Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: Русия Киевтан һәм Львовтан дипломатларының гаиләләрен эвакуацияли башлады


Киевтагы Русия илчелеге
Киевтагы Русия илчелеге

Газета хәбәренчә, бу - аерым алганда якынлашып килгән низагка әзерләнү булырга мөмкин. Русиянең тышкы эшләр министрлыгында исә, Русиянең Киевтагы илчелеге гадәттәгечә эшли дип белдергәннәр.

Русиянең ике консуллыгындагы дипломатларга Украина территориясеннән чыгып китәргә әзерләнергә боерык бирелгән. Бу хакта Украина Иминлек хезмәтенең югары дәрәҗәле хезмәткәренә сылтама белән The New York Times газетасы яза.

Басма әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, 18 кеше – нигездә Русия дипломатларының
балалары һәм хатыннары Украинадан 5 гыйнварда киткән. Аннан соңгы көннәрдә исә Русиянең Киевтагы илчелегеннән һәм Львовтагы консуллыгыннан тагын 30лап кеше киткән.

АКШның рәсми вәкиле хәбәренчә, Вашингтон эвакуация әзерләнүе турында
белгән. "Бездә Русия хакимиятенең Украинадагы илчелекләреннән, дипломатларның гаилә әгъзаларын декабрь ахырында һәм гыйнвар башында эвакуацияләргә әзерләнгәнлеге турында мәгълүмат бар" диелә белдерүдә.

Русия илчелегендәгеләрнең санын киметү "аерым алганда пропаганда, якынлашып килгән низагка әзерләнү, яки хәйлә булырга, яки берьюлы өчесе дә булырга мөмкин", дип яза газета Украина һәм Америка түрәләренә сылтама белән.

Шул ук вакытта Вашингтонда Русия президенты Владимир Путин әлегә һөҗүм итү турындагы карарны кабул итмәгән дип саныйлар, диелә язмада.

Интерфакс хәбәренә күрә, әлеге язмага карата фикер белдерүне сорагач, Русиянең тышкы эшләр министрлыгында, Русиянең Киевтагы илчелеге штаттагы тәртиптә эшли дип белдергәннәр.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Украинага һөҗүм булырга мөмкин дип, 2021 елның көзеннән бирле хәбәр итә. Русия хакимиятләре моны кире кага һәм гаскәрләрне ил эчендә хәрәкәт иттерү – Русиянең "суверен хокукы" дип белдерә. Һөҗүм итү ихтималы турындагы хәбәрләрне Мәскәү "нигезсез рәвештә киеренкелекне арттыру" дип атады һәм АКШ белән НАТОдан, аерым алганда НАТОның көнчыгышка таба киңәймәве турындагы иминлек гарантияләре таләп итте.

Русия таләпләре турындагы халыкара фикер алышуларның беренче раунды узган атнада Женевада һәм Брюссельдә үтте.

Тарафлар җитди һәм ачыктан-ачык фикер алышулар булды дип белдерде, әмма
тарафлар арасында шактый фикер төрлелеге сакланып калуын әйтте.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүләр нәтиҗәләреннән чыгып, аларны уңышсыз узды дип атады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG