Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабира Сталберг: "Күптеллелек һәм мультикультурализм татар телле җәмгыятьнең төп өлеше булып тора"


Финляндиядә яңа туган балага шунда ук тел өйрәнү әсбаплары бүләк итәләр
Финляндиядә яңа туган балага шунда ук тел өйрәнү әсбаплары бүләк итәләр

Әнкарада “Татар телен саклау стратегияләре һәм инновацион тәҗрибәләре” исемле китап басылды. Анда Германия, Финляндия, Австралия, Эстония һәм Петербурда татар теленең хәле тикшерелгән.

Проектны тормышка ашыру өчен Швециядән мөхәррир Сабира Сталберг чакырылган. Ул академик тикшеренүче генә түгел, күптеллелек темасына популяр әдәбият авторы буларак та билгеле."Idel.Реалии" галим белән проект хакында, шулай ук туган телне саклау өчен төрле татар җәмгыятьләре кулланган алымнар турында сөйләште.

Кыскача үзегезнең фәндә ниләр белән кызыксынуыгыз һәм үткәндәге эшчәнлегегезнең татар телен саклау мәсьәләсе белән ничек бәйле булуы турында сөйләп китмәссезме?

— Мине күп телле һәм күп мәдәниятле төбәкләр һәм халыклар озак еллар дәвамында кызыксындырды. Университетта Үзәк һәм Көнчыгыш Азияне өйрәнүгә махсуслашкан идем. Докторлык дәрәҗәсе алганнан соң шулай ук Идел буендагы, Себердәге һәм Балкандагы күп телле һәм мультимәдәниятле берләшмәләрне өйрәндем. Академик тикшеренүләрдән тыш, берничә телдә төрле темаларга кагылышлы 30дан артык китап яздым. Минем кызыксынуларым арасында татар теле һәрвакыт булды. Күптеллелек һәм мультикультурализм татар телле җәмгыятьнең төп өлеше булып тора. Күптеллелек галимнәрне хәзер генә кызыксындыра башлады, әмма ул татар дөньясында гасырлар дәвамында яшәп килә. Шәхси менталитетымны булдырган татар мирасы мине, бер үк вакытта татар дөньясы белән тыгыз элемтәдә калып, яңа телләр һәм мәдәниятләрне тикшерергә дәртләндерде.

Күптән түгел сезнең редакциядәге "Татар телен саклау стратегияләре һәм инновацион тәҗрибәләре" исемле яңа китап чыкты. Әлеге китап турында тулырак сөйләмәссезме?

— "Татар телен саклау стратегияләре һәм инновацион тәҗрибәләре" китабында, берничә татар берләшмәсенең диаспорада үз телен һәм мәдәниятен саклап калу тәҗрибәсе тәкъдим ителгән. Китаптагы мәкаләләр 2021 елның җәендә башта Journal of Endangered Languages-та (Куркыныч астындагы телләр журналы) чыкты. Бу китап гадәти академик басмалардан бераз аерылып тора. Авторлар белән бергә фәнни мәкаләләргә берничә инновацион өстәмәләр сайладык. Шул рәвешле, китапка иллюстрацияле һәм интервьюлы мәкаләләр, шулай ук ике телдәге мәкаләләр керде.

Мәкаләләрдә колачланган темалар, гадәттә галимнәр күтәрә торган темалардан киңрәк. Мәкаләләрне баетучы татарча әйтемнәр һәм мәкальләр дә бар. Мин нәшерләрнең безнең фикерләрне кабул итүенә бик шатмын. Алар иң баштан ук моның бөтенләй яңа тема булуын һәм аның фикерне яңача белдерүне, яңача анализны таләп итүен аңлады. Без, мәгълүматны кырыс академик калыпларга кертүгә караганда, материалларны тәкъдим итү өчен менә мондый форматлар ныграк туры килер дип таптык. Күпчелек бүлекләр инглиз телендә, ә кайберләре, әйтик инновацион алымнарга багышланганнары өлешчә татарча, бер бүлеге – төрекчә, бер бүлек – русча.

Игътибарны нәкъ менә татар теленә юнәлтү турындагы фикер ничек туды?

Җиңел укылышлы китаплар өстәмә уку өчен һәм телләргә өйрәтү өчен күп кенә илләрнең мәктәпләрендә дә кулланыла

— Соңгы 20 елда мин Easy to Read белән эшлим һәм Easy Language-да (татарча: җиңел тел) әдәбият булдырам. Баштарак укырга җиңел булган китаплар һәм текстлар уку ягыннан авырлыклары булган кешеләргә ярдәм итү өчен булдырылган иде. Әмма бүген җиңел укылышлы китаплар өстәмә уку өчен һәм телләргә өйрәтү өчен күп кенә илләрнең мәктәпләрендә дә кулланыла. Гади тел белән язылганнарына караганда, җиңеләйтелгән китапларны укуы җайлырак, чөнки алардагы җөмләләр, юллар кыска, сүзләре җиңел.

Easy Language белән эшләвем мине Easy to Read-тагы әдәбиятны азчылыкны тәшкил иткән милләт телләре һәм югалып баручы телләр арасында да таратырга этәрде.

2019 елда без Финляндиядәге татар җәмгыятьләре, тәрҗемәче Фазилә Насретдин һәм мөхәррирләр төркеме, шулай ук Bokpil нәшрияты белән берлектә Easy to Read китапларын татар теленә тәрҗемә итү проектын башлап җибәрдек.
Хәзерге вакытта интернетта һәм Villa Bokpil сайтында алты электрон китап ачык кулланылышта.

Шул ук вакытта мин Һелсинки университеты чыгара торган Studia Orientalia Electronica журналының татарларга кагылышлы тикшеренүләре турындагы махсус чыгарылышын редакцияләгән идем. Еш кына Финляндия татарларының үз телләрен саклап калуын, әмма стратегияләрне билгеләмәвен искә алалар.

Шуңа күрә Journal of Endangered Languages мөхәррирләре миннән нинди тема булачагын сораган чакта җавабым әзер иде: дөньяның төрле өлешләрендә татарлар үз телләрен ничек саклый, бу мәсьәләдә тәҗрибәләре һәм стратегияләре нинди? Телне тапшыру һәм куллануның яңа ысулларына аларны нәрсә илһамландырган? Технологияләр нинди яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә ала?

Димәк, китап телгә бәйле вазгыятьне читтән торып тасвирлаучы булып чыгамы?

— Басылып чыккан хезмәттә телгә бәйле стратегияләр эчтән дә, тыштан да тикшерелгән. Кайбер татар җәмгыятьләренең, аеруча Финляндиядән булганнарының, актив әгъзалары мәкаләләр яки аларның өлешләрен язды, галимнәр белән әңгәмәләр корды. Бу бүлекләрдә татар теле стратегияләренең элегрәк басылып чыкмаган кайбер аспектлары тасвирлана. Алар активистларның, укытучыларның һәм берләшмәләрнең тәҗрибәсен чагылдыра һәм тәкъдим итә. Китап татар теленә багышланган булса да, без аңа нугай теле турындагы һәм аны өйрәтүнең яңа алымнары турындагы иллюстрацияле мәкаләне, шулай ук китапларны караим һәм карачай-балкар телләренә тәрҗемә итүгә күзәтү дә кертергә булдык. Чөнки аларда телне тапшырырга өйрәтү һәм телне укытуның бик кызыклы ысуллары китерелә.

Cез традицион да, традицион булмаган да татар җәмгыятьләренә игътибар иткәнсез. Алардагы телләр вазгыятен бер хезмәт эчендә анализларга мөмкинме? Алар бер үк төрле мени?

— Дөньядагы татар җәмгыятьләре холык-фигыле һәм зурлыгы ягыннан шактый аерыла, һәм аларның төрле тел стратегияләре бар. Кайберләре традиционрак һәм йөз елдан артык элек оешкан, мәсәлән – Финляндия, Эстония, Петербурдагылары. Шул ук вакытта башкалары - әйтик Австралия һәм Германиядәгеләре яңарак. Әлбәттә, аларның хәлен анализлау өчен бер үк алымнарны куллана алыр идек, әмма ул очракта күп кенә мөһим белешмәләр төшеп калган булыр иде. Әйтик, яңа берләшмәләр белән чагыштырганда, традиционрак булган берләшмәләр өчен әдәбиятны, тарихны һәм хәтерне өйрәнү актуальрәк мәсьәлә булып тора.

Моннан тыш, традицион җәмгыятьләрнең күпчелек әгъзалары бер үк телдә сөйләшә. Ә чагыштырмача яңа булган җәмгыятьләрдә татар теленең төрле диалектларын кулланучылар бар. Еш кына аларның санына башка төрки телләрдә сөйләшүчеләр дә керә. Бу аеруча Австралиядә сизелә. Шул рәвешле, без бөтен берләшмәләрне дә бер үк төрле итеп анализлый алмыйбыз, безгә алымнарны билгеле бер очракларга, җәмгыятьләргә һәм әйләнә-тирә мохиткә яраклаштырырга кирәк. Безнең фәнни хезмәттә һәр берләшмә үз очрагыннан чыгып анализлана. Мөгаен киләчәктә уртак чагыштырулар китерә алырбыз.

Финляндиядә татар теленең хәле чагыштырмача яхшы. Ә Германиядә ул ничек?

Финляндиядә татар телендә сөйләшүчеләр саны кими бара

— Финляндиядә татар теле балаларга бер гасырдан артык һәр атна саен укытыла. Шулай ук даими рәвештә җәмгыятьнең өлкәнрәк әгъзаларын балалар белән очраштыру оештырыла. Иҗтимагый чаралары, социаль челтәрдәге төркемнәре бар – алар бу кешеләргә татар телен куллану мөмкинлеген бирә. Әмма проблемнар да бар. Финляндиядә татар телендә сөйләшүчеләр саны кими бара. Моның сәбәпләреннән берсе – бүген күпчелек яшь татарлар гаиләләрен үз җәмгыятьләреннән читтә кора. Кайберләре балаларына телне өйрәтми. Фин теле ягыннан басым да көчле. Татар теленә Финляндиядәге кебек озак вакытлар дәвамында өйрәтү Германиядә, хәрхәлдә хәзерге вакытта – юк. Германиядә берничә төркем бар һәм аларның әгъзаларының мөһаҗирлек тарихы төрле. Татарлар Финляндиягә бер үк җирлектән бер үк вакытта (1880-1910 еллар) күченгән. Аларның күбесе үзара гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле. Германиядә исә белем алу өчен яки башка сәбәпләр белән килгән яшь татарлар күп. Алар еш кына Татарстан белән тыгыз элемтәдә тора. Себастьян Цвиклински үз чыгышында әйткәнчә, элегрәк Германиядә татарлар күбрәк рус телен кулланган һәм рус теле әле дә татар җәмгыятенең бер өлеше булып тора, әмма хәзер очрашулар һәм чаралар вакытында да ешрак татар теле кулланыла.

Бу хезмәтегезне Татарстандагы телгә бәйле вазгыятьне өйрәнеп дәвам итәргә теләмисезме? Соңгы берничә ел дәвамында Путин хакимиятенең татар теленә һәм рус булмаган башка телләргә карата кабул иткән чикләү чаралары турында сезгә мәгълүмме?

— Мин татар теленә һәм күп кенә илләрдәге башка телләргә бәйле вазгыятьне игътибар белән күзәтеп барам. Азчылыкны тәшкил иткән һәм югалу куркынычы астында булган телләрне хуплауга кагылышлы эшчәнлегем һәрдаим үсештә, чөнки вазгыять үзгәреп тора. Алга таба нинди адымнар ясалачагын киләчәк күрсәтер. Мин азчылыкны тәшкил иткән һәм югалып баручы телләрдә сөйләшкән кешеләрнең, укытучыларның һәм тел активистларының ихтыяҗларын өйрәнәм. Ике төп максат күрәм: беренчедән, барлык яшь төркемнәр өчен кызыклы һәм заманча текстлар, китаплар, интернет-материаллар, аудио китаплар һәм видеолар булдыруны.
Интернетта татар телендә күп санлы материалларны булдыруга дөньяның барлык татар җәмгыятьләре дә үз өлешен кертә ала.

Икенче максат – инновацион һәм мәгълүмати материаллар, шулай ук белем бирү материалларын бастырып чыгару. Алар укытучыларга һәм тел активистларына азчылыкны тәшкил иткән һәм югалып барган телләрне мәктәп укучылары өчен дә, берләшмәләр өчен дә кызыклы итәргә булышачак.

Телгә өйрәтү ысулларын мәктәптән тыш та кулланырга була. Галимнәр, укытучылар һәм тел активистлары үз тәҗибәләре һәм белемнәре белән уртаклашырга, шулай ук бер-берсен хупларга, илһамландырырга һәм дәртләндерергә мөмкин.

Иң мөһиме – ата-аналар балаларын үз телләренә өйрәтсен

Иң мөһиме – ата-аналар балаларын үз телләренә өйрәтсен. Моның өчен аларга сөйләшергә генә түгел, укырга, тыңларга, җырларга һәм телне төрлечә кулланырга да кирәк. Алданрак әйтелгән ике максат та телгә бәйле материалларны ата-аналарга бирә алуга юнәлдерелгән, алар аны җайлы гына куллана алырлык булсын. Финляндиядә яшь татар әти-әниләренә татарча компакт-дисклары, китаплары һәм башка материаллары булган "бэби-бокс" тапшырыла. Бөтен әти-әниләр куллана алсын өчен, мондый "тел тартмаларын" интернетта да булдырырга мөмкин.

Русиядә татарча сөйләшүчеләрнең саны азаюын күзәтәбез. Шул ук вакытта Русия хакимиятләре чикләү чаралары куллана. Активистларга мондый вазгыятьтә татар телен ничек коткарырга? Алар сез китапта тасвирлаган иң яхшы тәҗрибәләрне куллана алалармы?

— "Татар телен саклау стратегияләре һәм инновацион тәҗрибәләре" китабы – дөньяның төрле өлешләрендәге алдынгы тәҗрибәләрне ачыклау юлында бер адым ул. Китап ике өлештән тора: беренче өлешендә татар теленең узган гасыр дәвамында Финляндия, Эстония, Австралия, Германия һәм Петербурдагы эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе турында сөйләнә. Алар телгә бәйле яңа чараларга, стратегияләргә, белем бирүгә илһамландыра ала һәм яңа фикерләр дә тәкъдим итәргә мөмкин. Китапның икенче өлешендә инновацион тәҗрибәләрнең кайбер мисаллары китерелгән. Аларга уку өчен җиңел булган китаплар, халыкара җиңел татар телен булдыру һәм Финляндиянең татар теле дәресләрендә укырга җиңел булган китапларны куллану тәҗрибәсе керә. Яңарак укый башлаучылар яки татарча укырга күнекмәгәннәр өчен Easy to Read китаплары бик файдалы.

Китапларны тәрҗемә итү – телне тапшыруның традицион ысулы, әмма бер үк китапны параллель рәвештә ике яки аннан да күбрәк телләрдә уку сүзлек запасын һәм телгә кагылышлы белемнәрне тулыландыруның нәтиҗәле ысулы булырга мөмкин.

Хайку шигырьләрен (Япониянең өч юллык шигырьләре, хайку стиле 16 гасырдан бирле таралган) татарча язу – бу телне өйрәнүнең бер ысулы. Татарча хайкуны язу Халыкара хайку төркеме тарафыннан тикшерелгән. Бу ысул телне яңа гына өйрәнә башлаучыдан алып, анда сөйләшә алучыларга карата да кулланылырга мөмкин. Хайку шигърияте дөньяның күпчелек өлешләрендә кулланыла һәм тел өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә.

Телне өйрәтүнең яңа алымы фотосурәтләр куллануны тәкъдим итә.
Бу бүлектә очрашулар, кунак кабул итү һәм башка социаль хәлләр сурәтләнгән фотолар тәкъдим ителгән. Алар турында фикер алышу балаларга әлеге хәлләр белән бәйле сүзләрне һәм гыйбарәләрне истә калдырырга аеруча да булышырга мөмкин.

Һәм, ниһаять, мөһим темаларның берсе – интернет темасы. Тел активистлары, галимнәр һәм укытучыларның интернет-чыганаклардан куллануы өчен күптөрле алымнар бар: материаллар, мәгълүмати веб-сайтлар һәм мәгълүмат базалары булдыру, телне йөртүчеләр белән элемтәдә тору, телне өйрәтү-өйрәнү һәм телне йөртүчеләрне хуплау. Дигитал мөмкинлекләр һәр көн саен үсә һәм киңәя бара. Телләр белән эш итүчеләр бу мөмкинлекләрдән күбрәк файдаланырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG