Русия президенты Владимир Путин 2021 елның декабрендә узган Кеше хокуклары шурасы утырышы нәтиҗәсендә күрсәтмәләр биргән. Күрсәтмәләр аның рәсми сайтында урнашкан.
Аерым алганда, президент Русия юстиция министрлыгына Баш прокуратура һәм Кеше хокуклары шурасы белән бергә "ят агентлар" турында канунны анализларга кушкан. Күрсәтмәдә ят агентлар исемлегеннән оешмаларны чыгару мәсьәләсенә игътибар итәргә кушылган.
"Ихтыяҗ булу очрагында", юстиция министрлыгына канунны үзгәртү тәкъдимнәрен әзерләргә тәкъдим ителә. Үз тәкъдимнәрен Русия юстиция министрлыгы 1 майга кадәр әзерләргә тиеш диелә.
Моннан тыш Кеше хокуклары шурасы утырышы нәтиҗәсендә Путин кешеләрне җәфалау өчен җәзаны кырыслаткан яңа канунны 1 июльгә кадәр кабул итәргә кушкан.
2021 елның ноябрь һәм декабрь айларында Русия думасына "ят агентлар" турында канунга үзгәрешләр кертү турында ике канун өлгесе кертелгән. "Гадел Русия – хакыйкать өчен" һәм "Яңа кешеләр" фракцияләре депутатлары Русиядә "ят агент" буларак медиа бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә игълан ителә алачак. Хәзерге вакытта, аларны Юстиция министрлыгы атый.
Хәзерге вакытта Русиянең "ят агент" медиа исемлегендә 115 матбугат чарасы, физик зат һәм алар оештырырга мәҗбүр булган юридик зат бар. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
Декабрь башында Русиядә "ят агент" медиа чаралары исемлегенә "Idel.Реалии"ның хәзерге һәм элекке дүрт хәбәрчесе кертелгән иде.
2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!