Accessibility links

Кайнар хәбәр

БСТның себер татарлары турында фильмына зарланып Радий Хәбировка хат җибәрелгән


Себер татарлары турында фильмнан күренеш
Себер татарлары турында фильмнан күренеш

Публицист Салават Хәмидуллин төшергән фильмда себер татарлары этногенезында башкортлар да катнашкан ди һәм алар аерым халык булырга хокуклы ди.

Төмән шәһәр шурасы депутаты, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динар Абукин БСТ каналы төшергән "Себер татарлары: үткәне һәм бүгенгесе" дип аталган фильмга ризасызлык белдереп, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм "Башкортостан" телерадиоширкәте җитәкчелегенә хат җибәргән. Бу турыда ул Facebook-та язып чыкты.

Публицист Салават Хәмидуллин җитәкчелегендә төшерелгән әлеге фильмда себер татарлары Казан татарларына бәйле булмаган аерым халык диелә. Анда шулай ук себер татарлары этногенезында угырлар, җуси улысы, башкортлар, нугайлар, борынгы төркиләр, Үзәк Азиядән чыгучылар катнашкан диелә.

Абукин фильмдагы башкортлаштыру чалымнарын атап уза. "Башкорт идеясе фильмда бөтен нәрсәдә күренә: дала буйлап чабып баручы атлар (себер татарлары 1500 елдан артык сазлык, елга һәм күлләр буйларында яши, генетик яктан да, традицион да, көймәләргә бәйле), биек башкорт башлыклары. Себертатар халкында башкорт нигезе булуга басым ясау да гаҗәпләндерә, чөнки башкортлар үзләре дә килеп чыгышлары турында анык кына белми, шуңа күрә фәнни яктан үз килеп чыгышларына бәйле берничә теорияне карый", ди Абукин.

Ул шулай ук себер татарларының угырлар, һуннар, татар-монголлар, бохарлар, урыслар, Идел буе татарлары тарафыннан актив ассимиляция нәтиҗәсендә барлыкка килгән аерым халык дип атый һәм монда башкортларның дулкыны булмаган дип белдерә.

Динар Абукин әлеге фильмны "өндәүче операция һәм миссионерлык провокациясе" дип атый.

Депутат җитәкчелектән әлеге фильмны тагын бер карап чыгуны һәм аны төшүренең максатлары турында җавап бирүне сорый.

Салават Хәмидуллин – журналист, БСТ каналында танып-белү тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире. Күп еллар дәвамында башкорт тарихы, башкортларның милли үзбилгеләнүе темасына эшли, “Тарихи мохит”, “Йома”, “Башкорттар” тапшырулары авторы. Күптән түгел ул "Радий Хәбиров миңа зур бурычлар йөкләде", дип белдерде, ләкин тагын нинди эш белән шөгыльләнәчәге турында әйтмәде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG