Accessibility links

Русия АКШ һәм НАТО белән "гарантияләр" турында үзе тәкъдим иткән килешү өлгесен чыгарды


Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Джо Байден. Женева, 16 июнь 2021
Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Джо Байден. Женева, 16 июнь 2021

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина тирәсендәге вазгыять белән бәйле рәвештә гарантияләр кирәклеге турында белдергән иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы үз сайтында Русиянең АКШ һәм НАТО белән иминлек гарантияләре турында Мәскәү тәкъдим иткән килешүләр өлгеләрен чыгарды. 15 декабрьдә бу документлар АКШдәүләт секретаре урынбасары Карен Донфридка тапшырылган диелә. Ул Мәскәүгә эш сәфәре белән килгән иде.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина тирәсендәге вазгыятьләр белән бәйле рәвештә гарантияләр кирәклеге турында белдергән иде.

Мәскәүнең бу белдерүе белән бер үк вакытта Украина чигендә Русия хәрбиләренең артуы күзәтелә. Көнбатыш илләр һәм Киев моның Русиянең Украинага һөҗүм итәргә әзерләнүенә охшавын белдерә.

Путин гарантияләр кирәклеген Көнбатыш илләренең Украинаны коралландыруы сәбәпле дип аңлата, аның фикеренчә, бу Русиягә куркыныч тудыра.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләде һәм Донбасстагы сепаратистларны яклаган иде, анда хәзерге вакытта да кораллы низаг дәвам итә.

Русиянең АКШ белән килешүе өлгесендә АКШның НАТОны көнчыгыш юнәлештә киңәйтүне булдырмау йөкләмәсен үз өстенә алуы, элек Совет берлегенә кергән дәүләтләрне НАТОга алудан баш тарту кирәклеге турында язылган. Шулай ук АКШның элек Совет берлегенә кергән һәм НАТОга кермәгән дәүләтләр җирләрендә хәрби базалар булдырмаячагы, нинди дә булса хәрби эшчәнлек өчен аларның инфраструктураларын кулланмаячагы, шулай ук алар белән ике яклы хәрби хезмәттәшлекне үстермәячәге турында да сүз бара.

Килешү өлгесендәге төп йөкләмәләр АКШка кагыла, анда Русиянең нинди дә булса бер яклы йөкләмәләре турында язылмаган.

НАТО белән килешү өлгесендә исә, шулай ук, Төньяк Атлантика килешүе оешмасы илләренең НАТОның алга таба киңәюен, шул исәптән "Украинаны һәм башка дәүләтләрне әгъза итеп алуын булдырмаска" тиешлеге, шул ук вакытта "Украина җирләрендә, шулай ук Көнчыгыш Европа, Кавказ аръягы һәм Үзәк Азиянең башка дәүләтләрендә нинди дә булса хәрби эшчәнлек алып барудан" баш тартырга һәм чикләр янында зур хәрби күнегүләр уздырмаска тиешлеге язылган.

АКШ хакимиятләре Русиянең килешүләрдәге тәкъдимнәрен күргән, Вашингтон Европадагы партнерлары белән алар турында фикер алыша, шунсыз иминлек турында сөйләшүләр мөмкин түгел. Ак йортның матбугат секретаре Джен Псаки шулай дип белдергән, дип хәбәр итә Reuters.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белдерүенчә, альянс та Русиянең иминлек тәкъдимнәрен алган. Ул диалогта НАТОның борчылулары һәм Украина фикере дә исәпкә алынырга тиеш дип искәрткән.

— Русия киеренкелекне киметү өчен конкрет адымнар ясаган очракта, НАТО беректәшләре, ышанычны ныгыту чараларын карарга әзер булуларын белдерде, - дигән Столтенберг.

Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков үз чиратында Русия вәкилләренең "иртәгә үк" Вашингтонга сөйләшүләргә чыгып китәргә әзер булуын искәрткән.

Элегрәк, Русия килешү проектын чыгарганга кадәр үк Кушма штатлар һәм НАТО җитәкчелеге Төньяк Атлантика берлегенә яңа илләрне, шул исәптән Украинаны кушуга Русиянең вето салу хокукы юклыгын белдергән иде. Бу хакта 16 декабрьдә тагын бер мәртәбә Йенс Столтенберг та әйтте.

2008 елда НАТО илләре киләчәктә берлеккә Украина һәм Грузияне чакырачаклары турында карар иткән иде.

Бу илләргә рәсми чакыру хәзергә кадәр булмады, әмма НАТОда ишек ачык кала бирүен искәртәләр һәм Киев белән Тбилисине тиешле реформаларга өндиләр.

Моннан тыш, Көнбатыш илләре Украина армиясен коралландырырга ярдәм итә, ә АКШ Киевны сугыш кирәк-яраклары һәм корал белән тәэмин итә. НАТОда Украина белән хезмәттәшлекнең Русиягә каршы юнәлдерелмәвен искәртәләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG