Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровода Листвяжная шахтасындагы каза эше нигезендә биш кеше кулга алынган


Листвяжная шахтасында коткару эшләре
Листвяжная шахтасында коткару эшләре

Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаепләрен танымаган. 

Кемероводагы мәхкәмә Листвяжная шахтасында булган казадан соң ачылган җинаять эше нигезендә биш кешене сак астына алган. Алар арасында шахтаның өч җитәкче һәм Ростехнадзорның ике инспекторы. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаепләрен танымаган.

25 ноябрьдә метан шартлау нәтиҗәсендә шахтада 51 кеше, шул исәптән биш коткаручы һәлак булды. 60тан артык кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Җир астында барлыгы 285 кеше булган. Аларның күбесен өскә күтәрә алдылар, калганнары артыннан коткаручылар киткән иде. Ләкин шартлау куркынычы булганлыктан, алар кире кайтарылды. Беренчел мәгълүматларга караганда, каза метан шартлау сәбәпле чыккан.

Хастаханәләрдә 49 кеше ята - 38 шахтасы һәм 11 коткаручы. Төбәктә матәм көне игълан ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG