Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себер татарлары әле дә йолаларын үтәп туйлар уздыра"


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

9 декабрь Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысына яңа програм тәкъдим итте. Аның җитәкчесе Айрат Хәмитов Азатлыкка пандемиянең уңай яклары да күп булды, архивларда казынып себер татарларының туй йолалары турында күп мәгълүмат табылды дип сөйләде.

Һәр якта туй бәйрәмнең үзенә генә хас йолалары, гадәтләре бар, районнар, хәтта авыллардагы гореф-гадәтләр аерылып торырга мөмкин. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле исә яңа програмында себер татарларының туй йоласының үзенчәлекләрен өйрәнеп, сәхнәгә мендереп милли тамаша ясый алды. Бу програмны тудыруда танылган хорсмейстер Венера Гәрәева өлеше зур. Ул аны сәхнәдән генә күрә алмыйча вафат булды. Яңа програмны тәкъдим иткәндә аның исемен дә искә алдылар.

Тамашага килгәндә, аның беренче өлешендә ансамбльнең моңа кадәр иҗат җәүһәрләре булып саналган чыгышлар күрсәтелсә, икенче өлешендә себер татарларының туй бәйрәме турында театраль тамаша күрсәтелде.

"Себер татарлары әле дә йолаларын үтәп туйлар уздыра"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

Кыскача сюжет болайрак. Хәлләр XIX гасыр азагында Казанда бара. Атаклы Печән базарында ике сәүдәгәр очраша. Берсе – себер татар бае, икенчесе – Казан сәүдәгәре. Ике дус. Берсендә буйга җиткән кыз булса, икенчесендә – өйләнергә әзер өрлектәй егет. Ике сәүдәгәр балаларын кавыштыруга сүз куеша. Әмма һәрберсе никах йолаларын үтәргә кирәк дигән фикер әйтә. Себер якларында туй була икән, ул себерчә узарга тиеш дип килешенә. Әле Казан сәүдәгеренең кияве берсе Урал, икенчесе Әстерхан якларыннан булып чыга, тамаша вакытында аларның да туй йолалары белән танышырга мөмкинлек бирелә. Моннан тыш ансамбль әлегә зур сәхнәдә яңгырамаган себер татар җырларын да яңгыратуга ирешә алды.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Биредә Казанның XX гасыр башындагы күренешләре, татар тормышы да күрсәтелде, Себергә килүче Казан татарларын кунак итеп каршы алулар, кияүнең кыз өенең бусагасын атлап кергәндә үтәлгән кагыйдәре дә, себер татарларына гына хас булган кыз елау кебек күренешләр матур биюгә, себер татар сөйләмендәге җырга төрелеп бирелде. Никах мәҗлесендә күмәк биюләр дә, озын көйләр дә яңгырады. Соңгы күренештә яңа гаилә туу хөрмәтенә яңгыраган җыр вакытында арткы экранда XIX гасыр азагы - XX башындагы татар гаиләләренең иске фотолар күрсәтелде. Оркестр исә сорнай, домбра, кубыз, барабаннар белән көйләрне башкарды.

Ансамбль җитәкчесе Айрат Хәмитов Азатлыкка пандемия вакыты юкка узмады, өч ай дәвамында архиваларда казынып утыру һәм этнографлар белән тыгыз эшләү нәтиҗәсендә себер татарларының туе турында яңа тамаша барлыкка килде дип сөйләде.

Айрат Хәмитов
Айрат Хәмитов

— Айрат әфәнде, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле эзләнә. Шул эзләнү нәтиҗәсендә сәхнәдә татарның биюләре, җырлары мәңгәләштерелә. Бөтенесе дә өйрәнелгән кебек безнең өчен. Себер татарларының аерым туй йоласын сәхнәгә мендерүгә нәрсә этәргеч булды?

— Бу тамашаның нигезенә Томски шәһәрендәге бай сәүдәгәр Кәрим Хәмитов тарихы ята. Берничә ел элек Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Томски шәһәренә гастрольләр белән барды, анда искиткеч татар бистәсе сакланган, шунда кунакта булдык һәм шунда татар алпавыты Кәрим Хәмитов турында тарих белән таныштык. Гаҗәеп кеше. Ул атлар үрчеткән. Себердәге салкыннардан атларны җылыда тотар өчен ул җирне казып үзенә күрә "катакомбалар" ясаган. Ул үстереп тәрбияләнгән атлар Русия патшасы сарайларына да, урыс атлы гаскәрләренә дә сатып алынган. Аның башлангычы белән Томскида Кызыл җәмигъ мәчет салынган, мәдрәсә, мәктәп төзелгән, шәһәрдә су манарасы, таш күпер барлыкка килгән. Бүгенге көндә Томскиның татар бистәсенең ул иң матур бинасы да Кәрим Хәмитов утары санала. Кызыллар килү белән, әлбәттә, үз көче белән табылган малы тартып алынган. Ул өеннән куып чыгарылган, Ташкент якларына киткән, аннары аның эзе юкка чыккан. Кәрим байның хатыны Казаннан булган. Менә шушы шәхеснең тарихы күңелемдә яңа сюжет тудырды. Тамашадагы прообраз шул себер бае.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Быел авыр ел булды, пандемия тормышыбызны үзгәртте. Бикләнеп утырдык, безнең өчен ул гадәти булмаган вазгыять иде. Әмма бер минуска плюс туры килә дигәндәй, карантинның уңай яклары да булды. Мәсәлән, миңа һәрвакыт китапханәләрдә, архивларда утырырга вакыт җитми иде. Ә бу юлы мин китапларга чумдым һәм шулкадәр күп мәгълүмат таба алдым. Казан, Тубыл, Томски архивларында утырдым. Укыган саен миндә татарның туй йоласын ничек сәхнәгә чыгырап була дигән фикерләр туа барды. Күптәнге хыял – сәхнәдә татарның туй йолаларының төрлелеген, матурлыгын күрсәтү. "Татарлар" этнография китабында туй йолалары җентекле сурәтләнгән, безнең өчен бик шәп материал тупланган. Моннан тыш КФУ китапханәсендә XIX гасыр азагында язылган Казан татарларының туй йолалары монографиясенә юлыктым. Хәзинә булды минем өчен.

Безнең максат — татарның затлылыгын күрсәтү. Татар байлары, морзалары, руханилары, галимнәре — болар барысы да безнең татарның тарихы. Без аны сәхнәдә күрсәтергә тиешбез.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Тамаша кыйммәтле. Ансамбльнең һәр програмы масштаблы, ә бу зур чыгым таләп итә, әмма Татарстан хөкүмәте ярдәме, дәүләт грантлары белән без лаеклы тамаша әзерләп чыгарабыз. Һәр сәхнә костюмы уртача 50-60 мең сум тора. Ә бер биюдә, мәсәлән, 30лап кеше катнаша ала. Шуңа чыгымнарны чамалап була.

— Ә ни өчен нәкъ менә себер татарларының туй йолаларының күрсәтү кирәк иде? Аларның татар туйларыннан аермасы күпме?

— Чынында бик нык аерыла. Мәсәлән, себер татарларында кыз елату йоласы бар. Бу – аларга гына хас үзенчәлек. Кыз елау йоласында шулкадәр нечкә фәлсәфи күренешләр бар, исең китә! Мәсәлән, кызлар өйгә кергәндә бер-берсенең итәкләренә тотынып керә, бу фәрештәләрне куркытмас өчен эшләнә. Кәләшне никахка әзерләгәндә аны үзен, өй почмакларын тәңкәләр чыңлавы яңгырату кызга начарлык кагылмасын, аны саклау өчен эшләнә. Боларның барысын да тамашада матур итеп күрсәтә алдык. Тагын без күрмәгән, ишетмәгән йолага тап булдык. Егет кыз өенә килгәндә, капка төбендә факел яндыра, егет төтен аша узарга тиеш, өстәвенә әле йөзе дә капланган булырга тиеш. Бу – тәңречелек вакытыннан калган йола. Себердәге белгечләр аңлатуынча, бу йола егетнең кәләш янына ут белән чистарынып керүе.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

— Себер татарларында бу йолалар сакланганмы, сорашканыгыз бармы?

— Сакланган. Нәкъ менә алар Казан татарларыннан аермалы туйларын җиренә җиткереп уздыра. Нәрсәгә бәйле икәнен әйтә алмыйм, бәлки, алар үзәктән ерак яшәүләренә дә бәйледер, аларда шәһәрләшү процессын да соңрак башлангандыр. Бу да тәэсир итә ала.

— Тамашада себер татарларының үзенчәлекле телләре дә сәхнәгә менгән. Яңа, халыкка әле ишетелмәгән җырлар табылдымы? Биюләрдә үзенчәлекле алымнар бармы?

— Әйе, йола җырлары табылды. Алар себерчә бик үзенчәлекле яңгырый, нечкә. Кызны елату сәхнәсендә башкарылган җыр үзенчәлекле. Без оркестрга төрки татарларга, себер татарларына хас булган кубыз, барабаннар, сорнай музыка уен коралларын куштык. Җырлар яңа яңгыраш алды. Биюләргә килгәндә, себер татарлары тыпырдатып бии. Кемдер һәр татар тыпырдап бии дип әйтер, әмма мин инде аерыманы күрәм.

— Татар биюен популярлашшытру авырмы?

Бу чынында җиңел мәсьәлә түгел, эзләнергә кирәк. Яшьләрнең күңеленә керер өчен яңа форматлар кирәк. Танырга кирәк, аларга без күнеккән концертлар, чыгышлар кызык түгел. Әмма яшьләрдә татарлыкка ихтыяҗ бар. Мин соңгы елларда Казанда да, башка шәһәрләрдә дә мондый күренешне күзәтәм: яшьләр мин – татар дигән сүзне кычкырып йөрми, әмма ул сөйләшүендә күрсәтә, киемендә чагылдыра. Татар бизәкле күлмәк, итәкләр кияләр, кәләпүшләр, татар бизәкле букчалар, галстук, оеклар да, аяк киемнәре дә була. Мине шатландыра бу. Аларга мөһим, кызык, якын ул. Без аны кулланырга тиеш. Мондый максат бар.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

— Яшьләрне тамашаларга тартып китерү авыр, алар интернетта утыра. Хәзер интернеттагы концертларга билет сатып алып концерт карау да гадәти күренешкә әйләнеп бара. Быел пандемия вакытында интернет дөньяга тәрәзә икәнен аңладык. Социаль челтәрләрне эшкә ныграк җигү ягын карыйсызмы?

— Карантинда утыргач, без беренчеләрдән булып YouTube каналыбызны эшкә җиктек, сандыкта булган чыгышларыбызны, концертларны чыгыра башладык. Бүгенге концерт та YouTube каналында җанлы рәвештә күрсәтелде.

— Ансамбльнең тамашаларын караучыларның санын үстерү бер, әмма ансамбльнең составына күз салсаң да, урта буын җырчылар, биючеләр генә, яшьләр, яңа иҗатчылар юк дигән хис кала. Аларны табу авыралаша барамы?

— Килешмим, безнең состав яңара. Сәхнә матурлыкны, яшьлекне ярата, без моны аңлыйбыз. Соңгы елда гына 15 кеше алынды. Беләсезме, әлегә без уңайлы шартларда яшибез. Мине алыгыз дип килүче талантлы җырчылар да, биючеләр дә бар. Киләчәктә вазгыять ничек булыр – әйтә алмыйм. Әмма әлегә татарча сөйләшә белми, татар җырларының аһәнең аңламыйлар дип өзгәләнеп утырганыбыз юк. Ансамбльдә эшләүчеләрнең 20 проценты яшьләр. Ансамбльдә 15 пар бар. Бергә эшләп, бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корып, аннары парлашып ансамбльдә иҗат итүләре минем өчен йөрәккә бал да май.

* * *

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле бу тамашаны Мәскәүдә дә күрсәтте. Тиздән алар Урал ягына юл ала, Екатеринбур, Красноуфимскида концертлар планлаштырылган. Шулай ук Себер якларына да гастрольләр планлаштырылган. Пандемия аркасында йөрүләр, концерт чикләүләре үзгәрмәсә, Томскига да барырга ниятлиләр.

XS
SM
MD
LG