Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәннән Ринат Насыйров: "Татарстан белән эшләү авырлашты"


Ринат Насыйров

Себердә татар мәктәпләре саны кимү, укытучылар әзерләнмәү өчен Татарстан гаепле дип саный Насыйров.

Төмән татарларының Татарстан белән хезмәттәшлеге авырлашкан. Бу хакта бүген Дөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе бүлеге вәкиле, Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

"Бүген безгә Татарстан белән эшләү җиңел түгел. Элек мәгариф өлкәсендә эш җайланган иде. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре килде. Бүгенгә мондый тәҗрибә юк, яшьләр төбәккә килми. Икенче мәсьәлә – Төмән өлкәсендәге институтларда да татар факультетлары ябылды. Шуңа күрә без алдагы көнебезне үзебезгә таянып эшләүдә күрәбез", дие ул.

Бүген Төмәндә балалар бакчаларына, мәктәпләргә татар телендә материаллар, китаплар, дәреслекләр кирәк.

Насыйров сүзләренчә, Себердә татар мәктәпләре кимүендә һәм укытучыларның әзерләнмәвендә Татарстанның да гаебе бар.

Алар монда килеп түгәрәк өстәл үткәрә дә, бар да яхшы дип кайтып китә

— Төмәндә татар теле укытылган 140лап мәктәптән 47 мәктәп калды. Татар теле дәресе сәгатьләре тагын да кимеде. Бу эшкә Татарстан мәгариф министрлыгының да катнашы бар. Алар монда килеп түгәрәк өстәл үткәрә дә, бар да яхшы дип кайтып китә. Төмән мәгариф департаменты укытучылар белән проблем юк дип тәкъдим чыгара. Бу эш тәртибен үзгәртергә кирәк. Әгәр дә Татарстан Төмән департаментына ризалыгын бирә икән, моңа бераз тәнкыйди карарга тиешбез. Әйе, федераль белем бирү стандартлары, төбәк компоненты бар. Ләкин шул федераль стандартларны да үтәмиләр бит. Октябрьдә "Милли шура" җыелышында түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырырга телибез. Әгәр Русия хөкүмәте Татарстанга шундый вәкаләт биргән икән, безгә килеп тормагыз дип әйтәчәкбез. Мактап китәләр, ләкин татар теле бирелми, мәктәпләр кими, укучылар азая, укытучылар әзреләнми һәм бу эш Татарстан аша эшләнә, - диде Ринат Насыйров.

Төмән татарлары конгрессы рәисе фикеренчә, Татарстан белән төбәкләр арасында хезмәттәшлек итүдә яңа механизм уйларга кирәк. Совет берлеге елларында калган тәҗрибә бүген эшләми дип саный ул.

— Уйлап карагыз, соңгы 25 елда Татарстаннан мәдәният өлкәсендә эшләргә беркем килмәгән. Килә дә алмый, килмәячәк тә. Бүген без үзебез Казанга җибәреп, 150 мең сум түләп укытабыз. Аны да үзгәртергә кирәк. Бүген татар теле укытучыларына түләү, урыс теле, математика укытуга караганда, 25 процентка кимрәк. Аларның дәрәҗәсен төшерделәр, - ди ул.

Соңгы вакытта Башкортстан сәясәт технологлары Себердә татарларны башкорт дип язылырга өнди дигән сүзләр йөрде. Ринат Насыйров башкорт белгечләренең килүен раслады. Ләкин проблем күрмәвен әйтте.

— Без аларны оппонент буларак күрмибез. Алар да мөселман, төрки халык. Без – татарлар. Без дә бәйләнешләр булдырабыз. Алар сез башкорт булыгыз дип беркемгә әйтми, сез якын дуслар ди. Андый кунакларны каршы алырга риза. Без татарлар саны артсын дип тырышабыз. Сугышып беркем җиңүче булмаячак, - диде ул.

Октябрьдә узачак җанисәптә себердә татарлар саны кимемәячәк, дип саный Насыйров. Әмма бу хөкүмәтнең теләгеннән тора.

— Без үзебезнең санны беләбез. Төмән өлкәсендә, Ямал, Ханты-Мансида 350-360 мең татар яши. 60 меңе – себертатары. Бу санны хөкүмәт ничек күрергә тели, шулай була, - дип саный ул.

Дөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе бүлеге вәкиле әдәби татар телен өйләнүдә проблемнар булуы турында да әйтте. Аның сүзләренчә, себертатар телен факультатив буларак, ә әдәби татар телен федераль стандартлар нигезендә укытырга кирәк.

Насыйров себер татар теле өчен борчылырга кирәкми дип саный. "Алар телләрен безгә караганда яхшырак саклый, авыл җирендә себер татарлары туган телләрен белә, ә әдәби тел мәсьәләсендә проблемалар бар" диде ул.

Насыйров әйтүенчә, бүгенгә себер татарлары арасында 20дән артык фән кандидаты, фән докторы бар. "Алар фәнни эшләрен Татарстан фәннәр академиясе аша яклады һәм хәзер бу кешеләр фәнни элита булып оештылар. Себер татар телендә китаплар чыга", диде Ринат әфәнде.

2010 елда узган җанисәп мәгълүматларына караганда, Төмән өлкәсендә 240 мең татар, Ямал-Ненец бүлгесендә - 28 мең, Ханты-Манси бүлгесендә 109 мең татар яши.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG