Sota.Vision оештыручысы Русиядә "ят агент" медиа дип танылган

Архив фотосы

Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 116 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Җомга кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент" медиа реестрын тулыландырган. Исемлеккә Sota.Vision медиасы оештыручысы Александра Айнбиндер (Агеева) кертелгән. Ул исемлектә 116нчы урында тора.

Министрлыкның Айнбиндернең бу исемлеккә кертелү сәбәпләре китерелми. Sota.Vision бу уңайдан социаль челтәрләрендә ярдәм сорады.

2021 елның ноябрендә юстиция министрлыгы шул ук исемлеккә Sota.Vision басмасының баш мөхәррире Олег Еланчикны керткән иде.

Sota Vision – мәгълүмати-аналитик интернет басма. Аның материаллары социаль челтәрләр аша таратыла. Басма журналистлары күп тапкыр протест чараларында тоткарланды. "Без Русия турында сөйлибез. Кеше һәм дәүләт каршылыгы турында. Сәяси, экологик һәм социаль протестлар турында", дип аңлата үзенең миссиясен басма.

Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 116 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Моның белән бергә юстиция министрлыгы "ят агент функциясен үтәүче", рәсми теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр исемлегенә ЛГБТ+ инициативалары өчен Мәскәү комьюнити-үзәген керткән.

БУ ТЕМАГА: Путин "ят агентлар" турында канунны анализларга кушты
  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Беренче тапкыр Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына физик затларны 2020 елның декабрендә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарёв, активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" мөхәррире Денис Камалягин, "Радио Свобода" белән хезмәттәшлек итүче журналистлар Людмила Савицкая белән Сергей Маркелов кертелгән иде.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!