Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Якутиядә эшләүче 1800 вахтачыны үзенә кайтара


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Якутиянең Чаянда нефть чыгару җирлегендә ябылып калган вахтачылар Башкортстанга кайткач изоляциядә булачак.

Якутиянең Чаянда нефть чыгару җирлегендә коронавирус табылу сәбәпле бүленеп калган вахтачыларның бер өлеше Башкортстанга кайтачак. Алар республикада карантинда булачак. Бу турыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 30 апрельдә республика хөкүмәте киңәшмәсендә хәбәр итте.

Хәбиров сүзләренчә, республика 1800 вахтачыны кабул итәчәк. Бу турыда үтенеч белән Башкортстан хөкүмәтенә “Газпром” ширкәтләренең берсе “Стройтранснефтегаз” җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән.

“Уйлап та тормыйча, әлбәттә, аларның барысын да рәхәтләнеп алабыз. Чөнки алар безнең кешеләр. Бу зур эш тә. Алар арасында чир йоктырган кешеләр дә булуы ачык, бу безнең сәламәтлек саклау системына зур йөк булачак” диде Хәбиров.

Ул Башкортстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегеннән дарулар һәм үпкәне ясалма җилләтү җайланмалары табуда ярдәм сорарга кушты.

Чаянда нефть-газ ятмасында эшләүчеләр 27 апрель протест белдереп митингка чыккан иде. Алар яшәү шартларының түзә алмаслык булуына, саклану чаралары юклыкка, авырулар турында мәгълүмат бирелмәүгә зарланды. Җыенда берничә йөз кеше катнашты.

Чаянда ятмасында газ чыгару эшенә вахта ысулы белән Башкортстан, Татарстан кешеләре күп йөри. Башкортстанның Аскын районы Билгеш авылыннан гына анда сигез кеше эшли. Алар әлеге вакытта өйләренә кайта алмый. Күпләрен өйдә 15 апрельдә көткәннәр, әмма коронавирус аркасында алар Якутиядә калырга мәҗбүр булган. Бу атнада Азатлык аларның кайберләренең хатыннары белән сөйләшкән иде.

XS
SM
MD
LG