын да аны нигәдер үзенеке итмәде. Нәүрүз бәйрәме җитә дип ашкынып көтеп алмыйлар, көн белән төн тигезләшкән бу көнне кунакка да йөрешмиләр. Шул ук вакытта нәкъ 90нчы еллар ахырында килеп кергән Изге Валентин көнен үсмерләр дә, яшьләр дә, хәтта өлкәнрәкләр дә үз итә, бер-берсенә бүләкләр бирешә. Сәбәп нидә? Бер караганда, Изге Валентин дини, рухи яктан да ятрак булып чыга түгелме соң?

"Карга боткасы белән Нәүрүзнең уртаклыклары бар"

Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, Нәүрүз бәйрәмен үткәрү Идел буе татарларында бөтенләй булмаган, ә язны татарлар Карга боткасы белән каршылаган.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

"Үзбәкстанда яши торган төркиләр, шул ук Төрекмәнстанда да һәм төрекләрдә дә, ираннар да Нәүрүзне ләкләкләр алып килә дип саный. Аларда ләкләк кайта торган кош. Кайта, оя кора һәм бу кош белән бергә яз килү дә күз алдында тотыла.

Бездә язның беренче хәбәрчесе – ул кара карга. Кара каргага бәйле бәйрәм – ул Карга боткасы. Бу бәйрәмнең асылындагы, эчтәлегендәге ритуалларны карасак, Нәүрүз белән шактый уртак күренешләр табарбыз. Карга боткасында да ярма бар, шулай ук ботка пешерелә. Борынгы заманнардан ук килеп кергән игенчелекне алга сөрү, аны данлау, орлыкны, игенне зурлау – болар барсы да Карга боткасында да бар. Карга боткасында әйтелә торган такмакларда "зәрә" сүзе, "зәрә таулары" дигән сүзләр бар. Безнең галим Марсель Әхмәтҗанов "зәрә" сүзен сармат теленнән кергән "орлык", "зерно" сүзе белән аңлата. Борынгы төрки заманнардан ук орлыкны чәчер вакыт җитә торган ел фасылы башлануны Идел буйларында Карга боткасы белән бәйрәм иткәннәр.

Карга боткасын каргалар оя ясый башлагач, тау битләрендә җир ачылгач үткәрәләр

Бер төркем этнографлар Карга боткасын Сабантуй алдыннан үткәрелә торган бәйрәм дип кабул итсә, мин үзем аны бездәге табигать, климат шартларына хас чагылыш дип саныйм. Бүген Идел буе татарлары арасында Карга боткасы бәйрәме үткәрә торган авыллар бар һәм алар Нәүрүзне үткәрү кирәк дип башларына да кертеп карамый. Әмма Карга боткасын 21 март көнне түгел, ә җир ала-колалангач, каргалар килеп оя ясый башлагач, тау битләрендә бераз гына җир ачылгач үткәрәләр. Һәр нәрсәнең тәртибе булган кебек, бездә яз килүнең үз үзенчәлекләре бар. 21 мартта ишеп-ишеп кар ява. Бураннар да котырырга мөмкин. Кыш китәсе килмичә азаплана. Табигатьнең үзенә дә рухи мөнәсәбәтебез бар", ди Җәүһәрова.

Себер: "Югарыдан ризык чәчү – бәрәкәт иңдерү

Төмән өлкәсенең Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында Әмәл бәйрәме
Төмән өлкәсенең Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында Әмәл бәйрәме

Шул ук вакытта Себердә себертатарлар нәкъ Нәүрүз бәйрәмнәре көннәрендә, 21 марттан башлап ике-өч көн дәвамында Әмәл бәйрәмен үткәрә. Олысы-кечесе күчтәнәчләр төяп бәйрәмгә дип шәһәрдән туган авылларына кайта. Таң сызыла башлау белән бөтен авыл халкы җыелып өйдән-өйгә йөри башлый. Такмаклар әйтелә, бер-берсенә теләкләр телиләр, йорт хуҗалары өй түбәсенә менеп аларга элекке заманда тукачлар (күмәч) ыргыткан, ә хәзер исә тәм-томнар, акчалар, аш-су кирәк-яракларына кадәр сибәләр.

Себердә яшәүче галимнәр: тарих фәннәре кандидаты, этнограф Гөлзифа Бакиева һәм филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин да Әмәл бәйрәменең себертатарларда кайчан һәм ничек барлыкка килгәне турында төгәл мәгълүматлар юк дип әйтә.

Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин

"Аны себертатарларга кайдандыр килгән дип әйтү дөрес түгел. Көн белән төн тигезләшү вакыты күп халыкларда ниндидер сихри вакыйга дип саналган. Ул борынгы диннәр белән бәйле булган. Көнчыгыш халыкларның барысында диярлек бу бәйрәм бар, шул исәптән себер татарларында да. Әмәлдә өй түбәләреннән ризык чәчүнең юрамасы шунда, кызганмыйча күбрәк бирсәң – үзең күбрәк хөрмәт, нигъмәт алырсың. Югарыдан чәчү – бәрәкәт төшерү, бәрәкәт иңдерү", диде Азатлыкка Сәгыйдуллин.

Гөлзифа ханым сүзләренчә, Төмән өлкәсендә Әмәлне һәр авыл үзенчә үткәрә.

Гөлзифа Бакиева
Гөлзифа Бакиева

"Кайдадыр балалар бәйрәме буларак кына үтә ул, ә кайбер авылларда олылар да катнаша. Вагай районындагы авылларда бу бәйрәм Сатака (сәдака) дип атала. Элек бәйрәмгә махсус көлцә (көлчә) пешергәннәр. Кайбер авылларда Әмәл бәйрәмендә халыкны гармунчылар озата бара. Алар һәр өй каршына килгәч "Әмәл! Әмәл!" дип, йә булмаса "Сатака! Сатака!" дип кычкыра. Әгәр берәр йорттан акча, тәм-том ташламасалар халык "Сатакасын аяган, күтен карга таяган!" ("Сәдәкасын кызганган, күтен карга терәгән"), дип тә кычкыра", ди Бакиева.

Себертатарлар тарихын, этнографиясен, милли үзенчәлекләрен өйрәнгән галимнәр Әмәл бәйрәмен XIV гасыр ахырында Себергә Бохарадан ислам таратучы шәехләр алып килгән дип санамый.

"Нәүрүз таягы ИЯЛИдә саклана"

Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, XVII-XVIII гасырларда Идел буенда да Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрелгән, аны муллалар, дин әһелләре оештырган.

"Объектив сәбәпләре бар. Әби патша (Екатерина II) заманыннан безнең мөселман дин әһелләре Урта Азиягә, бигрәк тә Бохара һәм Хива якларына белем алырга китә. Бохара яклары нәкышбәндия тарикатының (суфыйчылыкның бер төре) иң-иң үзәкләренең берсе. Нәкышбәндия тарикаты асылында халыкның гореф-гадәтләрен ислам дине белән бергә үрелдереп алып бару ята.

Нәүрүз бәйрәме рухының башында муллалар торган

Муллалар укып кайтканнан соң шәкертләр белән бергә балаларны ияртеп өйдән өйгә Нәүрүз такмаклары әйтеп йөргәннәр. XVIII гасырдагы Нәүрүз таягы безнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ИЯЛИ) хәзер дә саклана. Нәүрүз таягы булу, яисә аның канунлашкан булуы бу да Нәүрүзнең кануни кертелгән икәнлеген әйтеп тора. Әмма бу халыкта бер буыннан икенче буынга күчеп барган йола түгел.

1928 елда Гали Рәхим үзенең хезмәтендә Нәүрүзнең безнең халкыбызныкы булмауны, ә муллалар аркылы кертелгән дип яза. Бүген халыктан Нәүрүз турында сораштыра башласаң, халык акылында Нәүрүз төшенчәсе бик чамалы. Шулай да Нәүрүзгә багышланга җырлар һәм такмаклар бар. Ә каян килеп чыккан соң алар? Кульязмаларда, шәкертләр дәфтәрләрендә сакланган. Шәкерт дәфтәрләрен игътибар белән карасак, алар арасында киң таралаган булган. Бер-берсен котлаганнар, кунакка йөрешкәннәр. Ләкин бу бәйрәм рухының башында муллалар торган", ди Җәүһәрова.

Галимә фикеренчә, Әмәл бәйрәме Әстерхан татарларында да бар. "Яңа ел бәйрәме Нәүрүзне алар Әмәл дип атыйлар һәм иске стиль буенча 10 мартта, язны каршылау бәйрәме белән бергә үткәрәләр. Кырга чыгып намаз укыйлар, йола боткасы пешереп ашыйлар, ат чабышлары, көрәш тә оештыралар", ди Фәнзилә ханым.

Шул ук вакытта галимә Нәүрүз безнеке түгел, аны үткәрергә ярамый дип һич кенә дә әйтә алмыйбыз ди.

Нәүрүз бәйрәмендә кайбер авылларда карачкы да яндыралар

"Нәүрүз бүген безнең өчен ят сүз түгел. 90 елларда бик популяр булып, мәдәният йортларында эшләүчеләргә аңлатылып, методик күрсәтмәләр татартылды. Бүген күп кенә татар авылларында Нәүрүз үткәрелә. Иң кызыгы, аларның сценарийларын карасаң, Нәүрүз белән русларның Масленица бәйрәме синтезын күрәсең. Анда коймак та пешерәләр, анда аркан да тарталар, хәтта ки кайбер авылларда карачкы да яндыралар. Ә масленица 21 мартта түгел, ә февраль аенда бит.

Киләчәктә бу бәйрәм ничек үзгәрер, кайсы якка борылыр – ансын вакыт күрсәтер. Әмма халык шулай алып китәр, халык аны зурлап үткәрер дигән җөмләне бер дә әйтәсем килми. Минем Азәрбайҗанда, Үзбәкстанда дусларым бар. Аларга котлаулар җибәрәм. Әмма үземнең туганнарымны Нәүрүз белән котлау уе ике ятып бер төшемә дә керми. Бу минем акылымның бер генә күзәнәгендә дә юк", ди Җәүһәрова.

"Изге Валентин көненең асылында игътибар күрсәтү ята"

Фәнзилә ханым фикеренчә, яз рухы татар күңелендә үзгә чагылыш таба. Идел буенда яшәүче татарлар чын яз килүне җырга да сала, язгы бәйрәмнәрне дә үз итә.

"Алмагачлар чәчәк ата майның 15ләрендә" дигән җыр бар. Бирегә авыл да, алмагачларның чәчәк атуы да, яз да кергән. Бу халәт безнең күңелләрдә. Ә Нәүрүзнең образы безнең акылыбызда урнашып бетмәгән. Әгәр Нәүрүз бәйрәме бездә 21 апрель тирәләрендә үткәрелсә, кем белә, бәлки халык күңеленә дә сеңәр иде.

"Мин татарча сөйләшәм" - яз хисе дә, яңалыкка отылу да

26 апрель Казанда татар рухлы яшьләрнең күбесе "Мин татарча сөйләшәм" чарасына бара, анда катнаша. Бу татарча сөйләшү чарасы гына түгел, аңа яз исе дә, яшьлек хисе дә, яңалыкка омтылу да үтеп кергән", ди Җәүһәрова.

Нәкъ яшьлек хисле, мәхәббәт хисле бәйрәм булганга Изге Валентин көне яшьләр арасында да, урта буын вәкилләре арасында киңрәк тамыр җәя дигән фикердә ул.

"Изге Валентин көне нәкъ мәктәп балалары арасында интернет килеп кергәннән соң башланып китте. 12-13 яшьлекләр арасында бу бәйрәм таралып, аннан соң алар үсә-үсә студент булдылар. Хәзер инде алар үзләренең балаларын үстереп ята торган әти-әниләр. Алар Изге Валентин көнендә бүләкләр алмашалар.

Бу бәйрәмнең асылында күңел түрендәге кешегә игътибар күрсәтү ята. Татарда "егетләр исе кергән", "кызлар исе кергән" дип әйтәләр. Шушы ис керә башлагач, үз-үзеңне белдерүгә мөмкинлек бар. Ул да булса Изге Валентин көне. Татарда тыйнаклык дигән төшенчә дә бар, әмма син шушы тыйнаклыктан тыш әнә шул бер көн эчендә үзеңнең исемеңне атамыйча гына кемнеңдер өстәленә йөрәк кыяфәтендә ясалган берәр һәдия калдырып китә аласың", ди Җәүһәрова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG