Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венера Гәрәева: "Илһам, Әлфияләргә алмаш бар. Күрмиләр генә"


Венера Гәрәева

"Мәдәниятен шоуга корган, акча эшләүгә калдырган милләтнең киләчәге була алмый". Бу — Татарстанның халык артисты, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева фикере. Без аның белән милли кадрлар әзерләү, Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр, шәхес кадере турында сөйләштек.

Венера Гәрәева туры сүзе белән күпләрнең ачуын да чыгара торгандыр. Чөнки зыялы, белемле, әле дә алмаш булсын дип яшьләр белән шөгыльләнгән бу педагогның профессор дигән дәрәҗәсе дә, кыйммәтле фатирлары да юк. Ул совет чорында алган, советча җиһазландырылган фатирда яши. Бу юлы туры сүздән бигрәк, җан ачысы белән сөйләде ул.

Венера ханым, сүзне шәхес кадереннән башлыйк әле. Соңгы могиканнарны югалтабыз. Узган ел Илһам абый, Әлфия апалар китте. Быел композитор Ренат Еникеев, җырчы Рафаэль Сәхәбиев, галим Резеда Ганиеваны озаттык. Алар белән без нәрсәне югалтабыз? Шәхесләрнең матди яктан авыр хәлдә яшәвен аклап буламы?

— Шәхесләрнең матди кысынкылыкта яшәвен берничек аңлатып та, аклап та булмый. Үзебезне көчле дигән булабыз, шушы шәхесләрның язмышлары ук безнең ни хәлдә калганын күрсәтә бит инде. Көчебез калмады. Кайсы чорда югалттык без аны? Кулаклаштыру заманындамы, сугыш чорында иң затлыларны югалтып шушы хәлдә калдыкмы? Мин иң соңгы зыялы дип Нәкый Исәнбәт улы Празат Исәнбәтне атар идем. Шуннан соң бүтән зыялыны күргәнем юк.

Заманында Булат Гыйззәтуллин (1961-1973 елларда ТАССР мәдәният министры – ред.) дигән министр бар иде. Аны Нәкый Исәнбәт тәрбиягә алып үстергән булган. Үз гомеремдә күпме министр күрдем, әмма үз эшенә иң бирелгәне, чын җитәкче булганы менә шушысы булган.

Министр итеп билгеләнә икән кеше, ул татарның тарихын, сәнгатен, шәхесләрен белергә тиеш

Мин 18 яшемдә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килдем. 1961 ел бу. Ул чакта гастрольдә өчәр-дүртәр ай йөри идек. Ул безне озатып җибәрә, чәчәк букетлары белән каршы ала. Һәрберебезнең исемен белә, хәлебез белән гел кызыксынып тора иде. Хәзергеләр исемне белү түгел, азрак өлкән яшьтәге кеше түрәнең кабул итү бүлмәсенә килсә, син кем, дип сорарга да мөмкиннәр. Министр итеп билгеләнә икән кеше, ул татарның тарихын, сәнгатен, шәхесләрен белергә тиеш дип уйлыйм. Бу белем милләтнең хәлен ун елга алдан фаразларга мөмкинлек бирә. Министр башкача эшли алмый. Ул бит сәнгатьне үстерергә, милләтне сакларга куелган җитәкче.

Дәүләт премияләре турында да әйтәсе килә минем. Тукай премиясе тирәсендәге хәлләрдән соң, мин ел саен Әмирхан Еникиләр каберләрендә әйләнеп ята торгандыр дип уйлыйм. Соңгы егерме елны алыйк, шушы бүләкне алучыларның һичьюгы ике проценты лаеклы микән аңа? Мин Тукай премиясе тарихта калырлык әсәргә бирелергә тиеш дип саныйм. Тарихта кала алырлык шәхесләрне алсак, безнең чордан Миңтимер Шәймиев һәм Фәүзия Бәйрәмованы атар идем. Мин моны гади укучы буларак әйтәм. Бу ике шәхеснең милләт өчен эшләгән эшләре кала. Быелгы кандидатларны андый дип әйтә алмыйм.

Нишләп халыктан сорашу юк? Нишләп китапларның укылу-укылмавы исәпкә алынмый? Китап киштәләрендә рәт-рәт булып бик матур китаплар тезелеп тора. Алучы бармы аларны? Шушы кандидатларның кайсы минем китапны егылып укыйлар дип әйтә ала? Мәсәлән Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабы өч көндә сатылып бетте. Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиевләргә тиңләшерлек лауреатларны, алар буыныннан соң, гафу итегез, мин күрмим.

Тукай премиясе тирәсендәге ясалмалык һәм күз буяудан арынырга вакыт

Иң кызыгы, ел да кандидатлар чыга, халык аларның кем икәнен дә белми. Ярый, хәзер кеше китап укымый дип акланалар. Ләкин ул бит сәбәп түгел. Тукай премиясе тирәсендәге ясалмалык һәм күз буяудан арынырга вакыт инде. Шәхес кадере дисез. Энциклопедик белемгә ия булган, татар милләтенә гомерен багышлаган Йолдыз Исәнбәтнең хәлен белгән кеше бармы бүген? Менә ул буын китеп бара. Бездән соң кем кала? Кем эшләячәк? Нишләп җитди рәвештә кадрлар әзерләүгә алынмыйлар? Барысы да шоуга корылды. Ярый, хәзер шоу белән акча эшләдек тә ди, ә 20-30 елдан соң милләтнең сәнгате белән нәрсә булачак? Ул турыда уйлар өчен канәфидән аз гына өскәрәк күтәрелергә кирәк. Безнекеләр күтәрелергә курка. Чөнки калкынсаң, канәфиеңне тартып алырга мөмкиннәр.

Бәлки акча эшләү бурычы куелу мәдәниятне шоуга әйләндергәндер?

— Бездә бөтен нәрсә шоу хәзер. Сабан туе да шул, башкасы да. Боларны уйлаган саен Тукайлар заманына кайтам. Ә бит шул чор кешеләре хәтердән җуелып бара. Гомере буе татар милләтенә хезмәт иткән Александр Ключаревны да белми хәзерге буын, аксакал Еникины да. Аны белер өчен әсәрләрен яңгырату кирәк, истәлеген гавәмгә чыгару кирәк. Ләкин бу эш беркемгә дә кирәкми. Тел, тел дип кычкырабыз, җитәкчеләр дә сүз әйткәли. Сүз сөйләп төзәтелә торган эшмени бу? Ябыла торган мәктәбенә барып, ата-ананы урамга чыгарырга кирәк иде. Ләкин җитәкче халыкны урамга чыгарудан курка. Чөнки шул шаукым белән әлеге дә баягы канәфиен югалтудан курка. Милләтме, канәфиме дигәндә кайсы якны сайлавын сизәсезме?

Шәхес кадере дигәндә мин бүгенге буын җырчыларын да күз алдында тотам. Консерваторияне тәмамлаган, алмаш булырлык җырчылар юк түгел безнең. Ләкин алар эш таба алмыйча әле анда, әле монда җырлап йөриләр. Ни өчен Илүсә Хуҗинаны, Айгөл Гардисламованы Опера театрына эшкә алмаска? Нишләп ошамыйлар алар театр җитәкчесенә? Буй-сыннары бар, милләтнең чын йөзе алар. Дөрес, мәдәният министрлыгы ничәдер тиен түләп тегендә-монда йөртә аларны. Чөнки чит илдә милли йөзне күрсәтер өчен нәкъ менә алар кирәк. Ләкин бит аларның даими эш урыны булырга тиеш. Нишләп чын талантлар бездә ташландык хәлдә?

Вокал сәнгате ни хәлдә?

Гариза язып милләтнең бүгенгесеннән чыгар идем дә, Тукайлар заманына кайтыр идем

— Телевидениедә әйләндерелгәне сәнгать дип саналса, димәк, ул калмаган инде. Без бу хакта һаман саен сөйлибез, ләкин бернәрсә дә үзгәрми. Кабатлап әйтәм, безнең консерватория әзерләгән талантлы, менә дигән кадрлар бар. Ләкин аларның телевидение һәм радиога язылыр өчен акчасы юк. Ә чыккан кадәресе өчен оят. Шуңа күрә гариза язып милләтнең бүгенгесеннән чыгар идем дә, мөмкин булса, Тукайлар заманына кайтыр идем. Шушы милләтнең мәдәниятенә алтмыш елга якын гомерен багышлаган кеше бу милләттән чыгар идем ди икән, бу — бик куркыныч нәрсә. Бу — соңгы чиккә җитү, аңлыйсызмы?

Венера Гәрәева
Венера Гәрәева

Көйгә килгәндә дә, шул ук Рәшит Кәлимуллинның (Татарстан композиторлар берлеге рәисе — ред.) әсәрләрен тыңлап булмый. Заманча ул, дип аңлаталар. Киләчәккә шул "заманча"ны алып барабызмы? Әйе, аванград, импрессионизм, экспрессионизм чорларын да кичердек. Ләкин бит классика ул чораларда да беренче урында калды. Халык җырлары — безнең классикабыз. Алар беренче урында булырга тиеш. Ә бездә аны икенче сорт итеп карау бара. "Үзгәреш җиле"н начар дип әйтмим. Ниндидер яңалык кирәк булгандыр. Ләкин җырларны танымаслык дәрәҗәгә китереп җиткерергә кирәк булдымы икән? Көй үзгәрергә тиеш түгел. "Гөлҗамал" һәр гасырда "Гөлҗамал" булып калырга тиеш. Моңны югалту — ул бит шул ук телне югалткан шикелле. Телне бит үзгәртмибез, яңа сүзләр барлыкка килсә дә, нигез бит үз урынында кала. Моңның да нигезе үзгәрмәскә тиеш. Мин телевидениене басып алган ир белән хатын җырлауларын туктатырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Дуэт андый булырга тиеш түгел.

Шул ук вакытта сез бит талантлы балаларны тәрбиялисез. Сәйдә Мөхәммәтҗановага бушка вокал дәресләрен биргәнегезне беләбез.

Илһам, Әлфияләргә алмаш бар. Аларны күрмиләр генә

— Беренчедән, баладан акча алмыйлар. Ул бит әле бала гына, нишләп дәрес өчен акча түләсен? Икенчедән, баланың киләчәге күренә икән, үзен педагог дип санаган кеше аны күрә белергә тиеш. Педагог кына да түгел. Хакимиятнең һәр баскычында күрә белергә кирәк аларны. Ләкин аларны күрмиләр. Шул исәптән Сәйдәне дә. Юкса, берничә тел белә, татар җанлы, иманлы. Бездә, еш кына, Илһамнарга, Әлфияләргә алмаш юк, дип әйтергә яраталар. Алмаш бар ул. Аларны күрмиләр генә. Әйтәм бит, аларга безнең мәдәнияттә урын юк.

Бездә бит җитәкчелек ансамбль концертына да йөрми. Ә менә "Үзгәреш җиле"нә беренче рәткә тезелешеп утыралар. Ансамбль исә милли мәдәниятне саклаучы бердәнбер оазис булып калды. Сүз татарча җырлау турында гына бармый. Монда югары мәдәният турында сүз бара. Вакланды бит милләт! Буе белән дә вакланды, фикере белән дә. Безнең тагын бер сәер гадәт бар: чит ил тормышына, андагы кешеләргә кызыгабыз. Опера театры ставканы һаман да чит ил солистларына ясый. Нишләп үзебезнекеләрне күрмибез? Үзебезнекеләрне күрер өчен аларга чит илгә чыгып танылырга кирәкме? Шуннан соң гына аларны үзебезгә чакырабызмы? Читтә үзен тапкан һәрберсе безгә кайтырга атлыгып торырмы соң? Нишләп милли кадрлар чит ил опера театрларын туендырып торырга тиеш? Югалтулар күп бит. Безнекеләр Мәскәүдә, Петербурда, чит ил театрларында эшли.

Мәктәпләрең ябылып беткән икән, киләчәк дип авыз суы корытудан ни файда?

Үз вакытында минем башка җиргә күчү мөмкинлегем бар иде. Ә мин ансамбльнең өч тиен акчасына кадрлар әзерлим дип калдым. Тир түгеп әзерлибез аларны һәм үзебездә урын таба алмаганнарына сызланабыз. Миңа калса, милләт дип кычкырудан да мәгънә юк хәзер. Мәктәпләрең ябылып беткән икән, киләчәк дип авыз суы корытудан ни файда?

Татар утраучыгы булып безнең дәүләт җыр һәм бию, фольклор, "Казан" ансамбльләре, татар театрлары калды. Шул ук вакытта, асрыйсың икән шулкадәр оешманы, аның эчтәлеген дә кайгырту кирәк. Берсеннән-берсе уздырып бернинди эчтәлеге булмаган, мәхәббәт өчпочмагына корылган әсәрне сәхнәләштерүдән, ярыша-ярыша фильмнар төшерүдән ни файда? Аннан соң яшьләр китап укымый, өлкәннәргә мөнәсәбәте үзгәрде дип зарланабыз. Нинди продуктта тәрбиялисең, шуның әҗерен күрәсең. Бездә "тәрбия" ниндидер үле сүзгә әйләнде. Чөнки иң алда акча йөри. Милләтнең язмышы бик куркыныч хәлдә. Аны аңлаучылар бар, ләкин берсе дә чыгып кычкыра алмый.

Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә рус милләте аерып куела. Башка милләтләргә бу ни дәрәҗәдә куркыныч?

Машина тере телне алмаштырганга хәзерге буын ике сүзне ялгап җөмлә төзи алмый

— Башка милләтләрнең югалтыр әйбере калмады инде. Чуаш, мари, удмурд, мордва халыкларында күптән беренче урында урыс теле бара. Бер татар милләте тырмаша. Үлем алдыннан тартышу бу. Авылларыңда урысча сөйләшәләр икән, нинди киләчәк турында сүз булырга мөмкин. Без татар телендә укыдык. Аңа карап югалып калмадык бит! Безнең чорда татар балалары кадәр рус классикасын белгән кеше булмады да. Мәктәптә укыту методикасы дөрес иде ул чакта. Хәзер онык килә, ул ни рус классикасын рәтләп белми, ни татар телен. Ә мин мәктәптә өйрәнгән буенча гына аңа Есенин шигырләрен, Пушкин әсәрләрен сөйләп бирәм. Аның каравы без компьютерны беләбез, ди. Машина тере телне алмаштырганга хәзерге буын ике сүзне ялгап җөмлә төзи алмый.

Бөтен дөньяда коронавирус куркынычы. Сез бу чирдән куркасызмы? Ничек булса да әзерләндегезме?

Пандемия белән кирәгеннән артык куркыту сәясәт белән артык мавыкмасыннар дип эшләнмиме икән

— Чире дә үтәчәк, тауары да бетмәячәк, ә курку калачак дим мин. Ул курку бигрәк тә өлкән буында сизелә. Бу бәлки күпне күргәннән, Сталин чорын кичергәннән киләдер. Эшкә барганда карыйм, кибетләрдә өлкәннәрдән су буе чират тезелгән. Хәзерге буында исә курку юк. Алар Алладан да, сугыштан да курыкмый, хәзерге көн белән яши. Бер караганда, курку бит ул үз-үзеңне саклау дигән сүз. Хайваннарда да бар ул инстинкт. Менә шул курку булмаганга бетеп бармыйбызмы икән без, дип тә уйлыйм мин кайчак. Ә пандемия белән кирәгеннән артык куркыту сәясәт белән артык мавыкмасыннар дип эшләнмиме икән? Миндә менә шундый уйлар.

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG