Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөләйманов укулары": Себер татарлары турында җитди сөйләшү


Шагыйрь каберенә чәчәкләр салу
Шагыйрь каберенә чәчәкләр салу

28-29 майда Себер татарлары шагыйре Булат Сөләймановның 75 еллыгына багышланган бөтенрусия күләмендәге фәнни-практик конференцияне быел Төмән дәүләт университетының филология факультеты оештырды. Нотыклар күбрәк тел-әдәбиятны өйрәнүгә багышланды, себер татарлары тарихын, телен өйрәнүгә басым ясалды.

Вагай районының Сопра авылында туган, авыр тормыш юлы үткән, алай да күңеле гел иҗатка тартканга Казан дәүләт университетын, читтән торып укып Мәскәүнең Горький исемендәге әдәбият институтының поэзия бүлеген тәмамлаган Булат Сөләймановның безнең арадан киткәненә дә 23 ел. Быел аның истәлегенә аталган себер татарлары тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнүне, үстерүне максат итеп куйган фәнни-практик конференция 16нчы тапкыр үткәрелә.

28 май көнне Төмән дәүләт университетының Ак залында “Сөләйманов укулары” ике көнгә дип планлаштырылган эшен башлап җибәрде. Аның ачылу өлешендә шәһәр татар мәдәният үзәгенең “Чимги” уен-корал, “Бәйрәм” балалар җыр-бию ансамбльләре чыгышы чарага бәйрәм төсен өстәде.

Эрнест Вәлиев (с), Фатыйх Гарифуллин, Н.Лабунец
Эрнест Вәлиев (с), Фатыйх Гарифуллин, Н.Лабунец
​Пленар утырышның беренче бүлегендә хөрмәтле кунаклар – Русиянең дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, философия фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университетының фәнни җитәкчесе Геннадий Куцев, өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ришат Зиганшин, өлкә татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров җыелган кунакларны сәламләп, конференциянең җирле халык өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы, мәгънәсен искәртеп, бу традицияне сакларга кирәк дигән фикерләрен белдерделәр. Изге эшкә фатиханы Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин бирде, үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшәргә чакырды. Аннары докладчылар чыгыш ясадылар. Алар Сөләйманов турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аның тавышы яздырылган дискны тыңладылар һәм үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар игътибар белән тыңлыйлар
Катнашучылар игътибар белән тыңлыйлар
​Төштән соң, катнашучылар секцияләрдә эшләргә таралдылар. Програм буенча җиде секция эшләргә тиеш булса да, чыгыш ясаучыларның барысы да килмәве сәбәпле, нәтиҗәлерәк тә булыр дип барысы да бер төркемгә җыелдылар. Докладлар тарих, тел һәм әдәбиятны үзләштерү методлары һәм проблемнары, мәгарифтә этномәдәни тәҗрибәләр, себер татарлары мәдәниятен өйрәнү турында барды. Сөйләүчеләр арасында Мәскәүдән килгән якташ – Вагай районының Меткә авылы егете язучы Мәхмүт Абдуллин, Башкортстаннан профессор Илшат Нәсипов, ветеран укытучы Люция Хәбибуллина, яшь галимнәр, укучылар да бар иде.

Булат Сөләймановка багышланган күргәзмә
Булат Сөләймановка багышланган күргәзмә
​“Миңа аеруча укучыларның Булат Сөләйманов шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләре һәм педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиеваның татар рәсем сәнгате буенча чыгышы ошады. Ул һәр бизәкнең мәгънәсен әйтеп китте. Аннары Рәйсә Рәхимованың Фәнис Яруллин һәм Николай Островский иҗатын чагыштырган чыгышын үземә файдалы дип таптым”, диде Тубыл социаль-педагогия академиясе доценты Лилия Фәизова.

Икенче көнне кунаклар өлкә фәнни китапханәсенең актлар залына себер татарларының социаль-экономик һәм этномәдәни үсеше, үткәне һәм киләчәге турында сөйләшергә җыелдылар. Китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова Сөләймановның юбилеена багышланган кызыклы һәм эчтәлекле китаплар күргәзмәсе әзерләгән иде.

Дамир Исхаков һәм Вәсимә Ташкалова
Дамир Исхаков һәм Вәсимә Ташкалова
Сөйләшүне Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков башлады. Ул, "әдәби татар теле безне берләштерә, тел мәсьәләсе проблем булырга тиеш түгел, бер-берсенең сөйләмен аңламый, ләкин бердәм әдәби телдә аңлашкан милләтләр бар дөньяда", диде.

Себер татарлары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских үзәкнең эшенә анализ ясады, соңгы елларда себер татарларының тарихын өйрәнүдә археологик тикшеренүләр бөтенләй алып барылмый, еллар үткән саен җир астындагы чыганаклар кыйммәтләрен югалталар дип борчылды ул.

"Тарихны өйрәнү һәм саклау өчен тарихи һәм мәдәни һәйкәлләребезгә реестр төзергә кирәк. Әлегә бу эшләрнең системалы рәвештә баруы күзәтелми. Без күбрәге энтузиазмда гына эшлибез. Монографияләрне бастыру өчен дә акча табасы бик кыен. Ә археологик эзләнүләр күп чыгым таләп итәләр. 7-8нче сыйныфларда укытыр өчен себер татарлары тарихы буенча галим Дамир Исхаков җитәкчегендә дәреслек әзерләдек. Хәзер аны бастырырга рөхсәт аласы бар.

Зәйтүнә Тычинских чыгыш ясый
Зәйтүнә Тычинских чыгыш ясый
Өлкәдә тарих, тел, мәдәниятне өйрәнү белән шөгыльләнә торган академик оешма кирәк. Тагын да фәнни эш алып баручыларга иҗтимагый оешмалар аркылымы, грантлар ярдәмендәме ярдәм ителсен иде", дип тәмамлады үз чыгышын Тычинских.

“Кеше тормышына аның сыйфаты зур йогынты ясый. Тиз генә югарыга менеп китәргә дә, аска тәгәрәргә дә мөмкин. Шуңа да җаен белеп, аңлап кына алга барырга, үзебез ирешкән уңышларга, Татарстанның саллы тәҗрибәсенә таянып эш итәргә кирәк. Бергә кушылып, башкарган хезмәтләребезгә җавап биреп, кешеләрне ничек бар, шулай кабул итеп, ярдәмләшеп яшисе иде”, дигән Ринат Насыйровның сүзләре аңга барып җитми шул әле. Мондый утырышларда гел бер үк кешеләр, гел бер үк мәсьәлә. Ә нәтиҗә ягыннан алга китеш юк.

Эрнест Вәлиев
Эрнест Вәлиев
​Озак еллар Төмән өлкә прокуроры булып эшләгән, хәзер дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев: “Думада да милли республикалар депутатлары белән региональ компонентка кагылышлы проблемнар юнәлешендә күп эшлибез, җитәкчелек безне аңлар, бу мәсьәлә якын арада хәл ителер дип әйтә алам, - дип безне борчыган нәрсәләргә тукталырга булды. – Телләрнең югалуы турында аз гына сөйләмибез. Дәреслек бастыру, башкасы өчен матди якны хәл итүне иҗтимагый оешмалар булдыра алмыйлар. Аның өчен бюджетта пункт булсын, бүгеннән үк депутатлар комиссияләре белән эшли башларга кирәк, хатлар юллагыз.

Нәсия Уразова Сөләйманов шигырен укый
Нәсия Уразова Сөләйманов шигырен укый
​Сентябрьдә киләсе ел өчен бюджет формалаштырыла башлый, вакытны югалтсак, безне ишетмәячәкләр. Әгәр депутатлар белән эш тиешле нәтиҗәсен бирмәсә, грантлар алырга тырышыгыз. Безнең өлкәдә яшәүче халыкларның үсешен өлкә хөкүмәте хәл итә, ә Татарстан түгел, Татарстан булдыра алганын булыша ул.

Мин – Казан татары, хатыным – себер татары, безнең балалар кем була соң? Татарларны төрле бүлемнәргә аеру халыкның киләчәге өчен эшләми. Берсүзсез, халыкның телен сакларга кирәк.

Себер татарларын җирле азсанлы халыклар исәбенә кертик, статус булдырыйк, аннары барлык телне, мәдәниятне, тарихны саклау буенча проблемнар чишелер дигән сүзләр ишеттем. Шуны әйтер идем, статус белән проблемнар бер-берсе белән бәйле түгел. Дәүләт Думасының милләтара мөнәсәбәтләр комитетында бу эш башкарыла, ул сезне генә борчымый. Тик якын арада себер татарларын азсанлы халык итеп тану мөмкинлеге күзәтелми”.

Хәнисә Алишинаны Ринат Насыров тәбрикли
Хәнисә Алишинаны Ринат Насыров тәбрикли
​Быелгы конференциядәге чыгышлар күпкә эчтәлеклерәк, кызыклырак булды. Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, татар хәрәкәтендә актив катнашучылар бу көнне 60 яшен тутырган күренекле галимәбез, тынгысыз җан, татары өчен бар көчен бирүче, бу конференциянең нәтиҗәле үтүе өчен тырышучы Хәнисә Алишинаны юбилее белән котлап чәчәкләргә күмделәр.

Аннары барлык катнашучылар да Ямбай авылына – Булат Сөләйманов каберенә юнәлделәр. Анда өч мең экспонаты булган (шуның 200ләбе федераль статустагы) себер татарлары музей-тыюлыгында, 1841 елда төзелгән бай тарихлы мәчеттә булдылар.

Хәнисә Алишина себер шагыйренең юбилеена багышлап “Күренекле шәхесләр” сәхифәсеннән "Булат Сөләйманов" дип исемләнгән китап, өлкә себертатар язучылары берләшмәсе “Себертатар альманах” чыгарды.
XS
SM
MD
LG