Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева вафат


Венера Гәрәева
Венера Гәрәева

Венера Гәрәевага 77 яшь иде. Ул Саба районы Сүлә авылында җирләнәчәк.

Татарстанның халык артисты, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, педагог Венера Гәрәева вафат. Ул Казанның 5нче хастаханәсендә бакыйлыкка күчкән. Хушлашу 27 октябрьдә, ул яшәгән йорт ишегалдында - Казанның Татарстан урамы, 52нче йорт янында иртәнге 8.30 узачак. Артистны туган ягы - Саба районы Сүлә авылында җирләячәкләр.

Апрельдә Азатлыкта Венера ханым белән әңгәмә дөнья күргән иде. Ул милли кадрлар әзерләү, Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр, шәхес кадере турында фикерләре белән уртаклашты. Коронавирус пандемиясе вакытында дәүләт кешеләрне артык куркыта, бу халыкның сәяси активлыгын бастырыр өчен түгелме икән дигән фикер белдергән иде ул.

Венера Гәрәева 1943 елның 25 июнендә туа. 1961 елдан, татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли, 1972 елдан ансамбльнең хормейстеры була. 1974 елдан Казан музыка училищесында белем бирә.

Венера Гәрәева туры сүзле кеше иде. Зыялы, белемле, соңгы көннәренә кадәр яшьләр белән шөгыльләнгән педагогның профессор дигән дәрәҗәсе дә, кыйммәтле фатирлары да булмады. Ул совет чорында алган, советча җиһазландырылган фатирда яши иде.

XS
SM
MD
LG