Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда Татарстан эшләмәсә, татарлар югалачак." Өч язучы сәфәре


Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов Тәмәстә

Татарстанның өч язучысы Башкортстанда сәфәрдә йөреп кайтты. 1 ноябрь алар шушы сәфәре хакында журналистларга сөйләде. Башкортстанда милли мәсьәлә әлегә кискен тормаса да, вазгыять катлаулы ди алар.

Татарстанның өч язучысы, өч матбага мөхәррире Ләбиб Лерон, Вахит Имамов һәм Рөстәм Галиуллин узган айда Башкортстанга сәфәр кылган. Барлыгы 30 районны йөреп чыкканнар. Төрле район, авыллар, нигездә татар җирләре, әмма башкорт районнарына да кереп чыкканнар.

Башкортстанның төньяк-көнбатышында милләтен сатарга әзер булган кешеләрне очратмадык

"Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары халкы үз позициясендә нык тора. Мине шул сокландырды. Аларда үз милләтен сатарга әзер булган кешеләрне очратмадык. Балтач районы халкына, җитәкчелегенә сокланып, Борай, Тәтешле районына гашыйк булып кайттык", диде язучы, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамов.

Сәфәр вакытында язучылар татар авыллары китапханәләрен һәм авылдан чыккан шәхесләрнең исеме мәңгеләштерелүен тикшергән.

"Китапханәләрнең 80-90 процентында соңгы тапкыр татар китабы узган гасырның 70-80 елларда килгән һәм шуннан соң туктаган. Китапханәчеләр татар китабын сораучылар, укучылар бар ди. Хәтта яшьләр дә килә диләр. Әмма аларның бирергә китаплары юк. Бу мәсьәләне системга салырга кирәк", диде "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

"Кайбер шәхесләребезне, әйтик, Мәҗит Гафури, Фатих Кәримне үзләренә алырга омтылу бар, ләкин күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк. Без кайгырта башласак, юк, ул безнеке диләр. Сәгыйть Рәмиевнең авылында аны белүче дә юк. Бернинди билге, бернинди музей, бернинди урам исеме дә бирелмәгән. Гәрчә, анда башкорт шәхесләренең исемнәре урамнарга кушылган. Шул ук Әнгам Атнабаевка да авылында музейның почмагында метр ярымга метр урын бирелгән. Шул авылда туган башка шәхескә урам исемнәре бар, аңа дәрәҗә зуррак. Мондый мисалларны күргәч үкенү хисләре дә туа", диде "Безнең мирас" журналы мөхәррире Ләбиб Лерон.

Вахит Имамов сүзләренчә, Татарстан үзе дә Башкортстан белән эшли белми.

"Дәрдмәнд, Мирсәй Әмир, Гариф Солтан туган авыл – Мәләвез районының Җиргән авылында 4 700 кеше яши. Шуларның 50 проценты татар, калганы – чуаш. Башка бер урыс та, башкорт та юк. Китапханәгә керәбез, ә анда Дәрдмәнд турында чыккан китап юк. Яңадан Баймак районына барабыз. Анда да шушы китап юк. Кем өчен генә чыгарабыз? Монда укылмыйча яткан китапханәләргә таратканчы, Башкортстан китапханәләренә ким дигәндә 10 данә бирергә тиеш. Безнекеләрнең дә күзе ачылсын. Алар акчага килеп алабыз дигән очракта да, безнең нәшриятлар китапларны почта хакы белән санап чыгарган. Бер китап 1 мең сумга төшә. Татарстан нәшриятлары болай эш итә икән, алар безнең милләткә хезмәт итәме соң? Әллә дошманга хезмәт итәме? Бу очракта башкортны дошман дип әйтмим, Мәскәүне әйтәм", диде ул.

Башкортстанда татар теле укытучылары кытлыгы зур. Татар авылларында башкорт укытучылары башкорт телен укыта. "Федераль университетны Мәскәү биргән акчага яшәтәбез дигән булып, без туган телсез калдык. Акчага кызыгып, акчага сатылып туган телсез калдык", диде Вахит әфәнде.

* * *

Өч язучының Башкортстанга сәфәре шактый озын һәм эчтәлекле булган. Әлегә ул туктап тора, әмма язучылар аның дәвамы булачак ди. Башкорт районнарына кермичә Татарстанга кайтулары Урал якларында кар ява башлау белән бәйле булган.

Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон

Язучы, "Безнең мирас" журналы мөхәррире Ләбиб Лерон белән шушы сәфәр, Уфа татарларының хәле, милли үзаңы, тел, мәгариф мәсьәләсе, татар һәм башкорт милләте арасындагы киеренкелек, башкорт һәм татар әдипләренең ни өчен аралашмавы турында аерым сөйләштек.

Ләбиб әфәнде, Башкортстан буйлап йөрүнең максаты нидә? Ниндидер материаллар җыюмы, кешеләр белән очрашумы яки җанисәп алдыннан Татарстан Башкорстан белән кызыксына, күзәтә дигән максат та бармы?

— Монда бөтенесе дә бергә тупланган, сез әйткән максатлар барысы да бар. Шәхсән үземнең безнең тарихта тирән эз калдырган язучы, сәнгать кешесе, шагыйрь, язучылар туган җирләрен күрергә зур хыялым бар иде. Үзебезнең хезмәткәребез Ленар Гобәйдуллин белән кайберләрен үти дә башлаган идем. Муса Җәлил көрәштәшләренең туган төбәкләренә бару идеясе дә бар. Менә шул максаттан берничә ел элек инде чыга да башлаган идек. Пенза өлкәсендә Гадел Кутуйның туган авылы Татар Кандысы авылында да булдык. Әкренләп Һади Такташның Сыркыдысына, Шәриф Камалның Татар Пышләсенә барырга исәп бар. Курган өлкәсенә бардык. Анда без Макс Гатау исемле Икенче дөнья сугышында һәлак булган шагыйрьнең Тозау дигән авылында булдык.

Безнең ул җирләргә барып күрү генә максат түгел. Материаллар туплау да нияте бар, күпмедер дәрәҗә аларның дәвамчыларын эзләү, ачыклау эше белән дә шөгыльләнәбез. Шушы эшләрне Азатлыкның мәрхүм журналисты Фәнис Фәтхи исән чагында ук эшләргә кызыктым. Фәнис бу эшләрне әкрен генә башкара башлаган иде. Без Әмирхан Еники эзләре буйлап йөрдек. Каргалы белән Дүртөйле районнарында булдык. Киләчәктә Илдар Юзеев, Наҗар Нәҗми, Шәехзадә Бабичларның туган авылларында булуны планлаштырдык. Фәнис китте, бу эшләр безгә калды.

Журналга материаллар да кирәк. Гел бүлмәдә генә утырып уникаль материаллар туплап булмый. Менә шуларның барысын да күздә тотып шул якларга чыгып киттек. Ничектер шулай килеп чыкты, җанисәп вакытына туры килде. Шушы шәхесләребезнең авыллары ничек икән, анда татар рухы сизеләме, бармы, халыкта төшенкелек юкмы, нинди хисләр, нинди уйлар белән яшәп яталар - беләсе килде. Үзем Фатих Кәрим эзләре буйлап Калининградта да булып кайттым. "Безнең мирас" журналына мәкаләләр дә яздым. Анда үзебезнең татарлар белән танышып кайттым.

Башкортстанга баруны Шәехзада Бабич авылыннан - Дүртөйле районы Әсәннән башладык. Әнгам Атнабаевның авылында да, Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах авылында да булдык. Шулай ук Саҗидә Сөләймановаларның музейларын күрдек. Батырша авылында булдык. Бикборайларда, Балтачта булдык. Барладык, кешеләр белән сөйләштек, музейларына кердек. Назар Нәҗми авылы Минөштедә булдык. Шундый күркәм урында аның музеен салып куйганнар!

Маршрут ничек сайланды? Аңлавымча, татар шәхесе тумаган татар авыллары сезнең маршрутка кермәгән.

— Юлда очраган зур авылларга керми калмадык. Әйтик, Тәтешле районынына килеп кергәнбез икән, ә анда татар шәхесләре күп чыккан, шагыйрь-язучылар гына түгел, мәсәлән, җырчы Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновның да туган җирләре бу. Читтән торып кына бөтенесен дә истә калдырып бетереп булмый. Анда баргач ишетәсең, күрәсең. Әлбәттә маршрутны чыгып киткәндә күбрәк чамаларга туры килә. Безнең бу командировкалар берничә өлештән торды бит. Икенче юлы Башкортстанга чыкканда көтелмәгән районнар да килеп керде. Чакмагыштан без Чишмәгә китербез дип уйлаган идек, Бүздәк районына барып чыктык. Мәрхүм шагыйребез Рим Идиятуллин шуннан булып чыкты. Аңа барып килдек. Башкаларга барасы килгән иде, күбесенең каберләрен белүче дә юк булып чыкты. Мәсәлән, остаз, галим Флорид Әгъзамовның каберен күрәсе килгән иде, күрсәтүче табылмады. Аллаһ боерса алдагы елларда аларга барырбыз дип өметләнәбез.

Чишмә районы өйрәнү өчен кызык район. Аны чын мишәр районы дип йөртәләр. Мостай Кәрим, Фәридә Кудашевалар авылларында булдык. Бик күп тарихи урыннарда, җирлекләрдә булдык.

Безне таныйлар, әмма бусагадан да кертергә теләмәүләре күренеп тора иде

Кырмыскалы районы Мирсәет Солтангалиев, генерал Шәйморатов белән бәйле район. Мирсәет Солтангалиевны белүче, танучы юк. Татарстанга, галим, язучыларга бу шәхес белән бәйле истәлекле урыннарын ныгытып барлыйсы, өйрәнәсе бар. Авыргазы районында булдык. Анда Галимҗан Ибраһимов авылы Солтанморатта, аның музеенда булдык. Гомумән алганда безнең шәхесләребезгә карата мөнәсәбәт мактанырлык түгел. Аларны кайгыртырга кирәк икәне күренә. Күпчелек җирдә музейлары да юк, булганнары зәгыйфьрәк, һәйкәлләре, бюстлары да шулкадәр искитмәле түгел. Күңелне борчый бу.

Авыллар, районнар төрле, бер-берсеннән нык аерыла. Менталитет белән аерма зур. Мәсәлән, Чакмагышка бардык, анда татарлар шүрләбрәк яши дигән фикер калды. Китапханәгә безне кертмәделәр, китапларны алмадылар. Гәрчә бушлай бирә идек. Безне таныйлар, әмма бусагадан да кертергә теләмәүләре күренеп тора иде. Борылып киттек. Аптырашта калдык. Барысы да алдан килешенгән булырга тиеш дигәнне аңлаттылар. Гаҗәп! Без бит ниндидер түрәләр, дипломатлар түгел, ә язучы, шагыйрьләр, кимендә сәфәрчеләр. Башка бер җирдә дә мондый күренеш булмады. Чишмә районында халык үзен бик иркен, кыю тота. Стәрлебашлылар да шундый фикер калдырды, басым булса да, үзенчә яшиләр, татарлыкларын саклыйлар. Кешеләр үз сүзләрен әйтә.

—​ Башкорстанда татар районнарында кешеләр никадәр үз туган телләрен саклаган, тарихларын беләме, татар китапларын укыйлармы, Татарстан белән элемтә бармы? Нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?

— Шөкер, татар язучыларны таныйлар. Вахит Имамовны бик яхшы беләләр, әсәрләрен, китапларын укыганнар. Төбәкне өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләренә кагыла бу. Мине дә таныйлар, Рөстәм инде чагыштырмача яшьрәк, аны күбрәк мөхәррир итеп беләләр.

Татар китапларын укыйлармы дигәндә, бик күп җирләрдә гомумән китаплар юк. Совет чорында чыккан китаплар бар, алар инде искергән. Нефтекама шәһәрендәге китапханәдә яңа китаплар бераз күренде, Фәүзия Бәйрәмова әсәрләре популяр. Әмма анда Актаныш кешесе җитәкче булып эшли, шул кеше фондны татар язучылары, шагрыйрьләренең әсәрләре белән баетып тора. Ә болай кайда гына булсак та, татар китаплары юк дәрәҗәсендә. Китап юк дип зарланалар. Бу кайтканда иң соңгы тукталышыбыз Кушнаренко булды. Алар китап юк дип әйттеләр. Татарстандагы кайбер китап нәшриятларына да мөрәҗәгать итеп караганнар, ләкин алар китапларны ала алмаган. Бу проблем бар. Конгресска да бу хакта әйттек . Күпмедер дәрәҗә үзебез дә китаплар калдырып кайттык, әмма бу эш системга салынырга тиеш. Саф татар районнарындагы китапханәләрдә татар китаплары булырга тиеш.

Кайда гына булсак та, татар китаплары юк дәрәҗәсендә

Тел ничек сакланган дигән сорауга, без булган җирләрдә бөтен җирдә татарча сөйләштек. Шәриф Биккол авылларында башкортчарак сөйләшкән кешеләр дә очрады. Сәгыйть Рәмиев авылында да ярым татарча, ярым башкортчарак сөйләшкән кешеләр белән аралашырга туры килде. Яңавыл, Дүртөйле, Балтач, Борай, Стәрлебашта чыкылдап торган татарларыбыз яшәп ята. Анда без үз җиребездә кебек сөенеп, рухланып йөрдек. Актаныш, Мөслим яклары рухын сиздек. Күпме йөрсәк тә "ысын" башкортларны очрата алмадык. Марсель Галиев безне озатканда берәр булса да чын башкорт кешесен фотога төшереп кайтуны сораган иде, барып чыкмады.

Милли мәгариф торышы нинди? Мәктәпләр, татар теле, әдәбияты дәресләре никадәр укытыла, татар теле укытучылары саны җитәрлекме, мәсәлән, әдәбият дәресләрендә классик татар язучылар, шагыйрьләрне өйрәнү нык кимеде, җирле шагыйрь-язучыларга өстенлек бирелә. Уфа татарларының гомум татар дөньясыннан чыгару тенденциясе сизеләме?

Татар теленә мөнәсәбәт бер кайчан да уңай булмаган, әле дә шулай

— Дүртөйле, Борай якларында булган вакытта мәктәпләрдә ремонт эшләре бара иде. Күпмедер дәрәҗәдә укытучылар белән күрешеп кызыксындык. Беренче чиратта сүз китаплар кытлыгы турында чыкты. Татар теленә мөнәсәбәт, башка республика булгач, бер кайчан да уңай булмаган, әле дә шулай. Ләкин ничек кенә булмасын милләттәшләрбез тырыша. Әйткәнемчә кайда халык кыюрак, алар якларында хәлләр яхшы. Чишмә, Стәрлебаш районнары дип әйтергә була, ләкин анда да шул тырышудан ары китмәскә мөмкин. Мәсәлән, Фатих Кәрим авылында булдык. Бер кыз бала мәктәптән кайтып килә, "Сеңлем, сездә татар теле укыталармы?", дип сорадык. Укыталар, диде. Ничек укыталар дигәч, аңлавыбызча атнасына бер сәгать татар теле һәм татар әдәбияты керә. Саф татарча матур итеп сөйләшә, шуңа булса да сөендек.

Курган, Ульян, Пенза өлкәсенең авылларында йөргән кеше буларак әйтә алам, анда хәлләр мөшкел. Үзара татарча аралашу бар, әмма китап уку, язу инде юк. Сөйләшүчеләр дә өлкән яшьтәге буын кешеләре, алар инде оныклары белән урысча гына аралаша.

Сәгыйть Рәмиев авылында булдык, якташлары бөек шагыйрьне белмиләр

Әдәбият дәресләрендә классик татар язучылары, шагыйрьләре дигәннән, дәреслекләргә игьтибар белән карарга онытканбыз. Сәгыйть Рәмиевнең туган авылы Акманда булдык, хәзер ул Ибрай исемен йөртә. Авылны айкап чыктык, кайберләренең өйләрен шакып та кердек, 90 яшьлек апалар белән дә сөйләштек, үз якташлары, бөек шагыйрьне белмиләр булып чыкты. Гаҗәп тә, кызганыч та. Бу - Күгәрчен районы. Музейда булдык, китапханәсенә дә кердек. Хәтта музейда да бу шәхес турында бихабәр. Сәгыйть Рәмиевкә нисбәтле бер экспонат та юк. Аның Тукайның якын дусты булуын аңлаттык. Үзебезчә азрак дулагач, бәлки, мөнәсәбәт үзгәрер. Китапханәләрендә шулай да яңа татар китаплары күп, Рөстәм Галиуллин, Марат Кәбиров, Фәүзия Бәйрәмованың китаплары да күренде. Китапханәнең бинасы яңа.

Бу игътибарсызлык өстән кушылган тыю галәмәте генә дә түгелдер. Җирле халык арасында да аңлату эше кирәктер. Татарстан да сүлпән, мәсәлән, Татарстан ягыннан Башкортстан, аерым район, авыл җитәкчеләре белән сөйләшеп килешеп тә була. Акман авылында юл кырыена Сәгыйть Рәмиевкә нисбәтле элмә такта куеп була. Авылда бюсты да булырга тиеш. Моны башкорт дусларыбыз эшләр дип өметләнергә кирәкми. Безнең үзебезгә барып шуларны эшләргә кирәк. Бу бер Сәгыйть Рәмиевкә генә кагылмый. Шул ук хәл Әнгам Атнабаев авылында да бар. Илдар Юзеев музейлары да зәгыйфь кенә. Нил Юзеевны гомумән искә алучы да юк дигән. Гәрчә ул Тукай премиясе лауреаты. Авылларда эшлим дип торучы милләттәшләребез бар, әмма аларга ярдәм кирәк.

Бу бер генә кайту белән тукталып калса, алга китеш булмаячак

Безнең барып кайтып йөрүләребез татарлыкны барлау, фикерләребезне халыкка җиткерү, ләкин бу бер генә кайту белән тукталып калса, алга китеш булмаячак. Даими аралашу кирәк. Шунсыз Башкортстанда да, башка төбәкләрдә ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген белеп булмаячак.

—​ Башкортстанда икътисади хәлләр нинди, республика хәерчеләнә барамы? "Башнефть" республика милегеннән чыгу белән бәйле хәлләр авырлашканы сизеләме, кешеләр үзләре ни ди? Башкортстанда, мәсәлән, эшсезлек, зимагурлар күп, һәр хуҗалык диярлек Себергә китеп эшләүче ирсез йорт булып исәпләнә. Бу күзгә ташландымы?

— Хәлләр бөтен җирдә дә бер төслерәк. Иле белән дигәндәй бер кебек. Кайдадыр көчле авыллар бар, кайдадыр хәлләр авыррак. Әмма татарлар яшәгән җирләрдә авылларны матур тотарга тырышалар, бу татар менталитетына бәйле. Акча булмаса да, авыр хәлдә булса да татар йорт-куралтысын тәртиптә тота. Дөрес, шифр түбәле йортлы авыллар да бар, әмма алар сирәк. Газ үткән, юллар күпмедер дәрәҗәдә яхшы.

Зимагурлар дигәннән, чыннан да Себерләргә китеп эшләүчеләр шактый. Кем ничек тырыша инде. Кайдадыр хәерчелек сизелә, искергән "Нива", "Волга" машиналарын очрату кызык. "Нива" юлсызлыкта төрле җирдән үтә торган машина булганга сатып алынадыр, күрәсең. Без бит социолог түгел, бөтенесе җентекле тикшерелмәде, өстен-өстен ясалган нәтиҗәләр, ниләр күрдек, шуны сөйлим. Шулай да халык болай көр күренә, яшәргә тырышалар. Сөйләшүдә авыр булганын сиздермәү гадәткә кергән бит инде безнең. Авызыңда кара кан булса да, төкермә. Бу безгә хас яшәеш.

Башкортлаштыру сәясәте сизеләме? Башкорт этномиссионерлары үз максатларына ирешә аламы сезнеңчә?

Башкортстанда этномиссионерлар тик утырмый, йөри, эшли, сез татар түгел, башкорт дип пропаганда алып бара

— Башкортстанда этномиссионерлар тик утырмый, йөри, эшли, сез татар түгел, башкорт дип пропаганда алып бара. Борайда башкортлаштыру мәсьәләсе турында сүз каттык. Килеп тә киткәннәр, йөриләр дә, үгетлиләр дә. Без бу мәсьәләдә нык артта калганбыз. Безнең хөкүмәт тә моңа бик игътибар бирми, аңлап бетермиме шунда. Шулай дәвам итсә, без берәр чарасын күрмәсәк, Башкортстандагы күп татарларыбыз әкренләп югалачак. Барда районнарында йөргән кеше буларак элегрәк тә сизә идем инде. Җырчы Сәнифә Рангулова, Рәшит Ягъфәров авылларында булганда үз татарларыбыз: "Без - башкорт" дип әйтәләр. Аларга идея, фикерне оста салып торалар һәм күбесе шуңа каба да. Мондый хәлләр Башкорстанда да сизелә. Кайбер район үзәкләренә кергәндә ырулаштыру сәясәте ярылып ята. Бу бигрәк тә Татарстанга якын районнарда сизелде. Башкортлар күпләп яшәгән җирләрдә бу юк. Төп игьтибарны, күрәсең, Татарстанга чиктәш Башкортстандагы район һәм авылларга юнәлткәннәр.

Башкорт миссионерлары үз максатларына ирешә аламы дигәнннән, менә кешегә, син — авыру, син — дөрес кеше түгелсең, дип торсалар кеше чыннан да чирлегә әйләнеп үлеп тә китә ала. Монда да шул ук хәл. Кемдер бик җиңел сатыла, этномиссинерлар арасында башкорт ягына күчкән татарлар да бар. Бөрҗән якларында йөрдем, андагы матурлык, андагы гүзәллек, сәясәт кирәкми халыкка. Нигә аларга татарны башкортка әйләндереп ятарга?! Аңламый да алар андый эшне. Башкорт башкорт булсын, татар татар булып калсын иде ул. Бер-берсенә булышып яшәп яту да җитә.

—​ Башкорстан белән Татарстан әдипләре элек бик тыгыз аралашкан. Хәзер бу бик авыр бара. Сәбәпләре нинди дип уйлыйсыз?

— Бу сорау үзем язучы булганга бигрәк тә якын. Башкортстан һәм Татарстан әдипләре элек бик тыгыз аралашкан. Әмирхан Еникиләр Башкортстан әдипләре белән җылы аралашты, алардан соң соң безнең Туфан Миңнуллиннар чорында да шулай булды. 1990нчы еллар башында бу бетә башлады. 2000нче елларда безнең буын, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкәрнай, Газинур Моратлар, бу мөнәсәбәтләрне яңартырга маташып карадык. Драматург Наил Гаетбаев белән дә дустанә мөнәсәбәттә идем үзем. Ләкин озакка бармады бу. Шулай да без менә шушы өч татар язучысы аралашуны яңартуны теләбрәк йөрибез. Уфада да баш мөхәрриләр белән очраштык. Сүлпәнлек сизелә, анысы бар. Хәзерге вакытта Рөстәм Галиуллин Айгиз Баймөхәммәтов белән аралашуын беләм, бетте шуның белән. Киләчәктә ничек булып бетәр - белмим. Ике халык әдипләрендә дә бер үк максат, бер үк мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Берләшмәсәк, югалачакбыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG