Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Рябков: "Украина тирәсендә вазгыять киеренкеләнер дип куркырга нигез юк"


АКШ һәм Русия делегацияләре очрашуы
АКШ һәм Русия делегацияләре очрашуы

Женевада АКШ һәм Русия делегацияләренең иминлек гарантияләре турында сөйләшүләре узды. АКШ вәкиле Украинага бәреп керү нияте булмавын Русия үз хәрбиләрен кире урыннарына кайтарып дәлилләргә мөмкин дип искәрткән.

10 гыйнварда Женевада АКШның БМО бүлекчәсе каршындагы даими вәкиллеге территориясендә АКШ һәм Русия делегацияләренең иминлек гарантияләре турындагы сөйләшүләре узды. Сигез сәгатьлек очрашу ябык форматта үтте.

Сөйләшүләр Русия тәкъдиме белән узды.

Русия тарафын тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков, АКШ делегациясен – дәүләт секретаренең беренче урынбасары Венди Шерман тәкъдим итте.

"Сөйләшү катлаулы һәм нәрсәне дә булса бизәп күрсәтергә, үткен почмакларны урап узарга тырышуларсыз булды. Америка тарафы Русия тәкъдимнәренә бик җитди караган, тирәннән өйрәнгән. Үз чиратыбызда без НАТОның [Русия чикләре янында] киңәймәве турындагы хокукый гарантияләрне алу – ни өчен тулы императив булуын аңлаттык", диде брифинг барышында очрашуның йомгаклары турында Сергей Рябков.

Дипломат сүзләренчә, Русия делегациясе Америка тарафын "Украинага һөҗүм итәргә" ниятләре булмавы турында ышандырган: "Вазгыять киеренкеләшүеннән куркырга нигез юк".

"Барлык эш перспективалары турында без якын көннәрдә узачак чараларның нәтиҗәләреннән чыгып фикер йөртәчәкбез. Шуннан соң ныграк аңлашылачак: җитәкчелеккә, сөйләшүләрне дәвам итү файдасына, теге яки бу сәяси карарны тәкъдим итү өчен нигез бармы, яки инде без НАТО төркеменең тәкъдимнәребезне кире кагуны үзе өчен дөрес дип табуын констатацияләргә мөмкинбез. Ул вакытта вазгыять башка төрле күренәчәк", диде Рябков.

Русия тышкы эшләр министры урынбасары шулай ук АКШны "максималь җаваплылыкка" чакырды, чөнки аның фикеренчә, "конфронтациянең арту куркынычына бәя биреп җиткермәү ярамый".

АКШ вәкиле Венди Шерман, Украина белән чиктәге вазгыять киеренкелеген арттырмау турындагы чакыруларга Русиядән туры җавап алынмавын белдергән.

"Алар Украинага бәреп керү ниятләре булмавын хәрбиләрне дислокацияләренә кире кайтарып дәлилләргә мөмкин", дип искәрткән АКШ дәүләт секретаренең беренче урынбасары.

Узган елның декабрендә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы НАТО һәм АКШ белән иминлек гарантияләре турындагы килешүләр өлгеләрен чыгарды.

Русия таләпләренә күрә АКШ, НАТОга кермәгән элеккеге Совет берлеге илләре җирендә хәрби базаларын оештырмаска, ә НАТО көнчыгышка киңәюен туктатырга тиеш.

Русия һәм АКШ вәкилләре очрашуларны 12 гыйнварда Брюссельдә узачак Русия-НАТО шурасы утырышында һәм 13 гыйнварда Венада үтәчәк Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) даими шурасы утырышында дәвам итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG