Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Универсиада өчен бурычын түләүне 2034 елга кадәр озайтканнар


Универсиада өчен шәһәрнең 30 миллиард сумга якын бурычы бар.

Татарстан финанс министрлыгы Казанның Универсиадага дип төзелгән һәм төзекләндерелгән юллары өчен бурычын түләүне 2034 елга кадәр кичектереп тора.

Бу хактагы карарны сессияда Казан шәһәр думасы дептутлары хуплаган, дип яза "Реальное время".

Яңа килешү шартларына күрә, Казан ел саен 2,5 миллиард сум түләп барачак. Универсиада өчен шәһәрнең 30 миллиард сумга якын бурычы бар. Татарстан башкаласы барлык бурычларын 2034 елда түләп бетерәчәк.

Спорт чарасына әзерлек өчен бирелгән бюджет кредитларын түләргә тиешле Татарстанга да бурычларны түләүне кичектергәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG