Accessibility links

Кайнар хәбәр

Столтенберг: Русия белән диалог гади булмады, әмма сөйләшү файдалы


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

"НАТО әгъзалары Русия белән диалогка әзер, әмма үзләренең төп принципларына кагылганда, Европадагы һәр аерым илнең суверенитеты һәм территориаль бөтенлегенә кагылганда, компромисска бармаячак" дип белдерде Төньяк Атлантика Берлегенең баш секретаре Йенс Столтенберг.

12 гыйнварда Русия белән узган сөйләшүләр гади булмады, әмма Украина хакында җитди һәм турыдан-туры фикер алышулар узды, дип белдергән Русия-НАТО шурасы утырышы нәтиҗәләренә кагылышлы матбугат конференциясендә Төньяк Атлантика Берлегенең баш секретаре Йенс Столтенберг.

Аның сүзләренчә, тарафлар арасында фикер төрлелеге кала бирә һәм аларга кагылышлы уртак карашлар табу – авыр эш. Әмма фикер алышуларда мөһим мәсьәләләргә кагылганнар. Столтенберг НАТОның барлык беректәшләре һәм Русия вәкилләренең бер өстәл артында булуын уңай күренеш дип атаган.

12 гыйнвар Брюссельдә узган очрашу 2019 елдан бирле Русия-НАТО шурасы кысаларындагы беренче утырыш булды. Фикер алышуларда күптән түгел Русия чыгарган "иминлек гарантияләре" таләпләре турында фикер алышу ниятләнгән иде. Мәскәү беренче чиратта НАТОның алга таба көнчыгышка киңәюе булмаска тиешлеген һәм оешмага элеккеге Совет берлеге республикаларының, беренче чиратта Украина һәм Грузиянең кабул ителмәвен таләп итә.

Чәршәмбе көнге утырыш нәтиҗәләреннән чыгып, Йенс Столтенберг Төньяк Атлантика берлегенең киңәюе – агрессив адым дию бөтенләй дөреслеккә туры килми дип белдерде.

"НАТО әгъзалары Русия белән диалогка әзер, әмма үзләренең төп принципларына кагылганда, Европадагы һәр аерым илнең суверенитеты һәм бөтенлегенә кагылганда, компромисска бармаячак. НАТО беректәшләре бүген Русияне Грузиядән, Молдовадан һәм Украинадан үзенең барлык гаскәрләрен чыгарырга өндәде. Русиянең Украинаны НАТОга кабул итәргәме-юкмы дигән карарга вето салу хокукы юк", дип белдерде ул.

Мәскәүнең Киевны НАТОга керү мөмкинлегеннән мәхрүм итүгә кагылышлы таләбен Столтенберг чираттагы мәртәбә кире кагуын белдерде.

Русия көч кулланган очракта НАТО Көнчыгыш Европа илләрен ныгытырга җыенамы дигән сорауга җавап биреп, оешма башлыгы Көнбатыш беректәшләренең бу мәсьәләне өйрәнәчәген әйткән.

"Әгәр Русия Украинага каршы көч кулланса һәм аның җирләренә тагын да ныграк керсә, без көнчыгыш өлештә үзебезне ныгыту мәсьәләсен җитди рәвештә өйрәнәчәкбез", дип белдергән Столтенберг.

Ул Европада яңа кораллы низаг куркынычы барлыгын кисәткән, әмма "НАТО моны булдырмау өчен көченнән килгән бар әйберне дә эшләячәк" дип белдергән.

Шулай ук, Йенс Столтенберг сүзләренчә, НАТО Мәскәү белән алга таба да фикер алышуларга, шул исәптән коралларны күзәтү һәм ракетлар урнаштыру кебек мәсьәләләр турында сөйләшергә әзер.

Русия әлеге тәкъдимнәргә җавап бирү өчен өстәмә вакыт сорады, дип өстәгән НАТО башлыгы.

Чәршәмбе көнне булган киңәшләшүләр дүрт сәгать дәвам итте. Столтенбергтан тыш, анда альянсның 30 дәүләтенең даими вәкилләре һәм АКШ дәүләт секретаренең беренче урынбасары Вэнди Шерман катнашты.

Русия делегациясен тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко һәм саклану министры урынбасары Александр Фомин җитәкләде.

Александр Грушко Русия һәм НАТО Брюссельдә ачыктан-ачык һәм турыдан-туры диалог уздырды диде. Әмма шулай да ул киләсе адымнар алгоритмы турында карар кабул итеп булмады дип белдерде.

Грушко Украина тирәсендәге деэскалация өчен, аерым алганда, "Киев Мински килешүләрен үтәргә, ә НАТО - илгә корал тутыруны туктатырга тиеш" диде.

НАТОның киңәюе Европа иминлегенә начар йогынты ясый, Русиягә куркыныч тудыра дип өстәгән Грушко.

Русия Украинага карата агрессиясе турындагы гаепләүләрне кире кагып килде. Украина белән чиктә йөз меңгә кадәр Русия гаскәре туплануы турындагы мәгълүмат белән бәйле рәвештә, Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре киеренкеләште. Мәскәүдә Русиянең Украина җирләренә бәреп керергә ниятләмәвен белдерәләр.

Узган елның декабрендә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы НАТО һәм АКШ белән иминлек гарантияләре турындагы килешүләр өлгеләрен чыгарды.

НАТОның көнчыгышка киңәюен туктатудан тыш, таләпләр арасында НАТОга салкын сугыш чоры тәмамлангач кушылган Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләреннән альянс көчләрен чыгару турындагысы да бар.

Русия-НАТО Шурасы кысаларындагы утырыш Мәскәү сораган иминлек гарантияләре турындагы сөйләшүләренең икенче сериясе буды.

Беренче фикер алышулар Женевада Русиянең тышкы эшләр министрлыгы һәм АКШның дәүләт департаменты делегацияләре арасында узды. Өченче очрашу 13 гыйнварда Венада үтәчәк Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) даими шурасы утырышында булыр дип көтелә.

Женевадагы сөйләшүләрдән соң, дүшәмбе көнне Русия делегациясен җитәкләүче илнең тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков чираттагы мәртәбә Русия НАТОның көнчыгышка киңәюенә каршы дип белдерде. Аның сүзләренчә, Мәскәү НАТОга ышанмый һәм "юридик яктан әһәмияткә ия ганатияләр" таләп итә. Дипломат моны Русиянең дәүләт иминлеге мәсьәләсе дип атады дип искәртә РБК.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG