Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төмән өлкәсенә Собянин килгәч, шундук 30 татар мәктәбе ябылды"


Төмәндәге бердәнбер татар мәктәбе ачылышы, 2020 ел

Соңгы 20 ел эчендә Төмән өлкәсендә татар мәктәпләре саны кимегән. 118дән 48гә калган. Төмән шәһәренең үзендә бары бер татар мәктәбе генә эшли. Азатлык хәбәрчесе Төмәнгә барып, җәмәгатьчелек белән очрашты, һәм Себердә татар мәктәпләре юкка чыгуның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Төмән өлкәсендә татарлар – асаба халык санала. 2010 ел җанисәбе нәтиҗәләренә караганда, өлкәдә 240 мең татар яши. Өлкәдә әле 70ләп татар авылы да бар. Кайдадыр тормыш гөрли, ә кайдадыр салаларда кеше саны кими, аларга бүген-иртәгә бетү яный. Авылларны яшәтүче төп фактор – мәктәп. Бу кайда да шулай. Мәктәп, бакча, аңа бәйле инфраструктура булмаса, авыл юкка чыга. Азатлык себер якларындагы милли мәгариф системының ни хәлдә булуын ачыкларга тырышты.

Оптимизация

Төмән өлкәсе мәктәпләрендә фәннәрне татар телендә укыту инде 1960нчы елларда ук беткән. Шул вакытлардан бирле мәктәптә балалар фәннәрне урыс телендә генә өйрәнә. "Татар мәктәбе" дигәндә дә без татарча укыта торган мәктәп түгел, ә бары татар теле аерым фән буларак укытылган мәктәпне генә күз алдында тотабыз.

Безне Төмәннең казан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Азатлыкның элеккеге хәбәрчесе Бибинур Сабирова озатып йөри. Ул элекке вакытларда Себердә татар теле гөрли иде дип искә ала.

Бибинур Сабирова
Бибинур Сабирова

— Мәктәпләр тулысынча татар телле булмаса да, туган телгә тиешле күләмдә вакыт бирелә иде – балалар атнасына бишәр сәгать татар телен өйрәнде. Тубыл педагогик университетында урыс-татар бүлеге дә ачылды, анда татар теле укытучылары әзерләделәр, — дип сөйли ул һәм татар мәктәпләренең бер-бер артлы юкка чыга баруын искә төшерә. — 1990нчы еллар башында Төмән өлкәсендә 118 татар мәктәбе бар иде, алар 2000нче елларга кадәр эшләде. Төбәккә җитәкче булып Сергей Собянин килгәч, ул Русиядә беренчеләрдән булып Төмән өлкәсендә эксперимент үткәрә башлады, ул да булса – оптимальләштерү. Ул эшләгән дәвердә ике-өч ел эчендә төбәктә 30 татар мәктәбе ябылды. Собянин чорында кырыгышар бала укыган мәктәпләрне яптылар. Татар балаларын күрше авылларда урнашкан урыс мәктәпләренә йөртә башладылар. Шул мәктәпләрнең берсе дә татар телен факультатив рәвештә булса да укытуны кертмәде. Шулай итеп, бик күп бала ирексездән туган телне өйрәнүдән мәхрүм булды.

Бүген Төмән өлкәсендә барлыгы 48 татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп бар. Мондый мәктәпләрнең саны элек 118 булган. Хәзер исә ике уку учагы мөстәкыйль рәвештә эшли, ә калган 46 мәктәп – урыс мәктәпләренең филиалы. Шушы 48 мәктәптә татар теле атнасына ике сәгать укытыла. Аның бер сәгате татар теленә, бер сәгате татар әдәбиятенә бүленә. Калган бөтен фәннәр урысча укытыла.

— Балаларның татар телен белү дәрәҗәләре түбән. Урыс телендә укытылса да, безнең татар мәктәпләре көчле иде, дип уфтанып өсти Бибинур Сабирова.

Төмәннең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Хәкимов та мәктәпләрнең бетүен уфтанып сөйли. Ул Түбән Тауды районы Казанлы авылында туып үскән. Авыл мәктәбе оптимизация тегермәненә эләккән. Инде 15 еллап биредәге балалар көн саен автобуста урыс авылында урнашкан мәктәпләргә йөреп укый. Фәрит Хәкимов фикеренчә, мәктәпнең юкка чыгуы авылда балаларның саны азаюына китергән.

Фәрит Хәкимов
Фәрит Хәкимов

— Болар бер-берсенә бәйле бит. Мәктәп юк икән, гаиләләр ник балалар тапсын? Алар китү ягын карый, кем көн саен баласын автобуста йөртүен теләсен? Бүгенге көндә авылда нибары ике укучы бала гына бар. Элек Казанлы авылы мәктәбендә укыту татарча иде. Без авыл мәктәбендә саф татарча укыдык, дип искә төшерә ул.

Халык тели, мәктәп мөдирләре каршы

1990нчы елларда Төмән шәһәре мәктәпләрендә 5 меңнән артык татар баласы укыган, Тубылда – 3 меңләп татар баласы.

Татар балаларының 15 проценты гына мәктәпләрдә татар телен өйрәнә булып чыга

— Хәзер аларның саны бермә-бер артты, чөнки авылларда эш бетте, андагы балалы гаиләләр шәһәрләргә китеп урнашу ягына карый. Тик шәһәр мәгариф департаментлары татар балаларының санын исәпкә алмый. Шәһәр мәгариф бүлегендә дә, өлкә департаментында да ул санны әйтергә теләмиләр. Шәһәрдәге урыс мәктәпләрендә укыган татар балалары саны соңгы елларда артты, әмма төгәл ничә бала булуын белмибез, — ди Бибинур Сабирова. — Шуларны исәпләсәң, татар балаларының 15 проценты гына мәктәпләрдә татар телен өйрәнә булып чыга. Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә татар балалары саны 98 процентка җитә, бу мәктәпләрдә ата-аналар да, балалар да татар теле укытылуны тели. Әмма мәктәп мөдирләре каршы чыга, ди Бибинур Сабирова.

Бибинур ханым Ялутор районында урнашкан Ново-Александровка авылы мәктәбен мисал итеп китерде.

Җиде татар авылында мәктәп бетерелеп, шул авыллардан татар балаларын бер урыс авылына мәктәпкә йөртәләр

— Җиде татар авылында мәктәп бетерелеп, шул авыллардан татар балаларын бер урыс авылына мәктәпкә йөртәләр. Күпме йөреп карасак та, без анда татар телен кертә алмадык. Нигә мәктәптә татар балалары саны күп – чөнки урыс авылының үзендә өйләр җиргә батып беткән, халык бик аз, балалар да аз, ди ул.

Районның иң зур татар авылы булып саналган Тарханда да татар мәктәбе юк. Аны япканнар. Тархан балаларын Зырян дигән урыс авылына йөртеп укыталар.

Татар теле мәктәптән кысрыклап чыгарылуның тагын бер сәбәбе – Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү мөмкинлеге. Имтиханны туган телдә бирү мөмкинлеге булмагач, ата-ана урыс теленә өстенлек бирә. Татар теленә ихтыяҗ булмагач, татар телен уку икенчел дәрәҗәдәге мәсьәләгә әверелә.

Татар авыллары асылын югалта

Төмән өлкәсендә шундый тенденция күзәтелә – урыслар татар авылларына килеп урнашырга тырыша, чөнки татар авылларында тәртип бар. Шуның аркасында авыл мәктәпләрендә урыс балалары саны арта, ди Бибинур Сабирова.

Күрше өч урыс авылыннан балаларны йөртә башладылар, һәм татар теле факультативка әйләнде дә куйды

— Хәзерге вакытта татар телен факультативка гына калдырган татар мәктәпләре арта бара. Кайбер этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр дә татар телен акрынлап факультативка күчерә бара. Мәсәлән, Түбән Тәүдә районында Киндерле авылы бар. Ул авылга Идел буеннан килгән татарлар нигез салган. Аның мәктәбе бик көчле иде. 10 ел элек шушы мәктәпкә күрше өч урыс авылыннан балаларны йөртә башладылар, һәм татар теле факультативка әйләнде дә куйды. Мәктәп "интернационалга" әйләнде, — ди әңгәмәдәшебез. — Әгәр дә бу эшкә милли-мәдәни мохтарият кушылып, ризасызлык белдергән булса, шушы үк урыс авылы балаларын район үзәгенә йөртеп укытырга мөмкин булыр иде – юл аермасы шул ук. Ул мәсьәләне хәл итәрлек оешма барлыкка килмәде. Мәктәп үзе дә хәзер район үзәге мәктәбенең филиалына әйләнде.

Икенче мисал. Төмәнгә якын гына урнашкан Индрәй авылы бар. Ул Төмәннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Мәктәп бар, биредә 500ләп бала укый. Быел мәктәпкә ремонт ясалган, 1 сентябрь көнне балалар яңартылган бинада укый башлаячак. Берничә ел элек татар авылы мәктәбендә татар теле факультативка кадәр тәгәрәгән, әмма мәктәптә мөдир алмашынгач, татар теле кире "тулы хокуклы" дәрескә әверелгән. Дөрес, татар телен укырга күндерү җиңел булмаган, әмма ата-аналарга йә Индрәй, йә күрше авыл Боровоега барып укырга тәкъдим ителгәч, ахыр чиктә көчлерәк татар авылы мәктәбен сайлаганнар. Шул рәвешле татар телен уку да тыныч кына хәл ителгән.

Индрәй мәктәбенең татар теле укытучысы Рүзилә Исмәгыйлева Азатлыкка бөтен татар балалары татар телен өйрәнә дип сөйләде.

Рүзилә Исмәгыйлева
Рүзилә Исмәгыйлева

— Туган тел дәресе башлангыч сыйныфларда өч сәгать керсә, өлкән сыйныфларда атнасына ике сәгать керә. Кайбер 6-7нчы сыйныф укучылары үзләре килә. Әниләребез татар телен белмәгәч, безне бәләкәй чакта өйрәтмәделәр, безнең татар телен өйрәнәсебез килә, дип килгән балалар бар", — ди укытучы. — Дәреслекләр белән дә кыенлыклар юк. Кайбер авылларда дәреслекләр белән проблем бар. Мәсәлән, без Актай мәктәбенә дәреслекләр биреп тордык, кире сорамадык, укысыннар гына.

Индрәй мәктәбе грант отып, этно-мәдәни үзәк исемен алган. Этно-мәдәни үзәк буларак мәктәптә төрле түгәрәкләр алып барыла – "Бәллүр чишмә", "Бәллүр каләм" һәм башкалар. Татарча балалар нәфис сүз осталыгына өйрәнә, шигырьләр язарга өйрәнә, Татарстанда узган төрле олимпиада һәм бәйгеләргә әзерләнә.

Кырынкүл бистәсендә татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп
Кырынкүл бистәсендә татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп

Төмәннең үзендә хәлләр ничек?

Төмән шәһәрендә бер татар мәктәбе бар. Ул 2020 елда шәһәренең Кырынкүл (Казарово) бистәсендә татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп буларак ачылды. Кырынкүл – элекке татар авылы, хәзер Төмән эченә кереп калып, шәһәрнең бер бистәсенә әйләнгән урын. Шәһәр эченә кертелгәннән соң Кырынкүлгә төрле милләт кешеләре килеп урнашкан.

Мәктәпнең ачылыш тантанасына Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор да килгән иде. Сигез мең дүртел метр мәйданлы яңа мәктәп бинасы элекке бинадан ике урам аша гына салынган. Моңарчы әлеге татар мәктәбе элекке мәчет бинасында урнашкан иде. Төмәндәге бу татар мәктәбендә 2020-21 уку елында 934 бала укыган, шуларның 600е туган тел итеп татар телен сайлаган. Бөтен фәннәр урыс телендә укытыла, әмма балаларның күпчелеге татар телен өйрәнә. Тәрбия эшләрендә дә татар мәдәниятенә басым ясала. Башлангыч сыйныфларда атнасына өч сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресе керә. Югары сыйныфларда – атнасына бер сәгать татар теле һәм бер сәгать татар әдәбияты укытыла.

Алевтина Манкаева һәм Александр Моор
Алевтина Манкаева һәм Александр Моор

— Кырынкүл бу мәктәп төзелешен озак көтте. Кечкенә генә мәчет бинасында эшләгән мәктәп үзенең көчле укытучылары белән дан тотты. Бистәгә башка милләт гаиләләре күпләп урнашса да, мәктәп мөдире Алевтина Манкаева мәктәпнең татар этно-мәдәни компонентлы статусын саклап кала алды. Форсаттан файдаланып, яңа бинага күчкәндә бу мәктәпне Миңтимер Шәймиев проекты нигезендә полилингваль мәктәпкә әверелдерү мөмкин булган булыр иде, әмма, кызганыч, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтариятендә ул мәсьәләне аңлап, күтәреп хәл итәргә кешеләр булмады. Татарстан ярдәмендә шушы мәктәпне полилингвальгә әверелдерү Себеребездә татар телен саклау мәсьәләсен өлешчә хәл итә алыр иде, әмма ул гамәлгә ашмады, ди Бибинур Сабирова.

Аның сүзләренчә, 1995 елда Төмән өлкәсе мәгариф бүлеге татар гимназиясен булдыру өчен биргән 35ләп штат берәмлеге белән өстәмә белем бирү оешмасы ачылган, әмма татарлар аны файдалана алмаган. "Бу оешма гимназиянең беренче сыйныфын ачу урынына түгәрәкләргә генә чумды. Тора-бара аны барлык милләт балалары өчен "Этнос" үзәгенә әверелдерделәр. Ул кайбер мәктәпләрдә татар теле түгәрәкләре оештырып эшләтеп килде, әмма соңгы елларда Үзәкне шәһәрнең мәдәният департаментына бирделәр, шунлыктан ул тел түгәрәкләре эшләтү хокукын югалтты", ди Бибинур Сабирова.

Мәктәп коллективы 34 педагогтан тора, шуларның бары берсе генә татар теле һәм әдәбият укытучысы. Бердәнбер укытучы – Халидә Кирамова.

Халидә Кирамова
Халидә Кирамова

— Элек иске бинада бөтен балалар да – 11 милләт вәкиле – татар телен укый иде. Әмма хәзер туган телне сайлап алу хокукы бирелде. Шуңа да карамастан, урыс балалары да татар теле дәресенә йөри, — ди ул. — Дөрес, бераз проблем, аңлашылмаучылыклар булып алды. Узган ел без беренчеләрне биш сыйныф итеп туплаган идек, алар арасында бары бер-ике ата-ана гына балаларын татар телен укытуга аяк терәп каршы чыкты. Мин урыс ата-аналарга әйттем, балаларыгыз бер-ике дәрескә кереп карасын. Дәрескә кереп караганы укый, дәрестә кала. Кайбер ата-ана бик уңай карый, мөмкинлек бар икән, тагын бер тел өйрәнсен, аның зыяны юк, ди. Барлык 32 бала да татар телен өйрәнгән сыйныфлар бар.

Урыс балалары күбәйгәч, кайбер дәресләрне ике телдә алып барырга туры килә, татар теленнән урыс теленә тәрҗемә итәбез. Мин бу мәктәптә 2000 еллардан бирле эшлим. Беренче кергән елларда дәресләрне татарча гына алып бара ала идем, хәзер без татар телен чит ил телен өйрәткән кебек өйрәтәбез. Теориягә түгел, сөйләм телен үстерүгә, аралашуга басым ясыйбыз. Олимпиадаларга аерым балаларны өстәмә дәресләрдә әзерлибез.

Дәреслекләргә акча юк

Хәзерге вакытта дәреслекләрне мәктәп мөдирләре үзләре сатып алырга тиеш, әмма мәктәпләрнең күпчелеге бу йөкне үзаллы күтәрә алмый.

Мәктәпләр дәреслекләрне үз казналарыннан түләп алырга тиеш

— Яңа бинага күчкәч, балалар саны үсте, элек 400 бала булса, хәзер бер меңнән артык булды. Татар әдәбиятыннан өстәмә дәреслекләр алдык. Авырга төште бу эш, чөнки "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты кыйммәт бәя куйды – бер дәреслек 2400 сум тора. Ә безгә меңнән артык дәреслек кирәк, — дип дәвам итә Халидә Кирамова.— Мәктәпләр дәреслекләрне үз казналарыннан түләп алырга тиеш, тик аларның барысы да мондый акчаларны түли алмый. Бигрәк тә авыл мәктәпләренә авырга туры килә. Бу очракта Татарстан, Татар конгрессы шушы авыл мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итә алыр иде.

Төмәндәге укытучылар "Сәлам" дәреслекләрен интернеттан алып булуын, "Ачык мәктәп" онлайн платформасында татар теленнән дәресләр барлыгын һәм аларны түләүсез кулланырга мөмкин булуыннан хәбәрдар түгел. Дөнья татар конгрессы да, Татарстан мәгариф министрлыгы да бу мәгълүматны төбәкләргә, бу очракта Төмән татарларына җиткермәгән.

Укытучылар бүген бар, иртәгә юк, дип борчыла Халидә ханым. Совет берлеге елларында Тубыл педагогия, Төмән дәүләт институтларында татар теле укытучылары әзерләнде. 2000нче елларда бу бүлекләр ябылды.

"Без ел саен язабыз, сорыйбыз, әмма әлегә бер нәтиҗә дә юк. Татар теле укытучылары картаеп бара, бездән соң кем калыр?" ди ул.

Себер һәм Казан татарларына бүленү

Себер якларында күптәнге проблем – милләтне бүлешү, себерчә һәм казанча сөйләм телләрендә каршылык. Казан һәм Себер татарларына бүленү милли үсешкә дә зыян салмый калмый. Себерлеләр төшенчәсе дә, тел дә җанисәп алдыннан кискенләшеп ала. Себер татары төшенчәсен алга сөрүчеләр авылдан-авылга йөреп, себертатар телен аерым тел дип кыстый. Себертатар телендә Әлифба төзелде, себертатар телен өйрәнә торган лаборатория дә булдырылды.

Милли-мәдәни мохтариятләрнең төрлесе бар. Казан татарларыныкы аерым, себер татарларныкы аерым.

— Милли-мәдәни мохтариятләр хөкүмәт нәрсә куша, нинди идеология, нинди кануннар чыгара – шуңа яраклашырга тиеш була. Никадәр милли телләрне юкка чыгара торган канун чыкты, милли-мәдәни мохтариятләр шул кануннарга буйсынып кына, баш күтәрми, ризасызлык белдерми генә эшли, чөнки аның җитәкчелегенә хөкүмәт үзе кешесен билгели, ди Бибинур Сабирова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG