Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Башкорт милли-мәдәни мохтарияте оешу җанисәпкә бәйлеме?


Себер татар авылына тауарны "олы җирдән" көймә белән китерәләр

Җанисәп алдыннан автономиянең оешуы башкортлаштыруның бер өлеше дип фикер йөртүчеләр бар. Мохтарият рәисе моны кире кага.

Башкортстанда башкортлаштыру сәясәтен алга сөрүче, башкорт ыруларын өйрәнү өчен саллы грантлар алучы публицист Салават Хәмидуллин себер татарлары тамырларын өйрәнеп, үзенчәлекле нәтиҗәләр ясаган иде. Аерым алганда, ул себер татарлары – Казан татарлары белән бәйләнеше булмаган аерым бер халык дип белдерде. Бу турыда БСТ телеканалы Хәмидуллин җитәкчелегендә фильм төшереп, мартта аны эфирга да чыгарды. "Себер татарлары: үткәне һәм бүгенгесе" дип аталган фильмда автор себер татарлары – аерым халык, аның этногенезында угырлар, Җуси улысы, башкортлар, нугайлар, борынгы төркиләр, Үзәк Азиядән чыгучылар катнашкан дигән фикер уздыра.

Фильм себер татарларында каршылыклы фикерләр уятты. Төмән шәһәр шурасы депутаты, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динар Абукин фильмда китерелгән фикерләр белән килешмәвен, шундый фильм төшерелүенә ризасызлыгын белдереп, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка һәм "Башкортстан" телерадиоширкәте җитәкчелегенә хат та җибәрде.

Абукин БСТ каналы һәм Салават Хәмидуллин төшергән фильмда башкортлаштыру чалымнары бар диде. "Башкорт идеясе фильмда бөтен нәрсәдә күренә: дала буйлап чабып баручы атлар (себер татарлары 1500 елдан артык сазлык, елга һәм күлләр буйларында яши, генетик яктан да, традицион да, көймәләргә бәйле), биек башкорт башлыклары. Себертатар халкында башкорт нигезе булуга басым ясау да гаҗәпләндерә, чөнки башкортлар үзләре дә килеп чыгышлары турында анык кына белми, шуңа күрә фәнни яктан үз килеп чыгышларына бәйле берничә теорияне карый", дип язды депутат.

Шул ук вакытта ул да себер татарларын угырлар, һуннар, татар-монголлар, бохарлар, урыслар, Идел буе татарлары тарафыннан актив ассимиляция нәтиҗәсендә барлыкка килгән аерым халык дип атый, әмма монда башкортларның дулкыны булмаган дип белдерә. Динар Абукин әлеге фильмны "үгетләү операциясе һәм миссионерлык провокациясе" дип атый.

Депутат Башкортстан җитәкчесеннән һәм телевидение вәкилләреннән әлеге фильмны тагын бер карап чыгуны һәм аны төшерүнең максатларын аңлатуны сораган иде.

Фильм чыгып озак та үтмәде, Төмәндә Башкорт милли-мәдәни автономиясе оешты. Аны Төмәндә башкортча җырлар язып, аларны башкарып танылган җырчы Мәүлидә Хәйруллина-Халикова җитәкли. Автономиянең беренче җыены Төмән өлкәсе милләтләр эше комитеты һәм, иң гаҗәбе, Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә узды.

Татар җәмәгатьчелеге бу фильмның да, башкорт автономиясенең дә нәкъ менә 2021 елда көтелгән җанисәп алдыннан барлыкка килүен очраклы гына түгел дип саный. Бу башкортлаштыру сәясәтенең бер өлеше дип уйларга нигез бар ди алар. Чөнки бер үк вакытта Татарстанның көнчыгыш районнарында, Пермь өлкәсендә дә башкорт тарихчыларының җирле татарлар чынлыкта башкортлар дигән белдерүләре ешаеп китте. Шулай ук себер татарлары вәкилләре Башкортстанда Русиянең төрки телле мәдәни парадигмасында башкорт бердәмлеге" исемле зур конференциядә катнашып, "Юлдаш" радиосы тапшыруында себер татарларының Казан татарларыннан аерым халык булуын белдерде.

Бу хакта Төмәннән чарада катнашкан фән эшлеклесе Гөлсифа Бакиева үз Facebook битендә язды.

Мәүлидә Хәйруллина үзе Азатлыкка себер татарлары арасында пропаганда алып бару максаты куймыйбыз дип сөйләде. Ләкин ул да Себердә озак еллар дәвамында ассимиляцияләшкән һәм хәзер үзләрен себер татарлары дип атаучы башкорт авыллары бар дип белдерә.

"Миңа Башкорт милли автономиясен төзергә дигән тәкъдим белән Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина чыкты. Безнең әле бинабыз да юк, беренче җыелышыбыз минем бакчамда узган иде", дип сөйләде автономия рәисе.

Аның сүзләренчә, башкорт мохтарияте Башкортстаннан чыгып, Төмәндә төпләнеп калган башкортларны берләштерә. Мәүлидә ханым үзе дә шундыйлардан. "Мин үзем тумышым белән Башкортстанның Гафури районыннан. 1975 елда Төмәнгә комсомол юлламасы белән килдем. Шунда яшәп калдым. Мин монда килгәндә, Төмән бер авыл кебек кенә иде, ә хәзер нык үсте", дип сөйләде Мәүлидә Хәйруллина.

Ул мондагы башкортларның күпчелеге – Башкортстаннан килгән башкортлар ди. Алар аз түгел, әмма элек Төмәндә башкорт милли-мәдәни мохтарияте булмаган.

Башта активистлар Төмәнгә Башкортстаннан килгән татар белән башкортны тупламакчы булган, әмма ахыр чиктә башкортларны гына җыйганнар.

Мәүлидә Хәйруллина
Мәүлидә Хәйруллина

"Утызлап кеше җыелды, әмма иң беренче җыелышта 15 кенә кеше бар иде. Алар бөтенесе Башкортстанда туып-үсеп, Төмәнгә килгән кешеләр. Безнең беренче җыелыш сентябрь азагында булды. Соңыннан Башкортстан республикасы көнендә (11 октябрь – ред.) мин Татар мәдәни үзәгендә бүлмә алып, кайбер чыгышларның видеосын күрсәттем. Әлегә интернет аша гына аралашабыз, онлайн концерт оештырдык", ди Мәүлидә ханым.

Азатлык аннан башкорт мохтариятенең нәкъ менә җанисәп алдыннан оешуы, Салават Хәмидуллин кебек тарихчыларның себер татарларын үзләрен башкорт дип атасын өчен тырышуы турында да сораулар бирде. Себер татарларын башкортлаштыру пропагандасы алып барырга җыенмыйсызмы, дигән сорауга, Мәүлидә ханым "ишеткәнем бар, әмма юк, без үзебезнең туган җирдән ерак яшәгәч, үзебезнең телне онытмас өчен оештык", дип җавап бирде.

"Безнең башкорт теле себер татарларының телләренә охшашрак бит. Мин үзем өч ел рәттән Төмәннән Вагай районына концерт белән барган идем, анда Уфа дигән авыл бар. Репрессияләр вакытында Себергә сөрелеп, шунда торып калган башкортлар авылы ул. Хәзер алар башкортлар түгел инде, себертатарча сөйләшәләр. Мин үзем дә аптырап калган идем – электән сөргенлек вакытында килеп урнашкан башкорт авылы икән ул", дип өстәде башкорт автономияе рәисе.

Мәүлидә Хәйруллина сүзләренә караганда, башкорт милли-мәдәни мохтариятенең максаты – ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне онытмау, балаларга башкорт телен өйрәтү.

"Ансамбль төзеп, үзебезнең гореф-гадәтләребезне сәхнәләштереп, кешеләргә күрсәтергә ниятлибез. Мин үзем Татар үзәгенең ансамблендә катнашам, алар миңа аерым бүлмә вәгъдә иттеләр. Безнең монда сәләтле егетләребез бар, курайда да уйныйлар" дип сөйләде активист.

"Монда казакълар автономиясе бар, без дә ким түгел дип уйлыйм, шуңа үз автономиябезне төзергә булдык", дип тә өстәде Мәүлидә Хәйруллина.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG