Байден АКШ ватандашларын кичекмәстән Украинадан китәргә чакырды

Джо Байден

Шулай ук Байден нәрсә генә булмасын, хәтта Русия бәреп кергәннән соң американнарны коткару өчен дә, гаскәрләрен Украинага җибәрмәячәген раслады.

АКШ президенты Джо Байден, Русия белән сугыш куркынычы сәбәпле, американнарны кичекмәстән Украинадан китәргә чакырды. "Америка ватандашлары ашыгыч рәвештә китәргә тиеш", дип белдерде Байден NBC телеканалы белән әңгәмәсендә.

"Без террорчы оешма белән түгел, дөньяның иң эре гаскәрләренең берсе белән эш итәбез. Бу башка вазгыять, барысы да бик тиз арада контрольдән чыгарга мөмкин", дип аңлатты Америка президенты.

Шулай ук Байден нәрсә генә булмасын, хәтта Русия бәреп кергәннән соң американнарны коткару өчен дә, гаскәрләрен Украинага җибәрмәячәген әйтте.

"Юк. Американнар һәм руслар бер-беренә ата башлагаса, бу дөнья сугышы булыр иде", дип искәртте АКШ президенты.

Шул ук вакытта Байден әйтүенчә, Владимир Путин "моңа катнашып китеп, ахмаклык кылса да, чынлыкта аның Америка ватандашларына тискәре йогынты ясардай берни дә эшләмәскә акылы җитәрлек".

10 февральдә АКШ дәүләт департаменты Америка ватандашларын, "Русия хәрби хәрәкәтләре куркынычы артуы, шулай ук COVID-19 сәбәпле", кичекмәстән Украинадан китәргә чакырган иде.

Кичә The Wall Street Journal американнарны Польшадан эвакуацияләү планын хуплады, алар Украинадан Польшага мөстәкыйль рәвештә киләчәк диелә.

Гыйнвар ахырында Дәүләт департаменты Американың Киевтагы илчелегендә эшләүче дипломатларның гаиләләренә Украинадан китәргә кушкан иде.

Шуннан соң Украинадан дипломатларын өлешчә эвакуацияләүләре турында Австралия, Британия, Германия, Канада һәм Япония дә игълан итте.

Кичә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Русиянең Киевтагы дипломатик вәкиллегендә "төп персонал булмаган" кешеләргә министрлык Русиягә чыгып китәргә киңәш бирә алыр иде, дип белдерде.

Ул моны АКШ һәм Британиянең Украина җирләрендә имештер ниндидер провокацияләр әзерләве белән аңлатты.

Русия ышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин "Московский комсомолец"ка әңгәмәсендә, кайбер тышкы көчләр Украинаны Донбасска һөҗүм итәргә этәрә, дип фаразлаган иде.

Узган елның көзеннән Көнбатыш илләре Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең туплануын, Русиянең бу илгә бәреп керү куркынычы чынлап та булуын белдереп килә.

Соңгы бәяләмәләргә күрә, Украина белән чиктә Русиянең якынча 120 мең хәрбие тупланган.

Мәскәү бәреп керү ниятләре булуны кире кага һәм гаскәрләрнең анда китерелүен хәрби күнегүләр белән аңлата.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!