Бөтен дөньяда төрмәгә утыртылган журналистларның саны быел иң зур күрсәткечләргә җиткән диелә Халыкара журналистларны яклау комитетының хисабында. Декабрь башына 294 кеше һөнәри эшчәнлеге аркасында ирегеннән мәхрүм ителгән, чагыштыру өчен – былтыр андыйлар саны 280 булган.
Журналистларны җинаять эзәрлекләве ягыннан өченче ел рәттән беренче урында Кытай кала бирә. Монда һөнәри эшчәнлекләре өчен 50 журналист җәза мөддәте үти. Икенче урында – 26 тоткын белән Мьянма, өченче урында – Мисыр (25 тоткын) һәм дүртенчедә — Вьетнам (23 тоткын).
Беренче бишлекне Беларус йомгаклый – монда үз эшчәнлекләре өчен 19 журналист рәшәткә артында утыра. Соңгы елда Беларус хакимиятләре тугыз журналистны төрмәгә утырткан. Бу Комитет статистиканы туплый башлаган 1992 елдан бирле һәм Беларусның бәйсезлеге чорында бер ел эчендә тоткыннар саны артуның иң югары күрсәткече.
Грециядән Литвага очкан чагында Роман Протасевич утырган очкычны Минскида мәҗбүри рәвештә төшереп утыртуларын һәм журналистны кулга алуларын оешмада чамадан тыш катгый чара дип атыйлар. Комитет фикеренчә, бу "ил лидеры Александр Лукашенканы иҗтимагый фикер никадәр аз борчуын һәм аның хакимияттә калу өчен никадәр нык тырышуын" күрсәтә.
Беларустагы тоткыннарның тагын берсе - "Трибуна" бәйсез спорт хәбәрләре сайты хәбәрчесе Александр Ивулин.
Ул иҗтимагый тәртипне бозуда гаепләнеп дүрт еллык җәза мөддәтен үти. "25" саны язылган клуб футболкасын кигәне өчен аның җанатарын да 14 тәүлеккә утыртып куюлары хокук яклаучыларның игътибарын җәлеп иткән. Бу санны футбол уйнаган вакытында Ивулин тагып йөргән булган.
Әлеге рейтингта Русия тугызынчы урында тора һәм Согуд Гарәбстаны белән Иран арасында урнашкан. Русия колонияләрендә, һөнәри эшчәнлекләре белән бәйле рәвештә, 14 журналист тотыла. Согуд Гарәбстанында да күрсәткечләр шундый ук, әмма биредә соңгы елда бер кешене дә утыртмаганнар, ә ун кешене, киресенчә, чыгарганнар.
- Соңгы елда дөньяда кимендә 24 журналист үтерелгән диелә хисапта. Мәгълүмат чараларының тагын 18 вәкиленең үлемен Комитетта турыдан-туры аларның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйли алмаганнар. Иң күп үлем очраклары Мексикада теркәлгән – алты кеше.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!