Казакъстанда полиция Азаттык радиосы бюросы җитәкчесен тоткарлаган һәм ике сәгатьтән җибәргән

Касым Аманжол

Журналист Казакъстанда сыекланган газга бәя арту уңаеннан барган каршылык чараларын видеога төшергән вакытта тоткарланган иде.

Алматада полиция Азатлык радиосының казакъ редакциясе җитәкчесе вазифаларын үтәүче Касым Аманжолны ике сәгать полиция бүлегендә тотканнан соң җибәргән. Бу хакта Азатлыкның казакъ редакциясе хәбәр итә.

Ул һөнәри бурычларын үтәп "Җетысу" базары тирәсендәге каршылык чараларын видеога төшергәндә тоткарлана. Мәгълүмат чарасында эшләве турындагы таныклыгын күрсәтүенә карамастан, полиция аны алып китә.

Ике сәгатьтән соң Касым Аманжолны азат иткәннәр, полиция гафу үтенгән.
Аманжол полициянең район бүлекчәсендә Җаңаөзендәге митингларны хуплап, бәяләр артуга каршылык белдерергә теләгәне өчен китерелгән 30лап кешене күрүен хәбәр иткән. "Кешеләр аңлатмалар яза", дигән Азаттык бюросы җитәкчесе.

Кисәк ягулыкка бәя күтәрелү сәбәпле 2 гыйнварда Җаңаөзендә каршылык чаралары башлану сәбәпле, полиция активистларга басымны көчәйткән.

Җаңаөзендәге митинглардагы шигарьләрне Казакъстанның көнбатышындагы башка шәһәрләрдә дә күтәреп алганнар. Хуплау чаралары Алматыда һәм Нур-Солтанда да уза. Полиция активистларны һәм митингларда катнашучыларны тоткарлый, барлыгы йөзләп кеше тоткарланган дип хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!