Интернет киңлекләрендә "Туксан тугыз хайку" дип аталган китап дөнья күрде. Ул татарча хайку шигырьләренең беренче җыентыгы булып тора, диде Азатлыкка галимә Сабира Сталберг. Шигырьләрне Финляндиядән Фазилә Насретдин язган. Китап "Айбагар" сайтында урнашкан.
Хайку дип традицион япон өчьюллыкларны атыйлар. Хайку – вака классик лирик япон шигырьләренең 16нчы гасырдан бирле таралыш алган стиле булып тора.
Idel.Реалии-гә биргән әңгәмәсендә Швеция галимәсе Сабира Сталберг татарча хайку шигырьләрен язу – телне өйрәнү һәм тел активациясе ысулы дип атады. Бу ысул тел өйрәнүчеләрдән башлап иркен аралашучыларга кадәр кулланыла ала, ди ул.
— Фазилә Насретдин шигырьләре мизгел тәэсирләрне, хис-кичерешләрнең нечкә төсмерләрне чагылдыра һәм аларны әдәбиятка әйләндерә. Бу оригиналь хайку шигырьләре укучыны фикерләүгә өнди, — диелә җыентык аңлатмасында.
Шигырьләр татар телендә (кирилл һәм латин графикасында) һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Инглиз теленә тәрҗемәне Сабира Сталберг башкарган.
Җыентыкны онлайн "Айбагар" сайтында укырга мөмкин.
БУ ТЕМАГА: Сабира Сталберг: "Күптеллелек һәм мультикультурализм татар телле җәмгыятьнең төп өлеше булып тора"Моңарчы Әнкарада "Татар телен саклау стратегияләре һәм инновация тәҗрибәләре" китабы басылган иде. Анда Германия, Финляндия, Австралия, Эстония һәм Петербурда татар теленең хәле тикшерелгән. Проектны тормышка ашыру өчен Швециядән мөхәррир Сабира Сталберг чакырылган булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!