WADA Казанда йөзү дөнья чемпионаты уздырырга рөхсәт бирде

2015 елда Казанда су төрләре дөнья чемпионатында

Турнир 2022 елның 17-22 декабрь көннәрендә үтәчәк.

Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) халыкара йөзү федерациясенә (FINA) 2022 елда Казанда кыска арага йөзү дөнья чемпионаты уздыруга рөхсәт биргән. Бу хакта FINA президенты Хөсәен Әл-Мусаллам хәбәр иткән, дип яза ТАСС.

Ярышны үзендә үткәрү хокукын Казан әле 2017 елда ук алган иде.

Турнир 2022 елның 17-22 декабрь көннәрендә үтәчәк. Шулай ук, 2022 елда Татарстан башкаласында FINA дөнья конвенциясе узачак.

Алданрак Дөнья допингка каршы агентлыгы Русиягә карата санкцияләр керткән иде. Бу чикләүләр аркасында Русия 2022 елның 17 декабренә кадәр үзендә дөнья чемпионатлары уздыра алмый.

Ярышларны уздыруга булган тыю Казанда турнир башланырга бер көн кала гына гамәлдән чыгачак. Шул сәбәпле алдан ниятләнгәнчә, чараның узачагына инану өчен, FINA президентны Дөнья допингка каршы агентлыгы белән элемтәгә чыккан,

"WADA белән аралаштык, әлеге даталар турында сорадык, алар бернинди проблем күрми", дигән Әл-Мусаллам.

2013 елда узган Универсиада өчен Казанның 30 млрд сум бурычы бар. Татарстан башкаласы әлеге бурычларын 2034 елда гына түләп бетерәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!