Сораштыру: Русия халкының яртысына якыны җанисәптә катнашмаган

Левада үзәге уздырган сораштыруга күрә, халык исәбен алуда русияләрнең 57 проценты гына катнашкан. Шул ук вакытта Росстат җанисәптә халыкның 99 проценты катнашты дип белдергән иде.

Халык исәбен алуда русияләрнең бары тик 57 проценты гына катнашкан, ә Мәскәүдә - Русиянең халык иң тыгыз урнашкан шәһәрендә - нибары һәр дүртенче кеше генә. Бу Левада үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылды) үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләреннән күренә.

Социологлар мәгълүматына күрә, җанисәптә иң әз катнашучылар - 18 яшьтән 24 яшькә кадәр булган кешеләр (сораштырылганнарның гомуми санының өчтән бер өлешеннән дә азрак), ә 55 яшьтән өлкәнрәк русияләр активрак булган: җанисәптә аларның 66 проценты катнашкан.

Русиякүләм җанисәп 15 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр үтте, аның нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә чыгарырга ниятлиләр, шулай да Росстатта русияләрнең 99 процентының исәбе алынды дип хисап бирделәр инде.

Левада үзәгенең сораштырулары нәтиҗәләренә карата фикер белдереп, Росстатта моның дөреслеккә туры килердәй мәгълүматны чагылдыруына шик белдерделәр, чөнки сораштыруда, аерым алганда, хәрбиләр һәм тоткыннар катнашмаган.

Даими рәвештә социологик һәм маркетинг тикшеренүләре уздыручы Юрий Леваданың дәүләтнеке булмаган аналитик үзәге, ягъни Левада үзәге, 2016 елда Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агент" дип танылды. Оешмада моның белән риза түгелләр. Берничә мәртәбә "Левада" үзәге сораштыруларының нәтиҗәсе дәүләт социологик хезмәтләре сораштыруларының йомгакларыннан шактый аерылып торуы искәртелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!