Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт департаменты АКШ дипломатлары гаиләләрен Киевтан эвакуацияли башлаган


Киевта Америка илчелеге бинасы
Киевта Америка илчелеге бинасы

Моннан тыш дәүләт департаменты Украинадагы американнарга сәүдәгә корылган рейслар белән илдән китү турында уйларга, шулай ук Русиягә бармаска киңәш иткән.

Русия тарафыннан хәрби һөҗүм куркынычы булу сәбәпле, АКШ дәүләт департаменты Киевтагы Америка илчелегендә эшләүче дипломатларның гаиләләренә илдән китү күрсәтмәсе биргән.

Илчелекнең ялланып эшләүче хезмәткәрләренең бер өлешенә илдән мөстәкыйль рәвештә чыгып китәргә рөхсәт бирелгән, дип яза Reuters дәүләт департаменты гаризасына сылтама белән.

Моннан тыш дәүләт департаменты Украинадагы американнарга сәүдәгә корылган рейслар белән илдән китү турында уйларга, шулай ук Русиягә бармаска киңәш иткән.

"Русия Украинага каршы масштаблы хәрби гамәлләр ниятли дигән хәбәрләр бар. Украина чикләре янында, Русия оккупацияләгән Кырымда һәм Украинаның Русия күзәтүе астындагы көнчыгышында иминлек шартларын алдан фаразлап булмый һәм ул кисәтүсез дә начараерга мөмкин", диелә Американың тышкы сәясәт оешмасы гаризасында, бу хакта Bloomberg яза.

Дәүләт департаменты вәкиле белдерүенчә, Русия "теләсә кайсы вакытта" Украинага бәреп керергә мөмкин, һәм бу очракта Вашингтон үз ватандашларын эвакуацияли алмаячак.

Алданрак Германиянең Bild басмасы Берлинның да үз дипломатларын эвакуацияләргә ниятләвен язган иде, әмма хакимиятләр моны кире кага.

Узган атнада, Украинаның иминлек хезмәтенең югары дәрәҗәле хезмәткәренә сылтама белән, The New York Times газетасы Русиянең ике консуллыгында дипломатларга Украинадан китәргә әзерләнергә боерык биргәннәр дип хәбәр иткән иде.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгында исә, Русиянең Киевтагы илчелеге гадәттәгечә эшли дип белдерделәр.

Узган елның көзеннән АКШ Украина белән чиктә Русия хәрбиләренең туплануы турында белдереп килә.

Соңгы атналарда Көнбатыш илләре Русиянең бу илгә һөҗүме янавы турында ачыктан-ачык әйтә.

Мәскәү һөҗүм ниятләрен кире кага. Көнбатыш илләре бу хәл килеп чыкса, Русиягә "моңарчы булмаган" чикләүләр кертәчәген белдерә.

Узган елның декабрендә бу вазгыятьтә Русия АКШка һәм НАТОга берничә таләп куйды, аерым алганда, НАТОның көнчыгышка киңәюеннән баш тартуын таләп итте.

Узган атнада Русия һәм Көнбатыш илләре арасында әлеге гарантияләр мәсьәләсе турында сөйләшүләр узды. Көнбатыш Русиянең иминлек гарантиясе турындагы тәкъдимнәрен кире какса да, Мәскәү язмача җавап таләп итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG