Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннар читтә эшләргә мәҗбүр. Вахта тормышы җиңелме?


Иллюстратив фото

Башкортстан хакимиятләре демографик хәлнең начараюына борчыла. Әмма кешеләр читкә эшләргә китеп, үз гаиләләрен айларча күрмәгәндә, ә күпләр бөтенләйгә күченеп китү турында уйлаганда, бу проблемны ничек хәл итеп була соң? "Idel.Реалии" Башкортстаннан читтә эшләргә мәҗбүр кешеләр белән сөйләшкән.

Русиянең төньяк җирләрен үзләштерү совет чорында ук көчле иде. Анда җирле халык мәнфәгатьләренә төкереп, сәяси эзәрлекләнүчеләрне дә җибәрделәр, кайбер милләтләрне депортацияләделәр, бик күп нефть һәм газ чыгардылар. Хәзер исә сумнарда исәпләнгән "төньяк бәхетенә" ирешергә дип күпләр җир читенә үз теләге белән китә.

Статистикага караганда, ул якларга иң күп эш куллары Идел-Урал якларыннан агыла. Ирләр һәм хатын-кызлар анда тормыш яхшы булганнан яки романтика эзләп түгел, ә гаиләләрен туендыру өчен китә. Башка чара юк — йә вахта колы буласың, йә — кредит колы.

АКЧА ЮК, ӘММА БИРЕШМӘГЕЗ

Анжелика Павлюк төньякта инде ел ярым эшли. Ул бик мөлаем хатын, һич тә каты куллы төньяк эшчесе димәссең. Матур итеп сөйләшә торган тыныч кына бер хатын. Шуңа да карамастан, ул — җитештерү бүлеге җитәкчесе һәм пешерүче-бригадир. Үз сменасында баш җитәкче. Аны 50 яшьтә вахтага китәргә акчасызлык мәҗбүр иткән.

Анжелика Павлюк
Анжелика Павлюк

— Мин Башкортстанның Баймак шәһәрендә, Чиләбе өлкәсенә якында гына яшим. Баймак — кечкенә шәһәр, анда эш юк диярлек. Күп еллар шундагы бер кафеда эшләгән идем, ә аннан соң "сетевиклар" килде, һәм безнең кафе урынына "Пятёрочка" ачылды. Башта өч ай өйдә эшсез утырдым, аннан соң, "өч тиенгә" булса да, эшләү мөмкинлеге чыкты, — дип искә ала ул.

Анжелика башка бер кафеда идән юа һәм җыештыра башлый. Төнге өчтә тора, акчасы аз булса да, эше күп була, аннан балалары янына өйгә чаба. Аның ике улы аерым яши, ә өйдә тугыз яшьлек ике баласы көтеп тора. Ничек тә булса, нормаль эш табу кирәк була. Бер ялсыз идән юган һәм җыештырган өчен аңа аена 5 мең сум түлиләр.

Чарасызлыктан ул төньяк вахтасына чакыручы белдерүләрне караштыра башлый һәм Коми республикасының Усински шәһәрендәге "шабашкага" китәргә карар итә. Ниндидер билгесезлеккә таба кузгалу куркыныч булса да, башка чарасы булмый, балаларын туганнарына калдырып, төньякка юл ала.

Исерек ирләр, минем кебек үк, акча эшләргә бара һәм вахта алдыннан аракы эчеп, сугышып, үзләренчә "ял итә"

— Бик озак, поезд белән берничә тәүлек бардым. Ул көннәр ниндидер хәмер тәмугы кебек иде, исерек ирләр, минем кебек үк, акча эшләргә бара һәм вахта алдыннан аракы эчеп, сугышып, үзләренчә "ял итә". Беренче бару бик куркыныч булды. Һәр тукталышта вагонны полиция йөреп чыга, әмма файдасы юк иде, - ди Павлюк.

Вокзалда аны "Башнефть" хезмәткәрләре каршы алып кунакханәгә илтә, ә анда инде ашханә хезмәткәрләре каршы ала. Акрынлап Анжелика җайлаша, хезмәттәшләре белән таныша башлый — анда эшләүче хатын-кызларның барысы да төрле төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән килгән. Аның бригадасында Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Дагыстаннан килгән хатыннар да була. Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә — акча эшләп балаларына, оныкларына ярдәм итү, кредитларны каплау, торак өчен акча туплау. Шунда ул Русиядә күпләрнең әле дә үз торагы булмавын, күп балалы гаиләләрнең ялланган фатирда, ә кайвакыт бер бүлмәдә бишәр кеше яшәвен белеп гаҗәпләнә. "Зур җирдә" 10-15 меңгә эшләп фатир алып булмый.

Вахтачылар яши торган вагоннар
Вахтачылар яши торган вагоннар

Анжелика вахтадагы беренче атналарын искә алганда әле дә шул көннәргә кайткандай була. Требс һәм Титов нефть ятмасын эшкәртә торган урында бушлык һәм салкынлык хөкем сөрә. Иң якындагы цивилизация йөзләрчә чакрымда. Азык-төлекне боралак белән китерәләр, ансы да очарга яраган көн булганда гына. Иртәнге биштә эшкә керешеп, пешерүчеләр төшкә кадәр тәгәрмәчтәге тиен кебек чаба. Ял итеп алу мөмкинлеге төшке аш белән кичке аш арасында гына була. Аларга 4 дүрт сәгать буш вакыт бирелә. Бу арада алар йә ял итә, йә мунчага бара, йә кер юа, чөнки кичен моның өчен вакыт калмый. Вахтачы ирләр нефть эшләреннән соң башта мунчага, аннан кичке ашка бара. Вахта беткәнче һәр көн шулай уза.

Беркем дә җиңел булачак дип вәгъдә итмәгән дә иде

— Гел бертөрле авыр эш, әмма беркем дә җиңел булачак дип вәгъдә итмәде. Өстәвенә, котып төннәрендә депрессия, интернет та юк, ул бары җитәкчеләрдә генә. 50 дәрәҗәле суыкларны, салкын вагоннарда яшәүне, тузган мендәр һәм юрганнарны әйтеп тә тормыйм, ансын инде һәркем беләдер, дип уфылдый Анжелика.

Вахтадан кайтып киткәндә бар кешене — ә аларның вахтасында 30 кеше эшли — ныклап тикшерәләр. Барлык букчаларын, пакетларын ачып карыйлар, билгә кадәр чишендерәләр. Күлмәкләргә, свитерларга кадәр тикшерүләрен белмәгән дә идем ди Анжелика һәм әле ансы җиңелрәк вахта булып чыкты дип өсти.

Бер оешмада вахтада эшләгәндә ул ковид обсервациясендә ике атна утыра һәм моның өчен аңа бер тиен дә түләмиләр (гәрчә башка ширкәтләр обсервация өчен хезмәт хакының 20 процентын түли). Ике атнадан аны очкыч белән Красноярскидан Игаркага, Игаркадан Сузун газ ятмаларын эшкәртү урынына озаталар. Анда эшләүчеләргә искергән азык-төлек ашаталар иде дип искә ала Анжелика. Ул җитәкчелеккә шикаять итсә дә, аңа, бүтән боралак килмәячәк, булганын ашатыгыз, дип җавап бирәләр. Нәтиҗәдә эшчеләр ит ризыкларыннан бөтенләй мәхрүм кала — ике ай буе тушенка ашарга мәҗбүр булалар. Сузунда бөтен яшелчә кипкән иде, кипкән бәрәңге, кипкән кәбестә, чөгендер дә, кишер дә кипкән — барысыннан да тычкан исе килә иде дип искә ала ул.

Ирләр, ачулы булса да, түзде, шөкер, бунтка барып җитмәде

— Һәм менә шуннан нәрсә дә булса әзерләргә тиешсең. Ә барыбер боламык килеп чыга иде. Ирләр, ачулы булса да, түзде, Аллаһка шөкер, бунтка барып җитмәде. Ни дисәң дә, бездә кешеләр яхшы күңелле шул, дип авыр гына уфылдый пешерүче.

Анда ул ике ай буе эшли. Әмма аңа бер ай өчен генә түлиләр, алдыйлар. Җитәкчелекнең аңлатуы — кем әйткәндәй — "Акча юк, әмма бирешмәгез". Һәр вахтаның үз кыенлыклары була, ә гаделсез оешмалар бик күп дип уфтана Анжелика. Шуңа да карамастан, хәле бар чакта ул вахтаны ташларга җыенмый.

АК ЯКАЛЫ БУЛМАСАМ ДА

Максим Филимонов исемле яшь егеткә дә үзенең туган шәһәре Күмертауда урын табылмаган. Заманында бар илгә билгеле булган КумАПП боралак заводында моторлар җыю бүлегендә эшли башласа да, җитештерүне киметкәч, андагы күп кенә хезмәткәрләр эшсез кала. Шулай итеп Максимга вахтага китәргә туры килә.

Ул инде дүрт ел буе читтә эшли. Туганнары белән вахталар арасында гына күрешә.

Максим Филимонов
Максим Филимонов

— Аңарчы минем Ерак Төньякта булганым юк иде. Мин — завод кешесе. Ак якадан компьютер анында утыра торган кеше түгел. Әмма кышын махсус җылы киемнән, балаклава битлегеннән йөргәндә, ә салкыннан керфекләр ябышканда, җәен исә бөтен тән черки тешләүдән кып-кызыл булганда, кирза итекләренә килолап юеш ком тулганда үземне бөтенләй башкача хис итәм, - ди Филимонов.

Аның әйтүенчә, вагон тәрәзәсенең теге ягында 40-45 дәрәҗә суыклык булганда алар чыкмый утыра — техника эшләми. Әмма салкында эшләгән чаклар да булгалаган. Вахтада төрле хәлләр була, әмма эш туктамый.

Максим үз шәһәрендә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр, ял көннәре, бәйрәмнәр, корпоратив кичәләре булган эштә эшләү турында хыяллана. Әмма Башкортстанда андый нәрсә юк, ди ул.

Барысын да үзара бүлешеп бетергәннәр, үтеп кереп булмый

— Анда нормаль эш хакы түләнә торган эш юк. Булса да, анда әшнәлек белән генә кертәләр. Ягъни кодалар, туганнар, әти-әни. Барысын да үзара бүлешеп бетергәннәр, үтеп кереп булмый, - ди Филимонов.

Аның фикеренчә, төньякта мөмкинлекләр тигез: эш яратсаң, тиешенчә башкарсаң, хезмәттәшләреңне авыр хәлгә куймасаң, акчалы да, җаваплы да эшне табып була.

— Ә Башкортстанда, әйтерсең лә, һаман узган гасырдагыча яшиләр, алпавытча яшәүдән әле һаман арынмаганнар, - ди Максим.

Ул Нефтеюгански складларында төрле эшләрдә хезмәт иткән, Талакан чыганагында стропальщик булып та эшләгән, аннары укыган, кирәкле кәгазьләр алган һәм помбурга (бораулаучы ярдәмчесе - ред.) әйләнгән. Шулай вахтадан вахтага өч ел яшәгән. Хәзер инде бер ел ул бай Сургутта яши, иптәше белән икесенә фатир яллап торалар, киләчәк язмышы турында уйламаска тырыша. Джип турында һәм бер җирле кыз табып, өйләнергә хыяллана. Әлегә кайтырга җыенмый.

— Радий Хәбиров (Башкортстан башлыгы - ред.) сайлау алдыннан өйдә эшләү бәхетен вәгъдә иткән иде, әлегә ул бәхетне беркем дә күрмәгән. Менә күргәч, кире кайтырмын, ә әлегә юк, — дип йомгаклады Максим Филимонов.

КЕШЕГӘ САНАМЫЙЛАР

Тагын бер героебыз — Стәрлетамак егете Тимур (фамилиясен әйтергә теләмәде) үзенә көньяк юнәлешне сайлаган. Ул төньякта түгел, Мәскәүдән ерак түгел бер урында эшләгән, тик аңа да җиңел булмаган.

Узган елның җәендә Тимур эш эзләп бер оешмага юлыккан, исемен хәтерләми. Телефон аша аңа ит җитештерүдә эшләү тәртибен аңлатканнар: Тимурга бу ошаган, икенче көнгә ул яхшы кәеф белән Стәрлетамактан Уфага чыгып киткән. Уфада аның кебек эшчеләрне бергә җыеп, микроавтобуска утыртып Мәскәү өлкәсенә озатканнар. Анда аларны каршы алганнар һәм ике катлы йортка урнаштырганнар. Тимур сөйләвенчә, элек анда тоткыннар яшәгән булган, алар төрле эшләрдә эшләгән. Ахыр чиктә вахтачыларны Белгородка бер базага китергәннәр, тик анда проблемнар башланган: хезмәт хакы вәгъдә ителгәннән кимрәк булып чыккан (әле ансын да түләмәгәннәр), искергән махсус кием биргәннәр, җирле халык аларны хөрмәт итмәгән.

Тимур комплектлаучы булып эшләргә уйлаган, тик аның урынына йөк төяүче, сортлаучы эшен башкарган. Цехта — иттән аккан кан һәм юешлек, аякларына сөялләр чыккан. Тимур әйтүенчә, бердәнбер яхшы әйбер — эштә бушлай туклану булган.

Белгородта яшәү шартлары — аерым тарих. Вахтачылар кечкенә коттеджда 30ар кеше яшәгән, душ проблемы чыккан — канализацияне үз хисапларына чистартканнар. Азык-төлекне сатып алгач, шундук яшергәннәр, югыйсә алар кухняда гел югала торган булган. Көн саен диярлек кичләрен эчеп сугышулар.

— Эштә шундый хәл булды: конвейердан ит пычрак идәнгә төште, эшче аны күтәреп алды да вакуум пакетка салды һәм ябып куйды, ә итне юмады! Аннары ул витринага эләгә һәм без аны ашыйбыз, — дип искә ала Тимур.

Белгородта бераз эшләп, вахтада кешенең бернинди хокуклары булмаганын аңлагач, Тимур өенә кайта. 30 мең сум өчен нервылар бетереп йөргәнче, авыл хуҗалыгында эшләвең яхшырак, ди ул.

* * *

Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге хезмәткәре Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, узган ел Башкортстаннан 165,3 мең кеше читкә китеп эшләгән — бу республикадагы бар мәшгуль халыкның 9,2% проценты дигән сүз.

Башкортстан вахтачыларының иң зур өлеше Төмән өлкәсендә эшли. Узган ел анда Башкортстаннан 109 меңнән артык кеше эшләгән. Әле бу рәсми саннар. Белгеч әйтүенчә, вахтада теркәлмәгән кешеләр дә күп эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG