"Листвяжная" шахтасы хуҗаларының берсе Михаил Федяев тоткарланган 

"Листвяжная"

2 декабрьдә президент Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә "СДС-Уголь" хиссәләренең 50 процентына ия булган Федяев шахтадагы эшчеләр үлеме өчен җәза үтәргә әзер булуы турында белдергән иде.

Тикшерү комитеты, Кемеров өлкәсенең "Листвяжная" шахтасында тау эшчеләре үлү эше нигезендә, "СДС-Уголь" холдингы җитәкчелегенең тоткарлануын раслады. Алданрак бу турда "Сибирь.Реалии"ның хокук саклау оешмаларындагы чыганагы хәбәр иткән иде.

Тоткарланучылар арасында шахтаның төп хуҗасы, "Себер эшлекле берлеге" (СДС) рәисе Михаил Федяев, холдингның баш һәм техник мөдирләре Геннадий Алексеев һәм Антон Якутов, шулай ук "Листвяжная"ның баш инженеры Анатолий Лобанов бар.

Аларга сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу нәтиҗәсендә үлемгә китерү һәм вәкаләтләреннән канунсыз файдалану маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелгән.

Төбәк тикшерү комитетында әлеге хәлне аңлатудан баш тартканнар, чөнки эш белән оешманың Мәскәүдәге үзәк аппараты шөгыльләнә.

2 декабрьдә президент Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә "СДС-Уголь" хиссәләренең 50 процентына ия булган Федяев һәм Алексеев кешеләрнең шахтадагы үлеме өчен җәза үтәргә әзер булулары турында белдерде.

25 ноябрьдә Кемеров өлкәсенең "Листвяжная" шахтасында каза килеп чыкты. 51 кеше: 46 шахтачы һәм 5 коткаручы һәлак булды, 60тан артык кеше хастаханәгә урнаштырылды. Һәлакәт метан шартлавы аркасында булган дип фаразлана.

14 декабрьдә Кемеровка Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин килгән иде. Ул вакыйганы җентекләп өйрәнүне, шулай ук шахтачыларның бөтен дәлилләрен өйрәнүне таләп итте.
Шулай ук Бастрыкин һәлакәттә шахта хуҗаларының ролен ачыкларга кушты.

Исән калган шахтачылар "Медуза"га (Русиядә "ят агент" дип танылды) шартлауга кадәр ике атна алдан шахтада вентиляция штрегының күмелүен, шуның аркасында метан концентрациясе арта башлавын сөйләгән иде. Газ туплану дәрәҗәсе 20-30 процентка кадәр җитсә дә, шахтадагы эшләрне туктатмаганнар.

Алданрак мәхкәмә "Листвяжная" шахтасындагы шартлауда шикләнелгән биш кешене сак астына алган иде. Бу – шахтаның мөдире Сергей Махраков, аның беренче урынбаары Андрей Молостов һәм участок җитәкчесе Сергей Герасименок. Аларны "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда" гаеплиләр.

Ростехнадзорның тагын ике хезмәткәре үз эшләренә салкын карауда гаепләнә. Аларның барысына да җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Берсе дә үз гаебен танымаган.

Ростехнадзор мәгълүматына күрә, быел "Листвяжная" шахтасында 127 тикшерү уздырылган, 914 җитешсезлек ачыкланган, шахта эшчәнлеген тугыз тапкыр туктатып торганнар. Шартлау булган штректа соңгы тикшерү, янәсе, 24 ноябрьдә уздырылган. Тикшерү фаразларына күрә, чынлыкта тикшерү булмаган, күзәтү оешмалары актлар гына тутырган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!