Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә татар бердәмлеген булдыруга Казан уңай йогынты ясый алмый


Себертатар авылында халык җыены, архив фотосы

Төмәндә Башкорт милли-мәдәни мохтарияте оешты. Төмәндәге татар активисты Бибинур Сабирова моны җанисәп алдыннан себер татарларын татар дөньясыннан аеру омтылышы дип саный. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Мин элек, Төмән "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе буларак, игезәк халкыбыз бит, дип, башкорт зыялыларын барлап, мохтарият оештыруга этәреп карадым. "Ак калфак" журналын рәсми теркәгәндә аны өч телдә: татар, башкорт, урыс телләрендә итеп теркәгән идек, тик башкортлардан журналның бер санына гына башкорт телендә язмалар ала алдык. Башкорт милли-мәдәни мохтарияте дә оеша алмады. Нефть һәм газ үзләштерүче Ямал белән Ханты-Манси автоном бүлгеләрдә күбрәк башкортлар, әмма хәтта анда да алар аерым милли-мәдәни мохтариятләр оештырмадылар, татарларга кушылдылар, ул якларда татар-башкорт милли-мәдәни мохтариятләре барлыкка килде. Бүген Төмәндә Башкорт милли-мәдәни мохтарияте барлыкка килүне хуплаучы иң беренче мин булыр идем (хуплыйм да), әгәр дә бу эштә дә җанисәп алдыннан себер татарларын татар дөньясыннан аерып чыгару омтылышы ярылып ятмаса – бу уй нигезсез түгел.

Беренчедән, башкорт мохтарияте "Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче башка татарлар милли мәдәни-мохтарияте" ярдәме белән, аның канаты астында оешты. Өлкә татарлары мохтариятенең шулай аталуы ук икейөзлелекнең ачык чагылышы: ул мохтарияттә хәзер себер татарлары гына, "башка татарлар" юк анда. Мохтариятнең җитәкчесе булып 15 ел утырган Ришат Җиһаншин белән мохтарият шурасына хакимият керткән профессор Хәнисә Алишина үзенең шәкерте Ләйсән Хөрмәтуллинаны рәис итеп исәп-хисап конференциясеннән алдан ук билгеләп игълан итте ("сайлау" – күз буяу өчен генә формаль рәвештә үтте), алар шыпырт кына, идарә органнары җитәкчеләрен "алар бу оешмада беркайчан да булмаган" дип алдап, өлкә мохтариятендә 2000 елдан бирле әгъза булып торган Төмән шәһәре казан татарлары милли-мәдәни мохтариятен чыгарып ташладылар, ул мохтарияттән килгән делегатларга мандатлар бирмәделәр. Бу хәлне мохтарият шурасының башка әгъзалары белми дә калды.

Өлкә татарларын таркаткан соңгы корылтайга әзерлек утырышыннан соң. Без бергә булган соңгы чара. 2018 ел
Өлкә татарларын таркаткан соңгы корылтайга әзерлек утырышыннан соң. Без бергә булган соңгы чара. 2018 ел

Конференция барышында бу бит казан татарларын кимсетү, инкарь итү генә түгел, Русия федераль Милли-мәдәни мохтариятләр турындагы канунны тупас бозу да, санга сукмау, дип ризасызлык белдергән булсак та, президиумда утырган өлкә җитәкчеләренең дә исләре дә китмәде, конференциядә кунак булып катнашкан Илдар Гыйльметдинов (федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Русия думасы депутаты) исә безгә катгый тупас кисәтү ясады.

Казан татарлары мохтарияте өлкә мохтариятеннән чыгарып ташланган хәлдә калды

Казан татарлары мохтарияте өлкә мохтариятеннән чыгарып ташланган хәлдә калды. Ул мохтәрияттә хәзер бер генә дә казан татары вәкиле юк, татарлар өчен бернинди проблемнар да хәл ителми, татар бердәмлеге турында кайгырту түгел, хәтта соңгы вакытларда Казан татарлары мохтариятенә җыен үткәрү өчен урын бирмәгән Төмән татар мәдәният үзәге дә (ул өлкә мохтариятенә буйсына) башкорт мохтариятен үз канаты астына алды.

Барлык милләтләрнең милли-мәдәни мохтариятләрен үз составында "Өлкә милли мәдәниятлар йорты" тота, татар бүлеге дә бар анда, һәркайсына аерым бүлмә бирелә. Ник башкорт мохтарияте анда бармый, әллә белмиләрдәме андый оешма барлыгын? Белмәсләр шул, аларны өлкә татар мохтарияте оештыргач. Әйтергә кирәк, Төмән-Тубыл төбәгендә ике өлкә себертатарлары мохтарияте, Тубылда, Төмәндә һәм татар районнарында себер татарларының шәһәр, район мохтариятләре бар (җитәкчеләре: Төмәндә – Динар Абукин, Тубылда - Зәйтүнә Тычинских).

Казан татарлары мохтәрияте шурасы
Казан татарлары мохтәрияте шурасы

Хәзерге вакытта себер һәм казан татарларын берләштерүче бер генә оешма бар – ул элек казан татарларыныкы дип аталган яңа исем белән рәсми теркәлгән Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте. Әмма хәзер бу оешмага беркайда да урын бирелми, Казанның да аны таныйсы килми.

Безнең төбәктә башкорт авылы булган дигән темага бәйле бернинди фараз да, риваять тә юк

Кеше көлдермәгез инде Мәүлидә ханым, (Мәүлидә Хәйруллина-Халикова – Төмәндәге Башкорт милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе – ред.) Вагай районында башкорт авылы булган, дисез. Себертатарлар, башкортлар – бер халык, дип әйтәсегез киләме? Мантыйкка сыярлык түгел бу хәл. Бар ул Вагай районының ерак бер почмагында Убавыл дигән себертатар авылы. Анда Уфа якларыннан килгән татарлар урнашкан, шуңа Уфа авылы (Убавыл) дип атаганнар дигән фараз бар. Икенче фараз: авыл исеме "уба" сүзеннән. Себертатар сөйләмендә уба – тау, калкулык, Таулы авыл – Убавыл. Безнең төбәктә башкорт авылы булган дигән темага бәйле бернинди фараз да, риваять тә юк. Сез Төмән галимнәренә ияреп китереп чыгардыгызмы соң бу уйдырманы? Кайбер галимнәргә фәнни хезмәтләрендә авыллар исемен яңгырашына җиңел генә бәйләп бозып бирү берни тормый.

Төмән өлкәсендә Идел буйларыннан килеп аерым авыллар төзеп урнашкан казан татарлары, мишәр авыллары бар, керәшен авылы да бар иде. Алар күп еллар дәвамында себер татарлары белән тыгыз аралашып-уралышып яшәсәләр дә, сөйләм теле үзенчәлекләрен, хәтта сөйләм көйләрен әлегә кадәр югалтмыйлар. Аромаш районында Пугачев кулга алынганнан соң, аның фетнәсендә катнашкан татарлар качып килеп барлыкка китергән Көсәйкүл дигән авыл бар, шул заманнардан бирле үзенчәлекләрен гаҗәпкә калдырырлык хәлдә саклыйлар. Сезнеңчә, репрессия елларында гына килеп урнашкан башкортлар эреп юкка чыкканнар, җиңел генә себер татарларына әверелгәннәрме?

Төмәндә Татар конгрессы вәкиллеген оештыру җыелышы, 2020 ел
Төмәндә Татар конгрессы вәкиллеген оештыру җыелышы, 2020 ел

Башкортларның себер татарларын "сез аерым халык" дип котыртулары күптән билгеле күренеш. Себер татарлары телендә нинди генә телнең йогынтысы сизелми! Мәсәлән, саз якларындагы Лайтамак, Ачир авылларында яшәүче себер татарлары сөйләмендә кыргыз теле йогынтысы сизелерлек яңгырый, шуңа карап алар үзләрен кыргыз дип атамый бит.

Себер татарларын аерым халык итеп чыгару хәрәкәтен 90нчы еллар башында биш кеше башлап җибәргән иде

Себер татарларын аерым халык итеп чыгару хәрәкәтен 90нчы еллар башында биш кеше башлап җибәргән иде. Аларның берсе – җәмәгать эшлеклесе, Милли эшләр комитетында хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан Рифкать Насыйбуллин. Ике еллап элек бер эч-серләребез белән уртаклашып утырганда өздереп әйткән иде: "Милли хәрәкәтне башта ук ялгыш юлга – себер татарлары белән казан татарларын аеруга юнәлдергәнбез, үсешне тоткарлау юлы булган ул", диде.

Хәзер исә Төмән җирендә татарны таркату эшенең башында мактаулы исемнәргә төренгәнлектән хакимият җитәкчеләре ышанычын яулаган, әмма яшьлекләрендә урыс мәктәпләрендә укып, әдәби телне йә бөтенләй белмәгән, йә алай-болай гына үзләштергән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре тора, өлкә татарлары үзаңы белән хакимият ярдәмендә идарә итү – алар кулында. Астыртын хәрәкәт итәләр – шунысы куркыныч, шуның нәтиҗәсендә казан татарларының Себердә туып үскән вәкилләренең күпчелеге татар милли хәрәкәтеннән читләште, хәтта кайберләре коточкыч фаҗигага дучар булды.

Себер татарларының күпчелеге бердәм татар дөньясында калуны хуп күрә, милләт бергә булып сакланганда үзләренең үзенчәлекләрен саклау мөмкинлеген, аерылып юкка чыгу куркынычын аңлый алар. Әлеге галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре киң халык массасы фикерен дә өйрәнмиләр, тикшермиләр ичмасам, киресенчә, казан татарлары теленә караганда (әдәби тел дип тә атамыйлар) безгә төрек теле, хакас теле, башкорт теле якынрак, аңлаешлырак, дигән коткы тараталар. Ни кызганыч, Дөнья татар конгрессы, аның Төмәндәге вәкиллеге, яшьләр белән күп эшләсә дә, ятим балаларга ярдәм оештырса да, себер татарлары, казан татарлары бердәмлеген ныгыту, татарның төрле яшьтәге буын кешеләрен берләштерү белән шөгыльләнмәде, әле дә әһәмият итми. Татарның өметен гәүдәләндергән Казан да Төмән-Тубыл хәлләрен өстән-өстән генә, күп вакытта кәкре-кыеш көзге аша карап кына күрә, бер-ике кеше үз мәнфәгатьләрен күздә тотып җиткергән мәгълүматларга гына нигезләнеп нәтиҗәләр ясый, шунлыктан Себердә татар бердәмлеген булдыруга уңай йогынты ясый алмый.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG