Эчке эшләр министрлыгы Радий Хәбиров сүзләрендә экстремизм тапмаган

Радий Хәбиров

Узган елның сентябрендә "Туры элемтә" вакытында Радий Хәбиров "Хакимият беркайчан да җиңел генә бирелми. Ул һәрвакыт яулап алына" дип белдергән иде.

Уфаның "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы каршындагы экстремизмга каршы үзәктә республика башлыгы Радий Хәбировның "хакимиятне яулап алу"турындагы сүзләрендә экстремизм тапмауларын хәбәр итте.

Узган елның сентябрендә, "Туры элемтә" вакытында журналистның бәйсез намзәтләрне сайлауларга уздырмаулары хакындагы соравына җавап биреп, Радий Хәбиров хакимиятне ничек тотарга кирәген аңлаткан иде.

"Хакимият беркайчан да җиңел генә бирелми. Ул һәрвакыт яулап алына", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан активисты Хәбиров сүзләрен экстремизмга тикшерүне сорый

Бу сүзләрдән соң Альберт Рәхмәтуллин Русиянең Баш прокуратурасына мөрәҗәгать итеп, Хәбировның сүзләрендә экстремизм булу-булмауны тикшерүләрен сорады, "Җинаять кодексында 278нче маддә ("Көч кулланып хакимиятне яулап алу яки тоту") бар" дип искәртте.

Экстремизмга каршы үзәк җавабында әйтелгәнчә, "тикшерү нәтиҗәсендә "Экстремист эшчәнлеккә каршы көрәш турындагы" федераль канун билгеләгән экстремизм билгеләре" ачыкланмаган.

Альберт Рәхмәтуллин прокуратураның әлеге гаризаны ни өчен Эчке эшләр министрлыгына җибәрүләрен аңламавы турында сөйли.

"Сүз уңаеннан, мин Федераль иминлек хезмәтенә дә (ФСБ) мөрәҗәгать иткән идем, әмма алар гаризамны прокуратурага җибәргән, экстремизм белән түгел, террорчылык белән генә шөгыльләнүләрен бедергән", ди активист.

Ул "интернетта хакимият оешмаларын мыскыллаган өчен" үзен 2020 елда административ җаваплылыкка тартырга тырышулары турында искә алды.

Ул вакытта Уфаның Совет район мәхкәмәсе активистны 30 мең сумга штрафка тарткан иде, әмма соңрак Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм дәлилләр булмау сәбәпле, эшне туктатты.

"Димәк, кемгәдер, әйтик республика башлыгына мондый сүзләрне әйткән өчен җәза юк, ә гади кешеләрне моның өчен эзәрлеклиләр. Бу – гаделме? Мәкальдәге кебек: "Бөтенесе үзебезнекеләргә, калганнарга – канун", ди активист.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!