Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда ягулык бәясен төшерүне таләп итеп каршылык чаралары уза


Каршылык чарасы
Каршылык чарасы

Протест чаралары берничә көн элек нефтьчеләр шәһәре Җаңаөзендә сыекланган газның бәясе кинәт артканнан соң башланган иде, төбәктә күпчелек машиналарга әлеге ягулыкны кулланалар.

Казакъстанның көнбатышындагы Җаңаөзен һәм Актау шәһәрләрендә, кисәк ягулыкка бәя күтәрелү сәбәпле узган каршылык чараларында катнашкан йөзләгән кеше 4 гыйнварга каршы төнне мәйданнарда уздырган.

Азатлык радиосының казакъ редакциясе хәбәренә күрә, Актауда каршылык күрсәтүчеләр чатырлар һәм юрта корган. Шәһәргә шулай ук күрше төбәкләрдән, шул исәптән Актүбә һәм Уральски шәһәрләреннән дә килгәннәр.

Шаһитләр сүзләренчә, 3 гыйнварда көндез Актау мәйданында берничә мең кеше булган. Алар янына төбәк башлыгы килгән, әмма таралышырга күндерә алмаган. Каршылык күрсәтүчеләр гамәлдәге хөкүмәтне отставкага җибәрергә өндәгән.

Сыекланган газ бәясен төшерү таләбеннән тыш, чарада катнашучылар коррупция һәм әшнәлекнең тамырын корытуны, фабрика һәм заводлар төзелүне, эшсезлекне киметүләрен таләп иткән.

Социаль челтәрләрдә чыккан видеолардан Актаудагы мәйданга җыелган йөзләгән кешенең "Шал, кет!" ("Карт, кит!") дип кычкыруы күренә.


Әлеге шигар Казакъстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүен таләп иткән күпчелек протест чараларында яңгырый.

Активистлар әйтүенчә, Актау мәйданында ике километр тирәсе радиуста интернет эшләмәгән. Алданрак социаль челтәрләрдә күрше төбәкләрдән Актауга хәрбиләр белән ике очкыч җибәрүләре турында мәгълүмат таралган иде.

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев Актауда хөкүмәт комиссиясе үз эшен башлавын һәм каршылык күрсәтүчеләрнең "җаваплылык һәм диалогка әзер булуын күрсәтергә тиешлеген" әйтеп, Twitter-да язды.

Протест чаралары берничә көн элек нефтьчеләр шәһәре Җаңаөзендә, сыекланган газның бәясе кинәт артканнан соң башланган иде, төбәктә күпчелек машиналарга әлеге ягулыкны кулланалар.

Җирле активистлар әйтүенчә, Җаңаөзен мәйданында сишәмбе көнне иртән якынча ике меңләп каршылык күрсәтүче булган. Кешеләр төнлә чиратлашып митингта чыгыш ясаган, алар "углеводородка бай илдә кешеләрнең газның арзан булуын таләп итәргә мәҗбүр булуы – гадел түгел" дип белдергән.

Актау һәм Җаңаөзендәге протест чараларында катнашучыларны Казакъстанның башка шәһәрләрендә дә хупладылар. Алматыда 20ләп кеше, Астанада - өч кеше, Шымкентта уннан артык кеше тоткарланды. Протест чаралары Актүбә, Уральски һәм башка шәһәрләрдә узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG